Логотип
Татар гаиләсе

Лаеклы бәхет

Йорттагы иң олы кеше – Сания ападан ничә оныгы барлыгы белән кызыксынам. «Туктале, ничә була соң... Икәү, дүртәү...» –  дип санап китте ул онлы бармакларын бөгә-бөгә. «Кызлар белән 11 онык була инде», – дип җавап бирде. Нинди кызлар? Нишләп аларны башкалардан аерып та була икән? Әдиятуллиннар гаиләсенең серләрен шулай чишә башладык...

Яшел Үзән районы Айдар авылыннан Әдиятуллиннар гаиләсе


Йорттагы иң олы кеше – Сания ападан ничә оныгы барлыгы белән кызыксынам. «Туктале, ничә була соң... Икәү, дүртәү...» –  дип санап китте ул онлы бармакларын бөгә-бөгә. «Кызлар белән 11 онык була инде», – дип җавап бирде. Нинди кызлар? Нишләп аларны башкалардан аерып та була икән? Әдиятуллиннар гаиләсенең серләрен шулай чишә башладык...

Токмач кискәндә
Яшел Үзән районы Айдар авылында яшәүче үрнәк гаилә белән танышуым ишегалдында башланды. Без килеп туктауга, гаилә башлыгы Рамил каршы алырга йөгереп чыкты. Аларда эш барганын белеп кайттык. Рамил Фәнис абыйсы белән малларга ашарга пешерү өчен мунчада мич чыгару белән мәшгуль иделәр. Кызыл кирпечтән матур гына күтәрелеп килүче мич нык, тип-тигез булып күренә. Аның тирәсендә уен-көлкесен бергә кушып, шаярып эшләүче абыйлы-энеле безне шушы мич казаныннан пылау ашарга чакырып маташканда эштән Рамилнең хатыны Рәмзия ханым кайтып керде. «Красный Восток» оешмасында экономист булып эшләүче белгечне без килү хөрмәткә генә җибәргәннәр, һәрвакыттагыча, эшнең кызу чагы оешмада. 
– Әнә шулай бөтен эшне бергә эшлиләр абый белән, – ди Рәмзия. – Менә бу ишегалдына салынган брусчатканы да икесе эшләп чыктылар. Фәнис абыйның кулыннан бөтен эш килә, нәрсә сорап мөрәҗәгать итсәк тә, әйдәгез, эшлибез дип тора.
Ирләрне эштән бүлдермик, дип, өйгә кереп киттек. Өйгә камыр, аш исе таралган. Безне күреп, Рамил белән Рәмзиянең кызлары Зәринә аш бүлмәсеннән йөгереп чыгып китте. Баксаң, дәү әнисе белән токмач кисеп утыралар икән. Бездән оялып, 6 яшьлек кыз эшен ташлап качарга уйлаган. Аш бүлмәсендә өстәл буена җәелгән куна тактасы өстендә тигез итеп киселгән сап-сары токмачлар җәелеп ята. Бу муллыкның остасы Сания апа берничә җәем токмачны җитез генә әзерләп тә куйган. Әлбәттә, оныгы Зәринә ярдәмендә. 
– Кызым, токмачың беттемени? – дип, Сания апа Зәринәне кире чакырып кертте. Дәү әнисе әйткәч, тыңламый чарасы юк. Зәринә өстәл артына утырып, тигез итеп токмач кисәргә тотынды. Ул әле әбисеннән әкренрәк йөртә пычагын. Ләкин җиренә җиткереп эшли, башында – яулык. Дәү әни белән үскән кызлар икенче була шул инде. Икесе бергә сөйләшеп, нәрсәдәндер кете-кете көлеп, серләшеп эшлиләр. Үз камырын гына түгел, дәү әнисенең эшен дә күзәтә Зәринә. Тиздән ул аны да узар әле. Сания апа янәшә утырып, карап кына торыр оныгын. Токмач кына түгел, башка камыр белән дә эшләргә өйрәнеп үсә Зәринә. Өчпочмак та ясый, пилмән дә бөгә. Ә без сөйләшүебезне Сания апа белән дәвам итәбез.
– Биш бала үстердек бабай белән. Өч малай, ике кызыбыз, бишесе дә тормышта, үзләре әби-бабай яшенә җитеп киләләр. Аллаһка шөкер, төпчек улым Рамил төп йортта калырга булды. Бу кадәр ызбада берүзем яшәп ята алмас идем алайса. Бабай киткәнгә 17 ел булды инде... Әйдә, кызым, кис! Беттемени? Мә, тагын бирәм, – дип сөйли Сания апа, Зәринәне дә күзеннән ычкындырмый. – Бакчага чыгып китсәм дә мине эзләп кычкыра башлый алар: «Дәү әни, син кая-а-а-а?» – дип, артымнан эзләп чыгып та җитәләр. Әйе, өй җылысы дәү әниләренә бәйле шул Ранил белән Зәринәнең. Ә хәзер сүз башына – «кызлар белән 11 онык» дигән сергә әйләнеп кайтыйк...

Урау юллар аша
Рәмзия 17 яшендә кияүгә чыга. Ләкин... бу йортка төшми ул килен булып, язмыш аны башка юлдан алып китә. Мәктәпне бетерергә генә өлгергән, моңарчы беркем белән дә очрашып та йөрмәгән  кыз баланы армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет беркая да җибәрергә теләми. «Китсәң, минеке булмыйсың инде син», – дип әйтә. Менә шулай әле тормыш күрергә дә өлгермәгән Рәмзия ир хатыны булып куя. Кайнаналары белән бер ишегалдында урнашкан йортта үз ояларын булдырып, тормыш корып җибәрәләр ире белән. Бер-бер артлы ике кызлары туа. Кайнаналары белән ике өйне бер итеп, дус-тату яшиләр. 
Гаиләгә көтмәгәндә килгән кайгы Рәмзияне тол калдыра... Ире үлә аның. Уйлап карасаң, исең китәрлек: 28 яшендә тол кала инде ул, итәгендә – биш һәм ун яшьлек ике кызы. Ат җигәргә дә өйрәнергә туры килә Рәмзиягә. Хуҗалыктагы бөтен ир эшен дә, хатын-кыз эшен дә башкара яшь хатын. 
– Балалар да кызганыч, мин үзем дә 10 яшемдә әтисез калган идем. Әни башкага кияүгә чыкмады, безне – җиде баланы берүзе үстерде. Ирем үлгәч, бик каты еладым. Әнинең сеңлесе: «Елама, елама. Бәлки, бәхетеңәдер әле», – дип юатканы хәтердә, – дип искә ала Рәмзия. Ике бала белән тол калу ни рәвешле бәхеткә булырга мөмкин соң? Анысын тормыш үзе күрсәтә...
Ялгызы тормыш алып баруына өч ел узып та китә шулай. Эш урыннары бер булу сәбәпле, Рамил белән аралашып йөри башлый Рәмзия. Күз төшмәслек хатын түгел ул – эштә дә булдыра, ачык, аралашучан. Яшьтән бер-берсен белеп үсәләр Рамил белән. Рамил яшәгән Айдар авылына терәлеп диярлек тора Акъегет авылы. Аралашып, сөйләшеп йөрүләр шул рәвешле мәхәббәткә үрелеп китә. Белә, ике баласы – үсеп килүче ике кызы турында да белә Рамил. Ләкин гашыйк йөрәккә киртә булырлык сәбәп булмый аның өчен балалар. 
Яшьлек белән үзе башкача кабул итсә дә, әнисе бар бит әле... Рәмзиянең ире белән бер елны вафат булган әтисе риза булыр идеме, билгесез. Ул турыда Рамил үзе дә күп уйлангандыр. Сания апа исә улына хәер-фатихасын бирә. Уйлаган кешегә уйларлык, риза булмаслык сәбәпләре дә табылыр иде инде аның. 
– Риза булмыйча нишлисең. Тәкъдиренә шулай язылган булган, димәк. Никах укытырга, Рәмзияне алып кайтырга ризалык бирдем мин дә, – ди Сания апа.
Сания апаның олы йөрәгенә, мәрхәмәтлелегенә, зирәклегенә сокланмый мөмкин түгел. Төпчек улының ике балалы хатынга өйләнүенә каршы булмау гына түгел, олыларча акыллы фикерен дә ул беренче булып әйтә. Рәмзия ул көнен беркайчан да онытмас, мөгаен:
– Мине алып кайткан көнне үк әни: «Барыгыз, кызларны да алып төшегез, бүген үк», – дип, безне кызлар артыннан җибәрде. Һич онытасым юк: «Кызлар, Рамил абыегыз сезне дә алып китәм ди, барасызмы?» – дип соравыма, Рәзилә белән Илсия тиз-тиз генә әйберләрен җыя башладылар. Әни, моны алабызмы, әни, компьютер кирәк буламы дип сорыйлар, сөенү тоташ кабалану хисләре биләп алды аларны. Беренче кайнанам, каенсеңлем капка төбеннән озатып калдылар безне. Шул көннән бөтенебез бергә яши башладык.
Әнә шулай тиешеннән ике оныкка күбрәк оныклы була Сания апа. Берсе – 13, икенчесе 9 яшендә әниләренә ияреп килгән кызлар инде үсеп җитеп, читкә чыгып киткәннәр. Рәзилә инде кияүдә, кыз үстерәләр ире белән. Илсия әле эшмәкәрлек юлыннан беренче уңышлы адымнарын ясый. Әниләренең туган көненә бүләк иткән чәчәкләр бәйләменә, шарларга аның кулы кергән. Бәйрәм көнен искә төшереп, әле дә өйне бизәп торалар. Атна саен шушы йортка, әнисе, Рамил абыйлары, энеләре, сеңелләре һәм Сания әбиләре яшәгән йортның капкасын ачып, кайтып керәләр. Рәзиләне кияүгә биргәндә дә иң беренче Сания апа үзе: «Кыз баланы йорттан никахсыз чыгармыйбыз, укытып бирәбез», – дип сүз башлый. Бөтен йоласын туры китереп озаталар аны. Моның өчен дә Рәмзия рәхмәтле кайнанасына. Гомер буе онытмас бу мәрхәмәтен! 

«Үзебезнеке!»
– Аңлашып яшәр өчен, бар кешедән дә сабырлык кирәк инде. Кирәк чакта юл куясың, дәшми каласың. Тавышланып яткан юк инде, 13 ел бергә торабыз менә, – дип дәвам итә Сания апа. Токмачлар ашка салынган, ул инде өстәл хәстәрләп йөри. – Бергә дус-тату яшәп ятабыз шулай, алар эшкә китә, мин өйдә калам. Балаларга күз-колак булып торам. Зәринә гел минем янда бөтерелә инде. Оныгым Ранил белән бергәләп эшлибез, көнозын йортта башкарыласы эшләр безнең өстә. 
Әйе, ашарга пешерү генә түгел Сания апаның эше. «Әнидән башка чәй дә эчмибез. Чәй ясыйммы инде дип сорап кына тора», – ди Рәмзия. Чынлап, Рамилнең «Әни сиксәндә генә әле ул безнең», – дип шаяртып әйтүе Сания апаның бөтен холкын ачып бирә кебек. Яздан башлап, бер тәүлеклек чебиләр үстереп мәш килә гаилә. Рамил белән Рәмзиянең көне буе эштә булуларын исәпкә алсак, ул чебиләрне ашату, карау Сания апа өстендә булуы аңлашыла инде. Оныгы Ранил белән ашатып, асларын җыештырып, җәй буена 1350 чеби үстергәннәр.
– Беркем кушмый да, шулай эшләгез дә дими, үзебез теләп эшлибез. Без хәзер кибет кебек авылда. Чеби бармы дип, шалтыратып кына сорыйлар да, килеп алып та китәләр. Суеп торабыз, сатылып бара, – дип сөйли гаилә башлыгы Рамил.  Әйтүе генә ансат. Ул чебиләрне чистартып, юып әзерләгәнче ничәмә ничә өмә оештырырга туры килгәндер гаиләгә. Рәмзиянең 83 яшьлек әнисен дә читтә калдырмыйлар, бар кешегә дә эш җитәрлек. Чиста итеп эшләнгән эшнең бәрәкәте дә күп була: бер алган кешеләр кабат чеби ите сорап килә. Хәер, гаиләләре дә зур. Төп йорт ял көннәрендә балалар, оныклар тавышыннан гөрләп тора. Әнә, бәрәңге бакчалары да никадәр зур аларның. Ипләп кенә рәте белән тавык тиресе таратып куйганнар. Абыйлары да, кызлар да бәрәңгене шушыннан ала. Кайтып, җәһәт кенә чүбен утап китәләр, аннары бергәләп казыйлар. 
Чебиләр белән генә чикләнеп яшәүче гаилә түгел әле Әдиятуллиннар. Абзар тулы эре терлек: җиде үгез, сыер, атлары бар. Хезмәт сөючән, тырыш гаилә алар. Ашаганда «үзебезнеке», «үзебез үстердек» дип тәмләп, мактап ашар өчен, ризык өстәлдә үз урынын алсын өчен күпме тырышлык кирәк. Көн саен сарай тулы мал-туарны яхшылап тәрбияләсәң, чистартсаң, ашавын кайгыртсаң гына нәтиҗәсе нәкъ менә бу гаиләдәге кебек була. 
– Гаиләдә кем баш? – дип кызыксынам Зәринәдән. Озак уйлаганнан соң «Әти» дип җавап бирде кыз. Әйе, гаилә башлыгы нык, тотрыклы кулда булса гына тормыш үз чираты белән ипле генә бара. Зәринә үзе дә гел әтисе янында бөтерелә. Рамил кая гына барып утырса да, аңа сырпалана башлый. 

Үз бәхетеңәдер, бәлки...
Тагын бер кат өйләнешү тарихына әйләнеп кайтабыз гаилә башлыгы белән. 
– Яратышып йөрдек Рәмзия белән. Ике кызы барын белә идем. Алар кечкенә түгелләр иде инде. Алар белән аралашып, сөйләшеп йөрдем. Өйләнешкәч, әти дип әйтмәсәләр дә, үзе кияүгә чыкканда әти-әни дип рәхмәт әйтте Рәзилә. Әнигә рәхмәт, ризалыгын бирде. Абый-апалар да һәрвакыт ачык йөз күрсәттеләр. Әни терәк булды безгә, әле дә аннан башка яшәүне күз алдына китермибез. Кайтсак-китсәк һәрвакыт ашы әзер. Барган җиргә балаларны ияртеп йөрергә кушмады, һәрвакыт үзе алып кала иде. Шуңа күрә кая кунакка чакырсалар да, рәхәтләнеп ял итеп кайта идек. Апалар Свердловскида яшиләр. Әни аларга кунакка китсә, беркая йөри алмыйбыз дип, көләбез. Ул өйдә булганда бик җайлы. 
– Кызганыч, авылда безнең кебек гаиләләр күп түгел. Әти-әниләр үзләре үк монда калмагыз, шәһәргә китеп урнашыгыз, дип әйтәләр яшьләргә. Менә Айдар авылында миннән яшь тагын бер-ике генә малай калды. Югыйсә эш тә бар. Үрнәк алырлык авыллар янәшәдә генә – Бакырчы авылында бер яшь тирәсендәге егетләр калдылар менә, гаилә корып, авылда төпләнделәр. Әни әйтә инде, миннән соң балалар китсә сез дә икәү генә каласыз инде, ди. Алдагысын Ходай белә, балалар кайтып йөрерләр, өебез оныклар тавышыннан шаулап торыр дип ышанасы килә, – дип фикерләре белән бүлеште Рамил.  – Авылда татар телендә белем бирүче мәктәп эшләп килә, зур мәдәният йорты җиткереп киләләр.
Апасының «үз бәхетеңәдер, бәлки» дигән сүзләренә гомерендә ничә тапкыр әйләнеп кайткандыр Рәмзия. Мәктәп тәмамлап кияүгә чыккан кызның укырга мөмкинлеге дә булмый. Рамилгә кияүгә чыккач, укырга да өлгергән ул, кулына диплом алган, менә дистә елга якын инде экономист булып эшли. Икесе дә җаваплы эштә Әдиятуллиннар. Сания апа әйтмешли, кунакка барган кебек киенеп китәләр, чиста киемнән кайтып керәләр, эшләре әйбәт. Тормышларын тагын да түгәрәкләп, уллары Ранил дөньяга үз бәрәкәте белән килә. Яшь гаиләне ана капиталы белән дә, җир белән дә тәэмин итә сау-сәламәт туган бала. Ул бәрәкәтнең әҗерен күрергә өлгергәннәр инде гаиләдә. Яшел Үзәндә бер бүлмәле фатир алып куйганнар, кызларга шунда укып яшәр өчен дә бик уңайлы булган. Ямь өстенә ямь өстәп туган Зәринәләре бөтен гаилә әгъзалары өчен дә юаныч, барысына да игътибары җитә кызның. Шуңа күрә Рәмзиянең мондый рәхәтлек күрер идем микән диюләре дөрес, һичшиксез... Сания апаның мәрхәмәтлелегенә, Рамилнең ике ятим кызны үз канаты астына алып тәрбияләп үстерүенә Аллаһның рәхмәтедер, бәлки, бүгенге җитешкән, бәхетле тормышлары. 
Фото, видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар