Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз»

«Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!

Рәмзия ҖИҺАНШИНА,
Чаллы

«Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле! Бер шигыремдә, «түм-түгәрәк бәхет буламыни, мизгелләрдән торган кадерле», дип язганмын. Сүзем тормыш юлымда, иңен иңемә куеп янәшәмдә атлаучы, мине җилдән-яңгырдан саклап, бәхет мизгелләре бүләк итүче хәләлемне табып үстергән Ана турында.

Зәй районының борынгы авылларының берсе Аксарда туып-үскән Нурзидә әнине Гафият әти шул якларга ниндидер йомыш белән баргач күреп кайта. Тимерне кызуында сугарга өйрәнгән егет, үзе әйткәнчә, «бер кашык су белән йотарлык» чибәр кызны тизрәк эләктереп калу хәстәрен күрә. Егет солтаны әтине әни дә ошата. 

Минем Гамирем туачак гаилә оеша.

Беркемнең дә келәте буш түгел. Төп йортына әйләнәсе өйдә әнине кайнанасы – усал аты чыккан Маһруй әби, әтинең сеңелләре Рәгадә, Әлфия апалар һәм... әтинең ике яшьлек кызы – Мөслимә каршы ала. Шулай итеп, үзе дә белмичә, шушы сабыйга әни булып килә ул. Әни үзе бу хакта болай сөйли иде. 

– Матур итеп каршы алдылар мине... Өйгә кердек, ә анда сабый бала йөгереп йөри....
Билгеле, ул вакытта хәзерге кебек килен төшерүләр булмагандыр инде – сугыштан соңгы авыр еллар бит. 

Ә Мөслимә озын толымлы матур кыз булып буй җиткерә. Бу юлларны шуңа язам, әнинең: «Озын чәчләрен тарап, матур итеп үреп куя идем, җиткән кыз булгач, кистерде дә атты», – дип, шул толымнарны сагынып сөйләгәне бар иде.

 Әтинең бу изге ялганы ачылса, гаилә оешкан булыр иде микән дигән сорауга болай дип җавап бирер идем. Адәм баласын язмышына язылган юллар йөртә. Килгән булыр иде әни. Ана назы тоеп үскән Мөслимә апа, аннан соң туган Нурия, Резидә апалар, уллары Гамир – моңа дәлил. Туасы сабыйлары шушы йортка чакырып китергән лә аны. 

Әнине әйтмим дә инде, өч кыздан соң туган, көтеп алынган малайга әтинең башы күккә тия. Әнине бәбиләргә больницага илткәндә, әти шаярып: «Тагын кыз булса, алып та кайтмыйм», – дигән була. Әни елмаеп кына куя... Улы туасын сизә ана күңеле. Хәер, кем булса да, ата белән анага аермасы булмый. Дүрт саны төгәл булып бәхете белән тусын сабый.

Туган нигез учагын сүндермичә саклап, Җиһаншин фамилиясен киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле малайга Гамир дип исем кушалар. 

Күңеле түгәрәкләнгән әни җигелеп тормыш көтә. Йөгерә дә йөгерә әни. Колхозның яшелчә бакчасында да эшли, гектар-гектар чөгендерен дә эшкәртә. Зәй районының данлыклы чөгендер төбәге икәнен дә әйтсәк, хәйран бил бөгәргә туры килә халыкка ул чорларда. Аннары, пенсиягә чыкканчы, ун ел фермада сыерлар сава. Җәен, көзен,  кышын, язын – аякта резин итек. Дөрес, өйдәге эшләрне карарга әле дә ярый кайнанасы Маһруй әби бар. Балалар да бер-берсенә булышып үсә. Кызлар кул арасына керә. Әби янында өйдәге эшләрне эшләүче Нуриясе булса, Резидәсе әнисе белән фермага йөри. Әти ул чакта бригадир – колхоздан артмый. Йорттагы ир-ат эшен төпчекләре Гамир башкара.

 Боларның барысын да барлап торучы Маһруй әби аш-суга бик оста була. Әни иртәнге дүрттән фермада, балаларны хәстәрләп мәктәпкә исә әби озата.  Коры чәй белән генә түгел! 
– Иртән әбинең дучмагын ашап китә идек, озын тәнәфестә дә өйгә кайта идем, – дип, гел искә ала Гамир хәзер дә. 

Мин дә күреп калдым әле Маһруй әбине. Гамир белән очрашып йөргәндә, минем эштән кайтканымны капка төбендә көтеп утырып, яулык биргән иде. Үзе дә Ашыт кызы булгач, минем Ашытныкы булганыма бик сөенде. Болары сүз уңаеннан гына.

Ипиен дә сала, таба ашлары да пешерә, балаларны да карый Маһруй әби. Шул усаллыгы да булмаса... Усал булмый кара. Сугыш вакытында тол калып, биш баласын җил-яңгыр тидерми үстергән, укыткан, кеше иткән. Әнисе Маһруй белән бергә авыр тормыш йөген тартырга Гафият әти дә бик яшьли җигелгән. Әтинең, 12 яшьтән ат белән әрдәнә ташыдым, үзем 4 класс белем белән калсам калдым, сеңелләремне укытырга тырыштым дип сөйләгәнен хәтерлим. 

Төрле чаклары булгандыр, ләкин Маһруй әбине рәхмәт хисләре белән искә ала иде әни. Үзе дә эшләде, иң мөһиме, балаларны эшкә өйрәтте, дия иде. Чыннан да, бу йортта берәү дә вакытны бушка уздырмый. Бик тә сыйлы, бай табынлы тәртипле йорт. Төп йорт булгач, кунак-төшем күп, туган-тумача, әбиле йортка оныклар кайта. Әти бригадир булып эшләгәндә, колхозга килгән вәкилләрне дә курыкмыйча ияртеп кайта, чөнки белә: Нурзидәсе ачык йөз, сыйлы табын белән каршы алачак. Өе чиста, ишегаллары, абзар-кура тирәләре каралган.

Инде үземнең тарихны башларга да вакыт җиткәндер.

Дөрес, аның алдагысы да миңа кагылышлы тарих була бит инде, чөнки шушы тәртипле, сыйлы йортка килен булып төштем. Нәсел дәвамчысы – бердәнбер улларының сөекле хатыны булдым. 
Тормыш юлыннан атлаганда, язмышыңа тәэсир итәрдәй борылышка тап буласың икән ул. Бер вакыйгамы ул шунда, бер көнме... 

1986 елны Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Зәй районына эшкә билгеләндем. РОНОга баргач, Госман абый Мухамов (РОНО мөдире –авылдашым) миңа 4 мәктәпне атады. Данлыклы Бигеш, Кадер, Шепкә авылы мәктәпләренә дә рус теле укытучысы кирәк икән. Иң беренче – юл өсте булган Югары Пәнәче авылы мәктәбенә кердем Чаллыга барышлый. Ниятем әле эшкә урнашу түгел (сайларга мөмкинлек бар!), ниндиерәк мәктәп икән, карап чыгыйм әле, янәсе. 
Мәктәп директоры Харрас абый урынында туры килде һәм... эшкә керү турында гариза яздырды. Сизми дә калдым. Язмышым шунда булгандыр, күрәсең...

Аның җиңел кулы белән укытырга калдым бу авылда. Квартирага Сәвия апаларга урнаштым. Күршеләренә урнашкан укытучы кыз турында белгән әни: «Минем киленем булыр әле», дип уйлап куйган икән шул чакта...

 Ә Гамир армиядән алдагы көзне кайтып, Чаллы шәһәрендә эшли иде. Яңа ел бәйрәме җитәрәк очраттым мин аны. Яшьләр кич мәктәпкә җыела, бу да менгән. Мәктәп коридорында:
– Әйдә, күрше, кайтабыз, – дип эндәште.
Беренче уем, кем икән бу матур егет, булды. 

Аның шәһәрдә очрашып йөргән кызы, минем авылда дуслашып йөргән егетем бар иде. Алар да киртә булмады... Күктә, күрәсең, никахыбыз укылган булгандыр. Бик матур итеп 3 ел дуслашып йөргәннән соң кавыштык без. Энекәшне армиягә озатып, каршы алдык. Ул кайткач кына туй иттек, чөнки күңелем яралы, миннән олы абыемны югалткан идем. Энекәшсез дә туйда утырасым килмәде.

Яшьлекнең ул гүзәл мизгелләрен бүген дә сагынып искә алам, шигырь юлларына салам. Без йөрмәгән сукмак калмагандыр Пәнәче буенда. Таш елга, Төбәк, Мунчала бүәсе, Туры урман юлы. Җәйләрен мотоциклда, кышларын бураннарда адашып йөрдек. Ләкин бер-беребезне югалтмадык. Аллага шөкер, нигә юллар кисеште икән, дип үкенергә туры килмәде. Алмадай ике бала үстердек. Бүген Пәнәче минем җанга якын туган төбәгем.

Яшьлектә калган бу хатирәләрне искә төшергәндә мин әти белән әнине (бигрәк тә әнине) рәхмәт хисләре белән искә алам. 

Гамир шәһәрдән көн саен диярлек кайтып йөри, октябрь аена кадәр мотоцикл белән – гел юлда. Ничек түзде икән ана йөрәге дип уйлыйм. Үземнең әнкәйнең (Фәүзия) эче поша иде. Кайчан ял итә ул бала, ди торган иде. 

Әти белән әни бер ризасызлык сиздермәделәр, авыл бит, бер булмаса, бер сүз чыгар иде – ишетелмәде. Соңыннан да кабатлап әйткәннәре булмады әти белән әнинең. Мин әнине бүген аңлыйм, чөнки үземнең дә җиткән улым бар. Ә ул вакытта... Яшьлекнең күзе сукыр, колагы саңгырау шул, үзеңнән башканы күрмисең дә, ишетмисең дә. 

Җыйнак гәүдәле, ап-ак йөзле, чем-кара чәчле сөйкемле әнине бер күрүдә якын иттем мин. Ул мине тормыш юлыннан дөрес атларга – иңгә-иң куеп янымнан атлаган яраткан иремә (үзенең улына) асылташтай хатын булырга өйрәтте. Бик тә сабыр иде ул. Юкка-барга кысылмады, барын-югын күрмәде. Нәрсә эшләсәм дә, «нигә болай итәсең», дигәне булмады. 

Балаларга үз өлешемне бирергә уйлаганымны күргән чакларда: «Үз өлешеңне үзең аша», – диде. «Яшь чакта теләгән киемеңне алып ки, матур киенеп йөр, картайгач бик киенәсе килми», – диде. Хәтерлим, кызыбызга 2 яшьләр булды микән, кап-кара якалы, аклы-каралы-кызыллы шакмаклы драп кышкы пәлтә алдык. Урындыкка бастырып, кигертеп карадык. Алинә авызын ерып, башын боргалап басып тора... «Сабыйны шулай сөендергән өчен, Ходай сезне зурласын», – диде әни шунда. Бала өчен бездән битәр сөенде. Бу мизгелне искә алганда, хәзер дә күңелемә ниндидер бер рәхәтлек иңә, күзгә яшь тыгыла. Әле бу урында шуны да әйтәсем килә, гел Нурзидә әбисе төсле безнең кызыбыз, аңа ошаган.

Кем белән каралгансың, шуның белән агар гыйбарәсен дә аннан ишеттем мин. 

Башта аңлап та бетерми идем, тигез картлыкны истә тоткан икән әни. Амин берүк! Гамиргә: «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз», – диде. Аның хәер-догасы белән без бөтен эшне бергә эшләдек. Мин бәрәңге әрчесәм, Гамир суган турады; Гамир кадак какса, мин такта башы тотып тордым. 

Балалар, төп йорт гадәте буенча, әбиләре, бабалары кырында эшкә өйрәнеп үстеләр. Кызымның да, улымның да беренче мунча чабындыручы да Нурзидә әбиләре булды. Зурлап икесенә дә бәби ашлары үткәрделәр. Кызым тугач, үзем яткан бишекне туган йортымнан барып алдык. Әти матчага бишек боҗрасы какты. Кызым да, улым да шул бишектә тибрәлеп үстеләр...

 Әйе, мин үзем дә әни кебек, төп йорт килене булдым. Дөрес, без алар янында яшәмәдек. Әмма яшәвебез Чаллы шәһәрендә дип аталса да, бик китеп тә тормадык инде авылдан: җәйләребез шунда үтсә, башка вакытта атнасына икешәр-өчәр кайттык. Мал тотканда, печәнен, саламын әзерләдек, бакча утырттык, карадык... Ул бәрәңге бакчасының зурлыгы иде мин килгәндә... Юл өсте авыл, шәһәргә 20 минутлык юл. 

Авыр вакытларымда таяныч булдылар әти белән әни. Беренче балам – кызым белән авырлы чагында үземнең әткәй китеп барды. Бу югалту ачысын әзрәк кенә булса да басарга «әти» дип әйтер кешем бар иде. Әйе, мин үземнекеләргә әткәй-әнкәй дип үссәм, Гамирнекеләргә әти-әни дип эндәштем.

Әнинең бакыйлыкка күчкәненә ноябрь азагында 6 ел була икән инде. Әти киткәнгә ноябрьдә 16 ел булды менә. Бу юллар аларга дога булып барып ирешсен... 

Аралар ерагаймый – якыная бара. Үземдә әни гадәтләрен сизәм хәзер. Әнидән ишеткән хикмәтле гыйбарәләрне хәзер үзем кулланам. Нигез-йорт безнең карамакта: яңартабыз, матурлыйбыз. Гафият белән Нурзидә кебек, дип шаяртам Гамиргә. Булсын, юкка гына килен – кайнана туфрагыннан яралган димиләр бит.

Р. S. Якташым, күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең истәлекләрен укып утырганда шундый язмага тап булдым. Бер очрашуда ул каләмдәшләренә: «Йә, кайсыгызның баласы минем улларым кебек чын татарча фикерли, сөйләшә, яза ала. Без Нәкыя белән татар милләтенә асыл уллар тәрбияләп үстердек», – дигән. Алтын сүзләр!  Аллага шөкер, шәһәр мәктәбендә укысалар да, безнең балалар – улым да, кызым да чын татарча фикерли, сөйләшә ала. Бу да авыл, туган нигез – әти-әни, әби-бабай тәрбиясе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен алдыгызда башымны иям…

    Хәзер укыйлар