Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Җан әрнесә

Бик тиздән өзелер соңгы яфрак,
Капланып карлар да тапталыр...
Яфрактай булмасын ла язмышлар,
Йөрәкне өзүләр - газаптыр...

Көзге яфрак - күзләрем сагышы,
Яфракларда агач нурлары...
Агачлар уза кеше язмышын
Өметләнеп көтә язларын...

Бик тиздән өзелмәсен яшәүләр,
Тормыш газабына капланып...
Мәhабәт җырлар сузып булырмы,
Җан әрнесә дустан тапталып...

Киемсез калган мескен агачлар
Сарып алыр сезне ак карлар...
Гөмерем, син өзелмә юлдашсыз -
Ялгызымны каплар ак карлар...

Бик тиздән өзелмәсен яшәүләр,
Тормыш газабына капланып...
Мәhабәт җырлар сузып булырмы,
Җан әрнесә дустан тапталып...

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар