Логотип
Татар гаиләсе

Арысландай батырлар

Ирләр белән беррәттән Гөлшат үзе дә шунда – төзелештә. Кунмый гына инде. Түбә япкан хатын-кызны Фәния апа үз гомерендә беренче тапкыр әнә шулчак күрә. Аста икәү калайны бауга бәйләп бирәләр дә, баскыч буйлап Гөлшат өскә сөйрәп менеп китә...


– Безне авылда гына түгел, якын-тирәдә дә «Каравайныкылар» дип йөртәләр. Исем белән әйтәсе дә юк. Әнә шул «Каравай» сүзен ишетүгә: «Ә-ә-ә, беләм, беләм», – дияләр инде. Мәгъсүмнең бабасы эш белән Казанга еш йөри торган булган. Балаларга һәрвакыт: «Мин сезгә түгәрәк ипи алып кайтам», – дип ышандырып киткән. Каладан кайткан авыз суларын китерерлек түгәрәк ак ипидән авыз итәр өчен бала-чага көне буе капка төбен саклаган. Әнә шул ак калач алып кайтучы бабаларына ияреп калган кушамат, – дип, Фәния апа нәсел тарихын сөйләп ала. 
Бүген дә, түгәрәк ипи кебек, урамның бер башында оешып, күрше дә, туган да, бер нәсел дә булып яшәп яталар Фәния апа белән Мәгъсүм абый Камалиевлар. Ләкин без бүген аларның каршында гына, нәселнең төп йорты урынында йорт җиткереп, үз түгәрәк тормышларын төзегән Гөлшат һәм Руслан САДЫЙКОВларда кунакта.


Гомерлек сабак
«Гөлшат – Русланның бәхетенә туган кыз», – диде Олы Мәтәскә авылы мәктәбе директоры Марат Сөнгатуллин. Мәктәп яшендә укытучыларының күз алдында диярлек очрашып йөри башлап кавышкан бу парның уңышларына бик сөенә коллектив. Җиде ел очрашып йөри алар. Руслан, шаяртып: «Тәпи киткәннән бирле», – ди. Тормышның ачысын татырга өлгергән егеткә Гөлшат белән очрашып йөри башлавы әнә шул җиргә нык басып атлап киткән кебек тоелгандыр, бәлки. 8 яшендә дөм ятим кала малай. Әби-бабай тәрбиясендә үсә. Әбисе бакыйлыкка күчкәч, бабасы белән генә кала. Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан ветеран Салих бабайның холкын авылда белмәгән кеше юк. Кырыслыгы, таләпчәнлеге белән аерылып тора ул. Бабасының эш белгән кулы, үткен күзе астында бөтен эшне гомерлек итеп, җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үсә Руслан. Сүз белән түгел, эш белән алдыра малай. 
Бабасының һәр өйрәткәне тормыш сабагы алырлык була. Бервакыт Руслан утын өеп маташа. Әрдәнә аумасын өчен, артына утын кыстырып, тигезләп өяргә куша оныгына Салих бабасы. Җәй көне озаклап утын өеп ятасы киләме соң малайның? Җитмәсә, әнә дуслары су коенырга төшеп баралар, Русланны да чакыралар. Руслан тиз генә эшен тәмамлый да су буена чыгып чаба. Кайтса, утын әрдәнәсе авып ята. Салих бабай, үзе кушканча эшләмәгәне өчен, әрдәнәне үзе чыгып аударган! Русланга әрдәнәне инде яңадан, бабасы кушканча өяргә туры килә. Эшлисең икән, гомерлек булсын! Русланның тормышында иң төп сабак шул булгандыр, мөгаен. 
Малай 10 нчы сыйныфта укыган чакта Салих бабай да дөнья белән хушлаша. Тормыш тулысынча Русланга кала...
– Шул чакта күршесендә яшәүче туганнары Мәрхәбә апа, Әнвәрә апалар бик ярдәм иттеләр инде, – дип искә ала Гөлшатның әнисе Фәния апа. – Алар һәрвакыт күз-колак булып, булышып тордылар ул балага, тәрбиясен дә, игътибарын да бирделәр. Шулкадәр кызгана идек без аны... 
Кызгану – бер хәл, беркеме булмаган, авырлыкта үскән ятим егетнең үз кызың белән очрашып йөрүен кем хуплар иде микән... Мәгъсүм абый белән Фәния апа исә Русланда шикләнмиләр. Яшьтән фермада эшләп йөргән малайны ферма мөдире Мәгъсүм абый, эшен күреп, күптән бәяләп куйган. «Шулкадәр тырыш егет, бик яхшы эшли», дигән сүздән ары иреннән башканы ишетми Фәния апа. 
Бөтен тормыш авырлыгын ялгыз иңендә күтәрсә дә, үгезләр асрап, аларны сатып, киләчәктә йорт төзерлек материалларын да Руслан үзе әзерли... 

Сезгә тотынырга кирәк!
– Авылда яшәр өчен арысландай батыр йөрәкле, аттай тырыш булырга кирәк, – ди Гөлшат. Аттай тырыш Руслан янында батыр йөрәкле арыслан – Гөлшат үзе инде. Кечкенәдән Маһриҗамал әбисе белән үсә кыз. Фәния апа: «Кияүгә киткәнче үз өебездә бер генә төн кунгандыр, гел әбисе белән яшәде», – ди, уенын-чынын бергә кушып. Өйдәге эшләрен эшли дә, төнгә әбисе янына кереп китә Гөлшат. Маһриҗамал апа картаеп, күз-колак булып тору мәсьәләсе килеп чыккач, Фәния апа әнисен үзләренә күченергә үгетли. Маһриҗамал апа: «Керсәм, Гөлшатларга керәм», – дип, үз йортыннан шул шарт белән генә китәргә риза була. Яраткан оныгы күршедә генә яши, бәхетенә.  
– Әни Гөлшатларда яши башлагач, Русланның никадәр мәрхәмәтле булуын тагын бер тапкыр күрдем. Әби-бабасын тәрбияләп яшәгән малай өлкән кешене ничек карарга кирәклеген миннән дә яхшырак белә булып чыкты. Әбигә чәйне тирән чокырга ясап бир, йомырканың кабыгын әрчеп, урталай ярып алдына куй, дип, Гөлшатны бик күп әйбергә өйрәтте әле киявебез. Бу кадәр нечкәлекләр минем башыма да килмәде! – дип, киявен мактый Фәния апа.
Ул вакытта яшь гаиләнең үз балалары була инде. Маһриҗамал әбиләре белән тәгәрәшеп үсәләр. Казанның мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала Гөлшат. Авылда китапханәгә эшкә урнаша. Руслан күрше авылга барып эшләп йөри. Ә аннары... Тирә-якта дан тоткан Олы Мәтәскә авылындагы Фрунзе исемендәге колхоз тарала. Әмма бу бер чоргы яшьләр өчен авылны ташлап чыгып китәрлек сәбәп булмый. Ул елларда авылда төпләнеп калган унике яшь гаиләнең колхоз җирләрен, фермаларны үзләре алып, авылны таркатмыйча саклап калуларын Теләче районы хакимияте әле дә батырлыкка тиңләп, хөрмәт белән искә ала. 
Унике гаиләнең алтысы җиң сызганып шәхси ферма хуҗалыгы эшенә тотына. Бу эшләргә керешүнең сәбәпләре төрле булгандыр, үзләре батырлык дип тә, изге максат итеп тә күрмәгәннәрдер, бәлки. Башта эшләргә кирәк бит әле аны! Теләк, тәвәккәллек кирәк...
– Дөресен генә әйткәндә, үзебез ферма эшенә алынырга курыктык та әле. Ләкин минем әти-әни, сезгә тотыныр-га кирәк, дип, беренче адымнарны ясарга булыштылар. Алар инде меңләгән баш үрдәк үстереп, Казанның иң зур базарларында үзләре җитештергән продукцияне сатып, саллы тәҗрибә туплап өлгергән иде ул вакытта. Эре терлек, сөтчелек даирәсе болардан шактый аерылып торса да, Руслан белән киңәшләшкәннән соң әни белән җитәклә-шеп диярлек грант алу артыннан йөри башладык. Әнидә – тәҗрибә, миндә – арыслан йөрәге һәм ышанычлы ирем. 

Гел яхшы кешеләр
2014 елда Садыйковлар башлап эшләүче фермерларга бирелә торган грант ота һәм ферма төзү эшенә тотына. Ферманы элеккеге колхозның җәйләү урынында сала башлыйлар. Кызу табада биер чаклары алда була әле. Бөтен туганнары, Гөлшатның әтисе, энесе белән бергә ферманы үзләре күтәрә. Ирләр белән беррәттән Гөлшат үзе дә шунда, төзелештә кунмый гына инде. Түбә япкан хатын-кызны Фәния апа үз гомерендә беренче тапкыр әнә шулчак күрә. Аста икәү калайны бауга бәйләп бирәләр дә, баскыч буйлап Гөлшат өскә сөйрәп менеп китә. 25 баш сыерга дип планлаштырган ферманы 100 башлык итеп салып чыгалар.  – Юлыбызда гел яхшы кешеләр генә очрады. Үз фермабызда сигез ел эшлибез инде менә. 80 баш эре терлекнең 50 се – савым сыеры. Дәүләтнең ярдәме бик зур. Яңгырлы көннәр җитсә, әле дә башлаган чорлар искә төшә: керә торган да, чыга торган да түгел иде монда юллар. Махсус программа буенча юл да салып бирделәр, ут та керттеләр! Безгә генә түгел, авылдагы бөтен фермерларга дәүләт исәбеннән шулай эшләп бирделәр. Район җитәкчелеге дә бик әйбәт, Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгында да шулкадәр яхшы кешеләр эшли дип сөенәбез. Дәүләт программасы буенча электр энергиясе дә бушка. 2018 елда тагын бер грант отып алган техника, пресс, тырма, тегермән генә дә нинди зур ярдәм. Кормораздат-чик үзе генә ни тора! Грант – бүләк бит инде ул. Аны кире кайтарасы юк. Таләпләргә килгәндә, алар бөтен җирдә дә, һәр эштә дә бар. Ләкин ул кадәр акчаны – ун миллионны баласына әти-әни дә бүләк итә алмый бит. Сөткә субсидия бирәләр, ул да кулга кергән кисәкле акча, шөкер, – дип тезеп китте Гөлшат. 
 Әнә шулай килешеп эшләгәнгәдер, кунаклар да өзелми бу гаилә биләмәләреннән. Дагстан, Карелия кунакларын экскурсиягә алып килгәннәр, Бөтендөнья татар конгрессы кунакларын да берничә тапкыр кабул итеп, гаилә эше белән таныштырганнар. 2015 елда Садыйковларның фермасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килә! Шулкадәр дәрәҗәле кунакның авылча гадилеген әле дә искә алып сөйлиләр гаиләдә.
– Ферма буйлап йөргән арада бер читтәге су җылыта торган мичкә күзе төште Рөстәм Нургалиевичның. Кара, нинди мич бу, дип, шуны бик җентекләп карады. Шулкадәр гади булуы, кызыксынучанлыгы белән гаҗәпләндерде. Балалар белән фотога да төште әле!

Бервакыт фермага төшсәк...
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш һәрвакыт алай җиңел генә бармый. «Бар инде аның авырлыклары», – дип кенә җавап бирсәләр дә, көтелмәгән хәлләр дә булгалый. 
– Бик салкын төннәрдә су катып калган чаклар була. Йә аппаратлар ката. Иртәнге савымга төшеп киткән җирдән көндезге унбергә генә кайтып җитәбез кайчак. Шлангларны төзелеш фены белән җебетеп, чак савып бетерәбез 50 сыерны. Берсендә бозау югалттык бит әле без! Җәен сыерларны кардага чыгарабыз. Әй рәхәт чаклар инде ул! Иртән чыгып киткән тана-сыерлар кичен абзарга бозау ияртеп кайтып керәләр. Бер көнне тана бозаулады, диделәр. Ә бозавы юк! Эзләмәгән җир калмады. Бозау кадәр бозауны югалт әле син! Бер кеше дә алып чыгып китә алмый югыйсә. Ерак та китә алмас иде яңа туган бозау. Тау башларын, чыршы араларына кадәр әйләнеп эзләп кайттык – бозау юк. Инде аптырап басып торганда Гөлшатның аяк астында диярлек, таш өеме янындагы кычыткан арасында яткан бозауны күреп алдык. 
Бу – көлеп искә ала торган бер вакыйгалары. Әнә шул 2015 елда, Президент та катнашасы семинар алдыннан зур сынау да узарга туры килә әле гаиләгә... Уку елы башланыр алдыннан балаларны куандырыйк дип, шашлык пешерергә уйлыйлар. Уртанчы балалары – 3 яшьлек Тәбрис тә шунда чуала. Учак яндыручы сыекчага ут кабып шартлап, Тәбриснең өстендәге футболкасына ут каба, баланың гәүдәсенә ябыша. Район хастаханәсеннән Тәбрисне Казанга реанимациягә озаталар. Бер атна шунда ята малай. Тирене күчереп утыртырга туры килә хәтта. Аннары ай буе Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. 
– Шундый хәл белән очрашкач, дөньяның бөтен мәшәкате артка күчә икән. Берни кирәкми, балалар гына сау-сәламәт булсын дип, тормышка башка төрле карый башлыйсың. Хастаханәдә шулкадәр мәрхәмәтле табиблар дәвалады. Яраларны сүтеп бәйләр өчен, эшкәртер алдыннан сабын белән юарга кирәк иде. Ә Тәбрис тидертми тәненә, үзе акрынлап юа. Бер тапкыр да ашыктырмыйча, шул 3 яшьлек баланың үзе юынганын көтеп тора иде табиб. Семинарда катнашыр өчен миңа хастаханәдән чыгарга туры килде, улыбыз янына апам Гөлназ кереп торды. Аллаһка шөкер, Тәбрис исән-имин савыгып чык-ты, – дип, Гөлшат иң авыр көннәрен искә төшерә.
Бүген Тәбрис спорт сөюче бала булып үсә. Татарстан-ның атказанган тренеры, физик культура отличнигы, халыкара класслы спорт остасы тәрбияләү тәҗрибәсе булган Винер Әскәров кулы астында көрәш келәмендә чыныга Тәбрис. Аның төрле мәйданнарда бил алышасы бар әле! 4 нче сыйныфта гына укыса да, мәктәпнең баскетбол җыелма командасы белән Теләче районы беренчелеге призеры инде ул! 

Гәрчә анда тумасам да...
Кайбер авылларга баргач, мин монда яшәр идем дип уйлап куясың. Әйе, туган авылыңны исәпкә алмаганда, күңелгә ятышлы матур авыллар була. Төзек, җитеш, матур! Табигате дә сайлап алынган кебек! Олы Мәтәскә авылы җиләкле алан уртасында урнашкан, диләр. Ә мәчете! Үз авыллары кызы Миләүшә Сәлахетдинова шулкадәр якты, зур мәчет төзеткән. Идәннәре җылы, балконнары – челтәр бизәкле. Гает намазлары вакытында мәчет эченә халык сыя алмый хәтта, диләр. Юк, мәчет кечкенә булганга түгел, иманлы, дини гыйлемле халык яши авылда. Читкә киткәннәр дә изге бәйрәмгә туган авылларына кайтып, Аллаһ йортына ашыга. Ураза аеның башыннан алып ахырына кадәр мәчеттә авылдашлар ифтар ашлары уздыра, бер буш көн дә булганы юк!
– Безнең авылда халык тырыш, хәтта артыгы белән әле, – ди Олы Мәтәскә башкарма комитеты секретаре Энҗе Исхакова. – Колхоз беткәч тә читкә чыгып китмәде-ләр. Ит, сөт, эремчек, кош-корт белән эш итеп тормыш алып бардылар. Буш йортлар да юк авылда. Фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп, балалар бакчасы бик яхшы. Мәктәптә уку программасы буенча гына түгел, тәрбия юнәлешендә дә бик зур эшләр алып барыла. Әле күптән түгел Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика театр конкурсында беренче урын яуладылар! Берничә буын укытучы гаиләләре, ирле-хатынлы укытучылар эшли. Мәктәп директоры Марат Сөнгатуллин да хатыны Алия белән бик хөрмәтле укытучылар гаиләсе. Сигез ир-ат укыткан авыл мәктәпләре республикада бармак белән генә санарлыктыр. Без шуның белән дә мактана алабыз әле. Мәктәпнең үз бакчасы бар, 60 төп алмагач үстерәләр! Мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнур Гыймранова эшли, махсус хореограф чакыртып биюләр әзерлиләр, бәйрәмнәр үткәрәләр. 
Авыл җирлегендә нинди генә зур эш башкармасыннар, нинди генә чара уздырмасыннар – Садыйковлар беркайчан да читтә калмый. Фермерлар гаиләләре бергәләшеп мәктәпкә шахмат кабинеты да ясап биргәннәр. 

Сер капчыгы
– Авылда матур яшәүнең сере – һәр гаиләнең үзенеке. Безнең төп этәргечебезнең берсе – кечкенәдән алып үскән хезмәт тәрбияседер. Көн саен иртәдән өстәлдә эшләр исемлеге язылган дәфтәр ята иде безнең. Әни шулай язып калдыра. Эштән курыкмыйбыз. Әле шушы ферма өстенә ап-рельдә үк йөз баш чеби алып куям инде мин, – ди Гөлшат.
– Бер тотынгач, артка чигенү юк, алга гына омтыла-сың. Маллар белән эш иткәндә ял да, бәйрәм дә юк. Көн саен иртәдән кичкә кадәр, яздан – көзгә, көздән – язга... Яңа елның озын ялларыннан соң эшкә чыгарга авырсынып утырган кешеләр бар, хәтта психологларга мөрәҗәгать итәләр. Андыйларны аңламыйбыз да... Эшкә тотынырга авыр булмасын өчен, безнең кебек туктап тормаска кирәк, – дип елмая Руслан.
Эшнең әҗерен күреп торсаң, авырлыгы да онытыладыр. Әле күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган республика бәйгесендә «Татарстан Республикасы фермер хуҗалыгының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңү яулап, акчалата бүләккә ия булганнар. Каршыларында гына яшәүче әти-әниләре дә – тормышның бер бүләге Садыйковлар өчен. Гаиләнең уңышларында аларның да өлеше бик зур. Мәгъсүм абый әле дә – фермада төп ярдәмчеләренең берсе, таянычлары. Йорттагы, каралты-курадагы эшләрне эшләүче балалары өчен сөенми дисезме әллә әти-әни? Кызлары Зилә инде күптән әнисенең кул арасына кергән. Әле кайчан гына Гөлшат үзе сәхнәдә җырлап йөргән булса, хәзер кызлары сәхнәдә биеп ут чыгара. 
Эш – иң үтемле тәрбия. Баланы эшкә өйрәткәндә  телен дә баетасың, мең соравына җавап эзлисең. Эш белеп үскән баланың теле дә – туган теле; ашаган ашлары, эчкән сулары да хезмәтенең җимеше. Уллары Тәбрис белән Рәнис өчен фермага төшеп бозауларга сөт эчерү вазыйфасы да йөкләнә инде хәзер. Тракторга утырып басуга чыгуларны көтеп алалар әнә! Әтиләре белән кибеткә кереп, тәмле әйберләр алалар, термоска җиләкле, гөлҗимешле үлән чәе ясыйлар. Эшләп арыгач, әти белән басу уртасында ашап, кайнар чәй эчеп алу бәхете малай-ларның иң матур балачак мизгеле булып калачак әле... Әлегә алар яшь колыннар кебек уйнаклашып, өй уртасында үзара көрәшеп тә алалар. Һичшиксез, арыслан батырлыгы бар үзләрендә!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар