Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Олы йөрәкле «бәләкәй әби»

«Килен-кайнана»  рубрикасына дип атап яздым бу язмамны. Кайнана сүзе генә миңа  һич ошамый. Мин килен булып төшкән беренче көннән үк иремнең әнисенә «әнкәй» дип эндәштем. Үземнеке дә әнкәй. Сөйләгәндә буталчыклык чыкса гына, «Мәллә әнкәй», «Табын әнкәй» дип ачыклык кертәм...

«Килен-кайнана»  рубрикасына дип атап яздым бу язмамны. Кайнана сүзе генә миңа  һич ошамый. Мин килен булып төшкән беренче көннән үк иремнең әнисенә «әнкәй» дип эндәштем. Үземнеке дә әнкәй. Сөйләгәндә буталчыклык чыкса гына, «Мәллә әнкәй», «Табын әнкәй» дип ачыклык кертәм. Иреңнең әнисенә «әнкәй» дип дәшү гадәти күренеш кебек бит югыйсә. Әнкәй, минем киленнәремә (үземнең дә ике киленем бар) киңәш итеп: «Әниегезнең: «Ни хәлләрегез бар, әнкәй?» – дип елмаеп килеп керүләре, чыгып киткәндә: «Исән-сау булыгыз, әнкәй!» – диюләре генә дә ни тора! Сез дә шундый булыгыз», – дип, бик еш кабатлый икән. Олы йөрәкле әнкәебез моны да игътибарсыз калдырмаган!

Казан кодагыйлар һәм әнкәйнең кызлары


Балаларыбыз әнкәйне – иремнең әнисен кечкенәдән «бәләкәй әби» дип йөрттеләр. Өйдә олы әби дә бар иде ул чакта. Ул әбиләре – әнкәйнең бианасы Рабига әби. Әнкәйгә «бәләкәй әби» исеме бик килешеп тора: кечкенә гәүдәле, үзе бөтерчек төсле, атлап та йөрми кебек, йөгерә дә йөгерә әнкәй.
Әнкәебез Сарман районы Иске Имән авылында туып-үскән. Сабый чагы сугыш елларына туры килгән.
Җиде малайлары туганнан соң, сигезенчегә авырга узган хатынын калдырып, Гайнелмөхәммәт бабай сугышка китә. «Кыз булса ярар иде», – дип тели ул. Кызганыч, үзе генә кызын – Гөлфинурын күрә алмый, сугышта һәлак була. «Үскәндә әтиле кешеләргә кызыга идем», – дип искә ала балачагын әнкәй. 7 нче класстан ук фермада сыер сава башлаган әнкәебезнең үсмер чагы да җиңелләрдән булмаган.
21 яшендә ул Мөслим районы Югары Табын авылы егете – әткәйгә кияүгә чыга. Хезмәт юлын фермаларда дәвам итә. Әткәй белән иңгә-иң торып, бер эштән дә курыкмыйча эшли ул: сыерын да сава, сарык та карый. Кайда гына эшләсәләр дә, исемнәре Мактау тактасында. Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, медальләре дә бик күп. Көн үтсенгә түгел, булсынга эшли шул алар. 
Әткәй турында да яхшы истәлекләр генә хәтердә калды. Мин аның хөрмәтен тоеп яшәдем. Соңгы елларда бик нык  авырды.  Хәл белергә кергәндә, ятып торган чагы булса, хәле начар булса да, урынынан торып утырыр иде. Хатын-кыз алдында сузылып ятарга кыенсынды мәрхүм. Беркайчан да өйдә эчке киемнән, хәзергечә әйтсәк, трикодан йөрмәде. Яшьләргә бу кызык тоелыр, бәлки, хәзер бит трико-чалбарлардан  театрга да бара халык. Тик әткәйләр, безнең әтиләр буыны башка тәрбия алган шул!

Миңа әнкәебезнең йөрәге бик олыдыр кебек тоела. Шундый гади, эчкерсез, мәрхәмәтле, сабыр, һәрчак елмаерга көч табучы, йөзеннән нур бөркелеп торучы кешенең йөрәге кечкенә була алмыйдыр.
41 ел бианасы белән яши әнкәебез. Бик тату иде алар, күпләргә үрнәк булырлык. Әби дә бик яхшы кеше, «мировой» әби иде. Әткәй-әнкәйнең биш баласын үстерешкән Ак әби бит ул. Әнкәй әбине бик хөрмәт итте. «Балалар һәрчак караулы булдылар. Мәктәптән кайтуларына «тау чаклы» өеп камыр ризыклары пешереп куя иде. Бер елны бишесе берьюлы мәктәптә укыдылар. Олысы 10 нчы сыйныфка, иң кечесе беренчегә китте. Һәрберсенең салган мәктәп киемнәрен куярга үз урыны булды, иртән тиз генә җыенып чыгып китәргә әзер тора иде. Әбиләре шулай тәртипкә өйрәтте»,  – дип искә ала әнкәй. 
Әби 87 яшькәчә яшәде. Соңгы елларда ул күп нәрсәне оныта башлады, авырып та китте. Тик һәрвакыт яткан урыны чиста, ашаган ризыгы йомшак булды. Әнкәебез бик карады үзен. Аннан соң әткәйне тәрбияләп соңгы юлга озатты. Арыган чаклары да булгандыр инде  дип уйлыйм менә хәзер, ә әнкәй сиздермәде, авырыксынмады, зарланмады.

Әнкәй ике улы, өч кызы белән

Биш баланың иң беренчесенә – уллары Радиска кияүгә чыгып, төп йортка килен булып төштем мин.  Яңа гаиләмнең бик тату, тырыш һәм бердәм булуына бик тиз инандым. Ялларда балалар барысы бергә җыела. Кияүдәге кызы да, өйләнгән кече улы да гаиләсе белән кайта. Эшләр бергә эшләнә, ял итү дә бергә. Күңелле чаклар...
Төп йортта без өч ел яшәдек. Игезәк улларыбыз Раяз белән Гаяз туды. Тынгысыз чаклары еш булды балаларның. Ул чакларда ике әбинең дә ярдәме зур булды. Көндез дә, хәтта төннәрен дә карашты әнкәй. Бала имезгәндә йоклап китеп, баланы томалый күрмәсен, дип, борчылып күзәткән ул мине. Бик кечкенә чакларында юындыру да әбиләр өстендә иде. «Бәләкәе» мунчага алып бара, «олысы» себерке белән чаба, юындыра... 
Балаларга яшь тә 4 ай тулгач, мәктәпкә эшкә чыктым. Балаларны әбиләр алып калды. Балалар бакчасына 2 яшьтә генә илттек малайларны. Мин мәктәптә чакта да, кайткач та, балалар план дәфтәрләремне дә, дәреслекләрне дә сорап интектермәде. «Әнинеке, тияргә ярамый», дип, әбиләре аңлатканга,  куйган китап-дәфтәрләрем урыннарыннан да кымшанмый иде. 
Әнкәй беркайчан да минем бер эшемнән дә гаеп тапмады. Уңса-уңмаса да, һәр пешергән ризыгымны мактап, үрнәккә куяр иде. Үзем генә менә хәзер дә алар эшкә киткәч пешергән ипием өчен оялып куям. Нишләптер гел дә күтәрелмәде ул минем. Ә әнкәй мактый-мактый ашады шул ипекәйне. Мин исә, үз чиратымда, әнкәйнең ипи басу-изү эшләрен читтән генә күзәтеп, тәки тәмле ипи пешерергә өйрәндем.
Әнкәйнең зарланганын минем бер дә ишеткәнем юк. Шөкрана итеп яши ул. Әйткәнемчә, йөгерә әле. Сәламәтлеге соңгы арада какшаса да,  сер бирми. Безнең чиләк күтәргәнне күрсә, авыр күтәрәсең, дип  каршыга йөгереп килә. Ирек бирсәң, чиләкне үзе күтәреп алып китәргә әзер тора.  Үзеңне сакла, ди әнкәй, әйтерсең, үзе гомер буе сакланып яшәгән. Ул һәрчак хәрәкәттә:  менә генә пирог, бәрәңге тәкәсе яки дурчмак пешереп куйган, ә инде шул арада ялт итеп өйне тәртипләп чыккан булыр. Мин белә-белгәннән бирле әнкәйләрнең өстәлендә  һәр көн камыр ризыгы булды. Әби белән чәк-чәк пешерүләре һаман да күз алдында. Әнкәй эштән кайткан арада, табак-табак пешерәләр иде. Аның тәмлелеге! Авызда эреп тора! 
Без килеп керү белән, әнкәебез чәй өстәле әзерли башлый. Яңа пешеп чыккан ризыгын куя, тәм-том тезә. Өстәлдә ниләр генә юк! «Әнкәй, ташыма инде барысын да», – дигәнне ишетми дә, «менә монысын кабып карагыз әле, менә монысын», – дия-дия,  сыйлавын дәвам итә. «Тәмле дә булган ризыгың!» дигәнгә, «И-и, сез гел шулай мактыйсыз инде»,  –  ди. Радисның сеңелләре кайчак «аш тозлырак булган», «токмачы куерып киткән», дигән булып утырсалар, әнкәй шундук: «Фәһимә апагыз да, Радис абыегыз да беркайчан ризыктан гаеп тапмыйлар, ни пешерсәң дә мактап ашыйлар»,  – дип әйтеп куя. Үзе миннән чынаяк та чайкатмый инде. Ул ясаган чәйне эчеп кенә чыгып китәм бит инде. Шулай гадәтләнгән инде. «Утырып тор», «Авыр күтәрмә берүк», дип, өфләп кенә тора. Төпчек кызлары ире белән килешмичә йөргән чакларда да: «Апаң сабыр булды, Фәһимә апаң кебек булырга кирәк», – дип кабатлый иде. Кулым сынгач, аның борчылулары!.. «Эшләмә! Торсын! Ник әйбер күтәрәсең?!Сакла кулыңны!» – дип, гел әйтеп, кайгыртып торды. 
Ихата тирәсе дә, өй дә һәрчак чиста-пөхтә булды. Бар нәрсә үз урынында. Әнкәйнең тырышлыгы белән шулай бит ул. Әнкәй үзе исә, бергә торган елларны сөйләп, каенсеңелләремә  мине мактый икән: ике бала булсалар да, шуларның бернәрсәсе аунап ятмый иде, өйдә һәрчак тәртип булды, дип. Менә шулай чагыштырып, мине гел үрнәк итеп куеп, хөрмәт белән карап, кызларын тәрбияли инде. Әнкәйнең кеше дә сөйләгәнен ишеткәнем юк, гайбәт тә белми ул. Кайчагында сүз иярә сүз чыгып, берәрсенең гаебен әйтеп куйсак, шул минутта әнкәй ул кешене яклап чыга. 
Быел гаиләбезгә бик зур кайгы килде: әнкәемнең олы улы – минем ирем  кинәт вафат булды. Җирләр убылды... Йөрәк парәсен – баласын, тормышта иң зур таянычын югалткан әнкәй мине, балаларны юата. Минем өчен борчыла, мине кайгырта... «Ничекләр түзәрсең дә ничекләр ялгызың яшәрсең?» – дип өзгәләнә.  Ә үзенең эчендә ут икәне күзләреннән күренә, кечкенә гәүдәсендә чагыла... Күз яшьләрен безгә күрсәтми. Ниндидер эш табып, тиз генә ишегалдына чыгып китә... Олы йөрәкле дими, ни дисең. Радисның туганнарының мине якын итүләре, үз туганнарыдай өзелеп торулары да әнкәйдән бит инде. «Апагызны ташламагыз, апагызның хәлен белегез, апагызга булышыгыз, дип, көненә ничә кабатлый микән әнкәй», – диләр каенсеңелләрем. Болар бөтенесе дөрес сүзләр. Арттырып яза да белмим, мактанып та әйтмим – менә шундый мөнәсәбәт миңа карата. 
Әнкәебез төп йортта төпчек кызы һәм оныгы белән яши, аңа быел 80 яшь тулды. Мин аңа сәламәтлек, хәерле гомер телим. Һәм барысы өчен дә рәхмәтемне әйтеп, әнкәебез алдында баш иям.

Фәһимә ГЫЙЛЬМАНОВА. 
Мөслим районы, Югары Табын авылы.
 

Беренче фотода әнкәй бианасы белән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрәк йомшак, назлы итеп язылган. Кабат-кабат укыдым, рәхәт укырга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлфинур апаның матур тормышын сүрәтләгән,олы хөрмәтен җиткергән килене Фәһимәгә зур рәхмәт!Кайнана белән киленнең дус-тату булуы үзе зур бәхет бит!Калган гомердә дә шулай якын булып,берегезгә берегез таяныч булып яшәргә язсын сезгә!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Безнен Бэлэкэй Эбиебез чыннан да Олы йорэкле, кин кунелле, сабыр,ярдэмчел,Хэрвакыт ачык йоз белэн каршы ала?Алга таба да бергэ, шулай матур итеп аралашып яшэргэ, Озак еллар Эбиебез дип дэшэргэ язсын?Эбиебез без сине яратабыз?, Хормэт итэбез?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ике арагыздагы жылы монэсэбэтлэргэ сокланып укыдым."Килен кайнана туфрагыннан" дилэр бит.Икегез бер тосле булып,кирэк чакта сабыр итэ белеп яшэгэндэ генэ, шулай матур яшэп буладыр.Алдагы коннэрдэ дэ бер-берегезгэ терэк булып яшэргэ язсын!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Собханалла! Йозлэреннэн нур сибуче килен белэн кайнана, аларнын матур, куплэргэ урнэк булырлык гаилэсе!

            Хәзер укыйлар