Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Килен һәм кайнана» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды!

«Килен һәм кайнана» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

«Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган «Килен һәм кайнана» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
 
Конкурс 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 18 октябренә кадәр дәвам итте. Килгән хатларның бер өлеше ел дәвамында журнал битләрендә урын алды, калганнары сайтта урнаштырылды.

Җиңүче хат авторларын мәртәбәле жюри ачыклады. Жюрины Татарстанның халык укытучысы, Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камәрия Хәмидуллина җитәкләде. Жюри әгъзалары: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Бала-Сити» мәктәбенең генераль директоры Альбина Насыйрова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, «Татарстан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров. 

«Килен – кайнана туфрагыннан» номинациясендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды: 
1. Энҗе Фәйзрахманова, Казан. («Мине иремә кайнанам димләде» язмасы)
2. Диләрә Гыймранова, Әлмәт районы («Ике ишек тишеп, икең ике якка чыгарга язмасын» язмасы)
3. Ләйлә Галимуллина, Чаллы («Сагынмаган бер көнем юк...» язмасы)

«Икенче әнием» номинациясендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды: 
1. Рәхилә Зәйнуллина, Балтач районы («Таккан белән теккән кебек без» язмасы)
2. Равия Шәймуллина, Арча районы («Кадерле кешебез» язмасы)
3. Гөлнара Ибраһимова, Арча районы («Кайнанам Гөлсәрия апа булсын дип теләдем» язмасы).

Җиңүчеләргә затлы оренбург шәлләре һәм дипломнар биреләчәк. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия «Гаилә» иҗтимагый оешмасының махсус бүләкләре белән түбәндәгеләр бүләкләнә:
1. Римма Җаббарова, Әгерҗе («Риза-бәхил мин...» язмасы)
2. Асия Дирзизова, Биектау районы («Йөзьяшәр әниебез» язмасы)
3. Фәнзилә Хәйриева, Актаныш районы («Безнең әни – дөньяда бер!» язмасы)


Бүләкләү тантанасы 9 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар