Логотип
Татар гаиләсе

Ярларны тоташтырган күпер

 «Нәрсә белән аерылып торасыз, дисез... Алай бер артык җиребез дә юк. Тырышабыз. Булдырырга дигәндә, китереп биргәнне көтеп ятмыйбыз. Бездә күбрәк эш инде».

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

 

(Саба районы, Тенеки авылыннан Хисамиевлар гаиләсе)

 «Нәрсә белән аерылып торасыз, дисез... Алай бер артык җиребез дә юк. Тырышабыз. Булдырырга дигәндә, китереп биргәнне көтеп ятмыйбыз. Бездә күбрәк эш инде. Сездә эш бетми, дип көлә балалар да.  Ишле гаилә булгач, маллар да күп асрадык. Көтү чираты җиткәч, берәр атна көтү көтә иде малайлар. Әле дә бөтен эшне җыелышып, күмәкләшеп эшлибез. Үзебез бер бригада кадәр. Өйнең түбәсен дә бергә яптык әле менә»,

Фәһеметдин абый ашыкмый гына, ипләп кенә тормыш юлларын күз алдыннан үткәрә.
Гөлнәзирә апа белән Фәһеметдин абый Хисамиевлар бер авылда – Тенекидә туып, авыл уртасыннан агып утыручы елганың икесе ике ягында үскәннәр. «Безнең якка чишмәгә чыгып йөри торган иде Гөлнәзирә, күз алдында булды инде», – ди гаилә башлыгы. Шуңа күрә ике йөрәк – ике йорт арасында күпер кайчан салына башлаганын төгәл генә әйтүе дә мөмкин түгел. Фәһеметдин абый армиягә киткәч, ерак араны хатлар белән җылытып торалар. Хезмәтен тәмамлап кайткач, ел ярым  вакыттан соң өйләнешеп тә куя яшьләр.

Фәһеметдин – Фәттахетдин абый белән Өммикамал апаның биш кызлары арасында үскән бердәнбер малай. Йортка киләсе кыз – бер түбә астында гомер итәргә, төп нигезгә кунакка кайтучы кыз-кияүләргә, оныкларга якты йөз күрсәтергә тиешле килен дә бит әле. Күз карасыдай саклап үстергән уллары сайлап алган авыл кызына хәер-фатихасын бирмиме соң олылар? Төкле аягы белән, бердәнбер килен булып, Гөлнәзирә апа төп нигезнең бусагасын атлап керә.

– Курыкканмындыр инде, суга йөзәргә дә курка-курка гына керәсең бит ул... Бер-беребезне ошатып, яратып өйләнгәч, бернинди киртәләр дә комачауламый. Мин килгәндә төп йортта сеңлесе дә бар иде Фәһеметдиннең, кияүгә биргәнче аның белән дә 7 ел тордык. Фәттахетдин әти озак яшәмәде, без өйләнешкәч, биш елдан арабыздан китеп барды. Өммикамал әни белән 25 ел яшәдек. Иремнең кыз туганнарының балалары монда кайтырга дип ашкынып торалар иде. Кайтсак ярыймы дип, бездән рөхсәт сорап кайттылар һәрвакыт,  – дип искә ала Гөлнәзирә апа. Кайнанасыннан күп әйберләргә өйрәнә ул.

 – Бөтенесен әйтеп өйрәтмәсә дә, күңеле белән күрә белгән кеше кайнанадан карап торып та бик күп әйбергә өйрәнә ала. Өммикамал әни бик тырыш, тиктормас, җитез кеше иде. Барасы җиренә дә тиз генә барып кайта. Яшь кеше бит, минем дә килмәгән җирләрем дә булгандыр... Кая барсак, китсәк, барыйкмы, дип рөхсәт сорадык. Ничек җайлы, шулай эшләгез дия торган иде әни.

Шулай ипләп, килешеп кенә яшәп ятканда, яшь гаиләгә көтелмәгән сынау килә. Беренче уллары Фидәилгә бер яшь кенә була ул вакытта. Кайгылы хәбәрне гаиләгә ирештерергә килгән шофер, үзе белсә дә, дөресен әйтергә кыймый...  
– Сәгать иртәнге ун иде, мин фермада эштә, – Гөлнәзирә апа ул көнне минутлап хәтерли. – Председательнең шоферы: «Фәһеметдин абыйның хәле авыр, туганнарын алып килергә куштылар», – дип, әти белән мине Саба хастаханәсенә алып китте.  

Эшләгән вакытта «Беларус» тракторының прицеп компрессоры шартлап, дисклары аерылып китә дә, Фәһеметдин абыйның аяк-куллары, яңак сөякләре сына. Ирнең гәүдәсен трактор астыннан җиргә чыгарып салалар... Яшь кеше бит, тизрәк хастаханәгә илтегез, бәлки өметледер дип, өлкәннәр аны озатып җибәрү ягын караса да, Фәһеметдин үлгән дигән хәбәр авылны яшен тизлеге белән әйләнеп уза. Юлда барганда гына кыймылдый башлаган ирнең исән икәнен аңлыйлар! Сабада беренче ярдәм күрсәтеп, аяк-кулларына гипс салып, очкыч белән тиз арада Казанга озаталар ирне.

– Син кер әле, сине кертерләр дип, палатага әти мине кертеп җибәрде. Селкенеп ятканын күреп, Аллага шөкер, бу исән икән, дидем. Утырып кына торса да ярар иде, бу дөнья кешесе булса ярар иде дип теләдем... Чынлап шулай дидем, бабай! – дип, иренә борылып дәшә Гөлнәзирә апа. Тыйнак кына  елмаялар... 

– Гөлнәзирә минем белән ике ай Казанда хастаханәдә ятты. Аяклар йөрми, куллар тотмый, чәйни дә алмыйм. Трубка аша сыеклыклар эчертеп, ризык туглап биреп, бала караган кебек тәрбияләде ул мине. Кул рәтләнде, чәрдәкләнеп, ватылып беткән аяк бер елдан соң гына төзәлде. Ике ел буе дәваланырга туры килде.

Гөлнәзирә апаның догалары кабул була, гомере бетмәгәч, утырып кына тору түгел, аякка баса Фәһеметдин абый. Ферма мөдире булып эшкә урнаша. Фидәилләре янына бер-бер артлы тагын биш балалары дөньяга килә – Камил, Алсу, Рамил, Гөлнур, Илнур. Олы уллары шушы авылда төпләнеп калган.  Елганың теге ягында – Гөлнәзирә апаның төп нигезенә башка чыгып, яңа йорт җиткергәннәр. Үз авылында күмәк хуҗалыкта агроном булып эшли Фидәилләре. 

Фәһеметдин абый: «Безнең белән татарча гына сөйләшә оныкларыбыз. Хәзер теләгән кешегә телевизордан да татарча тапшырулар җитәрлек, балалар өчен аерым каналлар бар. Үзең сөйләшмәсәң, балалар да, оныклар да оныта инде телне. Безнең йорт түбәндә урнашкан булгач, элек телевизор күрсәтми иде. Олы балалар күбрәк китап укып үстеләр. Журналлар да яздыра идек».

Башкалардан аерылып торган бер җиребез дә юк, диләр... Киленнәре Гөлназ әйтмәсә, «Ана даны» медален искә дә алмаслар иде, мөгаен. 2001 елда алган бу мактаулы исемгә лаеклы ана, тугры тормыш иптәше – гаиләнең бизәге. Әле өч ел элек кенә йортка килен булып төшкән төпчек уллары Илнурның хатыны Гүзәл өчен иң зур ярдәмче дә Гөлнәзирә апа. Ике яшьлек улларын олы абый итеп, йортка игезәк малайлар алып кайткан Гүзәл. 

– Игезәк балалар буын аша гына кабатлана диләр иде. Бик теләсәм дә, безгә эләкмәс инде, балаларда гына булыр дип уйлаган идем. Бүген менә бишектә әле бер айларын да тутырмаган улларыбыз – Айзат белән Илзат яталар, – дип сөенә Гүзәл. Менә шулай өч ел эчендә өч балалы гаилә була да куя яшьләр. 

Гүзәлне Гөлнәзирә ападан да яхшырак аңлаучы юк. Үзе дә игезәк балалар үстергән ана кеше генә бу бәхетнең бөтен михнәтен дә, рәхәтен дә беләдер. Төп йортта яшәүче уллары Илнур – игезәк сыңары. Игезәкләре туганда дүрт балалы ана тәҗрибәсе булса да, ничек үстерербез боларны дип борчылган көннәре аз булмаган Гөлнәзирә апаның:
– Игезәкләргә өч ай булганда үз әнием арабыздан вакытсыз китеп барды... Газиз кешеңне югалту ачысын татыганда сабырлык сүзен белмәгән ике сабыйны берьюлы багу җиңелләрдән түгел. Олылар дөрес әйтә: Мәхәббәте белән балаларның мәшәкате дә онытыла. Хәзер үземнән дә озын инде Гөлнур белән Илнур дип, шөкер итеп йөрим, – дип сөйли Гөлнәзирә апа. 

Борынгыдан килгән гадәт буенча, яшь әнине кайгыртып, саклап кына тоталар зур гаиләдә. Бөтен эше – бала карау хәзер Гүзәлнең. Олы уллары Ранил дә тәрбиягә мохтаҗ сабый бит әле, 2 яшь кенә булса да, абый булып йөри әнә.

– Кемдә бар әле ул мондый абый, дип әйтә әни, көлешәбез инде. Мин бала табу йортында ике атна яттым. Әби-бабай тәрбиясендә үсеп, тазарып киткән Ранил.  Бик яхшы, әйбәт гаиләгә барасың дигәннәр иде кияүгә чыкканчы ук. Дүртенче килен булып килдем, бөтен эшне әни белән бергә эшләп өйрәндем. Алардан башка яшәүне күз алдына да китермим, – ди Гүзәл.

Гөлнәзирә апа белән Фәһеметдин абыйдан балалар белән бергә матур яшәү серләрен ишетәсе килә. Аерып әйтерлек кагыйдәләре дә юк кебек. Бу – аларның тормыш рәвеше. Тәртип, тәрбия, матур гадәтләр каннарына сеңгән Хисамиевларның. Югыйсә башка чыгарганчы, олы  малай-киленнәренең һәммәсе белән дә бер түбә астында яшәгән алар. «Ашыкмагыз әле, киленгә ияләшеп тә бетә алмыйм, тагын бераз торыгыз», – дип, җибәрәсе килми генә аерылышканнар балалар белән. Борчылыр урын юк, малайлар да, кызлар да ерак китмәгән. «Саба монда гына бит ул!» – дип, ун минутта кайтып җитәләр район үзәгеннән Камил белән Алсу. Арчада яшәүче Рамилләре, Питрәчтә төпләнгән Гөлнурлары янына кунакка дип чыгып китәргә дә аптырап тормый әби-бабай.

– Гаиләдә күп әйбер олы кешедән тора. Сабыр булырга, күпне күрмәскә, күп сөйләшмәскә кирәк.  Яшьләргә дә акыллы булырга кирәк. Мин генә дип торсаң, булмый. Алай эшләмәгез, болай эшләмәгез дигән юк. Үзләренә кирәк булганча эшлиләр. Исән-сау булып, балаларын тигезлектә үстерсеннәр! – әти-әни шундый хәер-теләктә.

Хисамиевлар ишегалды оныклар белән тулы. Бергә уйнап, олылары бәләкәйләренә күз-колак булып торалар. Барлыгы унбиш оныклары бар Фәһеметдин абый белән Гөлнәзирә апаның. Тиздән ишәяселәре бар – Илнурның игезәк сыңары Гөлнур икенче тапкыр әни булырга әзерләнә, Аллаһы боерса. Җәйге каникул вакытында авылга кайтып, малайлар бабалары белән мәчеткә йөриләр. Авыл мәчетендә чиратлашып азан әйтәләр. 

– Безнең белән татарча гына сөйләшә оныкларыбыз. Хәзер теләгән кешегә телевизордан да татарча тапшырулар җитәрлек, балалар өчен аерым каналлар бар. Үзең сөйләшмәсәң, балалар да, оныклар да оныта инде телне. Безнең йорт түбәндә урнашкан булгач, элек телевизор күрсәтми иде. Олы балалар күбрәк китап укып үстеләр. Журналлар да яздыра идек, – ди Фәһеметдин абый.

Журнал димәктән, зур гаилә башлыгы үзе дә Саба районында иң күп газета-журналлар алдыручы кешеләрнең берсе икән. Берара унике басма килгән өйгә. Язылучылар арасында уздырган бүләк уйнатуда катнашып, өч тапкыр бүләк алганы бар икән Фәһеметдин абыйның. Хәтта 100 литр бензин да откан. 

– Әниләр исән вакытта бер түбә астында тугыз кеше тордык. Мин эшкә китәм, Өммикамал әни балаларны чәй эчертеп мәктәпкә озата, каршы ала. Ишле гаиләдә авыр вакытлар булмый калмый. Киендерергә, укытырга кирәк балаларны. Алсу кызым: «Эшсез тотмадыгыз инде безне», – ди. Әйе, эшләтеп үстердек. Ферма мөдире булып эшләүдән туктагач, Фәһеметдин үзе дә тик тормады, күмәк хуҗалыкка ярдәм итеп, ат арбалары, чаналар төзәтү белән шөгыльләнде. 

Хезмәт кешесе – хөрмәт кешесе, ди халык. Кулыннан эш килгән балалар – әти-әнинең көзгесе. Бу гаиләдә балаларны хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Камил улларының тормыш иптәше Гөлназ да шулай ди:
– Бар яктан да үрнәк, тату гаилә икәнен белә идем кияүгә чыкканчы ук. Гаиләнең асылы дөрес тәрбия салынган балаларда чагыла. Барыбыз да тормышка чыккан инде без. Тәртипле балалар үстергәннәр әти белән әни. Кулларыннан килмәгән эш юк. Кайсы эшкә тотынсалар да, осталарча башкарып чыгалар. Зур эшләрне җыелышып, өмә ясап эшлибез. Өйнең түбәсен малайлар, кияүләр бергәләп яптылар. Үзебез эшләдек дип, әти бик горурлана. Мал суйганда, каз өмәсендә бергә җыелу – гаиләнең матур гадәте.

Гөлнәзирә апаның туган көне 31 декабрь көнне икән. Төп нигездә җыелып, үткән елга нәтиҗә ясап, әниләренең хәер-фатихасында яңа елны башлап җибәрү дә матур бер йола Хисамиевларда.

2020 елда тагын бер вакыйга ишле гаиләне Тенеки авылында җыя. Барлык туганнарын, балаларын, оныкларын чакырып, район башлыгы Рәис Миңнеханов Фәһеметдин абый белән Гөлнәзирә апаның өйләренә килеп «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыра.

Әлләкем түгел без, диләр... Өйнең түрендә түбәтәй кигән әти, ап-ак яулыгын япкан әни утыра. Игезәкләрнең кемгә охшаганнарын ачыкларга тырышып, аш бүлмәсендә кызлар, киленнәр үзара көлешә-көлешә табын хәстәрлиләр. Үзләре үстергән тавык ите белән токмачлы аш өлгергән. Мичтә берничә төрле ит салып пешергән бәлеш әзер.  Төпчек киленнәре сөтле чәй эчә – сабыйларның ризыгы булсын ди. Табын артына чакырганны көтеп, ишегалдында малайлар, кияүләр гәпләшә. Бишектә йоклап ятучы игезәк энеләренә күз салып, уятмаска тырышып, оныклар йөгерешә. Туган телләрендә сөйләшәләр. Гади, ихлас, тырыш, «нәкъ безнеңчә матур» гаилә. Саксыз кагылырга да, күз тидерергә дә куркырсың бу күренешкә...

Фото, видео: Анна АРАХАМИЯ
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар