Логотип
Татар гаиләсе

Чигүле шәҗәрәләр 

Нурлат районы Кәкре Атау авылында Галаветдиновлар яшәгән өйгә килеп кергәч, әллә соң музейга эләктекме дип, бер мәл аптырап каласың. Һәр җирдә чигүле бизәкләр, япмалар, киндер сөлгеләр, намазлыклар һәм чигеп ясалган тармаклы шәҗәрәләр... Ә түрдә, әнә, Ак әби белән Ак бабай  утыра! Әйтерсең лә, бу гаиләнең нәсел язмышы күкләр түрендә чигүле җепләр белән укалап язылган. 

Фото, видео: Рушан Хәялиев

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Нурлат районы Кәкре Атау авылында яшәүче Галәветдиновлар гаиләсе)

Нурлат районы Кәкре Атау авылында Галәветдиновлар яшәгән өйгә килеп кергәч, әллә соң музейга эләктекме дип, бер мәл аптырап каласың. Һәр җирдә чигүле бизәкләр, япмалар, киндер сөлгеләр, намазлыклар һәм чигеп ясалган тармаклы шәҗәрәләр... Ә түрдә, әнә, Ак әби белән Ак бабай  утыра! Әйтерсең лә бу гаиләнең нәсел язмышы күкләр түрендә чигүле җепләр белән укалап язылган. 

Намазлык
Таслап-таслап түргә эленгән чигешле әйберләр өй бизәге генә түгел, гаилә тарихының җанлы дәлиле дә булып чыкты әле. 
Өйнең алгы ягына аяк атлауга күзгә ташланганы – чигелгән шәҗәрәләр иде. Берсе, инде чигелеп агач рамнарга урнаштырылганы – Фоат абый ягыныкы, икенчесен Шәмсегаян апа үзенең алты буын бабасын барлап, иң очына оныгы Фидаилнең исемен чигеп тәмамлап килә. Ә менә монысы – Шәмсегаян апаның әнисе Миңнебәяннең сәҗдәләрен хәтерләүче йөз еллык кадерле намазлык. 
–  Минем ике яктан да әбиләрем Бикүле кызлары була. Әниемнең әнисе Бибиҗамал әбием Сибгатулла исемле егеткә кияүгә чыгып кыз бала таба. Балага яшь ярым булганда Сибгатулла бабамны Беренче бөтендөнья сугышына алып китәләр, – дип сүзен ерак тарихтан башлады гаиләнең генә түгел, Кәкре Атау авылының Ак әбисе һәм чигүчесе булган Шәмсегаян апа. – Бабамнан ике еллап хәбәр килмәгәч, әбием баласын алып үзенең әти-әнисе янына кайтып китә. Бикүле авылы – кыр ягы, анда элек куак-фәлән булмаган, чәй суын да чакрым ярымнан көянтә-чиләк белән ташыганнар. Урманнар үсмәгәч, тирес белән саламны бутап «утын» ясаганнар Бикүледә. Бервакыт, кышкы салкын бер иртәдә Бибиҗамал әбием салам алып кереп  мич яга да, үзе сарыклар карарга чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң, ачыргаланып бала кычкырган тавышка өйгә йөгереп керә. Йоклатып калдырган нәни кызы туңып уянып мич алдына килеп баскан да, киеменә ут капкан икән. Утны тиз генә сүндерә алмыйлар... Ире сугышта югалган, баласы кабердә... Әбием үзенең ачы хәсрәтен энеләренең кечкенә балаларын тәрбияләргә булышып басарга тели. Төннәрен менә шушы намазлыкны чигә. 
Ә бабам әсирлеккә төшкән була, немец алпавытында бакчачы булып эшли. Немец алпавыты аны үз җирендә мулла итеп билгели! Бабай җиде елдан соң гына авылга кайтып төшә. Алпавыт бабамны шундый яратып, хөрмәт итеп калган, күрәсең, хәтта рәхмәт йөзеннән кызыл бәрхет шкатулкага Коръән салып, үзенчә премия дә биреп җибәрә. Бабай кайтуга әбине барып ала. Никах укытып яңадан кушылалар. Ачлык еллары сынавын бергә узалар. 14 балалары була. Әмма шулар арасыннан ике балалары гына олы яшькә кадәр үсеп җитә. Бу намазлык белән әни соңгы көннәренә кадәр намаз укыды. Аннан миңа бүләк итеп калдырды. Минем өчен әнием, әбием куллары кагылган бик кадерле ядкәрь ул.  Бу намазлыкның күчермәсен алып, нәкъ әбиемнеке төсле тагын бер намазлык чигеп куйдым. Нәсел төсе итеп саклансын дим, минем кул җылым киләчәк буыннарга да барып җитсен. Шөкер, нәселебезнең динле булуына сөенеп туя алмыйм. (Намазлыклар киләчәктә дә буш тормас, Алла боерса!) 
Кайнатам Солтангали дә 16 ел безнең авылда мулла булды. Никах укырга, азан әйтергә ярамый торган вакытлар иде ул. Шулай да безнең авыл мәчетенең манарасына советлар кулы барып җитмәгән. Безнең Нурлат якларында элек мамык үстергәннәр бит. Шул җирләрнең хуҗасы булган рус алпавыты татарларның хезмәткә, диннәренә булган хөрмәтне күреп, үзенең бер бинасын мәчет ясарга биргән. Менә шул 131 еллык мәчетебез бүгенге көндә мәдәни мирас объекты булып саклана. 
Шәмсегаян апа үзе 43 ел буе укытучы булып эшләгән. Унынчыны тәмамлагач ук мәктәпкә килә ул: читтән торып укырга керә дә, балалар янында гомерен уздыра. Ә Фоат абый авыл кызларының хыялындагы чибәр егет була! Үзе җырчы да әле! «Аның күзе нәкъ миңа төшәр дип кем уйлаган! 8 мартта озата кайтты, ул агроном булырга укып йөргән ике елында хатлар алышып тордык. Фоат агрономлыкка укуын  тәмамлап кайтып, колхозда эшли башлагач өйләнештек. «Күрерсең әле менә, бөтен кеше кызыгырлык итеп яшәрбез!» – диде ул миңа. Ә мин аңа чын күңелемнән ышандым», – дип, янәшә кәнәфигә утырган бабаена карап тыйнак елмая-елмая хатирәләрен барлый Шәмсегаян апа. 
Кеше кызыгырлык итеп яшәр өчен, иң элек катлаулы сынау күперен узарга кирәк булганын озын гомер юлын кичкәч кенә аңлый алар.
Фоат абыйлар бик ишле гаилә була. Мәчет карты булган әтисе белән кырыс, таләпчән кайнана – әнисе, гаилә корырга өлгермәгән каенсеңелләре, энекәшләр, кайнананың кайнанасы... Иии, ул чаклар! Олы кешенең кызып киткән чагы да, чыгырдан чыккан вакытлары да булмый калмый инде ул. Әмма бу гаиләгә хас булган – хак хаклау сыйфаты һәрнәрсәне бик тиз үз урынына куя торган була. Ел ярым узуга нәсел дәвамчылары Фаил туа, аннан кызлары Лилия. Мәктәпнең үз таләпләре: Шәмсыгаян читтән торып Казан педагогия институтына укырга да керә. Кайнана-кайнатага да ярарга тырышып, балалар, уку, укыту мәшәкате белән шау-гөр килеп торган көннәр уза тора... Беркөнне шулай, апрель азакларында көянтә-чиләкләр белән су алып кереп барганда өйалдында егылып, аягын имгәтә яшь килен. Вакытында табибка барырга вакыты булмый әле аның, уку елын тәмамлагач, кечкенә балаларын алып Казанга сессиягә китә. Шифаханәгә җәйге сессия тәмамлангач кына барып җитә. Ә анда табиблар бер нигә дә карамый операциягә ятарга кушалар. Авылга ул кыш җиткәндә генә, аягыннан күкрәгенә кадәр салынган гипска уралып, култык таяклары белән кайтып төшә. Балаларның берсенә биш яшь, икенчесенә ике. Өйдә бүгенге заман шартлары юк, утырып булмый... Көч-куәте ташып торган хатын урын өстендә кала. Иренә дә, кайнана-кайнатага да сынау чоры була ул. Фоат абый ничек тә хатынының күңелен күрер җай эзли ул көннәрдә. Аркасына асып саф һавага алып чыга. Туганнар кунакка чакырса, Шәмсегаян да күңелсезләнеп утырмасын әле дип, хатынын чанага төреп сала да, тартып кунакка алып бара. Ара башлаганын сизсә, киенәләр дә, тиз генә чана белән өйгә кире кайтып китәләр. Хәрәкәтләре чикләнгән хатынын бер генә мизгелгә дә игътибарсыз калдырмый ул. 
Урын өстендә яткан Шәмсегаян апа чигәргә өйрәнә. Ялгышам, чигүен, үзенең кул эшләре белән дан тоткан гаиләдә үсүен искә төшерә. Туктаусыз чигү белән мәшгуль була ул! Кукмарадан килгән шәл сатучылардан чигүле мендәр тышлары белән алмашып, шәлләр алып кала башлый. Аннан шуларны урнаштырып, гаиләгә ярдәм итү җаен таба.
Күңел белән яшәү чаткысына тотынып яшәгән Шәмсегаян апа ике елдан соң аягына баса, яңадан яраткан мәктәбенә әйләнеп кайта. Гаиләгә яңадан бәхет, куаныч иңә. Уртак көч белән яңа йорт өлгертеп керәләр. Һәм... гаилә ишеген  Чернобыль фаҗигасе атлы яңа сынау шакый. Җилкенеп эшләп йөргән «Кырлар хуҗасы» Фоат абыйны военкоматка чакырып алалар. Бер тәүлек эчендә районнан дүрт кеше фаҗига булган шәһәргә чыгып китә. Ни булганын һәм иң куркынычы киләчәктә ни буласын күз алдына да китермәгән Шәмсегаян апа кул болгап вокзалда ялгызы басып кала. Фаҗига булган урынның нәкъ үзәгендә – өченче һәм дүртенче блокта эшләргә туры килә Фоат абыйга. Исе-төсе, тавышы-тыны булмаган, кеше организмын җимергеч  радиация, билгесезлек... Алты айдан соң, типсә тимер өзәрлек кырыктагы ир уртасы төшенкелеккә бирелеп кайтып керә. Берни белән кызыксынмый, сорашмый. Кайтуга биле, башы бик нык авырта башлый, күзләре начарлана. Зирәклеген, сизгерлек һәм сабырлыгын бер йодрыкка туплап, Шәмсегаян апа ирен тормышка кайтарырга керешә. 
Бу тарихларны тыңлаганда мин гел Фоат абыйны күзәттем. Ул инде ак түбәтәйле, чаларган чәчле чып-чын Ак бабайга әйләнгән. Шөкер, күзләрендә яшәү ялкыны балкый, Шәмсегаян апага караш ташлаган саен мәхәббәт сирпелеп  уза. Сөйләгәндә Шәмсегаян апаның иңсәсеннән сыпырып куюлары, аек акылы һәм күзләренең бик еш дымлануы, икәүләшеп көлеп куюлары...

Нурания Галәветдинова: «Мәктәпләрдә балаларның русча аралашуы, русча сөйләшүе күңелне борчый. Укытучыларның һәм өйдәге әти-әниләрнең әй, хәзер яшьләр шундый инде, дип, бу күренешкә кул болгамавы кирәк. Өйдә татарча аралашу, әби-бабайлар белән ныклы элемтә аша бала күңеленә туган телгә ныклы нигез салып була. Даимилек кирәк, һәркөнне үзебезчә аралашырга, сөйләшергә... Барысы да үзебездән тора дип уйлыйм».

Чыннан да, бу өйдәге якты нур тәрәзәдән кергән җәйге кояш яктысы гына түгел. Иманлы нигездә чын бәхетнең үзе яши сыман. Киленнәре Нурания төшкәндә өйдә әле ике кайнана була. Урын өстенә калган олы кайнананы бергәләп карыйлар, оныклар куанычы да уртак була. Нурания апа, уллары Фаил абый да укытучы һөнәрен сайлаган кешеләр. Гаеп итәр сәбәп чыгармыйча, барың бергә бер мәктәптә укыту, ай-һай, зур зирәклекләр сорагандыр әниле-уллы-киленле Галәветдиновларга! Ә Фоат абыйны шаярып, безнең «завроно» иде, диләр. Чөнки башкалар мәктәпкә чыгып киткәндә, урын өстендәге әнисе дә, оныклар да, хуҗалык та аның өстендә кала. Бөтен дәүләтне тотып тора ул. Эштән кайткан төшкә, токмач басып, аш та өлгертеп куя иде, диләр!  

Уймак
– Бу җиз уймакны мин кияүгә чыкканда газиз әнием: «Балам, бу әниемнең уймагы. Мин истәлек итеп сиңа бирәм, сакла, югалтма!» – дип, бирнә сандыгына салган иде, – дип, гел үзе белән йөрткән җиз уймагын күрсәтә Шәмсегаян апа. – Әниемнең бу уймак киеп эшләгәнен әле дә хәтерлим. Тугыз баласы, авыру кайнанасы, башка авылга йөреп, җаваплы эштә эшләүче әтиебезгә тәрбия кыларга да өлгергән, үзенең сугу станогында палас суккан, кичләрен гел кул эше белән уздырган ул. Кыз чагында булачак ире – әтиебез Хәбибуллага атап чиккән аяк чолгауларын, кызыл башлы сөлгеләрне, үзе эшләгән чыбылдыкны үрнәк итеп күрсәтеп, безне дә кечкенәдән чигәргә өйрәтте.
Өй тулы чигүле истәлекләр! Кайсын гына кулыңа алсаң да, гаилә тарихының бер дәлиле икәненә төшенәсең.
Менә француз яулык. Шәмсегаян апаның 1888 елда туган Бибизөһрә әбисенең истәлеге икән. Бибизөһрәнең Хәбибулла исемле улы 17 яшендә Бөек Ватан сугышына алына. Өч елдан соң илгә җиңү килә. Сугыш кырлары узып кайткан 20 яшьлек егетне, яшең җитте дип, яңадан армиягә алалар. Бер елдан соң ялга кайткан егетне, күзләрем сукырая, миңа иптәш кирәк дип, әнисе ахирәтенең кызына өйләндерә. Яшьләр бары өч көн бергә яшәп кала. Киткәндә Хәбибулла хатынына тамчылы алкалар, ә әнисенә менә шушы француз яулыкны бүләк итеп калдыра. Сукырая барган кайнанасын карап, тагын өч ел иренең армиядән кайтканын көткән килен – Шәмсегаян апаның әнисе Миңнебәян була инде.
Шөкер, әтисе дә армия хезмәтеннән исән-имин йөреп кайта. Тугыз бала табып үстерәләр алар.
Бу көннәрдә Шәмсегаян апа  ике зур хыял белән яши. Беренчесе – киләсе елның 8 мартында Фоат абый белән алтын туйларын уздыру булса, икенчесе – әнисенең әтисе ягыннан булган туган-тумачалар белән (200ләп кеше җыела!) очрашуга барасы килә аның! Сөйләшеп тә куйганнар инде, пандемия явызы гына куркытып тора. Әлегә Шәмсегаян апа очрашуга килгән һәр туганына истәлек итеп бирергә дип, кырыйларын тирәләп кулъяулыклар чигә. Бармагында һаман шул җиз уймагы ялтырый!
Тамчылы алкалар, көмеш йөзек, әбиләренең истәлеге итеп сакланган йөз еллык күлмәкләр, киндер сөлгеләр, чигүле аяк чолгаулары... болар барысы да аш бүлмәсендә торган серле бирнә сандыгында саклана.
Әйтәм бит, бу өй зур тарихлы үзе бер музей дип!

Кулъяулык
Бервакыт, ата-аналар җыелышында әниләр, нишләп безнең кызлар хезмәт дәресендә чүкеч белән эшләргә өйрәнә, дип тавыш күтәрә. Әнә, Шәмсегаян кул эшенә өйрәтсен, диләр. Мәктәп җитәкчелеге бу сүз белән тиз килешә, Шәмсегаян апа чигү түгәрәге алып бара башлый. Укучы кызлар гына түгел, кичке түгәрәккә әниләр дә, колхоз эшеннән ашыгып кайткан авыл апалары да килә башлый. Бергәләп чигү чигәргә өйрәнү генә түгел, эч-серләрен дә бушаталар, бер-берсенә рухи терәк тә булалар. Ул чакларда мәктәпләр ягып җылытыла әле. Идәннәр салкын, кичкә бүлмәләр суына. Салкынны да бергә җиңәләр: бергәләр йон эрләргә, шул йон җебеннән аркаҗылысы, оекбаш, башлыклар бәйләргә өйрәнәләр. «Әле хәзер дә, әнә шул укучыларымнан инә тотарга өйрәткән өчен рәхмәтләр алып торам», –  ди кул остасы булган укытучы. 
Шәмсегаян апа алтмыш яшен тутырганчы мәктәптә эшли. Мавыгып, яратып укыта ул. Улы Фаилнең, оныгы Фидаилнең класс җитәкчесе була. Башта әти-әниләренә, аннан аларның ул-кызларына белем бирә. Укытучылык чорында бер матур гадәт кертә ул: инде мәктәптә география укыта башлаган Фаил абыйның чыгарылыш класс укытучыларына да, үзенең мәктәпне тәмамлаган укучыларына да кулъяулык чигеп бүләк итә. Авылның һәр йортында диярлек Шәмсегаян апаның кулъяулыклары саклана. 
Хәзер чигү серләренә дәү әнисеннән Камилә өйрәнә инде. Төсләр, җепләр сайлый, бизәкләр төшерә. Дәү әнисенең ядкәрьләре белән төрле конкурсларда катнаша, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Фаил абый белән Нурания апаның олы уллары – Фидаил уңышлы гына Казан медицина университетын тәмамлап, Нурлат район хастаханәсендә эшли башлаган. Күрше авылда Лилия кызының балалары үсә. Күңел бизәкләре иңгән сөлгеләрне, гаилә ядкарьләрен саклап, буыннан-буынга күчерү хәзер инде яшьләр бурычы булып бара. Дәү әтиләре белән дәү әниләренең сүзе бер: «Без гомере буе әти-әнигә игелек кылып, хәзер алар догасында яшибез. Үткәнгә ихтирам – киләчәккә күпер. Инде безнең догалар – балаларыбызның тормышын бәхетле итсен иде!»

P.S. Без кунакка килгән көнне, Галәветдиновларның көтү чираты иде. Авыл яме булган сөтлебикәләрнең төнбоеклы күл аша салынган күпердән мөгерәп кайтуларын видеога төшерергә бармый калып буламы инде! Көтү каршы алучылар камерабызны өч аяклы инженер үлчәменә охшатып, шунда ук яңа хәбәр дә «пешереп» куйдылар: авылга яңа күпер салучылар килгән икән, үлчәмен алып йөриләр! Бирсен Ходай, без каршы түгел, Кәкре Атауга яңа күперләр дә насыйп булсын! Ә иң мөһиме – татар гаиләләрендә, туган-тумача, нәсел арасында рухи күперләр нык булсын иде! 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар