Логотип
Татар гаиләсе

Бәхетле гаилә нигезендә мәхәббәт ята

Зәй районында яшәүче Айсылу һәм Нияз Салиховлар инде 27 ел бергә тату гаилә – бер-берсенә ныклы терәк, бербөтен булып яши. «Әле кичә генә кавышкан кебек», – ди алар. Саф мәхәббәтләрен саклап, матур гына гомер итәләр. Шәһәр кызы белән авыл егетенең тормыш китабын бергәләп укыйк.

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Зәй районында яшәүче Салиховлар гаиләсе)

Зәй районында яшәүче Айсылу һәм Нияз Салиховлар инде 27 ел бергә тату гаилә – бер-берсенә ныклы терәк, бербөтен булып яши. «Әле кичә генә кавышкан кебек», – ди алар. Саф мәхәббәтләрен саклап, матур гына гомер итәләр. Шәһәр кызы белән авыл егетенең тормыш китабын бергәләп укыйк.

Хатын канаты – ир, ир канаты – хатын
Нияз абый – тумышы белән Тукай районы Калмия авылыннан. Хайваннарга булган мәхәббәте аны ветеринария институтына алып килә. Аны тәмамлагач, Зәй ветеринария берләшмәсенә эшкә чакырыла. Тора-бара әйдәүче ветеринар-табиб булып китә. Хәзерге көндә ветеринария мөдире булып эшли.
Айсылу апа – Чаллы кызы. Тамырлары шулай ук Тукай районына барып тоташа. Булачак тормыш иптәше белән дә әбисе янына кунакка кайткач таныша. Бер ел очрашып йөргәч, өйләнешәләр. Айсылу апа өч малай тәрбияләнгән гаиләгә килен булып төшә. Кайнанасы бакыйлыкка күчкәнгә шактый еллар узса да, һаман сагынып искә ала ул аны. «Мин бик яшьли кияүгә чыктым, эш тәртибе дә белми идем. Кайнанам сыер саварга өйрәтте, мал-туар янында булыша идем. Бәлеш пешерергә дә әнидән өйрәндем. Кызганыч, бергәләп серләшеп озак яши алмадык», – ди, күзе яшьләнгәнен яшермичә, Айсылу апа. 
Хәзерге көндә Иске Зәйдә ныклы тормыш белән яшиләр. «Шәхси йортта ел әйләнәсе эш бетми. Аны 2010 елда төзеп кердек. Бакчабыз да бар, тавыклар да асрыйбыз. Хатыным чәчәкләр үстерергә ярата. Бөтен төр җиләк-җимеш тә үсә бакчабызда», – дип, хатынын мактап та куя Нияз абый. Ә хатын-кызга күп тә кирәкми. Гомер иткән кешеңнең ягымлы сүзләре тагын да үсендереп җибәрә. Айсылу апаның, дөрестән дә, эш графигы бик тыгыз. Аны бөтен районга таныткан шөгыле турында бераз соңрак сөйләшербез.

Атаның – каны, ананың – сөте
Нияз абый белән Айсылу апаның балалары Ильяс белән Язилә бик тә милли җанлы булып, халкыбыз йолаларын, бәйрәмнәрен үз итеп үсә. Ә башкача була да алмый. Гаиләдә сакланган туган тел яшәр мохит булганда соң! «1 нче сыйныфтан ук татар гимназиясенә укырга бирдек. Еракка йөреп укыйсы булса да, икесен дә шунда укыттык. Татарча концерт-спектакльләргә йөрдек. Күп итеп татарча газета-журналлар алдырдык. Хәзер дә яратып укыйбыз. Татарчалары яхшы булуда әби-бабайлар да зур роль уйнады. Җәйге ялларда гел авылга кайталар иде бит! Бабалары татарча спектакльләр уйната иде. Хезмәт сөеп, җирдә эшләүнең нәрсә икәнен белеп үстеләр. Төрле җыр-бию түгәрәкләренә йөрделәр. Фәнни якны да онытмадык. Күп кенә республика күләмендәге конференцияләрдә призлы урыннар яуладылар. Ирем спортны бик ярата. Аннан күрмәкче, балалар да кечкенәдән спортка тартылды. Бәләкәйдән үк чаңгыда, велосипедта йөриләр. Бар яктан да камил булып үсүләрен күрәсе килде инде», – ди Айсылу апа. Бу максатка ирешкән дә алар.  Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган уллары Ильяс сәяхәт итәргә ярата икән. Чит илләрдә дә булган. Ләкин күп сәяхәтчеләрдән аермалы буларак, Татарстаныбызның бөтен районнарын йөреп чыккан. Татарстан – иң матур республика, ди ул. Күбесенә велосипед белән барган. Айсылу апа сүзләренчә, балачактан хыялланган ул бу турыда. 18 яше тулгач, башта әтисенең туган авылына кайткан. Аннары Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренә чыгып киткән. Сәяхәтләре вакытында палаткаларда куна торган булган. «Табигатьне өйрәнеп, кызыксынып йөреп кайта идем», – дип искә ала Ильяс. Бүгенге көндә хатыны Айгөл белән Чаллыда яшиләр. Татар тарихына гашыйк Ильяс урбанистика белән дә кызыксына башлый. «Чаллыда «Urban.tatar» дигән оешма бар. Күп кенә татарча проектлар булдырдык, экскурсияләр оештырабыз. Әти-әнием татарлыкны канга сеңдереп үстерде. Мин аларга бик рәхмәтле», – ди Ильяс.
Язилә дә спортсыз яши алмый. Сноубордта шөгыльләнү ошый аңа. Бик күптөрле тауларда булган. Хәзерге көндә Шерегеш тавына барырга әзерләнә, бу спорт төрен тагын да ныграк өйрәнергә тели.

Эш сөйгәнне – ил сөйгән
Айсылу апа – искиткеч уңган аш-су остасы. Ильяс абый юкка гына мактый башламады инде аны. Ир-атка мәхәббәт юлы ашказаны аша ята, дип юкка гына әйтмиләр инде. Яшьлектә кабынган мәхәббәт ялкынын тагын да ныграк яндырып җибәргән булса кирәк Айсылу апа. Хәзерге көндә ул бик тәмле тортлар пешерә. Якыннарын гына түгел, бөтен район халкын тәмле тортлары, ашап туймаслык бәлешләре белән сыйлый. Торт пешерү – үзе бер сәнгать. «Электән пешерергә яратам. Хәзер инде төне буе йокламыйча пешерәм. Заказларым бик күп. Клиентларның  мактап язулары тагын да сөендерә», – ди ул. Балалар кайтуга да өстәл тутырып тәмле ризыклар әзерләгән. 
Айсылу апаның тәмле бәлешләрен, башка сый-хөрмәтләрен бөтен Зәй районы яратып ашый, дип ялгыштым әле мин. Бразилия халкын татар ризыклары белән сыйлап кайткан ханым ул. «2016 елда безгә Бразилиядән Гильерми исемле егет килде. Улым Ильяс аның белән интернет челтәре аша танышкан. Гильерми туган теле португальча, инглизчә, испан, таҗик, рус телләрендә камил сөйләшә. Татар, кытай, литва, үзбәк, француз, немец телләрен өйрәнә. Дөньяда татар теле барлыгын белеп, Татарстан белән кызыксына башлый. Җырларыбызны тыңлап, телебезгә гашыйк була һәм үзлегеннән өйрәнә башлый. Татарстаннан үзенең яшьтәшләрен эзли. Интернет аша улыбыз белән таныша. Кунакка килим әле, дип рөхсәт алып, август башларында Гильерми Казанга килеп төшә. Декабрь ахырына кадәр ул Татарстанда булды. Улым белән бик күп район-шәһәрләрне йөреп чыктылар. Казанда тәрҗемәче булып та эшләп алды. Гильерми рус телендә бик камил сөйләшә, татарча сүзләр дә белә иде. Хәтта без сөйләмдә кулланмый торган сүзләрне әйтеп шаккаттырды әле. Татар милли ашлары исемлеген дә төзеп кайткан, җитмәсә. Барлык ризыкларны да пешереп сыйладым. Без аны икенче улыбыз кебек кабул иттек инде. Озату бик авыр булды. Киткәч тә аралашу өзелмәде: скайп аша сөйләшеп тордык. Ул Бразилиягә кунакка чакыра, без һаман батырчылык итмәдек. 2019 елның августында Гильерми бер айга Таҗикстанга барып, кайтышлый бездә тукталды. Бу юлы инде татарча сүзләрне тагын да күбрәк өйрәнгән иде. Тагын кунакка чакырды. Бу юлы инде тәвәкәлләдек! Әти-әнием сәяхәт итәргә бик ярата. Бразилия киноларын бик яратып карыйлар. Шулай итеп, без юлга кузгалдык! Әти-әнием өчен борчылдым да: яшьләре олы бит! Өч көн эчендә барып җиттек. Сан Паулу янында урнашкан Гуарульюс халыкара аэропортында Гильерми Татарстан флагы белән каршы алды безне. Күздән яшьләр килде», – дип искә алды ул вакытларны Айсылу апа. Зәңгәр экран аша сериалларда гына күргән матурлыкны, чын океанны, табигать күренешләрен, Бразилия халкы белән очрашу мизгелләрен ул зур дулкынлану белән сөйләде. Гильерминың әти-әнисе аларны бик җылы каршы ала, бер ай буе хөрмәтләп кунак итә, гаҗәеп матур урыннарны күрсәтә. Хәтта Гильерми яши торган Жоинвили шәһәрендәге бердәнбер мәчеткә дә баралар. Алар яшәгән гаиләгә дә кунакка килүчеләр күп булган. «Берсендә 90 кеше килде, 100 өчпочмак пешереп сыйладым. Бәлеш тә, пилмән дә, коймак та пешердем. Бик яраттылар, мактый-мактый ашадылар», – дип, хатирәләрен яңартты Айсылу апа. Салиховлар гаиләсе Бразилиядәге тугандай якын дуслары белән хәзер дә аралашып торалар, үзләрен Татарстанда кунакка көтәләр икән. Барысы да дөньядагы чикләүләрнең тизрәк бетүен тели. 

Ике дистә елдан артык языла башлаган гаилә тарихының нигезенә салынган ярату ата-ана жылысы, үзара аңлашу, бер-береңне кайгырту, хөрмәт итү, буыннар арасында рухи бәйләнеш кебек кыйммәтләр белән ныгый бара. Гаиләдәге мәхәббәт, тугрылык, бер-береңә кирәк һәм терәк булу зарурлыгын тоеп яшәү – Салиховлар нәселенең төп кагыйдәсе.

Фото, видео: Динара Миннекәева

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер ай!!! Берэр кая барып биш көн торсам да күп миңа.

    Хәзер укыйлар