Оясында ни күрсә...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Алексеевск районында яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсе)

Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.

Ана сөте белән кергән
Ә бергә тергезгән гаилә учагын сүндермичә саклау вазыйфасы тормыш кануннары белән хатын-кызга бирелгән. Бу учакта һәркемгә җылы һәм уңайлы булсын өчен нәкъ менә аңа зур рухи һәм физик көч куярга туры килә. Тәүлектә егерме дүрт сәгатьтән күбрәк вакыт булса да, Земфира ханым үзенә дә, башкаларга да шөгыль табар иде, мөгаен. Активлыгына шаклар катарлык.

– Башка хатын-кызлар кебек үк, тормышымда шактый күптөрле рольләр башкарырга туры килә. Тәмле ашлар пешереп иремне эштән каршы алучы хатын да, газизләрем өчен җанымны фида кылырга әзер ана да, сеңлемә апа да, иртән яраткан эшемә ашыгып чыгып йөгерүче дә мин. Ләкин, иң беренче чиратта, бүгенгә кадәр бала булып кала алуым белән горурланам, – ди ул. – Аллага шөкер, икебезнең дә әти-әниләребез исән-сау. Шатлыкларыбызны уртаклашыр, авыр чакта киңәш сорап мөрәҗәгать итәр якын кешеләребез булуны зур бәхет дип саныйм.

 

«Әтиемнең әнием Флерага карата керсез мәхәббәтен күрү чын хисләрнең еллар узгач та сүрелмәвен тагын бер кат раслый. Кайчак бит сүзләр дә артык, күзләр, ым белән дә күп нәрсәне аңлап, аңлатып була». 

– Эштән бушаган арада, әти-әнигә шалтыратып, телефонның икенче очында кадерле тавышларны ишеткәч тә Аллаһыма рәхмәт укыйм, исән-саулар дип шөкрана итәм, – ди Рамил әфәнде дә.

Алма агачыннан ерак төшми. Шуңа күрә дә ата-ана үзе тәрбияле булырга тиеш.

Әти-әнисеннән күреп, балалар да көнаралаш дәү әни-дәү әтиләренә шалтыратып хәл белешә. Тумышлары белән бер авылдан алар. Алексеевский районында урнашкан Зур Тигәнәленең Ташчишмә суын эчеп, Өчкүлендә коенып, саф һавасын сулап үскән Земфира белән Рамил бүген район үзәгендә яши. Авыл тормышының рәтен, җаен, рәхәтен, авырлыгын белүче, икесе дә күп балалы гаиләдә үскән әлеге пар эштән курыкмый. Тырышлык-үҗәтлекләренә, дөньяга карашларына исләр китәрлек. Бар ирешкәннәре хәләл тырышлыклары белән килгән. Ә иң зур уңышлары – әлбәттә, моннан 28 ел элек нигез салган гаиләләре. 

– Безнең ишекнең бикле чагы булмады. Иптәшем Зөфәр белән иртән торып эшкә йөгерсәк тә, күңел тыныч иде. Чөнки балалар дәү әниләре белән кала. Димәк, өс-башлары бөтен, та-маклары тук булачагына шик юк. Моның өчен әнигә рәхмәтем зур, – дип сүзгә кушыла Земфира ханымның әнисе Нәкыя апа. – Балалар хезмәттә үсте, кечкенәдән көчләре җитә алырлык эш кушу – олы тормышка әзерләүнең нигезе ул. Кызларыбыз хезмәттән тарсынып тормады: йортта да эшләде, су да ташыды. Шөкер, бүген дә алынган эшләрен җиренә җиткермичә тукталмыйлар. 

– Эшкә дә бит алар тегеләй ит, болай эшлә дип түгел, үз үрнәкләре аша өйрәтте. Әтием Дамир, мәсәлән, балта остасы да, әйбәт машина йөртүче дә. Утын кискәндә бүрәнәнең бер башын әти үзе тотса, икенче башына үзеннән-үзе минем куллар үрелде. Мине гел үзе белән йөртте. Кечкенәдән әтиемә сокландым, аңа охшарга тырыштым. 

Ата-ул дуслыгы бүгенге көндә Әхмәтшиннарның дәвамчылары белән ике арада да нык. Ранил дә, Камил дә әтиләре белән киңәшмичә яңа эшкә тотынмый, аның киңәшен, хуплавын көтә. «Бергә эшләү бит ул нәрсәдер ясауга гына кайтып калмый, шул арада төрле темаларга сөйләшәбез, укуда йә эштә килеп чыккан хәлләрне анализлыйбыз», – ди ата кеше. 

– Безнең әтиебез кебек сабыр ир-ат тагын бар микән Җир йөзендә?! Әти-әнисен хөрмәт иткәне, гаиләбез өчен җан атып торганы өчен яратабыз аны. Ул беркайчан да тавыш күтәрми, дөнья яңалыклары, эш мәшәкатьләре турында сөйләүне бүлдермичә генә тыңлый. Ә соңыннан үз фикерен әйтә, төпле киңәшләрен бирә. Андый очракларда бит иң мөһиме киңәш тә түгел, ә сине тыңлаучы, хәлеңә керүче булуы кадерле, – ди ире хакында Земфира ханым. 

Бу җәһәттән өй эчендәге ремонттан калган артык төзелеш материалларына урын табылуны да горурланып сөйли ул. Әтисен шатландырырга теләгән Камил, шул такта-кадакларны тотып, ишегалдына чыгып киткән. Эштән кайткан әтисе исә кече улына сокланып карап торган-торган да булышырга булган. Ике көн дигәндә ишегалдында эскәмия, кое һәм тегермәннән торган матур композиция үткән-сүткәннәрне таң калдырып басып тора. 

Земфира Әхмәтшина:  Районда күпчелек рус телендә аралаша. Шуңа күрә мин русча «белмим», өлкәннәребез дә «аңламый». Өйдә туган телдә генә сөйләшәбез. Телгә мәхәббәт тәрбияләүдә «Сәләт» хәрәкәтенең дә роле зур дип саныйм. Кызлар аңа икенче сыйныфтан үк кушылды. 

– Макаренко, Сухомлинскийлар кебек, андый кагыйдә бар, мондый бар, дип тормадык. Балаларны китапча тәрбияләмәдек, – ди дүрт бала әнисе Земфира ханым.

– Без үскәндә чикләүләр булуын хәтерләмим, шулай да без «ярамый» сүзен белеп үстек. Әтигә хөрмәтне исә әни тәрбияләде. Нинди эшкә генә тотынсак та, әни: «Әтиегездән сорадыгызмы?», «Әтиегез ни әйтер?» дияр иде. Шул сүзләре белән үк әнием ир-атка хөрмәт тәрбияләгән инде. Әни аш-суга, сабырлыкка өйрәтсә, әти машина белән дуслаштырды. Бөтен мәсьәләдә аның белән киңәшләшә идем. Хәзер инде үз балаларым да шундый: әтиләрен күз карашыннан аңлыйлар. Олы улыбыз Ранил, инде үзе дә әти кеше булуга карамастан, хәзер дә Рамил янына ашыга. 

– Балаларны тәрбияләгәндә, тегеләй эшлә, мондый бул дип өйрәтергә кирәкми, минемчә. Аллаһы Тәгалә биргән күзләре, колаклары бар. Бер-беребезгә, өлкәннәргә, тирә-юньдәгеләргә карата мөнәсәбәтләрне күреп, ишетеп үсәләр, күңелләренә салып баралар дип уйлыйм, – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы. 

– Кияүгә чыккансың икән, иреңне, аның туганнарын ихтирам итеп, сан-лап торырга кирәк. Шул чакта үзең дә кадер-хөрмәттә яшәрсең. – Үзе дә 25 ел кайнана белән яшәгән Нәкыя апаның олы тормышка аяк атларга әзерләнүче кызына җиткергән нәсыйхәте бу. – Шөкер, кияү дә, кода-кодагыйлар да кызымнан канәгать. 

– Әтиләре кайтмыйча, өстәл артына утырмыйбыз. Кунак килсә, чакырмыйча торып, балалар бүлмәләреннән дә чыкмый. Ә без өйдә булмаганда, килгән кешене чәй эчермичә җибәрмиләр инде, – ди Земфира ханым.

Хәрәкәттә – бәрәкәт
Әхмәтшиннар белән аралашкан чакта татар халык мәкальләрен шактый искә төшердек. Бусы аерым бер спорт төре белән шөгыльләнүне генә күз алдында тотмый. Гомумән, тормыштагы мобильлекне, хәрәкәтчән булуны хуплау аша күзаллана. Дөрес, спортны да ярата алар. Ранил кечкенәдән тхэквондо белән шөгыльләнгән. Земфира ханым белән Камил әнә, ГТО нормативларын уңышлы тапшырып, алтын билгегә лаек булганнар. Тырышуның нәтиҗәсе дә бар: мәктәп тәмамлап укырга кергән чакта Камилгә өстәмә балл язылган. Камил мәктәптә укыган чакта шулай ук районның баскетбол буенча җыелма командасы белән республика кү-ләмендә дә уңышлы чыгышлар ясаган. Буш вакытларында бергәләп өстәл теннисы уйныйлар. «Үзең дә тынгысыз, башкаларга да тыныч утырырга бирмисең дип көләләр миннән, – ди Земфира ханым. – Җай чыктымы, кышын – чаңгыда, җәен велосипедта йөрергә чыгабыз, бергәләп бассейнга йә Камага су коенырга йөрибез. Бу да бит гаиләне берләштерә торган бер алым».

«Минем бәхеткә шундый ир  тәрбияләгәннәре өчен әни белән әтигә бик рәхмәтлемен». 

Спортны гына түгел, иҗатны да үз итүче әлеге гаилә район, республика күләмендә үткәрелә торган төрле бәйге-чараларда да актив катнаша, үзләренең бердәм булуларын күрсәтә. Берничә ел элек «Нечкәбил» бәйгесендә – «Иң тату гаилә», «Күркәм гаилә»дә «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаулары да шуны раслый. Ә бит Рамил әфәнденең эше җаваплы, ул бүгенге көндә республиканы кирпеч белән тәэмин итү өлкәсендә җаваплы вазыйфа били. Шулай да хәләл җефетенең омтылышларын, үтенечен беркайчан да игътибарсыз калдырмый, һәр чарада катнашырга җай таба. Гармунын сузып сәхнәгә кергән Рамил әфәндене күргән тамашачы аның әле генә рульдә җилдереп килгәнен күп очракта сизми дә кала. Иң мөһиме – нәтиҗә!

Җиңүләр җиңел генә бирелми. Һәр чара тырышлык, осталык, күп очракта үҗәтлек тә таләп итә. Мондый сыйфатлар бүгенге геройларыбызда җитәрлек. Катнашкан һәр бәйгедә алар игътибарсыз һәм бүләксез калмый. 

– Сәхнәдә басып торган шат күңелле әнибезгә карап, сеңелләрем Зилә белән Дилә дә: «Үсеп җиткәч, безнең дә матур гаиләләребез булачак. Без дә «Нечкәбил»дә катнашачакбыз», – дигәннәре әле дә хәтердә. – Камилнең әлеге истәлекләре аерым бер горурлык белән яңгырый.

– Никадәр генә баналь яңгырамасын, әмма һәр гаилә – ул аерым бер дәүләт. Аның үз кануннары бар. Бу дәүләттә яшәү һәркем өчен дә уңайлы, җайлы булырга тиеш. Әлбәттә, һәр баланың үз юлы. Әмма гаиләдә алган үрнәк, тәртипләр, традицияләр аны гомере буе озатып барачак. Шуңа күрә аларны төрле яклап үстерергә тырышабыз да инде. Ә иң мөһиме – мөмкин кадәр күбрәк бергә булырга омтылабыз. Балалар кечерәк чакта кичләрен бергәләп китап укый, төрле башваткычлар чишә идек. Рамилем бик матур итеп җырлый, гармунда уйный. Кызлар кечерәк чакта аңа кушылып биергә яраттылар. Хәзер исә кулдан эш китте. Без кайтканчы өйдәге эшләрне балалар бетереп куя. 

Земфира ханымның яңа уку елы башында игълан ителгән район башлыгының үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм ата-аналар белән уңышлы эшләү өлкәсендә казанышлары өчен грантына лаек булуында да гаиләсенең өлеше бар. 

Земфира ханым татар әдипләре иҗатына багышлаптеккән китапчыкларга һәм башка төрле эшләнмәләргә нәниләр генә түгел, олылар да соклана.

– Эшемне бик яратам. Күңел байлыгымны, иҗади осталыгымны үстерүдә балалар бакчасында эшләвем дә ярдәм итәдер дип уйлыйм, – ди 6 яше тулыр-тулмас мәктәпкә керергә ашыккан, соңрак Казан педагогика көллиятендә тәрбияче һөнәрен үзләштергән героем.

 Бәхетле гаилә – зур хезмәт 
– Әүвәлге байлык – балалар, ди өлкәннәр. Килешәм, һәр бала дөньяга үз ризыгы белән килә. Ышанычлы ныклы җилкәң булганда, парлап, бергәләп тәрбияләгәндә кыенлыгы си-зелми дә. Бездән күреп, олылары кечеләренә күз-колак булды, бер-берсен үстерешергә булышты. Ишле гаиләнең рәхәтен һәр җирдә яңгыраган балалар тавышыннан тоям. Көнем алар белән башлана, алар белән уза. Эштә дә төркемдәге егерме биш сабый белән рәхәтләнеп уйныйм, – ди җай чыккан саен, районның «Кайгырту» балалар приютына барып, анда тәрбияләнүче үксезләрнең күңелен күрергә ашыккан Земфира ханым һәм балачагы хатирәләре белән уртаклаша. – Кечкенәдән рольгә кереп уйнарга яраттым. Ул заманда уенчыклар хәзергедәй күп түгел. Дәү әнинең сөлгеләрне төреп курчаклар ясап биргәнен әле дә хәтерлим. Шуларны бер-бер артлы тезеп утырта, ашата, укыта идем. Дәү әнинең: «Аллаһы Тәгалә сине балага күмәме, бөтенләй баласыз калдырамы инде», – дип борчылып сөйләнгәне истә калган. Биргәненә мең шөкер, дәвамчыларыбыз бар. Хәзер дә тәрбия уен аша бара. Кәрзингә ашау-эчү кирәк-яраклары салып, пикникка барып кайтабыз. Йә булмаса, туп, ракетка алып, спорт мәйданчыгын әйләнәбез. Бу тынгысыз заманда да бар нәрсәгә вакыт та, җай да табыла, теләк кенә кирәк. 

Ял көннәрендә йорт тирәсендә ярдәм итәргә дип, авылга ашыга алар.

Бүгенге көндә әти-әниләре янында төпчекләр – Зилә белән Дилә яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби бурычын үтәп кайткан Ранил инде башлы-күзле булган. Шул ук Алексеевский бистәсендә яшиләр. Тормыш иптәше Камилә белән уллары Сәмирне тәрбиялиләр. Тиздән дөнья ямьләндереп тагын бер бәби алып кайтырга җыеналар. Камил исә шәфкатьле һөнәр сайлаган. Бүгенге көндә ул – Чуаш дәүләт университетының медицина факультеты студенты, булачак хирург. Җай чыккан саен әти-әнисе, туганнары янына ашыга. 

«Әти-әниләр безне ничек тәрбияләгән, ничек күрсәткән, көзге шикелле шуны ук кабатлыйбыз». 

– Дилә белән Зилә – әтиләренең иркә кызлары. Дүрт яшьләреннән биергә илттем. Бер көн дә бармыйбыз дигәннәре юк. Быел тугызынчыда укыйлар, имтиханнарга әзерләнергә кирәк. «Әни, өлгерәбез», – диләр. Шуңа каршы килмибез инде. Гитарада уйнарга өйрәнәләр, җырлыйлар, инглиз телен чарлыйлар. Җай булганда һөнәр өйрәнергә тырышуны хуплыйбыз гына, тормышта бар нәрсәнең кирәге чыгарга мөмкин бит. 

Традиция дигәннән, гаиләдә барлык дини бәйрәмнәр дә үткәрелеп килә. Корбан чалалар, Мәүлет ашы, гаетләр уздыралар. Әтиләре белән малайлар мәчеткә чыгып киткәч тә, кызлар торып коймак пешерә, өстәл әзерли. Инде берничә ел дәвамында бистәдә оештырыла тораган мөселман лагерена йөргән малай һәм кызлар әби-бабайдан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәклеген дә әти-әни үрнәгендә күрә. 

Өйдә хөрмәт итә, күз карасыдай кадерлеп саклый торган тагын бер тарихи истәлек – 1880 елда чыккан дога китабы. Рамил әфәнде тарафыннан карт әбисенә бүләк ителгән әлеге үзенчәлекле мирас Коръәннәр белән бергә өй түрендә кадерләп саклана. Еллар битләрен бераз таушатса да, ут та яндыра алмаган әлеге китапны буыннан-буынга тапшыруны үз бурычлары дип саный Әхмәтшиннар. 

Алдагы җөмләдә Коръәннәр дип күплек санда әйтүем хата түгел. Бу гаиләдә һәр кешенең үз Коръәне бар. Тәүге бала – Ранил тугач: «Баш очына куегыз, күз тиюдән саклар», – дип, Нәкыя апаның Коръән алып килүеннән башланган әлеге күркәм гадәт бүген дә дәвам итә. Һәр туган балага яшел тышлы изге китап бүләк ителә. «Һәрберсе Коръәннең урынын белә, кадерләп саклый. Яшьтән дога ишетеп үскән балаларыбыз начар юлга кереп китмәс, йөзебезгә кызыллык китермәс, иншаллаһ», – ди Земфира ханым һәм сүзен дәвам итә. – Күпләр миннән «Бәхетлеме син?» – дип сорый. Бу сорауга әбиемнән калган нәсыйхәт белән җавап бирергә яратам. Өч бертуган чокырда утыручы Бәхетне күргәннәр. Иң өлкән туган Бәхеттән акча сораган. Бәхет аны акчага коендырган. Тегесе, үзен бик тә бәхетле санап, юлын дәвам иткән. Уртанчы туган Бәхеттән бик тә чибәр хатын сораган. Янында пәйда булган чибәркәйне күргәннән соң, сөенеченнән кая басканын да белмичә, хәләлен җитәкләп китеп барган. Кече энеләре чокыр янына килеп тезләнгәч, Бәхет аннан:  «Ә сиңа ни кирәк, егет?» – дип сораган. Егет: «Ә синең үзеңә ни кирәк соң?» – дип, сорауга каршы сорау биргән. «Мине моннан тартып чыгарсаң иде», – дип үтенгән Бәхет. Егет аны чокырдан тартып алган да үз юлы белән китеп барган. Бәхет исә гел аның артыннан йөргән. Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Ул – кешенең үз кулында һәм акылында. Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәпче. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр. Минемчә, табигать хатын-кызга ана булу, кешелекне дәвам иттерү вазыйфасын биргән. Такташ сүзләре белән әйтсәк, нәрсә җитә ана булуга?! Ә яхшы әни булу өчен, янда ныклы җилкә – әти кирәк. Без бергә, бердәм булганда гына бала-оныкларыбыз бәхетле булачак.

Төрле сынаулар, югалтулар аша узарга туры килсә дә, дөнья мәшәкатьләренә бирешмичә, иңне-иңгә куеп, тормыш сукмагыннан бергә атлаучылар гына бәхеткә лаек.Әхмәтшиннарның да бәхете дәвамлы булсын, туган ояларыннан канат ныгытып очып киткән кошчыклар үзләрен көтеп торучы әти-әниләрен онытмасын, уңышлары белән шатландырып торсыннар.

Фото, видео: Анна Арахамия

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (30)
Cимвол калды:
  • 2 декабрь 2021 - 10:47
    Без имени
    Бик куркэм гаилэ😍😍😍
  • 13 ноябрь 2021 - 10:41
    Без имени
    Собханаллаh! Хэерле бэрэкэтле тормышта тигезлектэ яшэгез! Сезнен очен мин бик шат!
  • 21 октябрь 2021 - 10:34
    Без имени
    Хормэтле Ахметшиннар сезгэ алга табада унышлар телим, гел шулай бердэм туганчыл булып калыгыз😍😍🙏🙏
  • 21 октябрь 2021 - 08:34
    Без имени
    Молодцы
  • 16 октябрь 2021 - 08:48
    Без имени
    Әйе,бик шәп язгансың Ландыш.Апам белән җизнәбез икесе дә туган җанлы,иң якын кешеләребез.Чын татар,мишәр гаиләсе диләр алар турында.Апамны бакчадагы сабыйлар гына тугел,ата - аналар да хезмәттәшләре дә бик хөрмәт иртәләр. Апам син ничек ул балалар белэн ике телдә аралашып армыйсың дигәч«Сенелем мин бит аларны яратам»ди. Рус телле балаларны татар телендә аралашырга өйрәтү- ул искиткеч четерекле мәсьәлә икәнен хәрберебез дә беләбез. Апам телгә ихтирам бала чактан ук тәрбияләнергә тиеш ди.Алар өендэ«русча белмиләр» татарча гына сойлэшэлэр. Гаиләдә алынган тәрбияне балалар бакчасы, урта мәктәп һәм югары уку йорты дәвам итә аламы соң дигән сорауга апам :анысы һәр кешенең үзеннән тора ди. Апам сабыйларга кечкенәдән татар теленең әһәмиятен , бер илдә яшәгән халыклар бер-берсенең телен,гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итеп яшәргә тиешлеген аңлата. Без бөтен туганнар да сезнең гаиләгез белән горурланабыз апам.Киләчәктә дә шулай бергә. бергә гөмер итик.
  • 15 октябрь 2021 - 15:13
    Без имени
    Бик матур,тату,тырыш,тэуфикле гаилэ - Эхмэтшиннар гаилэсе.Алдагы коннэрдэ дэ матур,тату,бэхетле булып яшэгез! Зур унышлар сезгэ!
  • 15 октябрь 2021 - 15:09
    Без имени
    Молодцы , привет из Севастополя!!!!
  • 15 октябрь 2021 - 14:47
    Без имени
    Бик куркэм, матур гаилэ👍сэламэт, бэхетле булыгыз🙏
  • 14 октябрь 2021 - 20:56
    Без имени
    Бик куркэм, эчтэлекле язма. Анда эйтелгэнчэ бэхет сезнен бн янэшэ йорсен.
  • 14 октябрь 2021 - 20:30
    Без имени
    Бик матур унган, булган, топле гаилэ. Килэсе коннэре гез аяз, тыныч бэхет э утсен. Шундый язмалар килэчэк тэ дэ туып торсын.
  • 14 октябрь 2021 - 20:16
    Без имени
    Бик матур,урнэк гаилэ. Тигезлектэ яшэгез!
  • 14 октябрь 2021 - 19:39
    Без имени
    👍👍👍👍
  • 14 октябрь 2021 - 19:23
    Без имени
    Әльхамдүлилляхи!!!
  • 14 октябрь 2021 - 19:03
    Без имени
    Бу гаилэ бик матур яши.Без шундый гаилэлэрне хормэтлэп журнал битлэрендэ чыгаруыгызга бик шатбыз.Илебездэ матур гаилэлэр куп булсын иде.
  • 14 октябрь 2021 - 19:01
    Без имени
    Бик матурлар
  • 14 октябрь 2021 - 11:11
    Без имени
    💗💗💗
  • 14 октябрь 2021 - 10:08
    Без имени
    Язма бик матур һәм ачыклап язылган.Һәр гаиләгә үрнәк гаилә бу җәмәгать. Һәр бер әгъзасы белән танышлар. Бик тырыш, эш сөючән, нәсел-ырулары белән кешеләргә мөлаем., ярдәмчел халык. Мәдәният өлкәсендә күп кенә бәйгеләрдә күмәкләп катнаштылар: "Ел хатын-кызы", "Нечкәбил", "Кулдан курчак ясау" һ.б. Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын сезгә, Әхмәтшиннар!
  • 14 октябрь 2021 - 09:12
    Без имени
    Бик матур,сокландыргыч гаилэ булып,тигезлектэ яшэгез барыгыз да!
  • 14 октябрь 2021 - 08:47
    Без имени
    Урнэк, тату, булган, матур гаилэ - Ахметшиннар!!!
  • 14 октябрь 2021 - 08:46
    Без имени
    Матур гаилэ!Матур гаилэ турында язылган хикэя дэ матур чыга шул.Рэхмэт Ландышка.Э куркэм гаилэгэ Ин изге телэклэр юллыйбыз.
  • 14 октябрь 2021 - 08:28
    Без имени
    ❤️ Килэчэктэ дэ шулай матур, тату, бэхетле, бердэм гаилэ булып гомер итегез. Куклэрегез хэрчак аяз булсын, сау-сэлэмэт булыгыз. Унышлар сезгэ.
  • 14 октябрь 2021 - 08:01
    Без имени
    Молодцы, алдагы коннэрдэ дэ шулай яшэгез. Исэн-сау, хэр вакыт бэхетле булыгыз!
  • 14 октябрь 2021 - 07:05
    Без имени
    Молодецьлар без сезне яратабыз.
  • 13 октябрь 2021 - 22:24
    Без имени
    Ин изге кешелэрнен - балалары да изге🙏
  • 13 октябрь 2021 - 22:20
    Без имени
    Супер! Урнэк гаилэ!👍👍👍 Исэнлек саулык телэп калабыз!
  • 13 октябрь 2021 - 22:05
    Без имени
    соклангыч, тату гаилэ, субханАллах!
  • 13 октябрь 2021 - 21:45
    Без имени
    Бик матур, хөрмәткә лаек гаилә. Изге күңелле, тырыш кешеләр. Язмышның бәхетле мизгелләреннән тәм һәм ямь табып яшәүче, авыр сынауларын сабыр гына уздырып җибәрә белүче авылдашларыбыз. Дамир абый белән Флүрә апа да, Рамиль белән Зимфирә дә күпләргә үрнәк булырлык парлар.
  • 13 октябрь 2021 - 21:15
    Без имени
    Бу гаилэ чынлап та мактауга лаек. Бал кортлары кебек тырыш, хезмэт соючэн, олыларны хормэт итуче кешелэр алар.Табыннары хэрвакыт мул,кунаклар хич озелеп тормый , ботен кешегэ дэ ачык йоз. Бик хормэт итэм узлэрен
  • 13 октябрь 2021 - 19:00
    Без имени
    Эхмэтшиннар гаилэсе турында язылган мэкэлэне укыгач, язмый кала алмадым.Татар теле югала дип борчылган заманда шундый гаилэлэр булгач, иманым камил, телебез яшиячэк. Бу гаилэ-барлык гаилэлэргэ урнэк гаилэ. Буыннан-буынга бирелеп килгэн тэрбия жимеше бу. Земфира ханым белэн Рамил эфэнденен дэ картлыгы эти-энилэренеке кебек матур булачагына шигем юк. Телгэ мэхэббэт, эти-энигэ ихтирам тэрбиялэу бу гаилэдэ беренче планга куелган. Телгэ мэхэббэтне эни тэрбияли. Рус жирлегендэ яшэгэн Земфира ханым балаларына ана телен ойрэткэн. Бу гаилэ мактауга лаек!
  • 13 октябрь 2021 - 18:41
    Без имени
    Собханалла,сузлэр тимэсен,бэхетегез гомерле,гомерегез бэхетле булсын.Шундый матур,тату гаилэлэр кубрэк булсын иде.эфэрин!
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3661
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1365
    5
    108
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    11006
    5
    75
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6185
    0
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4453
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан