Логотип
Татар гаиләсе

Нәселнең матур киләчәге – тамырларның нык булуында

«Мине тәрбиягә алуың турында да сөйлә инде», – дип акрын гына Рәмзилә апа да сүзгә кушыла. Гаҗәеп тыйнак ханым. Башта аның бу сүзләренә аптырап калдым. Ничек инде тәрбиягә алдың? Җор телле Фәнил абый: «1965 елда «тәрбиягә алдым» апаңны. Биш ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Әгерҗе районы Көчек авылында гомер итүче Садыйковлар гаиләсе)

Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Әгерҗе районы Көчек авылында гомер итүче Рәмзилә апа һәм Фәнил абый Садыйковлар гаиләсенә килен булып төшкән Гөлназ һәм Айсилә апаларны бер дә килен, дип әйтәсе килми. Икесе дә Рәмзилә апаның кызлары кебек. Юк, тышкы кыяфәтләре белән генә түгел. Бу хакта соңрак язармын. Башта гаилә башлыклары белән якыннан танышыйк әле. 
Казаныбыздан еракта урнашкан Әгерҗе районында гаҗәеп тырыш, тормышны яратып алып бара торган, нык сүзле милләттәшләребез яши. Үзләре җор телле, сөйләмнәренә хас үзенчәлекләре дә күп. Удмуртиягә бик якын урнашканлыктан, ут күршеләренең телен дә яхшы аңлыйлар. Гомумән, бик дустанә мөнәсәбәтле халык яши биредә. Көчек авылында гомер итүче Фәнил абый белән Рәмзилә апа – авылның гына түгел, районның да бик хөрмәткә лаек гаиләсе. 

Авылга тугрылык саклап
«Сугыштан кайткач, әти Әгерҗе шәһәренә урнашкан. Мин дә шунда туганмын. Аннары ул туган авылга колхоз рәисе булып кайткан. Күрәсең, мин дә аның юлыннан киттем», – дип хатирәләргә бирелде Фәнил абый. Авылда 7 класс белем алгач, күрше Иж-Бубый авылы мәктәбендә бер ел укый. Бик сагына торган бала булып үсә, кире туган авылына кайта. Үсмер малай фермада ат җигеп эшли башлый. Сатучы әнисеннән булса кирәк, саннарга мәхәббәте көчле була. Бик яшьли, югары белемсез сельпога бухгалтер булып эшкә урнаша. «Шулай итеп, хезмәт стажым 1962 елдан башланды. Аннары, авылдагы дусларыма кызыгып, Алабугага педагогика институтына югары белем алырга кердем. Физика-математика юнәлешен сайладым. Тагын шул сагыну харап итте, яңадан авылга кайтып колхозга урнаштым. Махсус курслар тәмамлап, икътисадчы булып эшли башладым», – дип искә ала Фәнил абый. 
Мәскәү тирәседә – урман эчендә урнашкан Серпухов шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. Кайткач, янәдән туган авылындагы колхозда эшләвен дәвам итә. Бу юлы инде максат куеп, Казан финанс һәм икътисад институтын тәмамлый. Шул чорда бик уңышлы Мәскәү компаниясенә эшкә чакыру ала. Мондый тәкъдимнәр берәү генә дә булмый аңа. Мәскәү түгел, хәтта район үзәге – Әгерҗегә дә күченми әле. Туган авылында эшләгән еллары дәверендә дүрт тапкыр колхоз рәисе алышына, Фәнил абый сайлаган һөнәренә дә, авылына да хыянәт итми. «Экспедитор булып эшләгәндә 26 ел гомерем Россиянең төрле шәһәрләренә йөреп үтте. Колхозны үстерү өчен күп көч куйдык, алдынгы булдык. Пенсиягә чыктым, колхозлар да бетте. Менә шуларга эч поша», – дип моңсуланып алды. 

Мәхәббәт турында сөйләшик
«Мине тәрбиягә алуың турында да сөйлә инде», – дип акрын гына Рәмзилә апа да сүзгә кушыла. Гаҗәеп тыйнак ханым. Башта аның бу сүзләренә аптырап калдым. Ничек инде тәрбиягә алдың? Җор телле Фәнил абый: «1965 елда «тәрбиягә алдым» апаңны. Биш ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Гаилә корып яшәвебезгә 50 ел булды. Менә шулай тәрбияләп кенә яшим инде», – дип, уенын-чынын бергә сөйләвен дәвам итә. Рәмзилә апа Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Һәм юллама белән Чаллы шәһәренә билгеләнә. Ләкин китәр көне җиткәндә генә туган авылына чакыру ала. Ике дә уйламыйча ризалашып, 1969 елдан туган авылына балалар бакчасы җитәкчесе булып кайта. 2006 елга кадәр, һөнәренә тугры калып, хезмәт куя. РСФСРның мәгариф отличнигы дигән дәрәҗәле исемгә, бик күп Мактау кәгазьләренә ия була. Ничә буын тәрбияләп чыгарган Рәмзилә апаның иң мактаулы исеме – ике малай әнисе, дүрт онык әбисе ул. Хәзерге көндә Фәнил абый белән туган нигездә ял саен балаларны кунак итеп җибәрәләр. 

Балалар – өйнең нуры
Уллары Рамил абый белән Рифат абый да бик җор телле икән. Шаяртып сөйләшергә яратсалар да, җитди, төпле егетләр. Ачык күңелле, аралашучан, кешелекле икәннәре күренеп тора. Гаиләдәге дөрес тәрбия, тырыш ата-ана үрнәгендә үскән уллар гаилә корганда, хатыннарын да әниләренә охшатып алганнар. Барысы да: «әткәй-әнкәй», дип өзгәләнеп тора. Алда әйткәнемчә, гаиләгә үз кызлары кебек кадерләп кабул ителгән Гөлназ апа белән Айсилә апа да, әниләре Рәмзилә апа кебек, бик ягымлы, тыйнак татар ханымнары. 

Фәнил абый: «Туган телне, беренче чиратта, гаиләдә саклап калырга кирәк. Мин оныкларым белән гел татарча сөйләшәм. Шунсыз булмый».

Рамил абый белән Гөлназ апа, әти-әниләреннән үрнәк алып, күрәсең, туган авылда төпләнеп калган. Үзләре аерым йорт белән, мал-туар асрап, тырышып, авыл яшәсен, киләчәге булсын, дип көн күрә. Рамил абый кебек газ өлкәсен белүчеләр сирәктер. Туган авылында газ кергән заманнардан бирле шул эштә: слесарь булып эшли, һәр йортта газ тиешле дәрәҗәдә янсын дип тырыша. Аннары 2019 елдан башлап Әгерҗе шәһәренә диспетчер булып күчә. Хәзерге көндә мастер дәрәҗәсендә хезмәт куя. Авылдашлар алдында хөрмәте бик зур Рамил абыйның. Хатыны Гөлназ апа – күрше Тукай авылы кызы. Мәктәптә чыгарылыш сыйныфта укыганда башланган мәхәббәт, Рамил абый Армия сафларыннан йөреп кайткач, гаилә кору белән тагын да ныгый. Ә Гөлназ апа – кайнанасының дәвамчысы, Көчек авылы балалар бакчасында эшли. Кулыннан килмәгән бер эш юк. Бакча, ишегалды тирәләре җәй буе шау-чәчәктә. Табын тулы тәмле ризыклар: ул милли ашлар остасы да. Үзе моңлы итеп җырлый, һәр бәйрәмдә сәхнәдән чыгыш ясый. 
Кызлары Гүзәл белән Руфинә дә әбиләре, әниләре юлын сайлаган – шундый ук изге һөнәр ияләре. Гүзәл кияүдә, Чаллыда яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Руфинә шулай ук Чаллыда шушы юнәлеш буенча югары белем ала. Әйтерсең, тормыш китабындагы бүлекләр кабатлана. Рәмзилә апа да кайчандыр Чаллы балалар бакчасына юллама ала бит! Ләкин туган авылына тартыла, ә оныклары менә аның юлыннан шул шәһәргә барып урнаша. Уңган, булган, аз сүзле, тыйнак татар кызларының милләтебез сакчылары булачагына шик юк. 
Рифат абый белән Айсилә апа Әгерҗедә яши. Алар да ике малай үстерә. Әти-әнине хөрмәтләп, һәр ял саен авылга кайтып, бөтен эштә ярдәм итәләр.

Сәяхәтче Фәнил абый
Яңадан гаилә башлыгына кайтып, Фәнил абыйның хәзерге көндәге шөгыленә аерым тукталасы килә. Ул ике тәгәрмәчле тимер дустына утырып бөтен районны гизә. Әйе, әйе, велосипедта көненә 90 чакрымнан артык юл үтә. Кар эреп, юл чыккач йөри башлый. Яңадан җирне кар каплаганчы шушы шөгыленнән туктамый икән. Әгерҗе – бик зур район. Көчектән Тугызбуй якларына чыгып китеп, көнендә әйләнеп кайткан ул. Димәк, 100 чакрымга якын араны үткән. «Һәр авылда дусларым бар. Бөтенесенең хәлен беләм. Зурлап каршы алалар. Мәрхүм булганнарының каберен зиярәт кылам. Авыллар бетеп килгәнгә бик эчем поша. Балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла. Зур-зур биналар буш тора. Күпчелек авылларда хуҗасыз йортлар тезелеп киткән. Менә шул күренешләрне күреп, йөрәк әрни», – ди ул. Без килер алдыннан гына да үзләреннән 30 чакрым ераклыктагы Кырынды авылында очрашуда булып кайткан. Авыл тарихы музеенда кунак булып, шул авыл халкы турындагы истәлекләрен яңарткан. «Велосипед кына яшәсен, әле барасы җирләрем бик күп», – дип, планнары белән дә уртаклашты. Якын-тирәдәге Удмуртия авылларына барырга да исәбе юк түгел. 
– Фәнил абый, ник машина алып, җылыда, ял итеп кенә йөрмисез, – дип кызыксынам. 
– Нинди машина, минем велосипед та сатып алганым юк. Хәзер йөри торганы да – малайныкы. Беренче велосипедны миңа 4 нче сыйныфта укыганда әткәй алып биргән иде. Аннары икенчесен 8 нче сыйныфта бүләк итте. Минем машинага түгел, хәтта мотоциклга да йөртү таныклыгым юк. Кирәкми дә. Болай рәхәтләнеп, табигатебезнең матурлыгына хозурланып, саф һавада йөреп кайтам, – дип гаҗәпләндерә. 
Хатыны Рәмзилә апаның рөхсәтен алып кузгала икән юлга Фәнил абый. Ләкин Рәмзилә апа: «Бик борчылып торам. Чыгып киткәч, исән-сау кайтсын дип телим. Ярый телефон бар, шалтыратып хәлләрен белешеп торам», – ди ул. «Минем югары белемем бар, ләкин шул техниканың берсе белән дә куллана белмим. Аннары бу әле йөрү түгел, сирәк-мирәк кенә чыгып кайту. Рәмзилә апаңнан ял итеп алу», – дип һаман шаярта Фәнил абый.  
Велосипедта йөрергә көн саен да чыгар иде, газета укыйсы бар икән. Фәнил абый биш төрле газета алдырып, шуларның хәрефен дә калдырмыйча укып бара. Журналистларны исемләп, нинди юнәлештә язганнарын сөйләп бирде. Мактап та, тәнкыйтьләп тә алды. Һәр язмага карата үз фикере бар. Сәясәт турындамы, мәдәни тормышмы, тарихи вакыйгамы – теләсә кайсына тукталып, сәгатьләр буе сөйләшеп була. Алай гына да түгел, ул газетаны талыпарта тотып укый икән. Берәр район яки авыл исеме чыкса, туктап, башта шуны картадан эзләп таба, кайда урнашканын карый, аннары гына укуын дәвам итә. Менә шундый  үзенчәлекле шәхес ул Фәнил абый. 
Барыбызны да борчуга салган милләт темасына да сөйләшеп алдык. «Туган телне, беренче чиратта, гаиләдә саклап калырга кирәк. Мин оныкларым белән гел татарча сөйләшәм. Шунсыз булмый», – ди ул. Менә чираттагы ялларга да балалар, оныклар туган авылга – әти-әни, әби-бабай янына кайткан. Зур табын янында рәхәтләнеп көлешә-көлешә аралашалар, сүзләре дә күп җыелган. Туган нигезгә җыелып, газиз ана телеңдә иң якын кешеләр белән аралашудан, аларның тормыш тәҗрибәсен өйрәнүдән дә зуррак нинди бәхет бар икән?! Ә ата-анага мәхәббәт җимешләреңнең өлгергәнен күреп, аларның уңышларына сөенеп, пар канатта яшәүдән дә кадерлерәге юктыр! 
Фәнил абый һәм Рәмзилә апаның нәсел шәҗәрәсенең әле башы гына. Иң мөһиме – тамырлары нык, ышанычлы. Димәк, киләчәк буынның да тормышлары гөрләп барачак.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур гаилэ ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди үрнәк гаилә. Фәнил абыйдан күпкә яшь, мин алай булдыра алмас идем.

      Хәзер укыйлар