Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Эчкерсез төн - хисләрем әйләнмәсе

Нәрсә эзләп төнгә кереп адаштым...

Кача микән усал тоткыннан күңел?

Яраланган йөрәгем аптырашта...

Мине яшәтүче өмет син - күгем!

 

Кара урман уйларында, берүзем

Эзлимен тормышның яңа мәгънәсен?!

Узган усал көннән талды кузләрем... 

Эчкерсез төн - хисләрем әйләнмәсе.

 

Аңлады мине сайрап бер сандугач,

Моңлы нуры сагыш белән кавышкан.

Әллә ул да сагынып тыелмагач...

Төнге урманнарга кереп адашкан?!


29.04.2017

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар