Логотип
Татар гаиләсе

Хатын-кыз көче нидә?

Палатага кердем. Дәү әни алтынчы көнен комада ята. Күзләре йомык. Янына килдем дә йомшак кына итеп кулларыннан алдым: «Дәү әнием, мине ишетәсеңдер. Син бит бик көчле. Күп авырлыкларны җиңгән кеше. Әйдә, бу юлы да бирешмә... Дәү әни, безне калдырма, зинһар...» Шул көнне кичен әни шалтыратты: «Кызым, дәү әниең аңына килде!» Сөенечтән елап җибәрдем: «Ишеткән икән тәки...»

Фото, видео: Илнар Өметбаев

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Апас районында яшәүче Мингәрәевлар гаиләсе)

Палатага кердем. Дәү әни алтынчы көнен комада ята. Күзләре йомык. Янына килдем дә йомшак кына итеп кулларыннан алдым: «Дәү әнием, мине ишетәсеңдер. Син бит бик көчле. Күп авырлыкларны җиңгән кеше. Әйдә, бу юлы да бирешмә... Дәү әни, безне калдырма, зинһар...»

Шул көнне кичен әни шалтыратты: «Кызым, дәү әниең аңына килде!» Сөенечтән елап җибәрдем: «Ишеткән икән тәки...»

Шушы вакыйганы искә алып сөйләгәндә, Гөлназның күзләре яшьләнде. Янында утырган дәү әнисе – Гөлфизә апаның да күңеле тулды. Оныгының кулын тотты...

Дәү әни
Оныкның баласын сөю зур бәхетме? «Әлбәттә», – дияр моны күргән кешеләр. Тик ни кызганыч, һәр кешегә тәтеми генә ул... Апас районында яшәүче Гөлфизә апа Мөхәммәтҗанова тугыз ел элек шул бәхетнең ни икәнен татыган. Өч оныкчыгы бар аның. Ә оныклар алтау, балалары исә өчәү.

Гөлфизә апа – бәхетле хатын-кыз. Гомер иткән тормыш иптәше Фәрит абый белән тигезлектә картаялар. Тагын алар сагыну әчесен белми, балалар кайчан кайтыр икән дип, тәрәзә саен йөрми. Чөнки кызлары Гөлсинә, уллары Фәнил белән Фирдүс авылда калган. Дөрес, Гөлсинәләре туган авылы Олы Бакырчыда яшәми, якындагы Каратун бистәсендә гомер итә. Ләкин ана белән кыз өчен бу проблема түгел – көн саен диярлек күрешәләр.

– Атна саен мунчага монда алып киләләр,– дип сүз башлады Гөлфизә апа. – И-и, бөтен кеше балаларыннан безнең кебек рәхәт күрсен. Инсульт булгач, Гөлсинә эшеннән китте, мине карады. Ул-киленнәр, оныклар да бик ярдәмчел, әйтергә дә куркам.

Без килгән көнне дә Гөлфизә апаны Каратунга утырмага алып килделәр. Кияүләрне күзәтәм: әби янында биеп кенә торалар. Гөлсинә апаның җәмәгате Камил абыйны әйтәсе дә түгел, бакчада үскән виноградны өзеп, юып ук бирде.

– Гөлфизә апа, гадәттә бөтен мәзәкләр усал әби (теща) турында. Сезнең гаиләдә алай түгел, ахры? – дигән булам.

– Әйе, кияүләр белән бик җылы мөгамәләдә без. Камилне әйткән дә юк инде, улым кебек. Кызым белән утыз елдан артык яшиләр бит. Оныкларым Гөлназ белән Энҗенең дә ирләре – яшь кияүләр белән дә уртак тел таптык, Аллага шөкер. Үзебезгә охшап килделәр – эшчәннәр, җыр-моңга да сәләтлеләр.

Чынлап та, бу гаиләдә һәр нәрсәнең урыны, вакыты бар. Җир җимертеп эшләгән кебек, ял иткәндә дә кимен куймыйлар. Бәйрәм табынына һәрчак бәлеш пешә, баскан токмач, итле бәрәңге... Чын татар табыны инде. Тәм-томнар белән сыйланганнан соң, бергәләшеп җырлыйлар (Гөлфизә апа, Гөлсинә апа, Гөлназ да сәхнәләрдә чыгыш ясый). Ә ир-атлар гармунда уйный. Хәтта яшь кияүләр дә әлеге уен коралында уйный белә.

Татарда бер матур сүз бар – зирәк. Күбрәк ул бабайларга карата кулланыла. Ә бу очракта исә Гөлфизә апага туры килә. Күп сөйләми, ләкин һәр сүзе урынлы, мәгънәле. Өстәвенә, тыйнак та әле. Гаҗәп бер җылылык, нур бар анарда. 

– Узган ел әти белән әнигә Президет Рөстәм Миңнеханов «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырды, – диде Гөлсинә апа. – Сирәк кешеләргә эләгә ул, район буенча сайлап алалар. Шундый үрнәк гаиләдә тәрбияләнүебез белән бик бәхетле без. Тагын озак еллар әти белән әнинең тигезлегенә, саулыгына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Гөлназ: «Мин кайбер яшьтәшләрем кебек татарча сөйләшергә беркайчан оялмадым. Университетта укыганда башка милләттән булган төркемдәшләремне дә татарча җырларга өйрәттем. Аерым татар сүзләрен дә килеп-килеп сорыйлар иде. Үз телеңне яратсаң, сиңа башка милләтләр дә хөрмәт белән карый. Мин моңа күптән инандым инде».

Әни
Алма алмагачыннан ерак төшмәгән: Гөлсинә апа да әнисе кебек зирәк. Аерма шунда гына – Гөлфизә апа тыйнаграк төсле тоелды. Хәер, бу аңлашыла да, ул заманда хатын-кызлар башкача була да алмаган. 

Гөлсинә апа үсмер чактан ук мотоциклга утырган. Ике энесен рульдә йөрергә үзе өйрәткән. Кияүгә чыккач инде машина рулен иярләгән. Хәтта җәмәгате Камил абый белән йорт түбәсен дә бергә япканнар.

– Безнең өйдә эш бүленмәгән, – диде Гөлсинә апа. – Мин хатын-кыз дип, читтә утырганым юк, утыра да алмыйм. Кызларымны да шулай өйрәттем. Иргә генә салынып яту дөрес түгел дип саныйм. Тормышны икәү бергә тарткач җиңелрәк һәм күңелрәк тә.

Гөлсинә апа һөнәре буенча хисапчы. Әле дә шәхси бер оешманың исәп-хисап эшләрен алып бара. Оныкларны карашырга да, районның мәдәни чараларында катнашырга да җай таба ул. Тагын әле бакчачы да. Камил абый белән ни генә үстермиләр!

– Бездә виноградның сигез төре үсә, – дип, ишегалдын, бакчаларын күрсәтеп йөрде хуҗалар. – Кызык өчен генә утырткан идек, инде чын белгечләргә әйләндек. Аны көзгә җир астына күмеп калдырабыз. Язын исә казып, виноградның сабакларын үремгә җибәрәбез. Әлбәттә, эше күп, гел карап торырга кирәк. Тик виноградны барыбыз да ярата. Шуңа күрә мәшәкате онытыла инде. Кан басымы белән интегә идек, күпләп виноград ашаганнан бирле җайга килде.

Зур гаилә табын артына җыелды. Камил абый башта Гөлфизә апаны җитәкләп түр башына алып килде. Аннан балалар, оныклар утырышты. Гөлсинә апаның теле-телгә йокмый, кыстый-кыстый сыйлый:

– Бәлеш тәмлеме? Әйдә, ашагыз, аша. Кош теле ничек булган? Менә бу җиләк-җимештән дә авыз итегез – барысы да үзебезнең бакчада үскән, химиясез. Быел кавын-карбыз бик уңды. Җылы якта үскән диярсең, аерылмый да.

– Кавын-карбызның безнең якларга үсә торган сортларын утыртасызмы?- дим хуҗабикәгә.

– Юк, кибеттән сатып алган кавын, карбыз орлыгын алып калабыз да, язын җиргә төртәбез. Ел да шулай утырта идек. Тик быелгы кебек уңганы юк иде әле. Һава шартлары әйбәт туры килде бит. Виноград та бик яхшы, чиләк-чиләк җыябыз.

– Ә аның кадәр виноградны нишләтәсез?

– Ашыйбыз. Туганнарга, дусларга бирәбез. Компот та яптык. Булган әйбергә урын табыла.

Камил абыйны күзәтәм – Гөлсинә апага шундый яратып карый. Сүзләр артык диләр бит, нәкъ менә шул очрак бу.
Ир белән хатын икесе дә Апас районының Олы Бакырчы авылында туган. Бергә үк уйнап үсмәсәләр дә, еш күрешкәннәр. Чәчрәп торган кыз Гөлсинә белән шактый тыныч холыклы Камил арасында мәхәббәт ялкыны яшь чакта ук кабынган.

– Шундый ут кыз артыннан йөрергә ничек батырчылык иттегез?- дим Камил абыйга.

– Гөлсинә читтән караганда гына шулай күренә. Минем янда ул тыныч. Нишлибез, дип кенә тора. Дөресен генә әйткәндә, хатыннан бик уңдым дип саныйм. Аңа һәр эштә таянырга була. 

Берничә ел элек Камил абый юл һаләкәтенә очрап имгәнгән. Шул чагында аны Гөлсинә апа яшь баладай караган, кайларга гына алып бармаган.

– Гөлсинә үзе кечкенә булса да, рухы белән бик көчле, – дип дәвам итте Камил абый. – Төшенкелеккә бирелми. Алланың рәхмәте белән мине дә аякка бастырды. Әнкәйне дә инсульттан соң бик тәрбияләде. Иң яхшы табибларны эзләп тапты. Бирешмә, дип кенә торды. Күз генә тимәсен, аның кебек хатын-кызлар сирәк ул...

Онык
Камил абый белән Гөлсинә апаның олы кызлары Гөлназ да туган авылыннан еракка китмәгән – гаиләсе белән биредә яши. Каратун мәдәният йортында директор булып эшли. Ире Илнар белән бер кыз үстерәләр. Әнисе кебек үк Гөлназның да кулыннан килмәгән эше юк – бәйли, чигә, машина йөртә, хуҗалыктагы һәр эш рәтен белә.

– Бүген яшьләр шәһәргә китү ягын карый бит. Син ничек авылда калырга булдың? – дим.

– Авылны яратам чөнки. Казанда югары белем алгач та, эшкә Каратунга кайттым. Илнар да авылда калган иде. Аннан инде гаилә кордык. Казаннан кайтканыма бер дә үкенмим. Безнең Каратунда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, яшьләр бик күп. Урта мәктәбебез гөрләп эшләп тора, ике йөз бала гына белем ала.

Чынлап та, Каратун зур, бистә статусында йөри. Ике меңнән артык кеше яши. Ел саен яңа йортлар төзелә. Биредә үз эшен башлаган яшьләр шактый. Боз сарае, бассейн кирәк булса, район үзәге Апаска баралар, унике генә чакрым ераклыкта ул. Эшкә дә район үзәгенә йөреп эшләүчеләр күп.

– Әти белән әни янәшәдә булу бик рәхәт, яшь гаиләләр өчен бигрәк тә, – дип дәвам итте Гөлназ. – Әни белән бөтен нәрсә уртак. Ризык пешерсәк тә – бергә, эш эшләсәк тә... Әти белән әни безгә һәрьяклап үрнәк, терәк. Мәдәният йортында эшләгәч, әни миңа ярдәмгә килә – җәмәгать эшләрендә булыша. Каратун зур булгач, эш күп. Район күләмендә үткәрелгән һәр чарада диярлек катнашабыз.

Кызларның (дәү әни, әни, онык, оныкчыкка шулай дип эндәшәләр) сәхнәдә йөри торган матур бер җырлары бар:
Утыр әле, әни, яннарыма –
Бер бушатыйм әле күңелне.
Син янымда булган чакта миңа
Шундый рәхәт, шундый күңелле...

Аны тыңлаганда тамашачының күзенә яшь килә икән.
– Ә җырлау сәләте сезгә каян килгән? – дим.

– Мин яшьтән җырлый идем, – диде Гөлфизә апа. – Фәрит тә җырлый безнең, тик кеше арасына чыгарга ояла. Әле бабаебыз шигырьләр дә яза. Фәрит яшь чагында Донбасс шахталарында эшләгән, шунда бер куен дәфтәре тутырып шигырьләр иҗат иткән. Әле дә аны кадерләп саклыйбыз. Шул сәләт балаларыбызга, оныкларыбызга да күчкән. Улларыбыз да җырлый, Фәнил гармунда да оста уйный. Гөлсинә җырлап кына калмый, әтисе кебек шигырьләр иҗат итә. Телгә дә бик оста, мәҗлесләр алып барып йөрде. Хәер, Гөлназ да калышмый, кичәләр алып бара.

Кадерле ядкәр
Гаиләдәге хатын-кызларның буыннан-буынга килгән бер шөгыле бар – чигү. Гөлфизә апаның әбисе дә, әнисе дә бу эшкә оста булган. Инде хәзер бу эшне аның кызы Гөлсинә, Гөлназ дәвам итә. Өйдә дә кулдан чигелгән, бәйләнгән матур җәймәләрне очратырга була.

Гөлназ виноград чигелгән бер сөлгене алып күрсәтте. Аны заманында Гөлфизә апа эшли башлаган. Соңрак исә Гөлсинә апа дәвам иткән, аннан Гөлназ алынган.

– Әле урын калды, Алла боерса минем кызым да монда чигәчәк, – дип, шул сөлгене алып күрсәтте Гөлназ. – Буыннарны бәйләп торучы бер кадерле ядкәр булсын иде. Кызым да үз баласына шулай чигү үрнәкләрен, телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтер дип ышанам.

Кадерле ядкәр дигәннән, өйдә чигүле кулъяулык бар. Заманында аны Гөлсинә апа Камил абыйга бүләк иткән.

– Безнең заманда кулъяулыклар чигеш иде бит,- дип сүзгә кушылды Гөлсинә апа. – Камилне армиягә озатканда кызыл яулык чигеп бирдем. Хәрби хезмәттә чагында ул аны көн дә үзе белән йөрткән. Хәзер дә йөртә, хәтта балаларга бирми. Ә монысын Камилгә армиядән кайткач чиккән идем. Яшьлегебез, мәхәббәтебез истәлеге ул.

Гаиләдә гореф-гадәтләр генә түгел, тел дә саклана. Оныклар саф татар телендә сөйләшә. Гөлназның аңлашыла инде: кызы авылда үсә. Камил абый белән Гөлсинә апаның кече кызлары Энҗе гаиләсе белән Казанда яши. Өч яшьлек Әмирханның теле татарча ачылган, чөнки өйдә гел ана телендә сөйләшәләр.

– Мин кайбер яшьтәшләрем кебек татарча сөйләшергә беркайчан оялмадым, – ди Гөлназ. – Университетта укыганда башка милләттән булган төркемдәшләремне дә татарча җырларга өйрәттем. Аерым татар сүзләрен дә килеп-килеп сорыйлар иде. Үз телеңне яратсаң, сиңа башка милләтләр дә хөрмәт белән карый. Мин моңа күптән инандым инде.

...Шатлыкта да, кайгыда да бер йодрык булып яшәүче менә шундый гаилә. Хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы дип юкка гына әйтмиләр. Ул учак җылысы һәркемгә җитә, һәркемне бәхетле итә. 


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар