Логотип
Татар гаиләсе

Яшәтәбез әле авылны!

Әгерҗе районында урнашкан Уразай авылының бөтен тормышы шушы йортта тупланган диярсең. Дингә кагылышлы сораулармы ул, авылның көнкүрешен, мәчетен, мәктәбен, мәдәният йорты тирәсен колачлаган җәмгыяви мәсьәләләрме – барысы да шушында хәл ителә, диләр авылдашлары, гаилә дуслары.

 

Әгерҗе районында урнашкан Уразай авылының бөтен тормышы шушы йортта тупланган диярсең. Дингә кагылышлы сораулармы ул, авылның көнкүрешен, мәчетен, мәктәбен, мәдәният йорты тирәсен колачлаган җәмгыяви мәсьәләләрме – барысы да шушында хәл ителә, диләр авылдашлары, гаилә дуслары. Тәнзилә апа һәм Бибел абый Ибраһимовлар гаиләсе авыл тоткасы монда. Үзләре болай дип әйткәннән читенсенерләр, әлбәттә. Тыйнаклар...

Китап кушканча
– Үзем колхоз бригадиры,
Комбайнер һәм тракторист.
Кирәк икән – булам танкист,
Ял иткәндә – гармонист...
Менә шушы санап киткәннәреннән гармунчы гына булмадым, – дип көлә гаилә башлыгы Бибел абый. Менә дигән авыл егете булган ул яшьтән үк. Гайсә абый белән Рабига апаның беренче балалары. Сугыштан инвалид булып кайткан әтисе бик кыска гомерле – 24 яшендә үк гүр иясе була.
– Кечкенә чакта колакка көнбагыш тыкканмын. Берничә ел шунда торган да, колак пәрдәсенә зыян салган. Шуның аркасында хәрби хезмәткә алмадылар мине. Аның каравы, җиң сызганып колхоз эшенә тотындым. Ат җигүдән башлаган идем, аннары авылга электр керттек... Комбайн, тракторда эшләүне әйтәсе дә юк инде. Болар янына бригадир булып эшләгәннәрне, пилорамада эшләгән елларны, тимерче, эретеп ябыштыручы булып эшләгәннәрне дә кушсаң, хәйран белгечлек җыела икән...
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Китап кушканча булган лабаса...
54 ел иңне иңгә куеп гомер итәсе ярын Сабантуйда очрата Бибел абый.
– Очрата дип, авылда яшьләр бер-берсен белеп үсә инде анысы. Шулай да үз чорыңа якынрак кызлар белән аралашырга тырышасың. Ә монда күз төште бит! Тәнзилә 9 нчы классны гына тәмамлаган иде әле. Бигрәк бала-чага – миннән кача да алмады инде. Укып бетергәнче сабыр иттек тә, Сабантуйдан соң әни белән сорарга бардык. Никах укытып алып кайттык. Барысы да китапча булды, – дип искә ала Бибел абый.
Гаилә корып җибәргәч, Тәнзилә апа авылның мәдәни тормышын тулысынча үз җилкәсенә ала. Ул эшләгән елларны авыл халкы сагынып искә алырлык булган шул. Шушы җирлек суын эчеп үскән, җыр-моңга, үзешчән сәнгатькә гашыйк авылдашларын үзенең талантлы канаты астына җыеп, Уразай авылы мәдәниятен утыз алты ел буе шаулатып яшәтә Тәнзилә апа. Татарстанда гына түгел, Бөтенсоюз фестиваль-бәйгеләрендә төрле дәрәҗәләргә, лауреат исемнәренә лаек булган авыл үзешчәннәре. Әгерҗе районында беренче булып курчак театрын оештырып җибәрә Тәнзилә апа. Җырларга да бик оста ул. Ә Бибел абый гел янәшәсендә була. Алай гынамы – сәхнәдә куелган һәр спектакльдә диярлек төп рольләрне башкарган әле!
– Авылда спектакль куябыз дип әйтүе генә җиңел. Тавык чүпләп бетермәслек көндәлек мәшәкатьләрен калдырып, репетицияләргә йөрү, аннары ул спектакльләр белән тирә-күрше авылларга чыгып китү өчен вакыт табу җиңел түгел авыл кешесенә. Артистларны эзләү, рольләрне бүлү дә минем өстә. Бибел, әлбәттә, иң беренче риза булып алына бу рольләргә. Аннары башкаларны тарту да җиңелрәк. «Рәйсә апалар, Бибел абыйлар уйныйлармы?» – дип сорыйлар да, уңай җавап алгач, бик теләп риза булалар. Бибел куеласы спектакльгә үзенчә бер дәрәҗә биреп тора иде. Тамашачы да бик яратып карый ул уйнаган рольләрне, – ди Тәнзилә апа.
– Сәхнә шундый әйбер ул – бер тәмен белгәч, төшәсе дә килми. Минем әткәй дә авылдашлар белән куйган «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен уйнаган. Сәхнә өчен һәрвакыт саллы, мәгънәле, классик әсәрләрне сайлый идек. «Тамырлар», «Язылмаган законнар», «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесаларында төп рольләрне башкардым. Әле дә рәхәтләнеп уйнар идем. «Мулла бабай сәхнәгә менгән» дип көләрләр, дим, – дип шаярта
Бибел абый. Ә күзләрендә очкын кабынгандай була...
Тәнзилә апа исә кайнанасы Рабига апаны рәхмәт белән искә ала. Икесе гел бер сүздә булып, киңәшләшеп яшәгән кайнанасы һәрвакыт терәк була. Ул риза булмаса, икәүләшеп клуб, мәдәният, сәнгать дип гомерләренең саллы өлешен эшләренә багышлый да алмаслар иде. Килен белән кайнана арасына читләрнеке түгел, хәтта Бибел абыйның да сүзе үтә алмаган. Шулай булмаса, утыз ике ел бер тавышсыз матур гына яшәп булыр иде микән?! Кайнанасы Рабига апа бакыйлыкка күчкәч: «Синең биемең бар идемени?» – дип аптырап сораучылар да булган әле авылда.


Хәзер инде алар, үзләре әйтмешли, биатай белән бианай. Бибел абый авылның мулласы, уллары Инсаф – «Елабугагаз» идарәсендә эшли, мәчеттә мөәзин. Киленнәре Венера да Тәнзилә апаның бәхетенә, аңа алмашка үскән кыз бала. Бүген ул авыл мәдәният йортын җитәкли. «Аллага шөкер, мәдәниятебез грамотный кеше кулында», – дип сөенә Тәнзилә апа югары белемле килененә. Алай да, сәнгать белән араларны өзми – әле дә төрле чаралар өчен сценарийлар яза. Кызлары Әлфия гаиләсе белән Түбән Камада яши, инде үзләре әби-бабай... Төп йортның баскыч төбендәге тальянны күреп, эчтә бер җылылык уяна. «Гармунчы гына булмадым», – дигән иде бит Бибел абый. Бу тальянда оныгы Инзил «Ай, былбылым»ны көйли хәзер... Үзе өйрәнгән!
Әнә шулай китапча, дөрес итеп яшәргә тырышулары гомерләренең иң мөһим китабын язуга юл сала барган да инде Ибраһимовларның...

Кыска сүзле, оста куллы...
Бүген Уразай авылында сиксәнләп хуҗалык бар. Җәйгә генә кайтып яшәүчеләр дә, лаеклы ялга чыгып, тулысынча күченеп кайтучылар да бар арада. Туган нигезләре белән араларын өзмичә яшәргә тырышучы андый авылдашлар да авылны яшәтергә көч бирә әле. Түбән Кама шәһәреннән кайтып төпләнүче, мәчеткә йөреп бик матур яшәүче Альмира һәм Фаяз Ганиевлар гаиләсен дә бик җылы кабул иткәннәр Уразайда. Әби-бабасы нигезе урынына яңа йорт торгызган оныклары – Гөлнара һәм Илдар Махъяновлар гаиләсенә ничек сокланмыйсың?!
– Авыл җанлансын, яшәсен өчен фәкать бер әйбер кирәк. Ул да булса – эш урыннары. Күрше Ямурза авылында «Прикамнефть» идарәсе уңышлы эшләп килә. Анда йөреп эшләүчеләр күп бездә. Ә менә эшмәкәрләр аз... Калганыннан зарланырлык түгел. Өр-яңа мәдәният йорты, кибетләр бар, Сабантуйлар бик матур уза... Бүген: «Авыл бетте, зиратына кайтып дога кылып кына килә алабыз», – дип, туган авылларын сагынып искә алырга гына калган кешеләр дә бар бит... Минзәләдә, әнә, монда авыл булган, дип, истәлек тактасы куеп киткән-нәр бер авыл урынына... Бездән ерак түгел Ырыс авылы су астында калды, агачларының очы гына күренә хәзер. Шул агачларны гына булса да күрик дип кайталар нигезләре булган җиргә... Ә без, шөкер, бик әйбәт яшибез, – ди Бибел абый.
 Башлангыч мәктәптә инде ике генә бала укый, диләр... Шуның берсе – Ибраһимовларның оныгы Инзил. Ничек тә дүртенче сыйныфны шушы мәктәптә укытып бетерәсе иде дип телиләр. Ә аннары мәктәп бинасына яңа сулыш өрергә хыяллана Ибраһимовлар:
– Мәктәп эшләп торса, бик күңелле – сүз дә юк. Ләкин ябыла калса да ул бинаны буш тотмаска исәп. Мәктәптә музей ачарга дигән ният бар. Мәдәният йортында якташыбыз – шагыйрь, язучы, Удмуртиянең атказанган журналисты Ринат Баттал музеен ачып җибәргән идек. Кечкенә генә бүлмәдә урнашкан ул. Музейны киңәйтеп, мәктәп бинасына күчерер идек. Авыл тарихына, күренекле якташларыбызга багышлап ачылган музей авылның тагын бер бизәге буласына шик юк. Гомумән, Уразай – Гариф Ахуновның «Идел кызы» романына кергән авыл ул. Гариф абый безнең авыл кияве бит. Романда Зартугай исеме белән язылган авыл – безнеке инде! Бөтендөнья татар конгрессында җаваплы вазыйфа башкаручы егетебез Фәрит Уразаев-ның, Мәскәүдә «Татар штабы» җитәкчесе Рөстәм Яма-лиевның тамырлары безнең авылга барып тоташа, конгрессның Әгерҗе бүлекчәсен җитәкләүче Вәсилә Хәкимова да безнең авыл кызы. Татарлыкны саклаучы никадәр шәхеснең юл башы безнең авылда!
Ниятләгән эш – башланган эш Уразайда. Сүзең кыска булсын, кулың оста булсын! Авылга нур өстәп торучы Аллаһ йортын ике айда җиткереп чыктык, дип куанулары тикмәгә түгел. 1891 елда төзелгән Уразай авылы мәчете 1926 елда янып юкка чыга... Сиксән ике ел үз хәерле сәгатен көтеп яткан яңа мәчетне төзү идеясен авылдашлары Наилә ханым Нурмиева алып кайта:
– Район кулланучылар берләшмәсендә эшли идем әле, район мөхтәсибе, хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт шалтыратты. Сезнең авылда гына мәчет юк, ди... Иң беренче Бибел абый белән элемтәгә кердем. Җиткерик әле, дим. Бибел абый тормыш күргән кеше, эшнең никадәр авыр булачагын чамалый. Шулай да тотынырга риза булды, ә ике айдан инде мәчеттә беренче азан яңгырады.

Рәхмәт төшкереләр
Тәнзилә апа – Уразайга төшкән әнә шул рәхмәтнең берседер, мөгаен. Авылдашларының: «Исән килеш үзеңә һәйкәл куйдың!» – дип әйтүләре юкка түгел. Сәнгатькә хезмәт иткән елларында тагын бер үтә дә кирәкле эш алып бара ул. Төрле чыганаклардан авыл турында табылган язмаларны, фотосурәтләрне, төрле материалларны әкренләп туплый башлый. Үзешчән сәнгать тормышыннан башлап, авыл кешеләре, авылның үзе, тарихы турындагы барлык мәгълүмат хәйран гына материал булып җыела.
– Җыйган чакта китапка кирәк булыр дигән уй бөтенләй юк иде ләбаса. Музейга булса да бирермен дип җыеп куя идем. Газетада райондашыбыз Раиф Мәрданов үз авыллары тарихын язган дигән хәбәр күзгә чалынды. Туктале, дидем, бу материаллар миннән башка тагын кемгә кирәк булыр, дип, китапка тотындым. Күрше Салагыш авылы музеенда да Уразай турында материаллар бик күп. Аларны да кулландым. Китапка тотынырга да тәвәккәллегем җитмәс иде әле. Наиләнең сүзе этәргеч бирде. «Яз син аны, Тәнзилә апа, бергәләп эшләрбез», – диде. Мин язып әзерләгән материалларны дүрт сумкага тутырып алып китте дә, китап итеп алып кайтып бушатты, – дип сөйли Тәнзилә апа.
«Наилә ханым Нурмиева – авылның беренче сортлы патриоты. Бөтен идеяләрнең генералы ул», – ди аның турында Бибел абый. Озак еллар район кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән. Төп яшәү урыны Казан булса да, күңеле һәрчак Уразайда Наилә ханымның. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә ясатылган обелиск та – аның хезмәт җимеше. Авылга яңа мәдәният йорты төзү мәсьәләсен хәл итүдә дә читтә калмый ул. «Чал тарихлы Уразаем» китабының дөнья күрүендә дә Наилә ханымның ярдәме бик зур.
– Китапка бер нигез дә, бер нәсел дә кермичә калмады, бөтен авыл тарихын колачладык. Картасын, схемасын да керттек. Авылның горурлыгы булган шәхеслә-ребез дә урын алды. Язу эшләре өч елга сузылды. Фотосурәтләрне авылдашлардан сорап алдым, китереп үк бирүчеләре дә, игътибар итмәүчеләре дә булды. Алары соңыннан, китап чыккач, үкенде инде... Шулай да, мин бу китапка кермәгәнмен дип әйтүче бер кеше дә булмады. Авылдашлар арасында: «Гомер буе күрше булып яшәдек, туган икәнебезне белмәдек», – диючеләр дә бар. Чыннан да, китап бик күп әйберләргә, тарихка күз ачты, – ди «Чал тарихлы Уразаем» китабы авторы Тәнзилә Ибраһимова.
– Уразай авылының тарихы бик еракка – морзалар нәселенә барып тоташа. Менә оныгым Инзил үзенең җиде буын бабасын белә хәзер – Тимерша, Тимергали, Ибраһим, Йосып, Гайсә, Бибел, Инсаф. Бер унбиш ел гына иртәрәк тотынган булсак, тагын да күбрәк белер идек, дим. Үз нәселеңне барлау, бабаларыңны белү алар белән киңәш-табыш итү дигән сүз дә әле ул, – ди Бибел абый.


Иң куанычлысы – Ибраһимовларның дүрт дистә елга сузылган бөртекләп җыйган хезмәте сандык төбенә төшеп ятмаган. Уразайда яшәүче һәркемнең өендә ул хәзер. Моның никадәр кирәкле, мөһим эш булганын китапны тәкъдим итү кичәсендә генә чынлап торып аңлый әле Тәнзилә апа.
– Китап 2020 елда әзер булды. Тагын да шул Наилә-безнең идеясен күтәреп алып, тәкъдим итү кичәсен оештырырга булдык. Ул очрашу хезмәтебезне башка югарылыкка күтәрде, чөнки чарага бабалары шушы авылга нигез салган Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров кайттылар. Бу кадәр үк зурлау, хөрмәт көтмәгән идем, – дип сөенә Тәнзилә Ибраһимова. «Чал тарихлы Уразаем» китабының икенче томы булырга тиеш! Тәкъдим итү кичәсенә килгән авылдашлар да, кунаклар да бер фикердә кала.
Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Алтын туйларын матур гына каршы алып, инде үзләренең зөбәрҗәт туйларына ишек шакучы Бибел абый белән Тәнзилә апага Ходай сәламәтлек бирсен. Икесе дә хезмәт ветераны алар, эш рәтен беләләр. Яшәтәләр әле авылны!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар