Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Керфегемә төн эленгән

Сиптем – җыям
Сиптем – җыям уйларымны,
Сүттем – җыям.
Көйсезен дә, көйлесен дә
Бергә куям.

Минем уйлар – минем язмыш –
Үрелеп бара.
Асыллары тыйнаграк,
Чүбе – сара...

Башсыз җайдак чагым була –
Көчсез чагым.
Йомычкадай алып китә
Көчле агым.

Ишкәкләрне – уйларымны
Иярләсәм,
Офыкларны күреп алып,
Тагын ишәм.

Мин – иясе уйларымның,
Мин – хуҗасы.
Ничек кылсам фаразымны –
Шул буласы.

 
Туй
Мәхәббәт таҗын кидерә
Сөйгәннәр сөйгәненә.
Шаһинә тәхете әзер
Сөйгәннең йөрәгендә.

Татлы төшнең дәвамы ук
Яратып, назлап дәшү.
Якты хисләр танго бии
Үз телендә серләшеп.

Мәңге дәвам итәр кебек
Төшле-өнле бу халәт.
...Бүген – бер өйдә туй гөрли,
Өй түрендә – мәхәббәт.

 
Керфегемә төн эленгән
Керфегемә инде Төн эленгән...
Айдан төшкән
Өлгер Зөһрә-кыз
Бер әкият сөйли моңлы көйгә.
Ул әкият –
Сөю турындагы –
Синең турындагы татлы төш.
Бүген Көнем
Синсез – төссез иде,
Төнем якты итте тулган Ай:
Йолдызларны
Бераз читкә этеп,
Күктән сукмак салып
Килгән ул
Һәм Төш элгән керфек очына.
...Бер тамчы яшь
Тәгәрәде биттән.
Сөенечкәдер ул –
Очынам...

 
Нигә сүзләр?!
Каләмемне алдым, куйдым бүген…
Куйдым… алдым…
Телем – ярлы.
Вакланмасмы хисләрем дип,
Уйга калдым.
Үҗәт акыл дилбегәне
                         йомшартты да –
Сулу алдым –
Дөнья шулкадәрле гүзәл икән!
Хәйран калдым!
Сөю көен көйли җаным –
Нигә сүзләр?!
Күңел багым уртасында –
Синең эзләр.

Вакыт сиртмәсенә салдым
Уемның иң көйсезен.
Бәйләнчеккә әйләнгәнен,
Адашкан бер өйсезен.

Талгын гына тирбәлгәндә
Уяулыгы бетәрме?
Күңелемнең ишегеннән
Сердәш булып үтәрме?!

Вакыт сиртмәсенә салдым
Уемның иң көйсезен.
Иләк аша үткән инде –
Вакыт әйтер үз сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырьлэр! Тагын языгыз! Ижади унышлар сезгэ!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Автор укуында АУДИОсы !!!

      Хәзер укыйлар