Логотип
Татар гаиләсе

Әхәт белән Әхмәт

Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсендә кем баш дигән сорау беренче күрүдә үк төшеп калды. Барысы да аңлашылды! Гаиләнең иң өлкән кешесе Әхәт абый һәм иң төпчек онык Әхмәт икән монда дөньяның тоткасы. Ике дус, ике туган – бабай белән олан. Бер күз карашыннан бер-берсен аңлыйлар. «Ике җавабы «әйе» булса, өченчесендә үзебезчә – мишәрчә «да-а-а» дип куя барыбер!» – дип шатлана Әхәт абый. Үз каны шул, үз дәвамы...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты


Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсендә кем баш дигән сорау беренче күрүдә үк төшеп калды. Барысы да аңлашылды! Гаиләнең иң өлкән кешесе Әхәт абый һәм иң төпчек онык Әхмәт икән монда дөньяның тоткасы. Ике дус, ике туган – бабай белән олан. Бер күз карашыннан бер-берсен аңлыйлар. «Ике җавабы «әйе» булса, өченчесендә үзебезчә – мишәрчә «да-а-а» дип куя барыбер!» – дип шатлана Әхәт абый. Үз каны шул, үз дәвамы...

Җомга чорында ишектән килеп керешкә гаилә башлыгы Әхәт абый үзе каршы алды.  Көр тавышлы, баһадир гәүдәле ирне күрүгә үк гаиләнең кем ышыгында икәнлеген аңлап, алар өчен шатланып куйдым. Бар да үз урынында, димәк! Улы Азат мәчеттән кайтып җитәргә тиеш, ди. Өй эчендә безне кызлар каршы алды: Әхәт абыйның хатыны Фәния апа, киленнәре Ләйсән, оныклары Камилә, Зәмирә һәм... бәләкәй «Гөмбәчек». Бәләкәй Әхмәтнең яраткан сүзе ул. Әхәт абый: «Яраткан кешеләренә генә шулай әйтә», – дип көлә. Әле генә ике яшен тутырган Әхмәт – бабасының уң кулы. Менә шушы ике егет – аерылмас дуслар гаиләне үз тирәсендә җыеп тота кебек. 

– Оныкларның һәрберсе кадерле, көтеп алынган булса да, Әхмәт бөтенләй икенче төрле. «Бабаем» дип килеп кочулары йөрәккә шулкадәр рәхәтлек бирә, күземә яшьләр килә, – ди Әхәт абый.

Йокы вакыты җитүгә әнисе белән бүлмәгә кереп киткән Әхмәт ни арада кире әйләнеп тә чыкты. Бабай кирәк икән шул... Әхәт абый күтәреп алуга, муеныннан кочаклап, аның җилкәсенә ята Әхмәт. Бабасы йомшак кына көйләп сызгыра башлый. Өч минуттан төпчек оныгын йоклатып та чыкты Әхәт абый.

– Әхәтнең фирменный сызгыруы ул, – дип көлә Фәния апа. Иренең көчле якларын аннан да яхшы белүче юк. Иңне-иңгә куеп 41 ел бергә яши Гарифуллиннар йортының олы буыны. 

Әхәт абый Шахмайда туган. Гаиләдә барлыгы алты бала үскәннәр. Өченче бала булып туса да, малайлардан иң олысы ул. Кызганыч, Әхәт абыйга 18 яшь булганда әтисе вакытсыз үлеп китә. 

– Әни каршына килдек тә, яныңда кайсыбыз калыйк, дип сорадык. Әни мине сайлады. Бетте шуның белән. Бәхәсләшеп, сүз куертып йөрмәдек. Мин ул вакытта Казанның 22 нче заводында самолет канатлары җыю цехында эшли идем. Авылда слесарь булып эшли башладым, аннары армиягә киттем.

Әхәт абыйның армиядән кайткан елларына Фәния апаны кушып сөйли башлыйк... Ул да шушы авылда, ишле гаиләдә туып-үскән кыз. 
– Кәримә әбием бик зирәк хатын иде. «Кем белән очрашасың?» – дип кызыксына миннән. «Кызым, Рәүфәнең бик акыллы малае бар, шуңа игътибар ит әле», – ди. Ярар, әби, карарбыз, дим. Әхәт ул вакытта башка бер кыз белән очраша иде. Ләкин Аллаһның «Амин» дигәненә туры килсә, насыйбың була икән... Авыл яшьләре белән спектакль әзерлибез шулай. Мин – әни, Әхәт – минем улым ролендә. Менә шулай аралаша да башладык. Дүрт ай очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

– Авылда бөтен кешене дә белеп яшисең, – дип сүзгә кушыла Әхәт абый. Безнең әти-әниләр дә бергә эшлиләр иде. Әтиләребез – балта осталары, Фәниянең әнисе белән минем әни фермада бергә. 

Әхәт абыйның әнисе авыру сәбәпле, сыер саву да, ашарга пешерү дә аның өстендә булган. Үз тиңен тапкач, эшне тизрәк тотарга кирәклегенә тиз төшенгән егет. Менә шулай Фәния апа төп йортка килен булып төшә.

– Аңлап кияүгә чыкканы өчен мин Фәниягә гомерем буе рәхмәтле, – ди Әхәт абый, – Шулай аңлашып яшәвебезгә кырык икенче ел китте. 
Әхәт абый армия хезмәтеннән кайту белән колхозга автоэлектрик булып урнаша. Унбер ел эшләгәннән соң бригадир вазыйфасын башкара, аннары 25 ел буе тракторда эшли. Хәзер соңгы җиде елда хезмәтен мастерскойда дәвам итә. «Сәламәтлегем буенча группада исәпләнәм. Ләкин җитәкчелек эшемнән канәгать булгач, эштән туктап торган юк. Хәзерге вакыт белән үткәннәрне чагыштырып булмый, әлбәттә. Шулай да 64 яшем генә тулды әле, Путин бабай билгеләгән яшькә җиткәнче эшләргә исәп», – дип көлә Әхәт абый. Ышанычлы хезмәткәр, җитәкченең терәге булу белән бергә, гаиләсен дә матур алып барырга өлгерә ул: «Эш бетүгә өенә кайтырга ашкынып торуыннан да кешенең нинди булуы күренә. Кемнәрдер сәбәп эзләп үз күңелен күрергә, эштән соң берәз сыра эчеп ял итәргә җыелышып калса, мин һәрвакыт өйгә ашыга идем...»

Фәния апага кайнанасы белән бергә 25 ел гына яшәргә туры килә. «Гына...» дип авыр сулар берәүләр. Әмма бу гаиләдә килен белән кайнана һәрвакыт дус, тату яшиләр. «Синең оланнар, минем туганнар» дип сүзгә килгән вакытлары да булмаган. Ике якның да ишле гаиләләрен бер итеп, төп нигездә якты йөз белән каршы алып, озатып калганнар. 

– Безгә әнинең туганнары да күп кайта иде. Чаллыда яшәүче апалары, энеләренең балалары җәйләрен бездә уздырдылар, пионер лагере кебек була иде. Җәй азагында китәселәре дә килми иде. Без шулай тиеш дип кабул иттек: килгән кешене ачык йөз белән каршы алырга, нәрсә бар шуның белән сыйларга, булдырганча хөрмәт күрсәтергә, озатып калырга... Мин килгәч, Әхмәтнең энеләре-сеңелләре тормыш корып җибәрде, бер елны ике туй үткәрдек. Яшьлек белән бер авырлыгы да сизелмәде. 

Әхәт абыйның әнисе Рәүфә апа да шулай кайнанасы белән бергә 25 ел яшәгән. Әнә шулай буыннан буынга гаиләнең матур гадәтләре күчеп килә. Шөкер, Әхәт абый белән Фәния апаның төп йортта яшәүче киленнәре дә үзләре кебек: киң күңелле, җайлы кеше. Курыкмыйча Балык Бистәсеннән мишәр ягына килеп торырга риза булды, дип сөенә өлкәннәр.

Ләйсәнгә төп йорт килене булу нәселеннән үк килә, ахырысы. Бүгенге көн бизмәненә салып үлчәгәндә аның әти-әнисе батыр кызлар үстергән, югыйсә. Ләйсәннең ике апасы да шулай ук төп йорт киленнәре икән. Чистайда укыган вакытта танышканнар Азат белән Ләйсән. Район үзәгендә эш җае чыккач, Азат  әти-әнисе белән калырга хәл итә. Гаиләнең күркәм гадәте шулай кабатлана – тагын олы малай төп нигездә төпләнә. Ләйсән 20 яшендә йортка килен булып төшә, нәкъ Фәния апаның үзе кебек. «Бик җайлы ияләштек, – дип сөенә олылар. – Киленебез педагог, тәрбияче бит, ул да безгә җайлаша белде», – диләр. Хәзер Ләйсән авыл балалар бакчасы мөдире булып эшли. Балаларын ышанып калдырырга, җаваплы эшендә таяныч булырлык әти-әнисе бар аның. Ничек тату яшәргә микән, аның кагыйдәсе ничек микән дип уйлап йөрмиләр Гарифуллиннар гаиләсендә. Бар да электән килгән гадәт буенча бара.

– 20 яшьтә кияүгә чыктым, – дип искә ала Фәния апа. – Әхәткә нәрсә пешерсәм, шуңа риза булды. Без әнәй белән һәрнәрсәне киңәшләшеп эшләдек. Әнәйнең берәр дусты, ахирәте хәл белергә килсә, алар сөйләшеп утырган арада берәр әйбер әзерләп, аларны чәйгә дәшәм. Кич утырырга дип безнең дуслар килсә, без аралашкан арада әнәй табын әзерләп, чәйгә дәшә. Элек бөтен әйберне үзебез пешерә идек, нәрсә бар, шуның белән сыйладык. Татар халкының күркәм гадәте буенча кергән кешене беркайчан да чәй эчермичә җибәрмәдек. 

– Хәзер Фәния белән Ләйсән бергә киңәшләшеп эшлиләр. Шулай хатын-кызлар үзара хәл итеп куялар да, безгә аннары гына әйтәләр, «перед фактом», – дип көлә Әхәт абый. – Без яшь вакытта кунака йөрергә ярата идек, оланнарны әни алып калды. Хәзер дә шул тәртип. Яшь вакытта йөрисе килә ул. Барыгыз, дип әйтәбез  без дә. Хәзер машина булгач, бишәүләп төялешеп чыгып та китәләр. Кодагыйларга кунакка баралар, әле менә Самара өлкәсенә дә барып, Гарибальди замогын күреп кайттылар. Энем Илһамның гаиләсе белән бик дус, тату яшәдек. Гел бергә йөрдек. Хәзер, шөкер, балаларыбыз аралаша, туганлык җепләрен нык тоталар. Яңа буын хәзер безнең кебек шулай кызык ясап йөри. Әле без эшләгән чакта эшкә иртәнге дүрткә барырга кирәк иде. Элек мәҗлесләр дә төнге икеләргә кадәр барды. Кич тагын җыенып чыгып китәбез. Арылмаган да, кызык та булган. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Ничек кенә ял итсәк, кунакка йөрсәк тә, иртән бергә эшкә киттек, бергәләп эшләдек, – ди Әхәт абый. 

Әхәт абый​​​​​​: «Без үз телебездә сөйләшәбез, мишәрчә дибез инде. Ләйсән чын татар ягыннан – Балык Бистәсе кызы. Ул да кайвакыт без сөйләшкәнне: «Әти, мин аңлап бетермәдем», – ди. Мишәр рус сүзләре дә кыстырып сөйләшә бит ул. Без гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Шәһәрдән кайтучылар  кайвакыт русча сөйләргә мәҗбүр итәләр. Ләкин әби (Фәния апаны әйтә) бер сүз дә русча сөйләшми. Аннары татарчага күчәләр, кая барсыннар...»

Әле күптән түгел энесе Илһамнар белән Чаллыга кунакка барганнар. Кайчан кайтасыз, кайтасызмы әле дип гел шалтыратып торган Азат белән Ләйсән. Юк әле, торабыз дип, өч көн кунак булып кайтканнар. Кайтсалар – өйләре танырлык түгел! Иске стенканы сүтеп чыгарганнар, аның урынына яңасын –  заманчасын алып куйганнар, яңа паласлар алып җәйгәннәр. Әти-әни кайтасы йортны менә шулай матурлап каршы алганнар. 

– Яшьләр тормышка яңача карыйлар, без искечә. Мөмкинлекләре бар икән, нишләсәләр дә каршы түгел. Үзләре бик җитез, кызларны да киендерергә йәлт кенә барып кайттылар. Без, олылар, кул чабып кына торабыз, машаллаһ дип. 

Гаиләдә барлык күркәм гадәтләр олы буыннан килә. Яшьләр аны дөрес аңлап, киләчәк буынга күчерә белсә, нәселдә туган һәр яңа бала ата-бабалары истәлеген тагын да яктыртып торачак. Әнә шул кагыйдәгә тугры Гарифуллиннар. Тоемлап, вөҗдан кушканча яшәү шулай буладыр ул. Шуңа күрә зур нәселләрен берләштереп, туганлык җепләрен ныгытуны дәвам итәләр. 

– Төрле гаиләләр була. Кемдәдер кайнана-килен килешми, кемдер кода-кодагыйлары белән уртак тел таба алмый. Бездә беркайчан да туганнар бүлү булмады. Безнең Кәримә әби кайнанамның абыйларын да бик ярата иде. «Кара әле, мәҗлес күрке бит болар!» – дип әйтә иде. Без үзебез биш бала үстек. Әхәтнең дә энесе авылда калды, минем дә энеләрем авылда.  Бервакыт ызбаларны яңартырга керештеләр. Кеше ялламыйча үз кул көчләре белән төзелгән ызбалар бу бездә хәзер, – ди Фәния апа.

– Әтиләр балта осталары булгач, эшне күреп, белеп үстек. Минем энекәш авылда калды, ул оста ташчы, балта остасы. Фәниянең энесе Гариф – эретеп ябыштыручы. Электрика эшләрен, кирәк-ярак юллату, әйбер табу – минем өстә. Менә шулай бер-беребезне тулыландырып тордык. Башта әби-бабайга йорт салдык, анда өйрәндек, күрдек. Аннары энем Илһамга, аннары Гарифка салдык. «Җизни, әйдә, сиңа да таштан салыйк», – диделәр. Өч кыш, ике җәй салдык безнең өйне. Теге йортыбыз да таза нарат йорт иде, аны Яңа Чишмәгә күчереп салды бер гаилә. Әле дә очраган саен рәхмәт әйтәләр, бик тыныч нигез диләр. 

Әхәт абый белән Фәния апа өч бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Айгөл, кече уллары Айнур да, Азат кебек, тормышка чыкканнар, балалар үстерәләр. 

– Бу балаларны күрсә, әбиләре шулкадәр шатланыр иде. Ике улыбыз да мәчеткә йөриләр – Азат та, Айнур да. Аларга догачылар бар, рухлары шатланадыр дим. Кайнананм Рәүфә кыска гомерле булды. 72 яшендә арабыздан китеп барды. Гел төштә күрәм аны. Имеш, иске йортта ашарга әзерлибез... Безнең өчен шатланып торадыр. Бездә гел кеше күп булды инде. Сабантуйга да төшә алмый калган вакытлары булды. «Хет бер сабантуйны булса да чит авылда үткәрсәләр ярамый микән?» дигән чаклары да бар иде әнәйнең. Үз туганнары да күп кайта, төп йорт булгач, бөтен кеше бездә җыела иде... – дип искә ала кайнанасын Фәния апа. 

Рәүфә әниләре оныгы Айгөлне кияүгә бирәсе елны бакыйлыкка күчкән. Ул вакытта туйлар өчәр көн дәвам иткән. Әниләренең өчесе, җидесе, кырыгы кыз озатуга, никахларга, туйларга тоташа. Ул авыр вакытларны әле дә искә ала Фәния апа: «Күзне ачсам да, йомсам да өстәл әзерлим кебек...» 

Әби-бабайга барысы җиде онык бүләк иткән балалары. Шушы көннәрдә сигезенче оныклары – тагын бер малай туасын көтә зур гаилә. «Киленнәр курыкмадылар, икесе дә өчәр бала таптылар», – ди Әхәт абый. Үз гаиләләре ишәйгәнен генә түгел, бөтен авылда туган, туачак балаларны исәпләп, көтеп торалар бу гаиләдә. Киленнәре Ләйсән бакча мөдире булгач, бу аның һөнәри вазыйфасы да бит әле. Шөкер, Шахмайда 19 балалы бакча эшли, татар телендә белем бирүче 80 балалы мәктәп бар.

– Без үз телебездә сөйләшәбез, мишәрчә дибез инде. Ләйсән чын татар ягыннан – Балык Бистәсе кызы. Ул да кайвакыт без сөйләшкәнне: «Әти, мин аңлап бетермәдем», – ди. Мишәр рус сүзләре дә кыстырып сөйләшә бит ул. Без гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Шәһәрдән кайтучылар  кайвакыт русча сөйләргә мәҗбүр итәләр. Ләкин әби (Фәния апаны әйтә) бер сүз дә русча сөйләшми. Аннары татарчага күчәләр, кая барсыннар... – ди Әхәт абый.

Әти-әни ризалыгында төп йортта яшәүче олы уллары Азат Чистайга барып эшли. Укуын тәмамалауга районда эш булгач, әти-әнисе янында калырга җайлы булган аңа. Калганы инде тормыш эше – гаилә кора, йортка килен төшә, берсе артыннан берсе кызлары туа, аннары көттереп кенә нәсел дәвамчысы Әхмәт дөньяга килә. Ул арада бербөтен булып яшәргә ияләшеп тә бетәләр Гарифуллиннар. Азат кебек тагын ике классташы да авылда төп йортта калган ул елларны. Әнә шулай саланы каладан өстен күргән яшьләр бүген авылны үстерәләр. 

Күңел өчен генә булса да бакчада егермеләп умарта тота Әхәт абый белән Азат. Тиздән Әхмәт булыша башлар аларга. Әлегә койма читеннән генә күзәтә әле ул кортларны. Балыкка да йөрергә ярата бабалары. Һәр эшеннән тәм табып эшләгәч, күңел өчен дип тотынган эшләре дә бер кәсепкә әйләнә. Кышын бөтен кешенең тавыклары йомырка салудан туктаса, Әхәт абыйларда сезон башлана гына әле. Безгә дә серен чиште гаилә башлыгы. Җәен тоткан балыкларны туңдыргычка салып катыралар икән. Кыш көне шул балыкны, вак бәрәңгене, бодайны кушып пешерәләр дә, тавыкларны ашаталар. Әле алай гына да түгел, яз-җәй айларында кычытканнан себерке ясап киптерәләр дә, кышын шулай ук тавыкларга турап бирәләр. Мондый кадер-хөрмәттә «тавыклары җырлай», әлбәттә! 

«Балаларның үскәнен дә белмәдек», – диләр Әхәт абый белән Фәния апа. Олы буын барысы да гомерләрен шулай искә ала, игътибар иткәнегез бармы? Эш, көндәлек мәшәкать бәлән көн-артыннан көн үтә, кайвакыт яшәргә, тормышның тәмен тоярга да өлгерми калабыз. Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, шундый көннәргә җитәргә язсын икән ул. Безнең геройларыбыз да әнә шул рәхмәткә ирешкән көннәрендә яши бүген. Оныклар тәмен белеп, күңел белән яңадан яшәреп... «Тора-тора уйлыйсың да, кеше гомере бик кыска икәненә инанасың... Гомер ничек яшәсәң дә үтә. Тавышланып, сүзгә килеп яшәсәң дә, матур, күңелле яшәсәң дә... Ләкин искә алырлык  матур вакыйгаларга бай булсын дип яшәргә тырышырга кирәк. Балаларыбыз үзара аралаша, кунакка йөрешә, шуңа куанабыз. Инде бу буынның – оныкларның никах туйларында утырырга да насыйп булсын иде». Бәләкәй Әхмәт, бабасының сүзләрен хуплагандай, «Гөмбәчек!» дип куя. Аның бу сүзеннән без дә көләбез инде. 

Фото, видео: Анна АРАХАМИЯ

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаиленен нигезенде ярату хем хермет булса гаиле бехетле була, ЭХМЕТ абый Фэния алдада Аллахы фатихалап торсын гаилегезне бэхетле булыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гэльсире

      Хәзер укыйлар