Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Көндәш. № 1.

Ул моны күрергә тиеш түгел иде. Тәрәзә янына да килергә тиеш түгел иде. Тик, ире артыннан авыр тимер ишек ябылуга, аяклары үзеннән-үзе Сиринәне балконга таба тарттылар. Балконга чыгып басуга,  тәрәзәдә эленгән челтәрне күтәрмичә генә, ул аска  караш ташлады. Менә Иреге, шәп-шәп кенә атлап подъезддан килеп чыкты да,   ялкылдап торган “Ленд Крузер”ына кереп утырды. Үзләре яшәгән фатир тәрәзләренә хәтта  күтәрелеп тә карамады.  Юләр түгел, белә ич ул Сиринәсенең тәрәзәдәге челтәр аша үрелеп  үзенә карап калганлыгын.  Нигә юри генә булса да тәрәзәгә күтәрелеп карамаган була инде? Нигә шулкадәр битарафлык,  салкынлык күрсәтә? Нигә көннән-көн ныграк читләшә? Нигә?! Нигә?! Нигә?!

Сиринә, түгелеп елап җибәрүдән куркып, иреннәрен кысты. Күзләрен йомып, хатирәләренә бирелде. Ире белән кавышкан, мәхәббәткә һәм бәхеткә коенып яшәгән мизгелләрен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде. Бер дә болай  булмас, аны гына яратыр, аңа гына табынып яшәр кебек иде дә бит Иреге.  Әллә ни булды шул аңа соңгы арада, әллә ни булды. Әллә  шайтан котырта, әллә башка берәү, белмәссең. Ни сөйләшми,  ни эндәшми. Хәер, кайчан сөйләшеп утырсын инде ул Сиринә белән? Бизнесы,  әнә, көннән-көн  үсә, тармаклана бара. Бүген — Уфасына, иртәгәсен Чаллысына чаба. Әле, әнә, яңа төзелеш маркеты ачарга йөри. Мең төрле эше, мең төрле мәшәкате бар инде аның да. Ләкин болар гына битарафлык белән салкын мөнәсәбәткә аклау булалмасын Сиринә белә, бик белә. Ләкин ул турыда уйларга гына курка.  Вакыты-вакыты белән хезмәттәшләре шул хакта сүз башларга итеп карыйлар каравын.  “Ирек хыянәткә бара торган кеше түгел!” — дип Сиринә кырт кына кисеп куя. Юк, ышанмый Сиринә Ирегенең хыянәтче икәнлегенә. Үтерсәләр дә ышанмый. Ничек инде аның акыллылардан да акыллы Иреге хыянәткә барсын ди? Юк, юк, була торган эш түгел бу. Була торган түгел. Җайланыр әле бер аралары, дөрләп китәр әле бер  сүнеп баручы  мәхәббәт учаклары.

Сиринә, күңеленә шундый матур уй килүгә сөенеп, күзләрен ачты һәм, тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. “Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?” Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы  подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм  баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу? Әллә ялгыш күрәме? Юк ла, ялгыш түгел лә. Менә Нәзирә Ирекнең машинасы янына йөгерә-атлый килеп җитте дә, аңа кулындагы тәлинкәне сузды. Тегесе, Нәзирәдән карашын алмый гына, тәлинкәне кулына алды. Сиринә, балкон тәрәзеннән чыгардай булып, аска текәлде. Тәлинкәдә ни икәнлеген күрәсе килә иде аның. Текәлеп карауга анысын да күрде: майда йөздереп пешерелгән пирожкилар! Шулчак  Ирек бер пирожкины алып авызына капты, аннан  икенчесенә үрелде. Әйтерсең лә өйдән биш минут элек кенә мае агып торган мантылар ашап чыкмаган! Ай, адәм мәсхәрәсе! Көпә-көндез бит! Кешедән дә оялып тормыйча! Ай җирбит, ай адәм актыгы, ай-ай-ай! Әйтәм аны соңгы вакытта үзгәрде Иреге. Юкәдә булган икән лә чикләвек, юкәдә булган икән.

Шулчак машина кабынган тавыш ишетелде. “Лэнд Крузер” әкрен генә урыныннан кузгалды. Нәзирә ялт кына үрелеп Ирекнең битенән үбеп алды да, авызын баягыдай май кояшыдай ерып, кулын болгап урынында басып калды. Өч-дүрт метр ара үттеме-юкмы, Ирек, кинәт кенә машинасын туктатты һәм, башын тәрәзәсеннән тыгып: “Сәгать бишләргә Сарманай буена килә торырсың, яме” — дип, Нәзирәгә эндәште.

Аның соңгы сүзләре Сиринәнең йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадалды. Ул Ирекнең сөяркәсен Сарманай буена  ни өчен чакыруын да аңламады, Нәзирәнең, аларның тәрәзәсенә мыскыллы карап алганнан соң,  мыйкылдап торган арт саннарын уйната-уйната үз подъездларына кереп китүен дә күрмәде. Ул, бер ноктага төбәлеп, тере мәет булып басып торуын белде. Ярый бу халәтен балалары күрмәде. Ярый әле авылга — иркә апаларына кайтып киткән чаклары булды.

Аларның өч тәрәзәләре дә, балконныкы да кояш ягына карый. Төш җитеп кенә килүгә карамастан, балконның линолеум җәелгән идәне кап-кайнар. Яланаяк басып торам димә. Сиринә дә, аякларының пешә башлавын тоеп, залга таба атлады. Бу минутта аның аяклары гына түгел, йөрәге дә кайнар утта пешә иде. Бүлмәгә керүгә Сиринә балкон ишеге төбәндә торган диванга йөзтүбән капланды да, сулкылдап елап җибәрде. Туйганчы елап алгач, күңел ярсулары да бераз басыла төшкәндәй булды. Тик баягы вакыйга гына күз алдыннан китмәде. Йөрәге бертуктаусыз: “Адәм мәсхәрәсе, адәм мәсхәрәсе бит” — дип сулкылдады.

Ул әкрен генә торып ванна бүлмәсенә юнәлде. Кранны ачып куйды да  көзгегә күз салды. Аннан аңа елаудан шешенеп беткән,  чәче-башы тузган 40 яшьләр тирәсендәге хатын карап тора иде. Ул тәүдә чәчләрен төзәтте, аннан салкын су белән озаклап бит-кулларын юды. Шуннан беравык йөзенә текәлеп карап торды да: “Я, әйт инде, шулай нык ямьсезме мин?” – дип көзгегә дәште. Тик телсез көзге аңа җавап бирергә ашыкмады: бүртенгән йөзен бөтен барлыгы белән  күрсәтеп тора бирде.

Белә,  бик белә Сиринә үзенең кашыкка салып йотардай сылу хатын икәнлеген. Ходай Тәгалә үзеннән төс-бит матурлыгын да, гәүдә зифалыгын да  жәлләмәгәнлеген. Озынча түгәрәк йөз, уймак кына борын, шомырттай чем кара күзләр, шул ук төстәге калын һәм озын чәчләр булса да тик анда гынадыр.  Үзен көзгедән күзәтеп басып  торган мәлдә Сиринәнең күз алдында кинәт кенә Нәзирәнең буй-сыны калкып чыкты. “Ни гәүдәсе, ни йөзе йөз түгел. Үзе симез, үзе шөкатьсез. Нәрсәсенә һушы китте икән Ирекнең?” — дип әрнеп типте аның  йөрәге. “Шул мыйкылдап торган түшләре белән арт саннарына гына кызыкса инде. Әй бу ирләрне, әй бу чирләрне. Тазы булса, кырчыны кирәк шул аларга!” — дип әрнеде хатын көзгедән күзләрен алмыйча гына. Шулчак ишекнең шалтырап ачылганы ишетелде. “Әллә Ирек кайтты инде?” — дип уйлап  Сиринә тиз генә  битен салкын су белән юып алды да, прихожийга таба атлады. Тик,  ишектә Ирекне түгел, ә аның бертуган апасы Рәсимәне күреп, аптырап китте.

Рәсимә, исәнлек-саулык сорашмастан, килененең иңнәреннән кочып алды да,  аналарча кайгыртучан тавыш белән ипләп кенә сүз башлады:
— Белдем шулай буласын, күрәзәче кебек барысын да  алдан белеп-сизеп тордым. Күз тидерерләр бу бер-берсенең авызына гына карап торучы  мәхәббәт кошчыкларына, күзләр генә тидерерләр, дидем. Шулай булып чыкты да. Их, кемнәрнең генә каты күзләре тиде икән сезгә,  апакаччайларым, кемнәрнеке генә тиде икән?

Каенапасының сүзләрен Сиринә тыныч кына тыңлый алмады, күз яшьләренә ирек бирде. Шуннан кинәт кенә айнып киткәндәй булды да:
—  Рәсимә апа, син боларны каян беләсең ул? — дип, каенапасына текәлде.
— Беләм, киленкәем, барын да беләм, энәсеннән җебенә кадәр беләм.  Синең генә күзең сукыр булгач та. Башкалар барысын да күреп-белеп тора бит. Бөтен район сөйләп чыкты бит инде бу хакта. Район сөйләгән минем колак аша үтәмени? — дип, лапылдап залдагы диванга барып утырды.
— Бөтен район дисеңме?  Ни сөйлисең син, Рәсимә апа? Мин... мин... бүген генә белдем бит  әле бу хакта, — дип, елап җибәрүдән үзен чак тыеп,  Сиринә каенапасына текәлде.
— И, Сиринәкәем, бигрәкләр беркатлысың шул, бигрәкләр беркатлысың. Шул беркатлылыгың харап итә дә  инде үзеңне. Теге күршегездә генә яшәүче Нәфилә ахирәтемне беләсең бит. Бая күргәннәрен һушы китеп сөйләде дә, яныңа килмичә булдыра алмадым. Нигә шунда Ирегеңнең артыннан йөгереп  чыгып,  сөяркәсенең пирожкиларын җиргә атып бәрмәдең, ә? Күрәләтә  иреңне ят хатын белән гыйшыйк-мышыйк уйнаттырып тордың? Катырак була белергә кирәк, үскәнкәем, катырак була белергә кирәк. Каты булудан да бигрәк ирләрне  тота белергә кирәк. Күрмисеңмени  гаилә корабыгызның бер якка янтаеп, төпкә китеп барганлыгын? Нәзирәнең иреңне әкренләп куеныңнан тартып алып бетереп барганлыгын?
— Аны тартып аласы юк: без күптән аерым бүлмәләрдә йоклыйбыз инде,  Рәсимә апа, — дип, карашын түбән төшереп кенә әйтеп куйды Сиринә.
— Ишәсез икән ишәк чумарын. Соң сез аерылышырсыз да ди. Балаларыгыз нишләр соң? Алма кебек ике балагыз нишләр?  Аларга  бу гамәлегезне ничекләр аңлатырсыз?
— И, Рәсимә апакаем, кем уйлаган инде Ирекне хыянәт итә, дип. Мин бит аны командировкаларга гына китә дип уйлый идем.
— Их,  Сиринәкәем, кырыкны кырлап барсаң да бу тормышның син уйлаганнан  күпкә катлаулырак һәм явызрак икәнлеген аңлап бетермисең шул әле син, аңлап бетермисең. Күзеңне ачыбрак карарга вакыт та бит. Юк шул, һаман шул үзеңнең беркатлы дөньяңнан чыга алмыйсың.

Хәзер бит ялгыз хатыннар буа буарлык. Аларның да синекедәй акчалы,  яхшы машиналы бай ир белән яшисе килә инде. Шуңа да җай чыкканын карап-аңдып кына торалар. Авызыңны ачыбрак йөрдеңме, иреңне тартып алырга да күп сорамыйлар. Нәзирә әллә матурлыгы белән Ирегеңне үзенә каратты дисеңме? Юк шул, туганкаем, юхалыгы, йомшаклыгы,  җылы ашы белән каптырды ул аны.
— Соң мин дә ашарга начар пешермим бит инде, Рәсимә апа.
— Пешерәсеңдер лә ул. Тик пешергәнеңне Нәзирә кебек ихахайлап-михахайлап ашата белмисеңдер. Ир карау ул, киленкәем, үтә дә авыр хезмәт. Ирләрнең бит аларның холыклары көзге көн кебек: әле кояш кыздыра, әле яңгыр яудыра торган. Хатын-кызга көн дәвамында кырыкмаса кырыкка үзгәрә торган шул холыкка яраклашып яшәргә өйрәнергә кирәк. Ирләр алар үз-үзен караган, матур хатыннарны яраталар. Я, кара инде үзеңә. Инде төш үтеп бара, ә син әле  керфекләреңне һаман да каралтмагансың. Шул да булдымы эш? “Һәр иртәңне чәй эчүдән түгел, керфекләреңә тушь сөртүдән башла!” — дип күпмеләр әйткәнем бар үзеңә. Бу төсе уңып беткән халатыңны да күптән салып атарга вакыт. Кесәңдә бер түгел, миллион халат алырлык акчаң була торып, шундый  халаттан йөриләр димени,  адәм көлкесе? Гел мин әйткәнне генә көтеп ятма, өйрән инде, киленкәем, үзеңне карарга. Интернетта казын. Рецептлар буа буарлык ласа анда. Картаеп бетеп барсам да, мин үзем  көннәр буе шунда утырам, әле бу масканы ясап караган булам, әле икенчесен шундагы рецепт буенча эшләп битемә ягам. Син дә шулай ит.  Сыер савасың, бакча карасың юк, үзеңне карарга гына вакыт табып була бит инде. Әйдә, җыен, кибеткә чыгып керәбез. Бәлки, күңелеңә охшаган киемнәр таба алырбыз. Төшкән кәефне мин үзем гел шулай яңа кием алып күтәрәм. Синеке дә, бәлки, аз гына булса да күтәрелеп китәр.

Рәсимә апасының сүзләре Сиринәнең күңелендә бәләкәй генә өмет чаткысы   кабызгандай булды. Баягы күренеш күз алдыннан китмичә,  күңел чиләкләрен  чайкалдырып торса да, ул еламады: сүзсез генә Рәсимә апасы артыннан иярде.
—  Әллә урамга шулай бизәнми-төзәнмичә чыкмакчы буласың? Кит, кеше күрә күрмәсен. Бар, тиз генә күзләреңә сөрмә тарт, керфекләреңне каралт. Бар, бар, елаганыңны кеше  сизәрлек булмасын!

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=4786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын котэм...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышчан сюжет, жиңел, аңлаешлы язылган, бер тында укыла. Түземсезлек белән дәвамын көтәм!)))

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дәвамын көтәм .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кайчан дэвамы булыр икэн? Котэм..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Интересно)

            Хәзер укыйлар