Логотип
Татар гаиләсе

Хезмәт, хөрмәт һәм бәхет

Туган телдә аралашып, бер нигездә берничә буын бергәләп дус-тату гына яшәп яткан татар гаиләләрен очрату – гадәти хәл дип уйлыйсызмы?  Чынлыкта, Татарстан районнарында андый гаиләләрне эзләп табу шактый катлаулы хәл ул. Авылда калырга теләгән яшьләр дә, кайнана-кайната белән яшәргә риза булган киленнәр дә сирәк икән шул хәзер. Әмма бар! Шунысы куанычлы! «Сөембикә» журналының «Татар гаиләсе» проектын аерым гаилә тарихларын язу итеп кенә түгел, ә милләтнең югалып бара торган күренешен тасвирлаучы үзгә  проект буларак та танырга кирәктер.  

Фото, видео: Рушан Хәялиев

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

 

(Әлки районы  Иске Камка авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсе)

Туган телдә аралашып, бер нигездә берничә буын бергәләп дус-тату гына яшәп яткан татар гаиләләрен очрату – гадәти хәл дип уйлыйсызмы? 
Чынлыкта, Татарстан районнарында андый гаиләләрне эзләп табу шактый катлаулы хәл ул. Авылда калырга теләгән яшьләр дә, кайнана-кайната белән яшәргә риза булган киленнәр дә сирәк икән шул хәзер. Әмма бар! Шунысы куанычлы! «Сөембикә» журналының «Татар гаиләсе» проектын аерым гаилә тарихларын язу итеп кенә түгел, ә милләтнең югалып бара торган күренешен тасвирлаучы үзгә  проект буларак та танырга кирәктер.  

Күзәткәнегез бармы икән, шаулап-гөрләп яшәүче актив гаиләләрнең даны күп очракта инде тирә-юньгә шактый таралган була. Алар хезмәтне – җыр-биюгә бәйләп яшәүчеләр, төрле бәйгеләрдә катнашып, сәхнә осталарына, үзләре яшәгән җирлекнең йөзек кашына әверелүчеләр. Андый гаиләләр белән язма әзерләү – журналист өчен күктән төшкән бәхеткә тиң ул!   
  
Әмма халкымның тыйнак ул-кызлары, таң йокысын өзеп, күңел дәртен эшкә җиккән, җир энергиясе белән туенып, мал-туар асрап яшәгән  авыл уңганнары да хисапсыз бит әле. Милләтебезнең күркәм гаиләләрен барлап язганда да, андый гаиләләргә тукталмасак – татар гаиләләре калейдоскобы тулы булмас иде сыман.

...Әлки районының Кече Чирмешән елгасы буена урнашкан Иске Камка авылына җәйнең иң кызу көнендә кузгалдык. Кояш асфальт юлны эретерлек итеп кыздыра гына. Уң кулда изрәп яткан Чулман елгасы күренгәч кенә рәхәт булып китте. Юлның бер нәни генә өлешен офыкка тоташкан зәңгәр су киңлеге озата баргач та күңелле икән ул. Безнең күз ияләшкән хәят түгел бит!

Таныш булмаган юл мәшәкатьләре аркасында бераз соңарып кайтуыбызга да игътибар итмичә, Фәния апа безне якын туганнары кебек каршы алды. Төшке ашка утырмыйча кунак көткәннәр! Өстәлдә бакча нигъмәтләре, түрдә лаеклы ялдагы «бабай» – Әүхәт абый. Өйдә тәгәрәшеп үскән өч онык шулай яратып дәшсәләр дә, үзенә бер дә «бабай» диярлек түгел әле! Гомере буе туган авылында эретеп ябыштыручы булып эшләгән: елның һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ватылган техниканы ремонтлау да, хуҗалыкның һәртөрле төзелеше дә Әүхәт абыйсыз узмаган. Һөнәрен шәһәрдән авылга күченеп кайткан улы Рүзәлгә тапшырган. Үзенә күрә династия! Ләкин хуҗалыкта берәр эш чыккан саен Әүхәт абый: «Булышып кайтыйммы икән?» – дип җәмәгате Фәния апага мөрәҗәгать итә икән. Фәния апа көлеп: «Балаларыңны кая куясың соң?» дип җавап кайтарырга ияләшкән. Бу җавапка уены да кергән, чыны да: башкалар эштә чагында йортны һәм оныкларны «тотып торучы» – Әүхәт абый бит. Камилә, Рамазан, хәтта сигез айлык Рәдиф тә гел бабайга елышып торалар. Дәү әни – Фәния апа өйдә тәртип саклаучы, төп сүзне әйтүче! Һәм әле тагын тәмле итеп ашарга пешерүче, җиләк үстерүче, эш вакытыннан соң оныкларын район үзәгенә түгәрәкләргә йөртүче, үзләренең гаилә шәҗәрәләрен төзүче һәм укытучы... Кооперация техникумында укып кайткач, райпода товаровед булып эшли яшь кыз. Әүхәт абый белән шул елларда танышалар. Озакламый тормыш та корып җибәрәләр. Ничектер шулай килеп чыга, авылга кибетче итеп чакырсалар да, сәүдә юлыннан китми ул. Иске Камкага килен булып төшкән елны авыл мәктәбендә берничә укытучы рәттән бәби ялына китеп бара. Директор үткен яшь киленне мәктәпкә дәшеп ала. Башта озынайтылган көн укытучысы гына булып керсә дә, рус телен, математикасын да бирәләр аңа, аннан башка фәннәр буенча да педагогик белем алырга туры килә. Авыл тормышы – ил язмышы бит инде ул. Айлап-айлап хезмәт хакын ала алмау илнең кайсы гаиләсенә генә эләкмәде икән ул болгавыр елларда? Укытучыларга әз булса да хезмәт хакын бирергә тырышалар әле, ә менә гаилә башлыгы елга ике генә тапкыр хезмәт хакы ала ул елларда. Яңа елга 50 сум да, Сабантуйга 50 сум. Менә шундый замана сынаулары шактый ныгыта аларны. «Хөкүмәт эшендә эшләвем зур гаиләбезне имин сакларга ярдәм итте. Шуңа күрә рәхмәттән башка бер сүзем дә юк мәктәпкә», – ди Фәния апа. Бүгенге көндә Иске Камка мәктәбе инде башлангыч булып кына калган, Фәния апа Алпар авылы мәктәбенә йөреп эшли.

Авыл кешесе эшкә батыр, дөнья давылларына чыдам ул. Авырлык, сынау мәхәббәткә киртә була алмый, тормыш мәшәкатьләренә төренеп өч балалары –  Гүзәл, Рүзәл, Рәсим тупырдап үсә Сафиуллиннарның.

«Туган авылым Карамалыдагы өй түбәбез, әнә, тәрәзәдән күренеп тора. Әти-әни җир куенында инде, нигездә хәзер энем яши. Киленем Ләйсәнне дә ерактан алмадык, ул да безнең күршедәге Иске Әнҗерә авылыннан. Уртанчы уллары Рүзәл армиядән кайткач өйләнә Ләйсәнгә. Яшьләр уртак тормышларын Казанда башлап җибәрсәләр дә, беренче кызлары Камилә туар алдыннан Камкага, әти-әниләре янына кайталар. Кеше фатирында бала үстерү яшь гаиләгә җиңел түгел шул. «Ярдәм итеп торучы дәү әниләре булганда авылда балаларны курыкмыйча таптык!» – ди киленнәре Ләйсән.
29 яшендә өч бала әтисе (нәкъ әти-әнисенеке кебек бер кызы, ике улы бар аның!) булган Рүзәлгә аерым тукталыйк әле. «Сөембикә» журналы килә дигәч кенә, эшеннән бүленеп төшке ашка кайтты ул. Чәй эчкән арада гына аралашып өлгерсәк тә, күңелдә соклангыч хисләр калдырды. Нәкъ шундый егетләр кулындадыр инде ул татар авылларының киләчәге!

«Әрсез, үткен егет булып үсте ул. Җитмәгән җире юк иде, – ди Фәния апа улы турында. – Кечкенәдән елап-елап ат алдыртты, Сабантуйларында чабып беренче килгән вакытлары да булды.» Рүзәл үзе зарланып утыра торганнардан түгел. Җитәкчедән, илдәге сәясәттән дә түгел, беренче чиратта, барысы да үзеңнән тора, ди. Эштән курыкмаган ул, кирәк булгач авыл фермасында берничә ел савымчы булып та эшләгән, эретеп-ябыштыручы булып та. Авыр эшкә беләге, кыю эшкә йөрәге бар яшь гаилә башлыгының. 
«Эшнең ояты юк! Кайда эшләсәң дә акча бит ул!» – дип үз сүзен әйтте дә, «Нива»сына утырып янәдән эшкә ашыкты Рүзәл. 

Сафиуллинарның гаилә фермасы программасында катнашып, сигез сыер һәм тагын берничә баш эре терлек асрарга алынулары да Рүзәлләр шәһәрдән күченеп кайткач була. Әйтүе генә җиңел! Мини ферма төзеп, капка төбе тулы техника, мал-туарга ашату өчен ризык туплау... Ай-һай, күп көч сорый торган эш бит ул! Фуражын сатып аласы, итен-сөтен урнаштырасы... Кредитларыңны да вакытында ябып кына бар! Әле менә печән әзерләр чак җиткән. Авыл кырыендагы киң болыннарга печәнгә төшәргә җыена авыл халкы. Җәйнең бер көне кышны туйдыра диләрме?! Яңгыры гына вакытында яусын да, күз карасы кебек көтеп торган яшел үләннәрне генә көйдермәсен бу кызу кояш нурлары!

Фәния Сафиуллина: Балаларга гаджетлар бик сирәк эләгә инде. Кечерәк чакта күбрәк урамда чабалар, үскән саен кул астына керәләр, безгә булышалар. Ә эш тә, уен да үзебезчә – татарча бездә! 

Сафиуллиннарның көне иртәнге бишенче яртыда башлана. Сигез айлык Рәдиф тә таң аткач, дәү әни белән дәү әтинең җылы куенына күчеп ятарга кирәклеген яхшы аңлый. Әннәсе белән әттәсенең «му»лар янына чыгасы бар. Чын авыл малайларына көйсезләнеп тору килешми! Хезмәтне кечкенәдән күреп, тоеп үсә бу өйдә балалар. Рамазан, әнә, өй каршындагы тракторлары янында мәш килә. Көтү алып кайтырга булыша. Камилә дәү әнисенә бакчада ярдәм итә. Һәркемгә эш җитә авылда!  

Шуңа игътибар итәм, гаилә традицияләре дә, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәт тә көндәлек яшәү рәвеше көенә салынып, тыныч кына яшьләр күңеленә сеңә бара монда. Фәния апа «кунаклар килгәч пешерергә яратабыз, бик тәмле килеп чыга ул» дип, эчәктән ясалган тутырма белән сыйлый. Эре малның эч-карынын эшкәртү бик сирәк күренеш хәзер. Иске Камкада сугым ашлары әле дә уза икән. Эчәк пәрәмәче пешерүләр, дөгесен, бавырын, суган-сарымсагын кушып тутырма ясаулар... Андый көннәр күңелле мәшәкатькә әверелә. Аш бүлмәсендә күзне иркәләгән тагын бер әйбер – ап-ак мич бар. Нәкъ элеккечә, казаны, учак тарта торган казан асты урыннары белән таслап эшләнгән ул. Аны күрүгә, балачакның әллә нинди матур хатирәләре яңарды, борынга мич исе кергәндәй булды. 

– Фәния мич бәлеше пешерә, әпәй сала. Мич яккандагы ис бөтен авылга тарала!
– Элегрәк Рүзәл кибетнекен кулына да алмый иде, мич әпәен генә сорады. Хәзер сирәгрәк пешерәбез инде. Алай да көннәр суыткач ягып җибәрергә яратам, рәхәт бит, – ди Фәния апа. 
Яңа яккан мичкә арка терәп утырган оныклар, утын шарт-шорт килгәндә сөйләнгән әкиятләр, мич агарткандагы акшар исе... Мичле өйгә күңел җылысы оялый, мичле өйдә рәхәт һәм күңелле була инде ул...
Әй, бу өйдә ике мич икән әле! Зур якта, әнә, түгәрәк мич тә бар безнең, дип тагын берсен күрсәтәләр. Бу өйгә яңа салгач мич чыгардык, диләр. 1994 елда була ул хәлләр...
– 29 октябрьгә каршы төн иде, һич онытмыйм.  Мин Чистайга сессия башланганчы алданрак барып, имтихан тапшырырга тиеш идем. Имтиханга әзерләнеп, төнге унберләрдә генә яттым. Күземә йокы кереп күпме вакыт узгандыр, берзаман шарт-шорт иткән тавышка уянып киттем. Күк күкри икән, дим. Ялт-йолт итеп ут та күренә кебек. И Аллам, октябрь ахырында яшен дә яшьни икән дим. Күңел шомлана инде. Тиз генә барып тәрәзәдән карасам – үзебездә ут дөрли!  Чыбыклар кергән җирдә көчәнеш булган да, ут шифр түбәгә үрмәләгән. «Янабыз!» дип бар көчкә кычкырдым да, берсе дүрт, икенчесе ике яшьтәге балаларны юрганга төреп күршеләрнең капка төбенә илтеп утырттым. Әүхәт тә шашып калды. Алай да өй каршындагы газ балоннарын алып ташларга өлгерде әле. Ул арада авыл халкы җыелды, тәрәзәдән вак-төяк, кием-салым ташлаган булабыз. Ярый балалар исән калды, иң зур байлык шул бит безнең...

Бернәрсәсез калган Әүхәт абый белән Фәния апага ул көздә тормышны яңадан башларга туры килә.... 
Аллага шөкер, бүген инде яңадан аякка басып, ныклы тормыш алып бара Сафиуллиннар. Чөнки гаилә бәхете сабырлык, җаваплылык һәм тырышлык кебек төпле сыйфатларга нигезләнгән. Олы кызлары Гүзәлнең Балтач егете белән гаилә корып, Казанда бәби үстереп яткан мәле. Кече уллары Рәсим тиздән солдатка китәргә тиеш дип сөйләделәр. Без килгәндә Казанда диплом яклап йөргән егетне өйдә повесткасы көтә иде инде. Фәния апаның зурлап солдат озатырга җыенып йөргән көннәре. 

Бу гаиләнең уртак бәхете – ул хезмәт. Хезмәт төбендә хөрмәт тә, ярату да, киләчәккә дәшкән өмет хисе дә яши. Яшь гаилә бүген Казанга чыгып китә ала. Маңгай тирен түгеп эшләп алган үз фатирлары да бар аларның хәзер анда. «Китәсе килми әле, – ди Ләйсән килен. – Авылда рәхәт!» Балага дүрт ай булгач (аңа чаклы сыер саварга гел Фәния апа чыга торган була), кышкы салкыннарда алты баш сыер саварга, ире белән бергә үгезләр карарга чыгудан тартынмаган килен әйтә моны! Туган җирнең тарту көче бар инде әллә?! Авылда кибет тә юк бит. Аның каравы балалар бакчасы ачылган. Ябылган җиреннән! Авылда калган яшь гаиләләрнең барысында да 2-3 бала үсә икән Иске Камкада.  

***
Ике яктан да алтышар буын бабаларын барлап язган шәҗәрәләр белән танышып, Рәдифне йоклатырга тырышып (уңышсыз!), йорттан узганда (бу якларда ишегалдын шулай диләр) безгә иха-хайлап сәлам биргән Сандугач белән исәнләшеп, капка алдына чыгабыз. Тау астында Кече Чирмешән елгасы җәйрәп ята, каршы як ярында көтү утлап йөри. Офыклар киң монда, горизонт сызыгы шундый ерак!

Ә без, күп сөйләргә ияләшмәгән, гади, әмма авылын өзелеп яратучы тыйнак татар гаиләсе белән саубуллашып, шәһәргә юл алабыз. Үзләрен язарга кайтуыбыз белән дә килешеп бетмәгән иде алар. Артист гаиләсе дә, галим үстерүче дә түгел бит без, гади җир кешеләре дип, каршы килеп тә карадылар. Даһиларны тәэмин итүче, авылның бүгенге тарихын язучы, туган җирнең тугры каһарманнарының бер матур үрнәге бит сез! Ә каһарманнарны белеп тору тиешле...

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар