Логотип
Татар гаиләсе

Килен – кайнана туфрагыннан ярала

Зилә белән Радик ел буена бары дүрт тапкыр күрешәләр. Бишенче очрашулары инде үзләренең никах туенда була...

Фото, видео: Рушан Хәялиев

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Әтнә районы Кече Әтнә авылында яшәүче Шәфигуллиннар гаиләсе)

Зилә белән Радик ел буена бары дүрт тапкыр күрешәләр. Бишенче очрашулары инде үзләренең никах туенда була...

Калач алкаларда кояш чагыла!
Барысы да күршегә Казан кызы Алиянең кияүгә чыгып кайтуыннан башлана. Авылда яши башлагач, Алия үзенең туганнан туган сеңлесен кунакка чакыра. Казанның педагогика көллиятен тәмамлап, балалар бакчасында яңа гына эшли башлаган Балтач кызы Зилә озак көттерми, Кече Әтнәдәге апаларына кунакка кайтып төшә. Ул арада Алиянең кайнанасы күршеләренә ашыга. Керә-керешкә үк, баһадирдай күрше егетенең колагына пышылдарга өлгерә:
–    Кунак кызы кайтты, берәр йомыш табып безгә кер! – ди. 

Аптырап калмый инде Радик, йомышын да таба, кунак кызы белән танышып та чыга. Шуннан тагын бер тапкыр Зилә кунакка кайта, Радик Казанга килә. Кесә телефоннары юк заман бит әле! Зиләнең чираттагы кайтуында, урамга йөрергә чыккач, егет к  ызны үзләренә тиз генә кереп чыгарга чакыра. Төнге уникенче яртыда! Зилә карышса да, һаман әйдәкли егет. «Әй, Аллам, әллә бу авылда кыз урлау шулай була инде?» дип уйларга да өлгерми, баскыч төбе ишеге ачылып китә дә, аннан: «Төкле аягың белән, кызым!» – дип, Роза апа килеп чыга... 
–    Олы кеше сүзенә каршы килү уңайсыз, күнеп кереп утырдым инде. Өй түрендә табын да әзерләнгән, ул да түгел, Алия белән Тәбрис тә килеп керде. Алдан барысын да уйлап куйган болар! Минем башта бер генә уй: «Әни  белсә – кирәкне бирә!»  Әле бит сеңлемне – медицина көллиятенә, мине югары укы йортына түләүле бүлеккә укырга гына керткән елы! Ә Радиклар иртәгә бергәләп сорарга кайтабыз, диләр. Әнигә шалтыраткач, мин сөйләшә алмадым, Алияләр барысын да аңлатты. Төне буе күзгә йокы кермәде, әнине кызгандым... – дип бер көлеп, бер күңеле тулып искә ала Зилә ул көннәрне. Менә инде 19 ел узган да киткән! Олы кызлары Зәринә студент хәзер, уртанчылары – Ралинә алтыны тәмамлаган, яраткан төпчекләре – Зифа балалар бакчасына йөри.  

–    Уйлар материальләшә диләр бит әле, минем дә нәкъ шулай булды, – ди Зилә. –  Кызлар аерым яшәү, мөстәкыйль тормыш турында хыяллана бит инде. Ә минем яшьтән  үк кайнаналы-кайнаталы зур гаиләгә килен булып төшәсем килде. Ничектер, әйбәт яшәрмен кебек тоелды. Җүләр син, дип көләләр иде бу хыялымнан. Ә мин кеше фикеренә карамадым, гел хыялларыма ышанып яшәдем.

–    Аллага шөкер, Зилә гел үзебезнеке инде, һәрвакыт бездә яшәгән сыман, – дип килененең аркасыннан сөя Роза апа. – Мин үзем дә кайнанамны бик ярата идем, үз әнием кырыс булды, ә кайнана белән серләребез гел туры килде безнең. Әле дә хәтеремдә, Рәшитләр – безнең бакча башы күршеләр иде. Ике бакча арасыннан инеш агып уза. Мин – кечкенә кыз – җәй буе бакчада эшлим, чүп утыйм. Еш кына каршы бакчада эшләп йөргән Зәкия апаның (булачак кайнанамның) колагындагы алтын калач алкаларының кояшта чагылып, ялтырап киткәне безнең бакчага кадәр күренә иде. Алтын алкалар киеп йөрү ничегрәк була икән ул дип, и кызыгып, дөньямны онытып шул якка карап тора идем. Насыйбым булган икән, Рәшиткә кияүгә чыккач, әнкәй шул колак алкаларын миңа бүләк итеп бирде бит! – ди дә, Роза апа кеткелдәп көлеп җибәрә. Ә колагындагы татар әбиләренә генә килешә торган, кайнанасының кадерле бүләге – калач алкаларда кояш нурлары биешеп уза.

–    Безнең дә әнкәй белән серләр килеште, – ди Зилә. – Югыйсә күреп-белеп алмадылар бит алар мине!
Һәм алар көлешә-көлешә аш бүлмәсенә кереп китәләр. Роза апа без килешкә тел йотарлык гөбәдиясен, ике катлы эремчек пирогын пешергән («Сөембикә» журналы укучыларына да эремчек пирогын пешерү серен ачты ул! Рецептын язма ахырыннан карарсыз. – Р.Х.), Зилә салатлар ясаган, тәм-том әзерләгән. «Безнең әнинең камыр ризыклары бик уңа»,  «Зилә тортларны әй тәмле пешерә!» – дип, килен белән кайнананың бер-берсенең хезмәтен олылап сөйләшүен сокланып тыңлап утырам. Ә кечкенә Зифа елмаеп әле әнисенә, әле әбисенә карап ала. Бәхетле балалар мәхәббәт һәм хөрмәт тулы үрнәк гаиләдә үсә!
Татар гаиләсенең табын күрке – кулдан киселгән токмач белән тавык шулпасы. Безне ашка дәшәләр.

–    Тавыгы кодагыйларныкы, аныкы тәмле була, – ди Рәшит абый. Кодагыйлары җиләген дә тәмле үстерә, кош-корт асрарга да иренми икән. Ике якны да тигез күрә белү – зирәклелек, бу гаиләдә синекеләр-минекеләргә бүлеш юк, барысы да бик ягымлы «безнеке» сүзенә сыйган.

Төп йорт – автовокзал ул!
–    Ууу, без монда бергә җыелганда!.. – ди Роза апа. –  Төп йорт – автовокзал ул, дим мин гел. Элек-электән Рәшитнең биш туганы да гаиләләре белән бергә кайта иде. Бервакыт күрше әби: «Сездән Сабантуйга барырга  чыгучыларның бер башы бәрәңге бакчасына җиткән, икенче башы лапаска тоташкан, ә чыгучылар һаман бетмәгән», – дип исе китеп сөйләгән иде. Кайвакыт туганнарны каршы алып, озатып, Сабантуйга төшәргә өлгерми калган чаклар да булды, мин җыенып чыкканда бәйрәм беткән, кешеләр кайтып килә торган була иде.  Их, ул туганнарның күбесе юк шул хәзер, шундый сагынам ул вакытларны! Авылда Сабантуй узмый инде хәзер. Радик җомга намазларына йөри, туганнар Гаеткә кайта, Аллага шөкер. Туганнар кайтканны бик яратабыз, шуңа аш бүлмәсенә киң, матур өстәл ясатып куйдык. Зиләгә дә исем китә, кайсы яктан туганнар кайтса да, һич авырсынмый, елмаеп каршы ала. Киленем гел үземә охшаган, дим!
Роза апаның бу сүзләреннән соң өй кабаттан кеткелдәп, рәхәт итеп көлү тавышына күмелә. Шаян итеп, көлешеп сөйләшергә ярата Шәфигуллиннар. Гадәтләре шундый! 

Роза апа Шәфигуллина: «Безнең якта һәрвакыт татарлар яшәде. Элек «Җомга базары»на Әтнәгә йөри идек, безнең авылның кушаматы бар – «Тәбикмәкләр» диләр безгә. Оекбаш бәйлибез, токмач кисеп аш, гөбәдия пешерәбез, гаеткә йөрибез, печән чабабыз, бәрәңге үстерәбез, тугайга төшәбез... Бу гамәлләрнең асылын чит тел белән аңлатып буламы соң? Шөкер, оныклар да безне кабатлый, үзебезчә сөйләшә, туган телебез – яшәү рәвешендә, Аллаһка шөкер!»

Зиннәтулла бабай
Роза апа белән Зилә гаилә тарихларын барлап, әби-бабай ядкарьләрен саклап барырга тырыша. Шәфигуллиннар өчен Бөек Ватан сугышында катнашып Дан орденына ия булган Зиннәтулла бабаларының тарихы аерым урын алып тора. 
Яшь, чибәр килеш сугышка киткән Зиннәтулла, әсирлеккә төшеп, герой шагыйрь Муса Җәлил булган төрмәгә эләгә; тәмам кешелектән чыга, авыр хезмәттән, ачлыктан хәлсезләнә. Сугыш тынып торган арада пленга алынган совет солдатларын башка җиргә күчерергә, теплоходка төяп алып китәргә телиләр. Шунда барганда хәлсез Зиннәтулланы машина бәреп китә. Әмма якташлары очрап, аны күпмедер күтәреп баралар. «Мин барыбер үләм, зинһар, калдырыгыз», – дип ялварган егетне таллыкта калдырып китәләр.  Бер поляк кешесе аны үлемнән саклап кала. Арттан немецлар бастырып килгәнне күреп, ул Зиннәтулланы такталар белән ышыклап, җиргә казып куя. Мөмкинлеге булганда су эчереп китә, кайгырта. Җиде көн җир астында ята ул. Исән кала. Инде күптән «Хәбәрсез югалган» дигән сары кәгазе килгән булса да, авылына әйләнеп кайта, шунда гомер кичерә. 
Бу тарихны алар аерым бер дулкынлану белән сөйләделәр. Бу тарихны мәктәптә укучы оныклар инша итеп яза, бик күп еллар элек ясалган фотосын кәгазьгә төреп саклыйлар...

Белгән һөнәр иңсәне басмый
Без күңелле итеп сөйләшеп, чәйләп утырган нигездә элек-электән итекчеләр нәселе яшәгән. Радикның әтисе Рәшит абый да яшь чакта итек баскан әле. Аннары гына халык итектән баш тартып, заманча аяк киеменә күчкән. Бу йортта тагын бер кадерле әйбер бар – әби белән бабай бүлмәсенең иң түрендә тегү машинасы тора. Анда төсле җепләр, яңа гына киселгән күлмәк өлгесе, күзлек, энә савыты... 

–    Кием булмаган заманда иң бәхетлесе без – тегүче балалары идек. Кәчтүм, телогрейка, тун, чалбар – әни барысын да үзе тегеп кидерде, – ди Радик.

–    Мәктәптә укыганда, Казанга китеп белем алырга хыялландым. Китеп тә карадым, фармацевт буласым килгән иде! Математикам – яхшы, ә менә химияне ялкауланып кына укылган. Аннары манекеннары да куркытты... Авылга кайтып киттем. Әтнәнең үзендә тегү цехында эшләдем.  Мин кечкенә чагында әти апага дип тегү машинасы алган иде. Апа фермага киткәч, нәни аякларым белән үрелеп әйләндерәм машинаны. Җепләре тәртипсез чорнала, энәләре сына, кайткач апа ачулана! Ә мин барыбер үземнекен итәм. Тегү дөньясы үзенә тартып кертте генә бит! – Роза апа хатирәләргә бирелеп ала. Җиденче дистәне вакласа да, тегү эшен ташламаган ул. Әле яңа гына оныкларына һәм Зиләгә пардан күлмәк тегеп кидерткән! Өстендә дә үзе теккән җәйге кием. Машина текелдәве тынып тормый әлегә. Ул арада  Зифа кул арасына керә. «Курчакка күлмәк тегик, әбием!» – ди. Нәни аяклары белән машинаны хәрәкәткә китерә. Оныгын кулыннан тотып үз һөнәренә өйрәтү – әби өчен бәхет кенә инде ул! Машина текелдәвенең бу өйдә тынмавы күңелле! 

–    Хәзер мин сезгә бер әйбер күрсәтәм, – дип, Зилә бүлмәгә зур гына бер төргәк күтәреп кереп идәнгә җәеп сала. Безнең каршыда балачак дөньясына алып кайтучы могҗизалы яшел келәм барлыкка килә. – Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли генә башлаганда конкурска катнашырга туры килде. Бернигә дә исе китми торган замана баласын нәрсә белән гаҗәпләндереп була дип, озак уйландым. Балаларның акыл үсешенә һәм кул моторикасына файдалы булган «Туган авылым» дигән келәм эшләргә булдым. Әнкәй белән өч көн, өч төн тектек без аны! Мин детальләрен уйлап табам, әнкәй нинди тукыма кирәген аңлата, аннары төнлә идәнгә җәеп салабыз да икәү тегәбез. Вак-төяген, кирәк-ярагын алып кына да бер хезмәт хакымны бетердем бугай. Матур килеп чыкты! Машина йөри торган юллар да бар монда, җәнлекләр дөньясы да. Әби белән бабайның йорты да, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы да, кармак саклана торган капка башы да, йорт хайваннары яши торган сарай да, бабай белән онык йөри торган балыклы күл дә... Татарча сөйли-сөйли аңлатсаң, балалар бигрәк яратып уйный. Үземә дә төрле конкурсларда уңышлар алып килде бу келәм. Туган телебездә үзебез яшәгән мохит турында балаларга сөйләргә менә дигән әсбап булды ул. Авторлык хокукларын эшләтеп бетерәсем  бар. Татар авылының яшәешен танып-белергә ярдәм итүче келәмне башкаларга да күрсәтәсе, зуррак күләмдә ясыйсы килә.
Бүгенге көндә «Таттелеком» оешмасында эшләп йөргән Радикның да өйдә, аулак сараенда яраткан шөгыле бар – тимер-томыр арасында мәш килергә, дөресрәге, иҗат итәргә ярата ул. Бакчада эшләгәндә, печән җыйганда ярдәм итә торган нинди генә яңа техника, җайланма ясап куймаган. Өйне, әнә, Зилә белән икәү тышлаганнар! Капкадагы бизәкләр дә Радикныкы.
Юл кырыена яшел чирәм түшәлгән урамга чыгабыз. Берничә адым атлауга, чишмә юлы башлана. «Җәй шушында уза инде», – дип, Зилә яңа тишелгән бәрәңгеләргә, яшелчә бакчасына ишарәли. Кызык, йорт артындагы бәрәңге бакчалары киртәләп алынмаган Кече Әтнәдә. Кишер, суган түтәлләре дә шунда. Бакчаларны кечкенә сукмаклар гына аерып тора. Авылда мал күп булса, терлек йөрсә, мондый иреккә читән куелыр иде дә бит, тугайларда сөтлебикәләр азайды шул...

Роза апа һәм Зилә белән авыл урамнарын әйләнәбез. Туганнар, карендәшләр нигезен барлап узабыз. Мин янәдән күз ияләшмәгән күренешкә тап булам: Кече Әтнәдә көндезләрен капкаларны ачып кую гадәте бар икән. Һәр өйнең капкасы каерып ачылган, ә капка артында пөхтәләп җыештырылган ишегаллары күренә. «Гомер буена килгән гадәт ул безнең, – дип аңлата Роза апа. – Берәрсе иртән капкасын ачып куймаса, бер-бер хәл булганмы әллә дип, хәл белергә керәбез.»

...Көннең кичкә авышканын сизми дә калганбыз. Рәшит абый кармагын алып, балыкка китте. Ә без җөмһүриятебездә яшәүче тагын бер матур гаиләнең бәхет серенә төшенеп, Казанга юл алдык. Гади һәм бәхетле итеп, бер-берсен санлап һәм аңлап яшәүче татар гаиләләре тагын да күбрәк булсын иде!

Ике катлы эремчек пирогы
Стакан ярым җылы сөткә 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы чүпрә (гади чүпрә) һәм он салып камыр ясыйбыз.
Эчлеккә 0,5 кг эремчек,  200 гр. бүлмә температурасында  йомшарган сыер мае, аз гына тоз һәм 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы салына. 

Камырны басып урталай бүләбез. Яртының бер өлешен таба төбенә җәябез. Камырның икенче өлешен тагын ике кисәккә бүләбез. Шуның бер кисәген беренче кат эчлекнең өстенә җәеп салабыз, аның өстенә кабат эремчек сылаганнан соң, икенче кисәк камырны өслек итеп җәябез. Ике катлы пирог барлыкка килә. Әзер пирогны ике сәгать җылыда тотабыз. Аннан 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куеп, 25-30 минут пешерәбез. 
Тәмле булсын!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар