Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Зөлхия әни

Салаватлар гаиләсенә мин өченче килен булып төштем. Бергә эшли башлаганда мондый уйлар башта да юк иде.

 

Салаватлар гаиләсенә мин өченче килен булып төштем. Бергә эшли башлаганда мондый уйлар башта да юк иде. Икебез дә бер яктан: мин дә Азнакайда үстем, әмма әти-әниләр хәзер Әлмәттә яшиләр. Гастрольләрдән кайтканда, ул гел башта мине Әлмәткә кертеп чыга, аннары үзләренә кайтып китә иде. 
Беркөнне Казанда Салават мине: «Әйдә, чәй эчеп кенә чыгабыз», – дип, энесе Азаматларга алып керде. Фатирларына керсәк – әниләре Зөлхия апа килгән... Мин аны, әлбәттә, күптән белә идем. Ул озак еллар Азнакай Мәдәният йортында директор булып эшләде. Ә мин шул Мәдәният йортында вокал ансамбльдә шөгыльләндем – исәнләшеп тә йөри идек. Әмма бу бит күзгә-күз очрашу. Беренче тапкыр! 

Чәй эчәргә утыргач, ул: «Кайда укыдың, нәрсә тәмамладың?» – дип сораштыра башлады. Салават мине фатир бусагасыннан уздыргач, алар моны башкача кабул итте, йөриләр дип уйладылар, күрәсең. 
Без аларда озак тормадык. Зөлхия апа ишек төбенә кадәр озата килде һәм без инде баскычтан төшеп китеп барганда: «Яшь аермагыз күп түгелме соң?» – дип сорады. Аннары үзе үк җавап та бирде: «Әй, ярый, безнең дә әтиең белән 12 ел бит аерма», – диде. Шундый позитив формада саубуллаштык. 
Салават белән очрашмый идек әле бу вакытта, әмма арада инде ниндидер бер җылылык бар иде. Урамга чыккач, бер-беребезгә карап елмаеп куйдык. Мин Салаваттан: «Әтиең белән әниеңнең яшь аермасы шулай зурмыни?» – дип сорадым. «Әйе, чыннан да, 12 ел», – диде ул. Ә безнең яшь аермасы – 13 ел. 

Яз көне булды бу очрашу. Зөлхия апа миңа сөйкемле, ачык, ягымлы күренде. Мәдәният йортында мин моңарчы белгән Зөлхия ханым бик кырыс җитәкче иде. Әйе, өйдә ул, чыннан да, бөтенләй башка төрле – балалары өчен җаната. Берәр төрле проблема туса, алар өчен тау булып баса. Хәзер дә шулай. 

Ә җәен инде икенче тапкыр очраштык. Салават мине өйләренә: «Мин өйләнәм. Хатыным менә шушы кыз булачак», – дип алып керде. Июль ае иде бу. Өйдә безне Салаватның әти-әнисе һәм энесенең хатыны Алия каршы алды. Алия йөкле – бала көтә. Салават, керәбез дип, алдан әйтеп куйган. Әнисе бәрәңге тәкәсе пешергән – Азнакай ягында гына пешерәләр аны. Табын әзерләгәннәр. Алар мине көткән – күренеп тора. Чәйләр эчтек, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул минутларда кичергән хисләрне хәзер аңлата да алмам. Әлбәттә, дулкынландым. Яшь идем бит әле. Икенче яктан, шул яшьлегем аркасында миңа бик куркыныч булмады да. Хәзер менә бөтенләй югалып калыр идем... Миңа ул чакта 21 яшь, ә Салаватка инде 34 яшь тула. Үзләренең дә яшь аралары шуның кадәр булгач, илдә булмаган хәл дип кабул итмәсләр – күп сораулар бирмәсләр дип өметләндек... 
Яшь аермасы турында сүз бөтенләй булмады. Бу яңалыкка сөенгәннәрдер алар. 


Салават өенә кайткан саен, әтисе белән әнисе: «Кайчан өйләнәсең инде?» – дип сорый торган булганнар. Һәрвакыт! «Утызны уздың бит инде, өйләнергә кирәк», – дип гел әйтеп торганнар. Ә Салават: «Әти, син үзең дә 35 тә генә өйләнгәнсең бит», – дип җавап бирә торган булган. Бу тарих соңрак безнең бер клипта да чагылыш тапты... 

Якташлар булгач, бер-беребезнең гаиләсен читтән булса да белә идек. Икенчедән, иҗат кешеләре булгач, Салават белән икебез дә бер казанда кайныйбыз. Аның әти-әнисе өчен бу да зур плюс булып тоелды дип аңладым. Хәер, моны минем гаиләм – әти-әнием дә шулай кабул итте. Икътисад өлкәсенә кертеп җибәрергә бик тырышып карасалар да, кечкенәдән үк сәхнәгә тартылдым. Алар өчен ят, белмәгән дөнья бу: янымда якын кешем булгач, җиңелрәк булыр дип уйлаганнардыр – кулымны сорарга килгәч, шунда ук ризалык бирделәр. 

Ә Салаватларда... Салаватларда без инде ул көнне гаилә бюджеты, аны ничек алып бару турында сөйләштек. «Әтиегез белән чыгымнарны һәрвакыт язып бардык: бу акчаны моңа тоттык, шуның кадәр моңа тоттык дип. Дәфтәребез бар иде. Шулай гына гаиләне көйле итеп алып барып була», – диде әнисе... Нигә өйрәтәләр, без үзебез дә беләбез, дигән уй башка да кермәде. Аларның бит инде тормыш тәҗрибәсе зур: бер тапкыр гына кияүгә чыкканнар, бер тапкыр гына өйләнгәннәр – гомер буе бер кеше белән яшәгәннәр. Бу яктан безгә үрнәк – алар кебек булырга тырышабыз.. 
Без өйләнешкәндә мин дә: «Бары бер тапкыр гына кияүгә чыгарга телим», – дидем. Шундый ният, шундый максат белән чыктым. Һәм моның шулай булуы өчен бик тә тырышабыз. 

Икенче көнне Салаватның әти-әнисе гаилә белән Әлмәткә килеп рәсми рәвештә минем кулны сорады. Барыбыз бергә кафеда җыелдык. Туганнарны да чакырдык. Ул көннең видеосы да саклана. Салаватның әнисе: «Безнең йөзгә кызыллык китермәссез дип ышанып калабыз, сез иҗат әһелләре – кыңгыраулы кешеләр, гел күз алдында. Шуңа күрә башкаларга үрнәк булырга тиешсез – һәр адымыгызны уйлап атлагыз», – дигән иде. Бу сүзләр күңелгә бик нык сеңеп калды – әледән-әле искә төшерәбез. Зөлхия әни бик дөрес әйткән. Күреп торабыз: күңелсез мисаллар тирә-юньдә шактый. Әле генә аларга матур, үрнәк гаилә дип карыйлар, ә аннан беркөнне ир белән хатын икесе ике сукмактан атлап китә... Бөтен кеше аптырап кала: ни уйларга да белми. Әйе, безнең өстә җаваплылык бик зур. Салават белән моны икебез дә сизеп, белеп, аңлап торабыз. Өйләнешкәнебезгә тугызынчы ел менә – зурдан кубып беркайчан мөнәсәбәтләр ачыклаган юк. Әти-әниләр белән дә аңлашмау булганы юк. Әлбәттә, алардан аерым торганга да шулайдыр бу. Әмма кемдер аерым торса да, сүзгә килергә сәбәп таба бит... Әти-әниләр безнең гаиләгә кысылмыйлар, сез дөрес эшләмисез, болай эшләргә кирәк дип әйтмиләр. Озак кына балабыз булмады, әмма алар беркайчан да: «Кайчан безгә онык алып кайтасыз?» – дип сорамадылар. Башка кешеләр көн дә бу сорауны биргәндә дә. Социаль челтәрләрдәге язылучылар әнә адым саен: «Вакыт инде, вакыт» – дип искә төшереп тордылар... 

Ниндидер проблемабыз булса да, әти-әниләргә белгертергә тырышмыйбыз. Аларны нигә борчуга салырга? Күңелле яңалыкларны гына сөйлибез. Берәр нәрсәгә карата фикерләрен белергә теләгәндә дә, читләтеп кенә әйтәбез.

Мин ашыгып алгарак киттем.

Зөлхия әнигә беренче тапкыр «әни» дип әйткән мизгелне бик яхшы хәтерлим. Алар минем кулны сораган көнне үк без кире Азнакайга кайттык, әмма алардан аз гына соңрак. Салаватлар үз йортлары белән торалар. Капканы ачып, эчкә уздык – чәй эчеп утыралар. 
– Исәнме, әни! Исәнме, әти! – дип дәштем икесенә дә. 
Һәм шунда ук якын булдылар... 
Рәис әти: «Менә дөрес эшләдең, беренче көннән үк әйтә башласаң җиңел ул», – диде. 

Әнинең миңа: «Булачак кайнанаңа әни дип дәшәргә кирәк», – дип әйткәнен хәтерләмим. Әмма мин бит күреп үстем – ул үзе кайнана-кайнатасына «әти-әни» дип дәшә иде. Кайнана сүзен хәтта сөйләшкәндә дә кулланмый. Минем үземнең дә «кайнана» дип сөйләгәнем юк, «Зөлхия әни», дим. Кайсы әнием турында әйтүемне аңласыннар өчен шулай күнектем... Әни дә кайнанасы турында әйткәндә «Флера әни» дия иде. Без бит барыбыз да гаиләдә үскәндә күргәнне кабатлыйбыз. Алар тормышны ничек алып бара – шуны үз гаиләләребезгә күчереп алабыз. 


Сездә генә бар да ал да гөл икән, дияр кемдер. Алай түгел ул. Әйтик, кайчак кайнанаңның нидер әйтүе сиңа ошамаска да мөмкин. Дөрес, бәлки ул сине бөтенләй үпкәләтергә теләмәгәндер, мондый нияте булмагандыр, бәлки ул моны үзе сизми дә калгандыр. Ә син менә ул әйткәннәрне башкача кабул иткәнсең... Андый моментларда мин бу хакта Салаватка әйтәм. Ул әнисен миннән яхшырак белә – нигә шулай яки болай эшләгәнен аңлатып бирә. Һәм күп вакыт: «Игътибар итмә, ул алай әйтергә теләмәгән, син бары аны дөрес аңламагансың», – ди... Вак-төяк аңлашмаулар бездә шулай үтә – җыелып килми. Гаиләдә мондый үпкәләүләрдән шунда ук котылу мөһим бит. Югыйсә ул аннары кар өеме кебек үсәргә, зураерга һәм сезне күмеп китәргә мөмкин! Ниндидер бер чиккә килеп җитеп, эчтә җыелган барлык үпкәләрне искә төшереп, чыгара, әйтә башласаң, ул бит зур тавышка әйләнергә мөмкин. Шуңа бер-береңне түбәнсетү, хурлау да кушылса... Ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин боларның. 
Әти-әнием ягыннан нидер ошамаса, Салават та миңа шунда ук белгертә: аларның нигә үзләрен шулай тотуларын инде мин аңлатам. Үземнекеләр бит – аларны миннән дә яхшырак тагын кем белә?! 

Зөлхия әни белән гел шалтыратышып торабыз. Ул миңа башта ук әйтә куйды: «Киленнәрем көн дә шалтыратып сорый хәлемне, син дә шалтырат», – диде. Тик безнең – артистларның тормышы башкаларныкыннан аерыла: ыгы-зыгы күп. Һәр көнне шалтыратулар килеп чыкмый, әмма атнага 1–2 тапкыр барыбер сөйләшеп алабыз. Хәзер аралашу өчен мөмкинлекләр күп: ватсап аша язышабыз, балаларның фотоларын салабыз, видеошалтыратулар ясыйбыз... 
Әти-әниләргә бертигез кайтырга тырышабыз: бу атнада – Әлмәткә, киләсе атнага – Зөлхия әнигә, Азнакайга. Алар үзләре безгә шулай диделәр: ике якны тигез күрегез, диделәр. 

Зөлхия әни башта ук: «Килендәшләр үзара дус булыгыз», – дигән иде. Алия килендәшемнең өч баласы бар. Алар Казанда яшиләр. Үз туганнарым арасында мондый якын кешеләрем юк дисәм дә ярый. Яшьләр арасында диюем. Без өйләнешкәч тә аларга кунакка йөри башладык. Салават аларның балаларын бик ярата. Атнасына бер тапкыр булса да күрешмичә калган юк: йә ял көне балалар белән бергә йөрергә чыгабыз, йә кафега барып утырабыз, йә алар безгә, йә без аларга кунакка барабыз. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә үткәрәбез. Бер-беребезгә күчтәнәчләр, бүләкләр бирергә яратабыз. Алия әлегә күбесенчә өйдә: кинәт кич белән каядыр чыгыш ясарга туры килсә, Мәдинәне тыныч күңел белән аларда калдырып китәм. Мәдинәгә аларда кызык – барырга гына тора... Килендәш белән шундый яхшы мөнәсәбәтләр булмаса, ирләрнең – ике туганның аралары суынырга да мөмкин бит. Монда хатын-кыздан бик күп нәрсә тора. Мин аларның – өч туганның элемтәләре гел нык булсын дип тырышам. 

Безнең әле бала булмаганда Зөлхия әни күбрәк Салаватның энеләренә – оныклары янына килә иде. Ә хәзер Мәдинә дә булгач, аларга да, безгә дә килергә тырыша. 
Рәис әти 6 ел элек мәрхүм булды. Зөлхия әни икенче тапкыр Казан кешесенә кияүгә чыкты. Ирек абый әле эшли, ә Зөлхия әнинең Азнакайда үз йорты. «Бу йортларны, бакчаларны ничек калдырып китим?» – дигән уй аны һаман шунда бәйләп тота. Алар әле – анда, әле монда – Казанда торалар. Ялгыз хатын-кызга барыбер кыен аңа. Бу яңалыкны ничек кабул итәрбез дип бик борчылды ул. Никах укыттылар, безнең бөтенебезне җыйдылар. Ничек каршы булыйк ди?! Без барыбыз да – монда, ә ул Азнакайда берүзе калды. Зур йорт белән! Өйдә гел ниндидер мәшәкать чыгып кына тора. Кар көрәү, бакча казудан башлап. Беребез дә гел кайтып йөри алмый – һәркемнең үз тормышы. Әле балалар да кечкенә. Тиз генә әйләнеп килергә Азнакай якын җир дә түгел. Шуңа күрә аның үз кешесен табуына куанып кына торабыз. 
Ирек абый Зөлхия әнине Казанда каршы ала, аннары бергәләп кунакка киләләр. 


Аш-су үткәрәсе булганда Зөлхия әнидә барыбыз бергә җыелабыз. Тәрәзә юарга да кайтабыз, бәрәңге утыртырга да. Быел, дөрес, менә бездән башка гына утырттылар әле... Әни гомер буе диярлек җитәкче урыннарда эшләгәч, теләсә кайсы эшне оештыра, бүлеп бирә белә ул. Көнкүрештә дә шулай. Кемдер кирәк-ярак алырга кибеткә китә, кемдер ишегалларын, өйне җыештыра. Ә ул үзе һәрвакыттагыча бәлешкә тотына... 

Зөлхия әни минем әби – әнинең әнисе белән бик охшаган, аларның холыклары да бер. Икесе дә иҗат кешесе: матур киенеп йөрүне, үзләренә игътибар иткәнне яраталар. Үзләрен тыңлаганнарын яраталар. Көчле шәхесләр! Бер-берсенә гел шалтыратышып торалар. Зөлхия әни әбине «күңелемә якын кеше», ди. Олы кодагый дип дәшә ул аңа. 

Зөлхия әни белән безнең дә охшаш яклар бар. Беренчедән, икебез дә Арыслан йолдызлыгында туган. Икебез дә иҗат кешесе. Киенергә яратабыз! Әле күптән түгел генә Ирек абый белән Мәскәүгә барып кайттылар алар. Шуның алдыннан шалтыратты: «Кызым, әйдә, юлда кияргә бер уңайлы кием алыйк әле», – ди. Без аның белән көне буе бергә булдык. Башта аны салонга алып бардым – маникюр ясаттым. «Башкалага матур булып барырга кирәк», – дим. Бөтен Казанны уратып худи эзләдек – ахырда таптык. Минем кибеткә дә кереп чыктык – аңа яулык сайладык. Төсен туры китереп жилет та алдык. Ирек абыйның балалары Мәскәүдә яши – ярты елга бер икәүләп анда барып кайталар. Анда да кечкенә балалар – оныклар бар: бүләкләр дә алабыз. 
Кием сайлау буенча Зөлхия әни гел миңа мөрәҗәгать итә: артист булгач, кайда нинди кием сатканны чамалыйм бит. Директор эшеннән китсә дә, иҗаттан китмәгән ул: 16 ел элек балалар театр студиясе оештырган. Бүген халык театры дәрәҗәсенә үсеп җиткән «Тылсым» балалар театрының режиссеры булып, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән туган телебездә спектакльләр куялар, әдәби кичәләр оештыралар. 12 ел Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеген җитәкли Зөлхия әни. Милли чаралар, очрашулар оештырганда, хисап җыелышларына барганда, съездларда катнашканда милли киемнәр кияргә тырыша: без дизайнер белән аның образын тудырабыз. 

Зөлхия әнигә бүләкләр бирергә яратам. Мин, гомумән, бүләкләрне алуга караганда бирергә ярата торган кеше... Әле бу көннәрдә генә кунакка килгән иде. Ә минем милли стилистикадагы бүләкләрем байтак җыелган. Беләм – әни аларны бик ярата! Милли бизәк төшкән сумкаларны, калфакларны... Аның өчен дип махсус үзем дә алам андый бүләкләрне. Колак алкалары, муенсалар... Ул бит гел кеше күз алдында йөри – матур күренсен!

Берсендә, Азнакайга кайткач, Зөлхия әнинең чәчен буйыйм: тарыйм, төпләренә кадәр буяу сылыйм... «Кызыңның синең өчен нәрсәдер эшләве шулкадәр рәхәт икән», – диде ул шунда. Мондый җылылык җитмәгән аңа, күрәсең. Бу кагылулар аңа тансык! Ходай Тәгалә шуңа күрә аңа дүрт кыз-онык биргәндер. Кызлар әледән-әле аңарда каникулга да кала. Мәдинәнең әле калганы юк иде. Соңгы кайтуда Зөлхия әни: «Кызыма инде өч яшь тулды, калдырырга була», – диде. 

Рәис әти нефтьче иде, ә Зөлхия әни, әйткәнемчә, иҗат кешесе. Ул һәрвакыт эштә, өйгә төнлә генә кайтып керә – чаралар гел соң бетә. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә дә эшли. Рәис әти аңа: «Булды, җитте, бу эшеңне ташла», – дип, беркайчан әйтмәгән. Киресенчә, Зөлхия әнине каядыр алып барырга кирәк булса – алып барган, каршы алган, балаларны караган. Аларга ашарга әзерләгән. Салават гел аның зур табада ит белән кыздырган бәрәңгесе турында сөйли... Рәис әти Зөлхия әнине күтәргән, үсендергән – үзе теләгәннәргә ирешергә мөмкинлек биргән. Иҗат кешесе буларак, аны аңлаган. Боларның барысы да Салаватта да бар. «Син җырлама, өйдә генә утыр, өйне генә кара», – дип, ялгышып та әйткәне юк. Киресенчә, мине таныту өчен күбрәк тә тырыша шикелле. Яулыклар белән башлаган бизнесым өчен дә янып тора. Җырлар яздырганда, клип төшергәндә дә гел: «Әйдә, сиңа эшлибез!» – ди. Минем алдагы юлларны өзгәне, ишекләрне япканы юк аның. Хатын-кыз өчен канатларыңны кисмәүләре шундый мөһим бит ул! Андый гаиләләр дә бар бит арада: хатыны матур гына җырлый, күтәрелергә, танылырга мөмкинлеге дә бар, ә ире аңа сәхнәгә чыгарга рөхсәт итми... 

Салават миңа: «Сиңа беренче тапкыр игътибар иткәндә үк аңладым – холкың, характерың әнинеке кебек», – ди. Ир-ат барыбер әнисенә охшаган кызны эзли бугай ул... Әле өйләнешкәнче, йөри дә башлаганчы, Мисырда бер атна буе ике клип төшергән идек Салават белән. Вакыт чикле: көнне-төнне белми эшләдек – отельгә йокларга гына кайта идек. Мин әле машина йөртә белми идем, әмма кирәк дигәч, «булмый» димәдем, утырдым. «Сиңа шунда шаккаттым, – диде соңыннан Салават. – Белмисең, әмма эшләргә алынасың. Бәхәсләшмисең, нигә кирәк ул, димисең. Авырлыклардан курыкмыйсың! Булдырасың!» 
Чынлап та, Зөлхия әни нәкъ шундый. Аны алга барудан бернинди авырлыклар туктатмый, нәрсәнедер белми икән, шунда ук өйрәнә. Күптән түгел генә, мәсәлән, рульгә утырды. Дөрес, Казанга машинада килгәне юк әле: «Мин монда йөри алмам», – ди. Әмма ул теләсәме?!.. Зөлхия әни безнең шундый! Икенче берәү булса: «Бу яшьтә тотынып та тормыйм», – дияр иде. 

Мәдинәгә дә Зөлхия әни кебек кайнана туры килүен теләр идем. Киленен үзенең көндәше кебек күргән кайнаналар да очрый бит. Улын башка берәү кулына берничек тә тапшыра алмаган, тапшырырга теләмәгән. Килененә гел начарлык теләгән, алай гына да түгел, начарлык эшләгән. Үз-үзеңә зыян салу кебек бит бу. Килен – синең улыңның иң якын кешесе ләбаса! Бер дулкында булган кайнана насыйп итсен иде кызыма да. 
Яшьләр арасында шундый күренеш бар: ир белән ачуланышалар да әти-әниләренә кайтып китәләр. Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Проблема бар икән – аны чишәргә кирәк. Өйдән чыгып китү – проблеманы чишү юлы түгел. Башта суыныгыз, аннары утырып сөйләшегез. Без өйләнешкән вакытта әти: «Кунакка бергә кайтасыз – бергә китәсез, ялгыз, аерым-аерым йөрмисез», – дигән иде. Без бергә яши башлаганда мин әле читтән торып Әлмәт нефть институтында укый идем: Салават Казанда кала, ә мин чираттагы сессиягә кайтам. Әти һәрвакыт: «Ә нигә Салават кайтмады?» – дип сорый иде... Без әти әйткән бу кагыйдәне сакларга, үтәргә тырышабыз. 

Әнинең миңа: «Сабыр бул! Кайнанаңда нәрсәдер ошап җитми икән, шунда ук чәчрәп чыкма! Әйтәсе сүзеңне эчеңдә калдыр. Кирәк дип тапсаң, соңрак, суынгач, тынычлангач җиткерерсең әйтергә теләгән фикереңне», – дип киңәш биргәне бар. Мин бу киңәшнең дөреслегенә инандым инде. Иреңә дә шулай ук эндәшми калырга кирәк! Тыныч күңел белән өйгә кайтып керүдән дә рәхәт нәрсә юк тормышта. Әйтәсе килгәнне позитив юл белән җиткерү мөмкинлеге дә бар. Салават әнә соңгы вакытта видео-постлар куя: шаярту кебек яңгыраса да, анда күпмедер дөреслек барын, миңа нидер әйтергә теләвен үзебез аңлыйбыз бит... 

Гүзәлем МИҢНЕХАНОВА
 

Теги: татар гаиләсе килен кайнана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Менэ бу БИК акыллы килен молодец сенгелем.гомербуе шундый акыллы булып кал.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Молодец Гузэл, бииик сирэк очрый артистлар арасында матур тел сэйлэме белэн язма. Гаилэдэ яхшы тэрбия алып, кин кунелле, эдэпле, татар хатын кызларына хас сабыр холыклы булып ускэнсен. Язманда очынуда, шапырынуда юк. Яхшы эсэр укыган кебек укып чыктым. Гаилэнэ именлек, Ижатыгыз да унышлар сезгэ.

      • аватар Без имени

        2

        0

        ?????

        Хәзер укыйлар