Логотип
Татар гаиләсе

Гаилә бәхете – ил бәхете

Бәби көткән яшь ананың дәүләт имтиханнарын биреп йөргән чагы. Барысы да уңышлы гына бара. Иртәгә соңгы имтихан дигән көнне авырта башлап, кайнатасы Алинәне Баулыга – бала тудыру йортына озата. Ул көнне Айрат авыл көтүендә була. Әтисе сөенче алырга көтүлеккә ашыга. Айрат яңалыкны ишеткәч, сөенергә дә аптырап кала. «Әби мине үтерә» дигән уй китми башыннан. Алинәсе укып бетермәгән бит әле.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Баулы районы Кызылъяр авылында гомер итүче Идрисовлар гаиләсе)

Бар яктан да булган гаилә дип, нәкъ менә аларны тәкъдим иттеләр авыл мәдәният йортында. Бүген без Баулы районы Кызылъяр авылында гомер итүче Идрисовлар гаиләсендә кунакта. 

«Полковник» хатыны
Капка төбендә, елмаеп, гаилә башлыгы Айрат каршы алды. Өйгә кергәндә мөлаем Алинә каршыга чыкты. Бүгенге язманың төп геройлары – алар. Түр бүлмәдә өч онык әбиләрен уратып алган. Әдәпле итеп саф татарча исәнләштеләр. Әбиләре – Тәнзилә апа гаиләнең йөзек кашы. Ул 1949 елның 13 мартында Кызылъяр авылында сигез балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга аваз сала. Әтисе сугыштан яраланып кайткан була. Уңган-булган әнисе – гомере буе балалар, оныклар дип тырышып яшәгән үрнәк хытын-кыз. Тәнзилә апа кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Мәктәпне тәмамлау белән, 16 яшендә фермада сыер сава башлый. «Ферма эше таңнан башлана бит инде. Башта сыерларны кул белән саудык, аннан аппаратка күчтек. Гомерем буе сыер саудым. Иллешәр сыер сава идем.  Мал-туарны бик яраттым. Һаман да яратам. Бүгенге көндә дә йорттагы малларны карарга булышам. Рәхәтләнеп сыер савам», – дип,  әңгәмәне башлап җибәрде Тәнзилә апа.  Авылдашы Мөдәрис атлы егет белән өйләнешеп, гаилә корып җибәрәләр. Армия сафларында запастагы офицер булып хезмәт иткән, холкы буенча бик төгәл Мөдәрис абый белән баһадирдай ике егет тәрбияләп үстерәләр. 50 ел бергә гомер иткәннән соң, бабай каты авырудан соң бер ел элек бакыйлыкка күчә. 
– Безнең бабай бик тырыш, тәртип яратучы кеше иде. Гомере буе колхозда тракторчы булып эшләде. Техника җене кагылган кеше иде ул. Бар техникасын тәртиптә тотты. Армиядә хезмәт иткән елларын сагынып, яратып сөйли иде. Авылда һәркемнең кушаматы була бит. Бабайның кушаматы «Полковник» иде... Малайларны да эшчән, тырыш техника белгечләре итеп үстерде. Кызганыч, гомере кыска булды...

Балалар
Акыллы, тәртипле Идрисовлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән ике егет тормышта үз урыннарын тиз таба. Олы уллары Айдар гаиләсе белән Баулыда яши. Бүгенгесе көндә инде үзе дә бабай. Кечкенә уллары Айрат төп йортта – әти-әнисе янында кала. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә, эретеп-ябыштыручы һәм машина йөртүче һөнәрләрен үзләштерә. Әтисе кебек техника белән мәш килергә ярата. Клубта Алинә исемле кызга күзе төшә. Шуннан аларның мәхәббәт тарихы башлана. Бер авыл мәктәбендә укысалар да, алты яшькә кечкенә Алинәне хәтерләми Айрат. Ә менә армиядән кайткан егет буй җиткергән чибәр, һәрчак елмаеп торучы Алинәне шундук күреп ала.  

 «Безнең өчен бәхет – туып-үскән авылыңда, гаиләң белән бер дәүләт булып яшәү. Дәүләт өчен телнең, гореф-гадәтләрнең, йолаларның саклануы мөһим. Өйдә һәрвакыт туган телебездә аралашабыз. Бу – төп кагыйдә!»

Алинә Башкортстанның Мәләүз шәһәрендә туа. Бала тугач, әти-әнисе Урыссу эшчеләр посёлогына кайтып төпләнә. 3 яшьлек чагында әтисе үлеп китә. Биш елдан соң әнисе Кызылъяр авылы егетенә кияүгә чыга. Фәнис әтисе аны үз кызыдай яратып, кадерләп үстерә Алинәне. Балалар бакчасында рус төркеменә йөрү сәбәпле, кыз татарча начар сөйләшә. Авыр булыр дип, әнисе Алинәне 8 яшьтән генә мәктәпкә бирә. Яшьтәшләреннән олырак булуы үзенекен итә, программаны тиз үзләштереп, яңа елдан икенче сыйныфка күчерелә. Мәктәпне бары яхшы билгеләргә тәмамлап, Бөгелмә педагогика училищесына укырга керә. «Икенче курста укып йөргән чак. Студентның авылга кайткач бер проблема: азык-төлек тутырган авыр сумка белән ничек китәргә? Кемдер, Айрат Бөгелмәгә бара, дип ычкындырды. Айраттан мине дә алып баруын сорадым. Ул бик теләп ризалашты», – дип, якыннан аралаша башлаулары тарихын сөйләп китә Алинә.
Ошатып йөргән кызны машинаңа утыртып баруның нинди зур бәхет икәнен күпләр аңлап та бетермәс. Тик гашыйк  егет өчен бу инде күкнең җиденче катына менү белән бер! Шулай итеп, авылның иң матур парына әйләнеп куялар. Айрат исә озакка сузмыйча, шул ук елны 19 яшьлек кызга тәкъдим ясый. Ә Алинә укуы тәмамланмаса да, ризалыгын бирә. Кызның әти-әнисе ул елны яңа йорт салу белән мәш килә. Әтисенең мотоциклын ремонтлашырга килгән Айрат шыпырт кына: «Фәнис абый, мин Алинәгә өйләнергә телим, син ризамы?» – дип турыдан-туры сорый. Әти кеше, егетнең булдыклы, акыллы булуын яхшы белә, каршы килми. Тик Алинәнең әнисе бу хәбәрне ишеткәч, елап җибәрә. «Йорт салабыз, укуың да бетмәгән бит әле», – ди ана. «Борчылмагыз, үзем укытып бетерәм», – дип тынычландыра аларны булачак кияүләре. Ямьле август аенда, Алинә Идрисовлар гаиләсенә килен булып төшә. Зурлап туй үткәрәләр. Мөдәрис абый белән Тәнзилә апа Алинәне бик җылы каршы ала. Үз кызларыдай яраталар. Айрат сүзендә тора: Алинә, укуын тәмамлап, диплом ала...

Оныклар
Бәби көткән яшь ананың дәүләт имтиханнарын биреп йөргән чагы. Барысы да уңышлы гына бара. Иртәгә соңгы имтихан дигән көнне авырта башлап, кайнатасы Алинәне Баулыга – бала тудыру йортына озата. Ул көнне Айрат авыл көтүендә була. Әтисе сөенче алырга көтүлеккә ашыга. Айрат яңалыкны ишеткәч, сөенергә дә аптырап кала. «Әби мине үтерә» дигән уй китми башыннан. Алинәсе укып бетермәгән бит әле. Бирелгән вәгъдә бар. Алинә сау-сәламәт кыз бала таба. Ә имтиханны берничә көннән соң, параллель төркем белән тапшыра. Дипломлы яшь әни бала үстерү мәшәкатьләренә чума. Күп тә үтми, икенче уллары Айнур туа. Яшь аралары яшь тә ике ай гына булган балалар игезәкләр кебек үсә. Айнур тыныч бала булса, Альяна бик шук, актив булып үсә. Җыр-моңга, театрга гашыйк кыз спортта да уңышларга ирешә. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда, конференцияләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. Урта сыйныфларда укыганда мәктәпкә  физкультура укытучысы Илдар Мөгаллимович килә. Волейбол түгәрәге оештыра ул. Альяна волейбол белән җенләнә башлый. Алай гына да түгел, әти-әнисен дә әлеге спорт төренә  тарта. Бөтен гаиләләре белән волейболга мөкиббән алар. Ә Альяна мәктәпне тәмамлагач, Башкорт физик культура институтына укырга керә. Киләчәктә ул волейбол буенча тренер булачак. Уллары Айнур тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск нефть көллиятенә укырга керә. Бүгенге көндә өченче курста белем ала. Биш ел элек Идрисовлар гаиләсендә янә сабый туа. Төпчек уллары Айбулат янәдән әти-әнисен, апа-абыйсын, әбисен бәхетле һәм күңелле мәшәкатьле балачакка алып кайта. Балалар бакчасына йөрүче малай бик шук, музыка коралларына, җыр-моңга гашыйк. Гомумән, бу гаиләдә һәркайсы җыр-биюгә оста. Айрат белән Алинә авыл клубында эшләп килүче «Нәүрүз» фольклор ансамблендә җырлыйлар. 

Тормышның нигезе нәрсәдә?
Төп нигездә гомер итүче Идрисовлар гаиләсендә Тәнзилә апа – алтын багана. «Әни янында без йомырка эчендәге сары кебек яшибез. Иртән торуыбызга чәй табыны әзер. Эштән кайтуыбызга маллар каралган, токмач кисеп аш пешерелгән. Әниебез оеткан катыкларны, үзе пешергән ипиләрне тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Районыбызга нинди генә дәрәҗәле кунак килсә дә, аны каршы алыр өчен ипине әнидән пешертәләр. Шулкадәр уңа аның ипиләре. Аллага шөкер, без – балаларыбыз да бик бәхетле. Әби тәрбиясендә үстеләр, төпчегебез Айбулат әбисе белән  генә йоклый. Әбисе – иң якын дусты һәм сердәшчесе. Инде үзебез әти-әни, әмма әни безне бик кадерләп, назлап яшәтә», – ди  кайнанасына рәхмәтле килене Алинә.
43 ел буе ару-талуны белмичә сыер савучы булып эшләгән Тәнзилә апа – Татарстанның атказанган терлекчесе, хезмәт ветераны. Республика һәм район бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулаган үз эшенең остасы. Көчле рухлы, тырыш, уңган, гаҗәеп сабыр ханым. Тормыш булгач, барысы да булган. Мөдәрис ага белән гаилә корып җибәргәч, төп нигездә кечкенә генә йортта гомер итә башлыйлар. Бераздан үз тырышлыклары белән зур агач йорт салып керәләр.  Әмма  йортта янгын чыга. Бөтен каралты-кураны кызыл ут бер тында юкка чыгара. Идрисовлар гаиләсе ике баласын кочаклап, урамда кала. Авыл халкы, туган-тумачалар ярдәмендә көзгә яңа йорт җиткерәләр. 

Бүгенге көндә Идрисовлар гаиләсе Мөдәрис ага салган йортта гомер кичерә. Мал-туарын асрап, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстереп, бәхетле, мул тормышта яшиләр. Аларны туган телгә, туган якка, бер-берсенә карата булган мәхәббәт һәм хөрмәт берләштерә.  Гаилә башлыгы Айрат тыйнак кына:
– Безнең өчен бәхет – туып-үскән авылыңда, гаиләң белән бер дәүләт булып яшәү, – ди. – Дәүләт өчен телнең, гореф-гадәтләрнең саклануы мөһим. Өйдә һәрвакыт туган телебездә аралашабыз. Бу – төп кагыйдә! Тормыш яме – яшәүдә, яшәү яме гаиләдә дигән сүзләр бар. Чыннан да, шулай бит. 
Әйе, авылларда, районнарда Идрисовлар гаиләсе кебек тыйнак, матур, бәхетле гаиләләр булганда, илебез һичшиксез бәхетле булачак. 

Фото, видео: Зилә Гарифуллина
                                                                               

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар