Әйтелми калган рәхмәт
Никахтан соң туган нигеземнән киткәндә әти-әнием, әбием белән бабам капка төбенә озата чыкты. «Машинага утыргач, артыңа борылып карама, кире кайтырлык булмасын!» – дип, колагыма пышылдады әби. «Чит җирләрдә читен булыр инде сиңа, кызым», – дип тә өстәп куйды. «Әллә кая китмим бит, күрше район – Питрәчкә генә!» – дип, әбиемне юатырга тырышсам да, тамак төбемә төер утырды. Машинага утыруга чытырдатып күзләремне йомдым. «Артка карамаска, ничек тә артка карамаска! Кире кайтырлык булмасын!» – дип, догаларымны укып баргач, 40 минутлык юл сизелми дә үтеп китте.
Менә машинабыз капка төбенә килеп туктады. Яңа туганнарым, кайнана, кайната, иремнең апасы, сеңлесе ишек төбенә ап-ак мендәр салып, барысы да тезелешеп басып торалар. Миңа әни буласы кеше елмаеп бал-май каптырды. Яратырмынмы, үз әнием кебек якын итә алырмынмы дип уйлап куйдым шунда. Иң авыры – әни дип эндәшү булды. Кайнанам: «Кызым, үз җаең белән әйтерсең», – дисә дә, кунаклар: «Хәзер үк әйт, аннан читен була», – дип кыстый башлады. Ул чакта тешемне кысып, авырлык белән генә әйттем мин ул сүзне. Чит-ят кеше-гә «әни» дип эндәшү бигрәкләр дә авыр икән...
Никахтан соң кайнаналар йортында яши башладык. Ияләшеп китүе авыр иде. Эшләгән эшемнең рәте булмады: идән юарга алынсам – сулы чиләгемне түгәм, өй җыештырсам – өй җиһа-зын ватам... Үч иткәндәй, ризык-ларым йә тозлы, йә көя, йә чиле-пешле була. Югыйсә һәрвакыт яхшы пешерә идем. Оятымнан шулкадәр гарьләндем. «Булдыксыз килен мин», – дип, үземне эчтән тиргәдем. Әни шул вакытта ник бер кыек сүз әйтсен. «Борчылма, минем плитәгә ияләшмәгәнсең генә әле син», – дип тынычландырды ул. Шуңа карамастан, икәү генә утырып чәй эчкәндә дә, кич утырганда да артык ачылып китә алмадым. Хәтта ишегалдында ялгызым гына йөргәндә дә кайнана гел мине сыный, күзәтә, ялгыш адымымны гына көтә сыман тоелды. «Кайнанага ышанма, эч-сер-ләреңне ачып салма», «Килен кеше – ким кеше, сине барыбер үз кызы кебек яратмаячак», – дигән фикерләр күңелемә бик нык сеңгән иде шул. Кайнанамның елмаеп, матур итеп сөйләшүеннән, хәтта иртәнге ашлар әзерләп эшкә озатып җибәрүеннән дә ниндидер мәкер эзләдем. Чит балага кеше шулкадәр яхшы була алмый бит инде дип уйладым. Әмма бик каты ялгышканмын икән...
Бераз яшәгәннән соң без башка чыктык. Казандагы яңа фатирыбызга күченгәндә безнең бер урынлы карават, бер кечкенә өстәл, ике урындык һәм плитәбез генә бар иде. Фатир алганнан соң табак-савыт алырлык та акчабыз калмады. Китәр алдыннан әйбер җыеп йөргәндә әни сервантында кадерләп саклаган өр-яңа сервизларын, кашык-чәнечкеләрен тарт-мага тутыра башлады. «Әни, кирәк түгел, тора-бара үзебез алырбыз әле», – дим. «Юк, кызым, мин менә шулай телим», – диде ул. «Кайнанам миңа да таба бүләк иткән иде, мин дә сиңа бүләк итәм, син үз киленеңә бирерсең, үзенчә бер традициябез булыр», – дип, өр-яңа табалар тоттырды. Ул инде фатир сатып алганда да булган бар акчасын безгә биргән иде. Ремонт ясаганда да, иртә таңнан автобуска утырып, Казанга, безгә обойлар ябыштырышырга килде. Безгә бик булышасы килде аның, ә мин аның ярдәмен кабул итеп алырга кыенсындым, оялдым.
Аннан улыбыз туды. Палатама якыннарым да кереп йөри ала иде. Ирем гел янәшәмдә булды. Бәби тапканның икенче көнендә үк, ике сумка ризык күтәреп, Питрәчтән кайнанам килеп җиткән. Ләкин ул көнне бала тудыру йортына чит кеше-ләрне кертмиләр иде. Хәзер шул вакытны искә алам да, тамакка төер тыгыла... Үзем булса да янына төшәсем калган. Күңеле булган булыр иде... Ләкин мин төшмәдем. Үз хәлем хәл булгандыр, күрәсең. Ә ул миңа үзе баскан токмачлар белән аш пешереп, үләнле чәйләр әзерләп килгән иде. Шул чәй белән ашның тәмен әле дә оныта алмыйм. Андый ризыкларны әни генә пешерә белә шул.
Бала табу йортыннан чыккач, миңа кабат хастаханәгә ятарга туры килде. Биш көнлек баламны кайнанам карады. Аннан соң мине дә тәрбияләде. Питрәч белән Казан арасын шактый таптарга туры килде аңа. Шул вакытларда бер тапкыр зарланмады, аяклары авыртса да, «уф, арыдым», димәде. «Улым, Алисәне саклый күр, авыр әйберләр күтәртмә, температурасын гел күзәтеп тор, төннәрен йоклат», – ди иде иремә шалтыраткан саен. Ә бит улын чирле килененә каршы котырткан кайнаналар турында ишеткәнем бар иде минем...
Әни мине һәрвакыт сакларга тырышты. Авылга кайткач та: «Мин булганда ял ит», – дип, оныгын гел үзе карады, йокым туйганчы йоклатты. Шул чакларда фатирга күченгәнгә үкенеп тә куя идек. Шуңа ял саен Питрәчкә кайттык. Әниле йортыбыз нурлы, җылы, кайнар ашлы, бәхетле иде...
Яшь тә тугыз айлар тирәсендә улыбызны сөннәткә утырттык. Больницадан кайттык та, ирем эшләре буенча өйдән чыгып китте. Мин авыртудан һәм куркудан акырып елаган бала белән ялгызым калдым. Бу көнне ничек уздырырмын икән дип, белгән догаларымны эчтән генә укып Ходайдан ярдәм сорый башладым. Озак та үтмәде, ярдәм бирде – кайнанам килеп керде. Иң затлы күлмәген киеп килгән. «Бәйрәм белән!» – ди үзе. «Әни, нинди бәйрәм инде, күреп торасың бит хәлебезне», – дидем шунда ачуланып. Баламның елавыннан акылым томаланган иде инде. «Бик зур бәйрәм бүген – улыбыз сөннәтле егет булды», – диде дә, балага пульт белән идарә ителүче зур машина тоттырды. Улыбыз шунда ук елавыннан туктап, уйнарга тотынды. Аннан соң өстәлгә бер зур төргәк хуш исле бакча җиләге куйды. Каян тапкандыр шундый җиләкләрне, югыйсә сезоны да түгел иде. Бәйрәм табыны да әзер булды. Менә шулай иң авыр көнебезне бәйрәмгә әверелдерде әни.
Һаман безгә акчалата ярдәм итеп яшәгән әни, бала тугач, «җомга хәере», «бала өлеше» дип, йә тагын берәр бәйрәм уйлап табып, улыбызга пенсиясеннән өлеш чыгарды. Яшь гаилә булгач, финанс ягы авыр икәнен аңлаган кайнанам, баланы барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тырышты шулай.
Әнинең эчке тоемлавы да бик көчле иде. Гаиләбездә авырлыклар булса, авырып китсәк, акчабыз такырайса, табак-савыт шалтыраса да, шунда ук сизеп ала. Тормышыннан бер дә зарланмады. Кеше гайбәтен дә сөйләмәде, гомумән, ул кешенең начар сыйфатларын күрми иде.
Узган елның октябрендә ашыгыч рәвештә бала белән әти-әнием янына кайтып китәргә туры килде. Кояшлы, салкын көзге көн. Аяк астында сап-сары каен яфраклары кыштырдый. Кайнанам безне юлга кадәр озата чыкты. Такси ярты сәгатьләп килмәде. «Әни, салкындыр сиңа, бар, кер!» – диюемә карамастан, «Сезне озатып җибәрәсем килә, кызым», – диде. Бу минем кайнанам белән соңгы күрешүем булган икән.
Без киткәч, ирем белән әни авырый башлаган. Ул вакытта зәхмәтле чиргә юлыкканыбызны белмәдек, гади салкын тию дип кенә уйладык. Берничә көннән соң үзебез дә авырый башладык. Бер атна авыргач, әни хастаханәгә барган, ләкин аны, өйдә дә дәвалана аласыз, дип, кире борып җибәргәннәр. Ун көннән артык температурасы төшмәгәч, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырганнар, әмма ул килмәгән. Аптырагач, ирем әнине Казанга алып килгән. Аны хастаханәгә салганнар. Үпкәсенең 50 процентка зарарланган булуы ачыкланды. Кислород битлеге кигән килеш тә, телефоннан шалтыратуга ул иң элек безнең хәлне сораша иде. Хәле җиңеләеп, хастаханәдән чыгару турында сөйләшә башлаганда гына, әнидән «хәлем нык авырайды», дигән хәбәр килде.
Ике сәгатьтән соң – җомга намазы вакытында аның үлүе турында әйттеләр. Беребез дә көтмәгән коточкыч хәбәр иде бу. Иремнең, кайнатамның өзгәләнеп елавын беренче тапкыр күрдем шунда. Ирләр күз яшен күтәрүе аеруча да кыен икән ул. Әнинең иң зур үкенече – яңа туган оныгын күрә алмыйча калуыдыр, мөгаен. Ул коронавирус белән тартышкан вакытта олы кызы бәби тапты.
Әни сүз белән бернәрсәгә өйрәтмәде. Ләкин мин аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Зарланмаска! Вак кына проблемага юлыксак та, зарланырга, мескенләнергә яратабыз инде без! Мин дә шундыйлар рәтендә идем. Ә хәзер әни нишләр иде икән, дип, аны уйлыйм да тынычланып калам. Һәр авырлыкның уңай ягын күрергә тырышам. Кешеләрне бар кимчелекләре белән ярата белү, олы йөрәкле, яхшы күңелле булу... Әниебезгә кагылышлы бу сыйфатларны үзебездә булдырырга өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле без яшьләргә. Иң мөһиме – кайнанам мине үз үрнәгендә әни булырга өйрәтте. Өч баласын гына түгел, мине, киленен, киявен дә үз канаты астына сыендырып, ана назына күмде ул.
Кайткан саен аның кочагында бар тормыш мәшәкатьләреннән качып, көч туплап китә идек. «Әниеңнең шундый булуына син бәхетле», – дим хәзер дә иремә. Мин дә тормышымда, бик аз вакытка булса да, изге күңелле кайнаналы була алуыма бик бәхетле. Әнидән алган тәҗрибәмне, назымны, мәхәббәтемне инде үз балама бирәм. Минем балам үз баласына тапшырыр. Әнинең җылысы, тәрбиясе әнә шулай буыннан-буынга күчәр...
Йөрәгең дөньядагы барлык үксез балаларны сыендырырга, назың ана назыннан мәхрүм булганнарны җылытырга җитә иде, әни. Син безгә бик кирәк идең. Безне ятим итеп, бик иртә китеп бардың шул. Барысы өчен дә рәхмәт, әни. Мине какмаганың, сабыр һәм акыллы булганың өчен. Терәк булырдай ир үстергәнең өчен. Миңа кайнана түгел, Әни булганың өчен! Кызганыч, бу сүзләрне исән чагыңда үзеңә әйтергә өлгермәдем. Һәрвакыт яныбызда булырсың кебек иде...
Хәзер шул вакытны искә алам да, тамакка төер тыгыла.
Алисә ШӘРӘФИЕВА,
Питрәч районы.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.