Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Булса да җан яралы

Булса да җан яралы

Күмеләдер язлар таңында
Сайрар кошлар авазына -
Күңелләр... ал шәфәкъ нурына,
Назга омтылып, җылыга!

Күчмә кошлар! Әллә тугансыз
Кемдер айда, кем кояшта?!
Тибрәләдер күңел шуңа да -
Язда бит аккошлар кайта!

Көтәдер hәркем үз язында
Булсада җаны яралы,
Көтәдер кунар диеп кошын -
Тормышының сынмас талы...

 

Моң сузармын

Яшьлегемдә әрнүләр кичеп тә 
Бәхеттән өметем өзмәдем.
Ямьле күлдә аккошлар йөзгәндә
Моңлы сөю җыры әзләдем.

Бар микән шул гүзәлерәк көйләр 
Йолдызлар исеме бирерлек.
Сандугачлар телендә көйләнеп
Моң сузармын җаным телерлек.

Күңелемдә иң гүзәл җыр төсле ,
Тылсым нуры- сөю хисләрем.
Мәхәббәтемдер сөеп өргәнгә 
Кошларым авазы - көйләрем.

Яшьлегем таллары тибрәлсеннәр 
Чыклы таң нурына сөенеп.
Ямьле күлдә аккошлар йөзгәндә -
Гүзәл моңга сизгер Күңелем!..

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар