Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем

1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.



 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.

 Университет хорының чираттагы чыгышыннан рәхәт арып-талып кайткан мәлем. Кичке йокыга әзерләнеп йөрим. Ишек шакыдылар. Азат икән. Университетның тарих бүлегендә укучы Азат Айзетуллов белән очрашып йөри башлавыбызга ике ел. Эш белән янып-көеп үскән чатнап торган мишәр егете.

– Гөлнур, әтәй белән әнәйне бергә озатып җибәрик әле. Алар төнге поезд белән Буага кайтып китә. Бүген иртә таңнан базарга ит сатарга килделәр.
Аны-моны тикшереп торырга юк.
– Ничәдә? – дим.
– Бер сәгать вакыт бар.
– Ишек төбендә көт, биш минуттан чыгам, – дим.

Ун минуттан без инде Әбҗәлилов тукталышында идек. Эчемә ниндидер дулкынлану корты керде. Азатның әтиләре нинди икән, без бер-беребезгә ошарбызмы?
 Мин үзем җир кешеләрен, гади кешеләрне яратам. Горур, тәкәббер кешеләрне җенем сөйми. Алда вокзал. Тиз генә залны күзәтеп алам. Кассадан читтәрәк ирле-хатынлы бер парга игътибар иттем. Дөрес чамалаганмын.

 – Әнә әтәй белән әнәй! – дип, Азат шул пар янына алып китте.
 – Менә бит әнкәсе, бүген көнебез, ай-яй, уңышлы булды, ә! Итне дә тиз саттык, туганнарны да күрдек. Әле менә булачак киленне дә күреп китәбез! – дип, булачак каенатам башлап миңа кул сузды. – Менә бу арысланның әтәсе инде мин. Касыйм абыең.
– Мин Гөлнур, Апас кызы, – дип, азрак каушабрак кул бирәм. 

Азат ни әйтергә белмичә аптырабрак торган, өстенә кара жакет кигән, башына мамык шәл бәйләгән хатынны кочаклап алды да:
– Ә бу әнәй, Нурдания! – диде. 
Мин Нурдания апаның кулын каты гына кыстым.

Азат белән әтисе ниндидер юбилей турында сөйләштеләр.
Нурдания апа улына яратып, бераз гына горурланып та карый. Аннары:
– Азат шундый инде ул безнең, барын да кайгырта, – дип куйды.
– Без ул яктан охшаган, Нурдания апа, – дигәнемне сизми дә калдым. 

Поезд вагоны янына килеп туктагач, Касыйм абый әйтә куйды:
– Минем юбилейга парлап кайтыгыз! Көтәбез!

 Казан–Буа поезды мине төрле уйларга күмеп, озын итеп бер кычкыртты да кузгалып китте. Бер атнадан Азатым булачак кайнанамнан ике биттә язылган хат алып килеп шаккаттырды. Менә сиңа сөйләшми торган апа!

 Җөмләләре бик гади төзелешле булса да, ул хатның эчтәлеген әле дә хәтерлим.
 «Бездән сезгә сәлам хат. Азат, бу хатны Гөлнурга да укыт. Без әтәң белән икегезне дә көтеп калабыз. Юбилейга ит саткан акчалар җитә. Туганнарга әйттек. Бар да килергә булдылар. Әтәң Гөлнурны бик ошатып кайткан, гел сүләп йөри. Нурдания, менә сиңа зур кызың була, ди. Алданрак кайтсыннар ди.
Безне шулай кабул итсен. Мин дә синең өчен шатланып куйдым. Үзебезнең кебек гади кызга охшаган. Апаларын энеләрең дә яратыр, Кадариягә дә апа булыр. Фруктыларны аның белән бергә киңәшеп алыгыз...»

 Мин шулай үзем дә сизмәстән булачак кайнатамның юбилеен кайгыртучы киленгә әйләнеп киттем. 

Әткәйнең юбилеен бик матур итеп уздырдык. Мин бер дә киленнән ким йөрмәдем. Әнкәй белән бәлешләрне дә бергә ясадык, табынны да бергә әзерләдек, туганнарны да каршылап озаттык. Әткәй килгән бер туганга: «Бу безнең кызыбыз Гөлнур», – дип таныштыра барды. Әнкәй аз сүзле кебек тоелса да, бик уңган кеше икән: камырлары да ашап туйгысыз, йорт-җирне дә чиста тота. Гаиләсе ишле булгач (биш малай, бер кыз), ризыкны мул итеп әзерләргә күнеккән: мичкәсе белән кыярын да, кәбестәсен дә тозлаган, зур кәстрүлдә үзе ачлаган май йомарламнары, зур чиләк тәмле корты, берничә банка кайнаткан шикәре... Ул күрсәтеп тора, мин ташып, табынга урнаштырып торам... Умарталар тотучы әткәй берничә кәстрүл бал чыгарып бирде...

 Мин беренче көннән үк бу тырыш гаиләне хөрмәт итә башладым. Юбилейда булачак кайнатама багышлап шигырь дә укыдым, җырладым да, туганнар белән пыр китереп биедем дә.

 1982 елның 6 мартында мин бу йортка килен булып төштем. Кояшлы да, яңгырлы да, карлы да бер көн иде ул. Ишек төбендә бер кулына баллы касә тотып әнкәй баскан. «Әнкәй» дигәннән, ничектер бу сүзгә бик тиз ияләшеп киттем: әйтә алмыйча аптырап йөрмәдем бер дә. Аяк астында зур кабартып куйган мендәр. Әнкәй чиратлап әле миңа, әле Азатка бал каптыра.
– Телегез бал кебек тәмле булсын!

 

 

 Тормышыбыз да туй көнебез төсле әллә ничә төсмерле булып дәвам итте. Ачы да, баллы да көннәре күп булды.

 Азатым белән без 5 нче курсны тәмамлап, кулларга диплом алгач, ул Калининградка армиягә китеп барды. Мин Ташкичү авылында кайнанам белән кайнатам янында яшәп калдым.

 Һәр көнне 10–12 чакрым йөреп эшлим. Әнкәй ул елны кырчылык бригадасында эшли иде. Көне буе чөгендер кырыннан кайтып керми. Йорттагы эшне кайнатам белән әнкәй кырдан кайтканчы бетереп куябыз. Ә өйдәге эшнең күплеге?! Әткәй мин пешергән аш-суны гел мактап ашый. Кайчакларда әнкәй төрттереп тә куя:
– Киленең пешергәнне минекенә караганда яратарак төшәсең!
 Андый чакларда әткәй вакланып ятмый, миңа күз кысып куя, әллә әнкәң көнләшә инде, янәсе! 

Тормыш үз эзенә төшеп, акрын гына агып торганда, йортка бер-бер артлы хәсрәтләр килде. Колхозга агачлар сөйрәтеп кайтканда, трактор капланып, әткәй фаҗигале төстә вафат булды. Өерелеп килгән авырлыкларны әнкәй белән бергә күтәрдек. Тормышны ир-аттан башка алып баруы аеруча читен. Әнкәй фермага бозаулар карарга эшкә менде. Ул иртән сыерны сава да эшкә ашыга. Мин мәктәпкә киткәнче, йорт эчендә чыра телеп, тизәк кирпече белән ике якның мичен кабызып, терлекләргә сулар җылытам, энекәшләргә чәй табыны әзерлим.

 Ул елны кирпеч тиз беткәнгә, май ахырында әнкәй белән кирпеч сугарга булдык. Сарай артына өеп куелган тиресне, үзебез дүрт яклап озын такталар белән бүлеп ясаган урынга бушаттык. Такта биеклеге булгач та, эшләр бүленде.

 Мин йөкле булганга, коедан суны әнкәй үзе ташып торырга булды. Мин 2х3 размерындагы тирестән өелгән мәйданда тыпырдап биим дә биим: сулы, лычкылдык тиресне 20–30 тапкыр биеп әйләнгәч, өстенә бераз коры салам сибеп җибәрәбез. Кирпеч саламлы булганда, тизрәк ут кабына икән! 
Сыер тизәге белән салкын су битләремә чәчри, балама иркен булсын дип, киң итеп үзем теккән алсу күлмәгемнең итәк очлары инде манма су була. Тирес мәйданында туктаусыз тыпырдап торган әнисен күкрәк астымда йөрткән биш айлык улым, әйтерсең, орышып куя: әле бер якка, әле икенчесенә боргаланып тынычсызлана. Әнкәй белән шулай берәр сәгатьләп тыпырдый торгач, такта арасындагы тирес тыгызланып, сулары җиргә сеңеп китә. Әнкәй алдан ук кемнәндер берьюлы биш кирпеч төшерә торган формалар алып кайткан иде. Үзебез тыгызлап таптаган, изгән массаны шул формаларга салабыз да, күршедә яшәгән Миннегаян әбинең арт бакчасына бушатабыз. Күрше әби күптән тау астындагы урамга күченеп китте: төртсәң аварга торган йорты гына кыйшаеп, узган-барганнарга сәлам биреп кала. Икәү тирес төягән формаларны шул буш паҗмага (урынга) акрын гына бушатабыз.

 – Монда бер-ике көн кипкәч, икенче якка әйләндерербез, – дип, әнкәй мине бу бик «шәп эшнең» асылына төшендерә. Вакыт йөгерә, без дә ашыгабыз, көтү кайтканчы кирпечләрне ясап бетерергә кирәк. 

Соңгы форманы бушаткач, җиңел сулап куям. Әтиемнән өйрәнгән гадәт буенча, эшне саннарда беләсем килә: 280 кирпеч сукканбыз икән! «Бер кирпечне өчкә бүлеп, мич кабызуны уйласак, бу кирпечләребез 840 тапкыр мич кабызырга җитәчәк. Киләсе кышка менә дигән ягулык булыр!» – дип уйлап куям.

 Ул да түгел сыер-сарык тавышлары ишетелә башлый. Мин дә тиз-тиз генә кул-аякларымны бакчадагы табакта җылынган су белән чайкатып алам да, көтү каршыларга чыгып китәм. Шулай итеп, кайнаналы-киленле икәүләшеп тормыш арбасын тартабыз...

 Әнкәй янында мин тормышның иң авыр чакларында да югалып калмаслык көчле холыклы киленгә әйләндем. Ирем белән ике каенем армиядә, калганнары безнең янда. Мин декрет ялына туктагач, унбиш кием йон оекбаш бәйләү аеруча истә калган. Бергәләп сарык йоннарын алгач, тагын эш артты. Верандада әнкәй белән сарык йоннарын бергә язабыз, ул эрләп тора, мин бәйләп торам. Бакчага су җылытыр өчен мич тә чыгарып куйдык. Әнкәй белән олы мичтә зур табаларда күпләп икмәк пешерәбез.Чиратлашып кул сепараторы әйләндерәбез дә мул итеп май ачлыйбыз.

 Олы килен буларак әнкәйнең бөтен малайларын өйләндереп, туйларын уздырышырга туры килде. Бар эшләремне мин дә аның белән, ул да минем белән гел киңәшләшеп эшләдек. Биш яшендә сугышта әтисен, 46 яшендә тормыш терәген – ирен, дүрт баласын югалткан әнкәйне күп юатырга туры килде. «Сиңа сер сыя, Гөлнур», – дия иде әнкәй гел.

Иремне Янтуган урта мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, инде үзебезгә аерым яши башлагач та, әнкәйнең бер улы фаҗигале төстә үлгәч, Янтуганда өйне бикләп, кабат әнкәй янына кайтып яшәдек. Ул – миннән, мин аңардан өйрәнгән эшләребез дә күп булды. Төп йортта аш мәҗлесләре уздыра башласак, әнкәй аш пешерүне күп очракта миңа тапшыра иде.

 Үзе җиде генә класс белемле булса да, акыл-киңәшкә профессорлардан бер дә ким түгел кайнанам. Безнең балаларны мәктәпкә кергәнче, бергәләп «Әлифба» укытып утырган чакларын әле дә сагынып искә алам. Төп нигезгә җыелышып кайтканда, улларын янына җыеп, тормышлары, эшләре белән гел кызыксынып торды.

 «Дөньяга син алып чыктың инде мине, Гөлнур!» – диюенең дә сере бар. «Сөембикә» журналы уздырган «Минем кайнанам мировой!» дигән бәйгедә катнашып, әнкәйне тәүге тапкыр Казандагы бик күркәм бәйрәмгә алып килдем. Авыл хезмәтеннән башканы күрмәгән әнкәй и шатланды инде ул чакта! Бәйрәмгә килүчеләр белән ихлас аралашты.

 Кечкенә балаларыбызны үзе карап калып, миңа авылда өч сәгать ярым концерт куярга, колхоз фестивальләренә йөрергә дә, белемемне күтәрү курсларына китәргә дә мөмкинлек тудырды ул.

 Үзем дә Буа шәһәрендә уздырган иҗат кичәләремнең түрендә утыртып, иң җылы сүзләремне әйтеп, шигырь-җырларымны үзе гади, үзе тыйнак, үзе сабыр Әнкәйгә багышладым. Нинди генә китабым басылып чыкса да, шатлыгымны беренче итеп Әнкәй белән уртаклаштым.


Без – өч Әни!
Уң ягымда – минем Әни!
Миңа тормыш бүләк иткән!
«Бәхетен бир, баламның», – дип
Теләк теләп, кияү көткән.
Сул ягымда – кайнанам!
Бик тырышып хезмәт иткән.
«Бәхетен бир, баламның!» – дип
Теләк теләп, килен көткән.
Уртада – мин! Өченче әни!
Бала көткән еллар үткән.
«Бәхетен бир, баламның!» – дип
Теләк теләр вакыт җиткән.
Улым, кызым инде зурлар,
Сабый чаклар артта күптән.
«Миһербанлы булсыннар», – дип
Көн дә теләк телим иртән.

 

 Дүрт килене арасыннан: «Сине шул «әнкәй» дип дәшүеңнән танып алам», – ди әнкәй, телефоннан шалтыратканда да. Хәзер күп вакытын каенсеңлемдә яшәп уздырса да, авылга кайтканда, безгә кермичә калмый. Инде алты елдан бирле параличланган авыру ирем дә, үзем дә әнкәй кергәч, сөйләшеп туя алмыйбыз.

 Әнкәй белән авыр да, сикәлтәле дә тормыш мәктәбен узмаган булсам, өсте-өстенә өелеп килгән сынауларга түзә алган булыр идемме икән?! Юктыр, мөгаен... Мин әнкәйдән бик кыен чакта да, күз яшьләрен сөртеп, кабат алга өмет белән яшәргә өйрәндем.

 Әнкәй һәрчак ак яулык бәйләргә ярата. Ак оренбур шәлен иңенә салганда: «Ак теләкле булганың өчен, әнкәй!» – дидем мин дә.

 Барлык балалары, киленнәре, 12 оныгы, 7 оныкчыгы исеменнән әнкәйгә саулыклы гомер теләп калам.
Буа шәһәре  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узегезне шулай зурласыннар! Аллаха Тэгалэ сезгэ куп кырлы талант биргэн, иман байлыгы да биргэн, картайган коннэрдэ Узегез дэ кадер хормэттэ булырсыз иншаАллах !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик шэп язгансыз сезнен уткэннэр кургеннэр узе бер Китае. Рахмэт, э Ирегез анисенэ ошаганга бахетле булган сезне очратып.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узегезне дэ шулай зурласыннар балаларыгыз! Алай зурлыйдыр инде, сез бит шундый тэрбия биргэн аларга Узегезнен урнэк белэн. Нэрсэ генэ язсагыз да бик шэп чыга, рэхмэт

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч олы хормэт, олы мэхэббэт белэн язылган. Бу хислэрегез чын йорэктэн икэнен укыган кеше сизеп, хэтта куреп тора. Энкэйлэрегезгэ, бар гаилэгезгэ, узегезгэ тазалык-саулыклар насыйп итсен Ходай!!!

          Хәзер укыйлар