Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Инмарга да ышанырсың!..

1.
Хикмәт инде бер атнага якын икеләнә иде. Барыргамы-юкмы? Эчәргәме-юкмы?  Шул яшенә җитеп әле ислам кануннары буенча да яшәп бетә алмаган кеше булгангамы, ниндидер удмурт  карчыгының сүзләрен үтәү аңа бөтенләй көлке тоела иде. Бозганнар, имеш! Фәлән-фәлән эшләрне эшләмәсәң,  тора-бара бөтенләй кәкрәячәксең, имеш. Көлке инде... Егерме беренче гасырда  ике югары белеме  булган ир уртасы зат ниндидер мәҗүси карчык сүзләреннән  шөлләп калсын әле. Бөек Инмарга ялвармый торып, бәла-казалары бетмәячәк, имеш.

Юләр! Чыгар да ат бит инде ул үлән янчыгын. Хикмәт  шадра битле, чуар яулыгы астыннан бүселеп чыккан ап-ак чәчле карчыкны күз алдына китерде дә,  “сихерчеләр сүзе белән йөрергә генә калды шул хәзер” дип, сумкасына үрелде. Җәһәт кенә алды да чүп чиләгенә салып та куйды. Чиләген дә чыгарып кына түгәсе калды. Булды! Бетте! Кеше көлдереп йөрергә монда.

Ун минуттан янчык янәдән чиләктән алынган иде инде. Дөньяда ниләр булмас! Әнә шагыйрь дә “Күктә ниләр булмас дисең, очсыз – кырыйсыз күк бит ул” дип язган түгелме? Исламда да бар ич ул “бозым” дигәннәре. Бозым булганда укыла торган догалар бар икән, димәк, мантыйк буенча, ул зәхмәтнең үзе дә булырга тиеш. Ярар,  карчыкның әйткәннәрен үтәгәннән дөньясының чите кителмәс. Аның каравы, җаны тыныч булыр. Юкса, соңгы арада  эше дә гел кирегә китеп тора, сәламәтлек яклары да элеккегечә түгел инде.

Тынычлыгын алган ул карчыкны, командировкага барганда ялгыш юлга кереп китеп, урман эчендәрәк урнашкан удмурт авылына тукталгач очраткан   иде  Хикмәт. Үзе дә шактый еллар удмуртлар илендә яшәгәнгә, телләрен ярыйсы гына сукалый ул.
- Бозганнар сине, - диде карчык, күзенә сынап карап.- Ялгышлык белән бозым ясаганнар. Ак киемеңнең җебен суырып алган хатын ясаган бозымны. Әлегә соң түгел, мин әйткәннәрне тыңласаң, котылырсың, тыңламасаң, гомерең чикле синең.  
Алса да алды Хикмәт карчык сузган янчыкны, алмаса да алды.Юк, кирәкми, димәкче иде теле, ләкин карчык сузган янчыкка кулы үзеннән –үзе үрелде. Ниндидер  буйсындыра торган көчкә ия иде аның күзләре. Аннары, нәрсә ди бит әле, синең күңелең яхшы, якты кеше син, ди. Инмар ачуланачак сиңа булышмасам, ди.

Әгәр сәер генә бер хатынның ак футболкасыннан җеп суырып алганы исенә төшмәсә, болай ук хафаланмас та иде, бәлки. Булды бит андый хәл. Булды. Авыл сабан туена кайткач, гадәттәгечә көрәшчеләргә судья  итеп билгеләделәр аны. Өстенә ак җирлеккә  “Ә.  районы   Сабантуе” дигән язу төшерелгән фуболка да кигерделәр. Көрәш тәмамлангач,  карт кына тирәк ышыгындагы эскәмиядә  ял итеп утырганда, янына бер мари хатыны килеп утырды. Күрше авылдан килдем, бераз ял итеп алыйм да кайтырмын инде, яратам бу бәйрәмегезне, диде. Китәргә кузгалганда, футболкасыннан бер җеп тартып алды да   “сүтелә башлаган иде”  дип елмайган иде. Таныш булмаган ул хатынның кыланмышлары сәер кебек тоелган иде Хикмәткә. “Менә исәр” дип  көлемсерәп  куйганын да хәтерли әле. Ә баксаң, гади генә мари хатыны булып чыкмады  әле ул...
Инмардан сорарга диме?  Мдааа... Алайга китсә, пәри булмагае, җен булсын, балаларга йон булсын, ди бит әле халык.  Ярар, болай икеле-микеле йөргәнче, үтәргә дә котылырга. Файдасы булмаса да, зыяны тимәс, шәт. 

2.
Хикмәт йоланы бүген  таңда үтәргә булды. Карчык шулай кушкан иде. Беркем дә күрмәсен үзеңне, таң аткан вакыт булсын,  диде.Теге яшел язулы ак футболкасын, бәләкәй генә сапер көрәген асма капчыгына тыкты да җәяүләп шәһәр читендәге кечкенә генә сулык ягына юнәлде. Вакыт  бар, иртәнге өчләр тирәсе генә. Ашыгасы  юк,  ял көне.  Ара да әллә ни ерак түгел: дүрт-биш чакрымлап булыр.

Сулык дигәне кечкенә генә елга инде ул үзе. Аның яр буйларын  коенырлык-кызынырлык итеп   җайлаштырганнар. Хикмәт  елганың  әрәмәле ягына  юнәлде. Бисмилласын әйтте дә бер куак төбендәрәк чокыр казый башлады. Аннары  “Тукта әле,  “бисмилла” дию дөрес микән бу очракта? “ дип  туктап калды. Удмуртларның   аллаларына  синең “бисмилла” ң ярар микән  әле. Хикмәт беренче тапкыр үзенең дин гыйлемендә шактый сай йөзгәнлеген аңлап алды. Ә нигә ярамасын , ди. “Алла исеме белән башлыйм” дигән сүз бугай ла ул “бисмилла”. Ә урыс күршесе гел   “бог един, только названия разные” дип  кабатлап тора. Димәк, ярый!

Чокыр казылды, күлмәк шунда күмелде. Карчык язып биргән кәгазьдәге язулар укылды. Ярты эш эшләнде дигән сүз. Инде хәзер коенып чыгасы бар. Шунда аның күзенә  егерме-утыз адымнар чамасында  читтә торучы берәүгә төште.  Балык тотып утырса да, ул кырын-кырын гына бу якка да карап алгалый иде. Ни уйлый икән ул? Берәр җинаятьче дип уйлый микән? Нидер күмгәнне абайлап алгандыр инде.  Хикмәт көлемсерәп куйды да ул кешегә таба китте. Юри шулай эшләде. Нәкъ  ул  уйлаганча,   ир кеше тиз-тиз әйберләрен җыйды да артына карый-карый бу урыннан  гаип тә булды. Курку кешене  бер урынга катыра да куя, аяклары  йөреми башлый дигән булалар,  бу очракта, киресенчә,   әкияттәгечә булды әле бу: тизйөрешле башмаклар кигәнмени? 

Тирәклектә  чут-чут килеп сандугачлар сайрашты. Иртәнге оркестр  берсеннән- берсе остарак  җырчы кошлардан тора иде: Хикмәт, баскан урыныннан кузгаласы килмичә,   берничә   минут кошлар сайравын тыңлады. Хозурлык!  Офыкта әкрен генә кызарып кояш чыгып килә.  Җиһанда яңа көн туа. Җәйнең  бераз гына җиләсрәк, иртәнге якта  салкынрак, ә көндезен челләсе белән телеңне салындырырлык    бер  көне туып маташа.

Хикмәт ашыга-ашыга өстеннән салды да суга керде. Дөресрәге, тар гына аралыктан шуып диярлек төшеп китте ул  суга. “Инмар,  юып төшер миндәге барлык әшәкелекне, чистарт тәнемне. Чистарт җанымны!”. 

Төшкәндә җайлы гына төшкән иде кебек, менә башлагач, яр буеның шактый текә булуы  беленде. Кызыл балчыклы ярның яртысына кадәр менә дә шуып төшә, менә дә шуып төшә. Өс- башы пычранып бетте.Тырнак араларына  балчык тулды, арыды, өшеде. Монысы ни инде тагын? Йа Аллам! 

Әллә унынчы тапкыр  текә ярдан шуып төшкәч, Хикмәт  елганың киңлеген күзе белән үлчәп алды да каршы ярга таба йөзеп китте. Беткән баш беткән. Тукта әле! Барыбер бер үләсе булса, монда килер идеңмени, юләр. Бирешмим әле мин. Инмар, булыш! Үз аллам, булыш! Көзән генә җыера күрмәсен.

Елганың икенче ярына, соңгы көчләрен туплап,   үҗәтләнә-үҗәтләнә  йөзде ул. Чыкты бит.Бераз арырак  күпер барын белә иде. Шуның аша киемнәре янына әйләнеп килеп җиткәндә, көн инде шактый яктырган иде. Теше  тешкә тимәслек булып  туңган Хикмәтнең инде яңа уянып килгән матурлыкка сокланырлык чамасы калмаган иде.

Хорафатларга ышанып йөре алга таба да, дип үз-үзен  битәрли –битәрли кайтырга чыкты. Аздан гына үлми калуын аңлау аның йөрәгенә шом салды.Теләсә кайсы минутта өзелергә мөмкин икән бу гомер дигәннәре. Бата калса, кайда-ничек үлгәнлеген дә белмиячәкләр иде ич.Дуслары берәр кая командировкада дип уйлап вакытында чаң сукмаслар иде. Туган-тумача ни уйлар иде икән? Гаиләсе булмады. Ярый әле, елап калырдай кешеләрем юк, дип уйлап куйды ул. Әллә булсын идеме икән елап озатып калучылар? Догадан калдырмыйча, уйларында яшәтүчеләр булсын идеме икән? Мин үз-үземне шундый дәвамчылардан мәхрүм иттем түгелме соң? Хикмәтнең гомерендә дә моның кадәр казынганы булмагандыр эчке дөньясының тирән катламнарында. Җиңеләеп китәчәксең, дигән иде бит удмурт карчыгы. Кайда монда җиңеләю!

3.
    Башлаган-башлаган, йоланы тулаем үтәргә кирәк. Кайтып бераз хәл алгач, Хикмәт сумкасыннан үләннәр салган кечкенә генә янчыкны тартып чыгарды да төнәтмә ясарга тотынды. Монысында ялгышырга ярамый, дигән иде карчык. Күпме салырга, күпме кайнатырга, кайсы үләнне кайсы артыннан салырга- барысын да язудагыча үтәде ул. Һәрхәлдә, удмурт телен аңлавы камил булса, дөрес эшләгән булырга тиеш.
     “Эчәргә  һәм  ятып торырга!” . Монысы да үтәрлек. Ир чыраен сыта-сыта яшел төнәтмәне эчеп куйды. Күңелне болгатырлык дәрәҗәдә тәмсез иде ул. Әчкелтем тәмсез. Әрем тәме дияр идең, әрем юк иде үләннәр арасында. Нинди үләннәр биргәндер карчык- бер алла белә. Хикмәт  төннән җыелмый калган урынына барып ауды. Тора- бара аның тәненә рәхәт җиңеллек иңде. Түшәм, диварлар  салмак кына әйләнә башлады. Башта әкрен генә, аннары кызурак, кызурак...Ул күзләрен йомды. Аңа рәхәт иде. Рәхәтлек ирне әвем базына озатты.

4.
Күпме йоклаган булгандыр, аны өзлексез чакырып торган телефон уятты. Бер  туганы икән, тиз арада фәлән-фәлән дару кирәк, китереп китә алмассыңмы, ди. Инвалид туганының сүзен аяк астына салуны килештермәде Хикмәт.  Торды, юынды, киенде. Ир боларны томан аша гына хәтерли. Урамга чыккач кына, дөньяның әллә ничек кенә үзгәреп китүен сизеп алды ул. Нәрсә үзгәргән, ул башта анык кына  аңламады да әле. Аннары коты очып,  аңына  яңа  ачылган  күренешләрне сыйдырырга тырышты. Кешеләр юкка чыккан иде! Юк, бөтенләй түгел, башлары калган. Аңа каршы әледән-әле башлар килә. Пеләшләре, бөдрә чәчлеләре, озынча, йә түгәрәк битлеләре; симезләр, яки ач яңаклылары. Киләләр, якынлашалар, юкка чыгалар! Якынлашалар, узып китәләр!  Ул кайбер башларга, куркуын җиңеп,  “Исәнмесез” дип тә карады. Башлар аңа әллә ни игътибар итмәгән рәвешле уздылар да киттеләр, уздылар да киттеләр. Кайберләре  гаҗәпләнеп карап уздылар кебек. 
Хикмәт кая барырга тиешлеген бөтенләй онытты. Барды да барды.  Зур гына бер паркка җитеп, шундагы эскәмиягә утыргач кына, кешеләр генә түгел, агачларның да үзгәрүен күреп алды ул. Агачларның ябалдашлары гына тора иде һавада эленеп! Тамырсыз, кәүсәсез!
Шунда ирнең башына бу күренешне фотога төшерергә кирәк, дигән уй килде. Һәрвакыт янында йөри торган фотоаппаратын алырга дип сумкасына үрелгән иде...чак кычкырып җибәрмәде. Аның куллары юк иде. Аяклары да, гәүдәсе дә.  Ул үзенең бер генә әгъзасын да күрә алмады. Ир хәлсезләнеп эскәмиядән авып төште дә хушын җуйды.

5.
 Яңагына кемнеңдер суккалавыннан хушына килде ул. 
-Ни булды сезгә? Йөрәкме әллә? “Ашыгыч ярдәм” чакыртыйммы?

Хикмәт әкрен генә күзләрен ачты. Башта үзенең кайдалыгын аңламый торды әле. Каршында  яшь кенә  пар басып тора. Колгадай озын буйлы егет аны хушына китерергә  маташа. Кыска итәкле, биек үкчәле туфли кигән кыз кулына ике туңдырма тоткан да  аңа карап тора. “Бигрәк кыска киенә инде хәзер кыз балалар” дигән уй телеп үтте аның миен. Шул ук секундта ул сикереп тә торды. Кыз аяклы иде! Егет тә ике куллы, ике аяклы иде!  Мизгел эчендә Хикмәт үзенең гәүдәсен дә, кигән киемен дә күреп алды. Кыршыла башлаган ботинкасын  күрде  дә чүт кычкырып җибәрмәде. Сөенеченнән! Димәк, бар да үз хәленә кайткан! 

Соңыннан бу көнне ул кат-кат исенә төшерде.Акылы - төнәтмәдә  наркотик матдәләр булгандыр да шуның аркасында  ниндидер галлюцинацияләр башлангандыр  дигән  нәтиҗәсен чыгарды. 

 Мөгаен, шулай булгандыр.Хикмәтне  аптыратканы бүтән иде: ир уртасы кешенең  ниндидер бозымга ышануы, алай гына да түгел, ниндидер карчык әйткән сүзләрне  үтәве  гаҗәп иде. Яши-яши кеше акыл туплый, диләр. Монда  киресенчә  була түгелме соң?  Булган  акылы да чыккан да киткән. Кыйблаңның кайдалыгын анык белмәсәң, Инмарга да  ышанырсың, әстәгафирулла!

Шул көннән соң  һәр җомга  мәчеткә  йөри  башлады ул... 

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик кызыклы язгансыз,рэхмэт сезгэ!

    Хәзер укыйлар