Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат»

– Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.

Гөлнара НИЗАМИЕВА.
Балтач районы,
Түбән Кенә авылы. 

– Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! 

Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр. 

Барысы да әни әйткәнчә булды! 

Мин үзебезнең шушы Балтач районы Ор авылында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогика училищесында белем алдым. Аннан Балтач район үзәгендә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Тормышта бернәрсә дә болай гына булмый. Мине дә бирегә язмышым китергән...
Рамилнең иң олы абыйсы Камил абыйның хатыны белән бер коллективта эшләдек без. Берсендә ул мине улларының туган көненә чакырды. Ул бәйрәмгә Рамил дә килгән иде... Шулай таныштык. Бер ел очрашып йөргәннән соң, 1998 елда шушы йортка килен булып төштем... 

Төп нигездә калачагыбызны, кайнана белән яшәячәгемне белеп килдем, әлбәттә. Дөресен әйтәм, куркытты. 

Әмма әни шундый җылы каршы алды мине! 
Мин Сәгыйрә әнине беренче тапкыр алар мине сорарга килгәч кенә күрдем. Сентябрь ае иде ул. Гомер буе татар теле укыткан ул, укытучы кеше булгач сөйләшергә бик оста иде. Өйгә килеп кергәч тә:
– Кайсысы безнең килен соң монда? – дип сорап алды.
Күңелемә шунда ук якын булып калды. 

Бөтен гореф-гадәтләрне үтәп каршы алды ул мине: йомшак мендәрләргә дә бастырды, бал-май да каптырды, бик матур теләкләрен дә әйтте. 
Ире йортына аяк баскан һәр кыз бала: «Ничек ияләшермен икән монда? Ничек яшәрбез икән?» – дип борчыладыр. Минем башта та бар иде андый уйлар.

Әмма миңа ияләшергә бик җайлы булды. Әни мине юк кына нәрсә өчен дә гел мактап торды. Җиләктән кайтсам:
– Кара, әле генә киткән идең, шуның кадәр җыйдыңмы?! – дип гаҗәпләнә иде.
Ризык пешерсәм:
– Күр, ничек тәмле булган! Ашап карагыз әле, Гөлнара ничек тәмле пешергән! – дип мактап туймый. 

Килен булып төшкәч, мәктәптә, озынайтылган көн группасында эшли башладым. Кияүгә килгәндә минем әле югары белемем юк иде. Әни шунда ук:
– Укырга кирәк, Гөлнара! Борчылма, балагыз туса, үзем карашырмын, – диде.
Мин аңа бу киңәше өчен бик рәхмәтле. Әнинең сүзен тыңлап, Казан педагогика университетына укырга кердем. Ярты ел укыгач, беренче балабыз туды. Декабрь ае иде бу, ә ике айдан имтиханнар бирергә барырга тиешмен... Баланы ул чакта, чынлап та, әни алып калды. Берсүзсез! Түләп укырга туры килде, әмма әни гел: «Анысын уйлама, бала дип тә борчылма. Мин бар бит! Алай-болай авырып китеп, урын өстенә калсам, укыйсың да булса, ул чакта нишләрсең?! Әлегә шөкер, аяк өстендә йөрим бит, ә югары белемең сиңа әле гел кирәк булачак», – дип әйтеп торды. 

Берәүнең дә тормышы тигез юлдан гына бармый – сынаулар да булып тора. Олы улыбыз остеомиелит белән авырды. Сөяк чире бу... Биш ел таптадык Республика балалар клиник хастаханәсе юлын. Биш яшь тулган көнне дә шунда уздырдык. Гел барырга, дәваланып торырга кирәк иде. Рүзәл бер елга якын гипста булды – басарга да ярамады. Әни аның өчен бездән дә күбрәк борчылды бугай.

Аннан ул:
– Тагын бәбәй алып кайтыгыз, югыйсә хәзер бер белән генә каласыз, – дия башлады. – Үзем булышырмын! – диде.
Монысы да әнинең безгә биргән тагын бер акыллы киңәше иде.

 Кызыбыз Гүзәл туды. «Ярый әле аның киңәшен тотканбыз шул чакта», – дип, әле дә куанабыз. Абыйсы Казанга укырга чыгып киткәч, өйдә кызыбыз булмаса хәзер бик кыен булыр иде. Бөтен эшкә үзебез генә өлгерә дә алмас идек. 
Гүзәл туган елны өйне ремонтларга, яңартырга тотындык. Кызыбыз әле бишектә генә. Төзүче егетләр әнигә карап, уенын-чынын кушып:
– Бигрәк тырышып карыйсыз оныгыгызны, әби! – диләр. 
– Карамыйча булмый, үзем сорап алып кайтардым мин аны, – ди әни. 

Ул гел шулай алдагы көнгә карап яшәде. Безне дә шуңа өйрәтте. 
– Курыкма син бернәрсәдән дә, – дия иде ул миңа. – Эшегезне наят итеп эшләгез! 

Бер түбә астында берничә буын яшәгән гаиләдә иң беренче тавыш, гадәттә, акча аркасында чыга бит. Америка ачуым түгел инде бу... Йә акча җитми, йә кая куйдың дип бәйләнәләр бер-берсенә килен белән кайнана. Акча мәсьәләсендә бу нигездә бар да бик төгәл. Әнинең элек-электән шундый журналы бар иде: ул анда күпме акча кергән, күпме чыккан, күпмесе тотылган, нәрсәләр алынган – барысын да язып бара торган иде. 

Хезмәт хакын без әнигә алып кайтып бирә идек. Акчаны төйнәп, яшереп кую турында сүз бармый монда – ул барыбыз да белгән билгеле урында торды. 
– Менә шуннан үзегезгә кирәк кадәр алыгыз, – дия иде әни. – Әмма язып куегыз. 
Башта ул акча журналын (без аны шулай дип атыйбыз) үзе алып барды. Аннан:
– Инде хәтерем дә бетә башлады, мин моны сиңа тапшырам, Гөлнара, – диде. 

Ул журнал һаман да бар – элеккечә язып барабыз. Таныш-белешләр, хезмәттәшләр арасында, үзебезгә турыдан-туры әйтмәсәләр дә, бу журналга сәерсенеп караучылар булды, билгеле. Балалар да бу дәфтәрнең барлыгын белә. Шул дәфтәр булганга да, акчаны юкка исраф итү гадәте юктыр аларда. Һәрхәлдә, акчаның кадерен беләләр. Рүзәл кечкенә чагында, әле 4-5 нче классларда гына укыганда ук, куян асрый башлады. Берзаман әтисенә акча күтәреп килгән бу. «Әти, монысы куяннарга алынган салам, ашлык өчен, ә калганы – табыш», – ди. Өйне эшләгәндә нәрсәгәдер акча җитеп бетмәде дә, шул куяннарны сатып җыйган 30-40 мең акчасын безгә бирде ул. Үзе теләп! 

Без әни белән бик килешеп яшәдек. Бер тапкыр да сүзгә килмәдек! Мин аңа каршы бер сүз әйтмәдем, биргән киңәшләрен тотарга тырыштым. Без Рамил белән әнидән узып берни дә эшләмәдек. Каядыр барасы булсак та, ниндидер яңа әйбер алырга теләсәк тә... «Шулай итсәк, ничек булыр икән, әни?» – дия идек. 
«Әни» дип мин аңа килен булып төшкән көннән башлап әйттем. Ул миңа чыннан да икенче әни шикелле булды. Бер системада эшләгәч, безгә уртак тел табу бик җиңел иде. Сөйләшергә иң яраткан темасы – мәктәп темасы иде, әлбәттә. Мәктәп хәлләрен яхшы белә, аңлый: сөйләшергә, киңәшләшергә дә була. Укытучының эшенә бәя дә бирә ала. 

 Мин килгәч әнигә 70 яшь тулды. «Син бик тәмле пешерәсең, үзең генә пешер әле», – дип, ул бераздан аш-суны да миңа тапшырды. «Бу осталыгың белән эшкә аш-су тирәсенә генә дә урнаша алыр идең. Син чын поварлардан да уздырасың, мин болай булдыра алмыйм», – дия иде ул. Күңел үсеп китә иде, билгеле, бу мактауга. Үзе дә бик тәмле пешерә иде әни. Аның ипиен әле дә сагынып искә алабыз. Берсендә бәрәңге чүбе утап кердек бакчадан, ә әни манный боткасы пешереп куйган. Шул ботканың тәме әле дә авызда. Мин дә пешереп карыйм, юк, аныкы кебек килеп чыкмый... Күчтәнәчкә берәр ятрак ризык килсә, ул аны барыбызга да тигезләп бүлә иде. Мин бала имезгәндә: «Син ике кеше өчен ашарга тиеш», – дип, һәрвакыт ике өлеш куйды. Гадел иде ул! Бөтен нәрсәдә дә! Шул ук вакытта таләпчән, туры сүзле дә иде. Юк-барга беркайчан бәйләнмәде. 

Кая барса да, мине мактап сөйләде әни. Мине гел яхшы итеп, гел матур итеп күрсәтәсе килде аның. Больницада ятканда, янына барган чакларда: «Менә бу минем киленем була!» – дип, шундый куанып таныштыра иде. Кеше янында «безнең Гөлнара» дип кенә торды. 90 яшен бәйрәм итәргә җыелгач, ахырдан барыбыз бергә фотога төштек. «Гөлнара мондамы, ул бастымы?» – дип, әллә ничә тапкыр сорады шунда әни. 

Берсендә Рамил нәрсәгәдер күрше авылга баргач, бер таныш ир-ат иремә:
– Рамил, бер нәрсә сорыйм әле, – ди икән.
Аның әнисе белән безнең әни дуслар иделәр – бер-берсенә гел кунакка йөрештеләр. 
– Менә Сәгыйрә апа килгәч сөйли: «Минем Рамил белән Гөлнараның талашкан, сүзгә килгән чакларын күргәнем юк», – ди. Дөрес әйтәме ул? – ди икән. 

Хак: чынлап торып, зурдан кубып сүзгә килгәнебез юк безнең. Рамил уен-көлке ярата – шулай җайлый белә мөнәсәбәтләрне. Ә юк-бар үпкәләшүләрне әнигә белгертмәскә тырыша идек, әлбәттә. Әмма ике арада нидер булса, әни бик тиз сизә иде. Шунда ук:
– Гөлнарага нәрсә булган? Бүген бик күңелсез әле, – дип, Рамилдән сорый торган иде. 
Ә аныкын миннән сорый. Рамил – мәктәп директоры, 18 ел инде бу вазыйфада. Без аның белән бер коллективта эшлибез. 
– Рамил бүген бик борчулы, берәр хәл булдымы әллә? – дип сорый әни.

Һәм аңа һәрвакыт дөресен әйтергә кирәк иде: әни ялган сүзне, алдашканны яратмады. Кабул итмәде! Берсендә мәктәптән ашыгыч рәвештә район үзәгенә төшәсе булды. Өйгә кереп тормыйча, туры Балтачка киттек. Соңарып кайттык, билгеле. 
– Сез кайда булдыгыз? – ди әни. 
– Мәктәптә идек, – дим. 
– Шалтыраттым мәктәпкә! Киттеләр, берсе дә юк дип җавап бирделәр!..
Гомерлек сабак булды бу очрак безгә. 

Матур, тату яшәү өчен иң беренче чиратта бер-береңне хөрмәт итәргә кирәктер. Кайнанаңны яратсаң, ирең дә сине яратачак. Иреңә бит әнисе дә кадерле, син дә якын – аның икегезне дә бәхетле итәсе килә. Әнисе белән сезнең арагыз матур булса, ир-атка да яшәве рәхәттер. Мин шулай дип уйлыйм. 

Эшле гаилә, дигән иде әни туйда. Монысы да нәкъ ул әйткәнчә булып чыкты. Рамилләр биш бала үскәннәр. Ирем – төпчеге. Әни аны 43 яшендә генә тапкан, барысы да таралып бетәчәк, ә бу улыбыз өйдә калачак, дип үстергәннәр аны. 
 «Әни өйдә дә укытучы иде: эшләр бездә һәрвакыт алдан бүленеп куелды», – дип сөйли Рамил. Олы апа-абыйлары инде чыннан да чыгып киткән була, үзенән 4 яшькә генә зуррак Шамил исемле абыйсы белән үсә алар. Су ташыйлар, өй җыештыралар: берсе – бер бүлмәне, берсе – икенчесен. Бер мичкә Шамил абый яккан, икенчесенә – Рамил... Хезмәт тәрбиясе бездә дә бик көчле. Улыбызның да, кызыбызның да урамда йөрергә вакытлары юк. 2 сыер, 10 лап сарык. 30–40 куян бездә. Бозаулар, үгезләр... Умарталарыбыз да бар. Бездә эшнең беркайчан беткәне юк! Хайван асрап яшәү – авыл баласына менә дигән хезмәт тәрбиясе инде ул. Безнең балалар кушканга түгел, үзләре белеп эшли. Рүзәл башта куяннарга печән җыя башлады – аңа мотоблок, арба алдык. Бераздан: «Печән аз сыя, әйдә, өстәмә борт ясап куябыз», – диде: әтисе белән арбаны зурайттылар. Аннан Рүзәл бозауларга, сыерларга да печән әзерли башлады. Ни дисәң дә, мотоблок инде техника – аңа утырып чыгып китү дә кызык иде аңа. 

Әйе, бездә берәү дә тик утырмый. Әни әнә соңгы җәендә дә чыкты әле карлыган җыярга. Аның гел безгә булышасы килә иде. «Син мине карлыган төбенә илтеп куй – сезгә аз булса да файдам тияр», – дия иде. Миңа эш кушмыйсыз, дип үпкәли иде ул. Балык чистартырга ярата иде әни. Мин чистартырга керешсәм: «Их, бераз яшьрәк чагым булса!» – дип, янымда бөтерелә башлый... Бәйләргә, тегәргә яратты. Соңгы вакытта утырган җирдән дә гел эшләп утырды: нәрсә булса да ямады, төпчеде. Әрәм-шәрәм иткәнне яратмады – иске яңаны саклый дия иде. Сарык йоны алганны көтеп тора иде. Бөтенебез ул бәйләгән оекбашларны кидек. Бер елны күзенә операция ясаттык, тик ул бик уңышлы булмады. Йонны үзе эрли иде ул – бик тузанлы эш бит, ул елны тотынырга рөхсәт итмәдек. Бездән качып эшләгән! Әле үләсе елны да көзлектә 66 йон йомгагы әзерләгән иде. Улыма, Рамилгә оекбаш бәйләргә өлгерде, олы улына – Камил абыйга бер сыңарын бәйләде, икенчесе башлаган килеш калды. Чирли башлады. Больницага алып киткәндә дә: 
– Ятарга калмыйм, минем әле Камилгә оекбаш бәйләп бетерәсем бар, – дип китте...

Әни гел «безнең Рүзәл», «безнең Гүзәл» дип сөйли иде. Шулай, төп йорттагы оныклар якынрак була инде... Кечкерәк чакта аларга дәрес әзерләргә дә бик булышты. Гүзәл: «Бүген «дүртле» алдым», – дип кайтса, әйдә, кызым, «бишле»гә тырыш, син аны булдырасың дия иде. Әни гел: «Бармак арасына ит үсми, туганнар арасына да шулай. Бер-берегезгә булышыгыз, ярдәмләшеп яшәгез», – дип кабатлады. Печән өясе, көтү көтәсе булса, Рамилнең туганнары хәзер килеп җитә. Олы абыйсы районда врач: ул да менә. Туган көннәрдә, Яңа елда, Сабантуйларда да барыбыз бергә безгә җыелабыз. Кырыкка якын булабыз! Кайнанаңның күңеленә юл табу өчен иреңнең туганнарын хөрмәт итеп яшәү дә бик мөһим бит.

 
– Сүз йөртмәгез, бөтен нәрсәне кешегә сөйләп бетермиләр, – дия иде ул. 
Мин кияүгә чыкканда әти дә: «Коймаларыгыз биек булсын, өйдәге тавыш урамга чыкмасын», – дип киңәш биргән иде. Дөрес әйткән алар. Яшьләрнең хәзер буйсынасылары, өлкәннәрне бик тыңлыйсылары килми. Әмма шушы йортка килен булып төшкәнсең икән, ул йортның кагыйдәләренә, тәртипләренә буйсынырга тиешсең дип саныйм. 

23 ел бергә яшәдек без әни белән. Башка балаларына кунакка гына барып кайта иде ул. 
– Үз өемдә рәхәт миңа. Берегезгә дә бармыйм, – дия иде.

Шөкер, хөрмәттә яшәде ул. «Әни, без киттек!» – дип әйтеп эшкә чыгып киттек, «Әни, без кайттык!» – дип кайтып кердек. Һәрбер йорттагы кебек, бездә дә өстәл артына утыруның үз тәртибе бар. Олы кеше табын янына килмичә ашны бүлмибез. Әни яныбызга чыкмыйча, ашарга утырмадык, иң элек ашны һәрвакыт аңа салдым. Сәясәт белән кызыксына иде ул, яңалыкларны калдырмыйча карый иде. Ашарга чакырганда кайчак: «Туктагыз бераз гына, монда дөнья бер дә тыныч түгел әле», – дия иде. 

Соңгы көненә кадәр зиһенендә булып, әйткәнемчә, киңәшләрен биреп яшәде. Ул беркайчан да: «Менә шулай эшләгез!» – димәде. «Менә шулай итмисезме соң, шулай итсәгез ничек булыр икән?» – дип җайлап кына әйтә иде. Киңәше безнең заманга туры килмәсә дә, фикере дөрес иде! Үзебез дә инде күптән бала-чагалар түгел, әмма әни барында бер яклаучың бар кебек, ялгышмыйсың шикелле тоела иде. Кызык халәт икән ул... Аны озаткач мин дә, Рамил дә: «Әнидән башка тормыш алып барып булырмы икән?» – дип уйлаганбыз. Ансыз өй бушап калды. Инде ахирәткә күчкәненә бер ел булса да, юклыгына әле һаман ияләшеп бетеп булмый... 

Без генә түгел, аны сагынучылар тагын бар әле. 

Әле менә кичә иртәнге сәгать 8 дә үк ишектә кыңгырау шалтырады. Кем икән дип чыксак, Казаннан әнинең бер укучысы кайткан. «Сәгыйрә апаның каберен күрәсем килә», – ди. Бергәләп тагын әни янына барып кайттык. 
Укучылары бик хөрмәт итте әнине. 90 яше тулган көнне дә җыелып килделәр. Бер бәйрәмдә дә котламыйча калдырмадылар! Безнең Түбән Кенә мәктәбенә якын-тирәдәге 17 авылдан килеп укыганнар. Балтач районындагы дүрт урта мәктәпнең берсе бездә булган. Әни директор урынбасары булып та эшләде. Бөтен балаларның класста кайсы кайда утырганын хәтерли иде ул. «Рамазанов, син бит менә шунда Вәлиев белән утырдың», – дип әйтеп аларны шаккаттыра иде. Әнинең укучылары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Пәисе урынбасары, элеккеге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, «Вамин» агрохолдингның элеккеге җитәкчесе Вәгыйз Мингазовлар да бар. Берсендә, Марат Әхмәтов әле үзебезнең Балтач районында эшләгәндә ветеран укытучыларны җыйдылар. Әнине дә чакырдылар. «Сагыйрә апаның татар теле дәресендә тагын бер генә утырырга иде», – дип әйткән шунда халык алдында Марат Готыфович. Әни аны соңгы көненә кадәр сөйләде. «Ул мине шулай зурлады», – диде. Телевизордан күрсә: «Маратны күрсәтәләр!» – дип, безнең барыбызны да үз янына чакыра иде.... 


...Гомер бер урында гына тормый. Инде үзебезнең дә килен төшерер вакыт җитә. Әйе, бераз борчылдыра... Улыбызны, безне санлый торган кеше килсә иде... Әни кебек безгә дә балаларга, аннан оныкларга булышып яшәргә язсын иде дип тә телим. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Низамиевлар гаиләсе Түбән Кенәдә генә түгел,Балтач районында да хөрмәт ителә торган гаилә.Сәгыйрә апа белән Вәкил абый,5 бала үстереп,барысына да югары белем биргәннәр.Шул 5 баланың һәрберсе,тормышта үз урыннарын табып,үрнәк гаилә корып,ялт итеп яшәп яталар. Сәгыйрә апа -ул чын татар хатын-кызы,чын мөгаллимә иде!Үткен телле,җор күңелле,ярдәмчел!Әйтсә,үзәгеңә үткәреп әйтә!Үзе зирәк,акыллы,булган!Сәгыйрә апа белән килешеп яшәгән Гөлнарага "афәрин"нан башка сүзем юк!Ә Сәгыйрә апаның урыны оҗмахта,рухы шат булсын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик рехет шундый язмаларны уку.Бик рехмет.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Голнара - безнен авыл килене. Бер коллективта эшлибез. Хэрвакыт ярдэмчел, якты йозле, ачык кунелле. Кыскасы ин урнэк топ йорт килене. Килэчэктэ дэ гаилэлэре белэн тигезлектэ бэхетле озын гомер итэргэ язсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          "Олыласан олыны,олыларлар узенне",-дигэн мэкаль ,Голнарага туры килеп тора.Бу гаилэ нык,топле фикерле хэм куплэргэ урнэк дип саныйм. Хезмэт нигезендэ тэрбиялэнгэн балалары хэркемгэ урнэк,чонки чын тэрбия нигезендэ хезмэт ята.Бу урында "Алма агачыннан ерак тошми",-дигэн мэкаль бу гаилэгэ тулаем туры килэ.Сезгэ исэнлек- саулык,тигез ,тулы,тормышта яшэвегезне телэп калам.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Без гаилә дуслары булуыбыз, аларны якыннан белүебез белән горурланабыз!!! Аларның әниләренә, гаиләдәге бер-берләренә булган хөрмәтенә исең китерлек! Без аларга килгәч, Сәгыйрә апа яныбыздан бер минут та китми иде, бөтенебезне сорашып, хәлләрне белеп, сөйләшеп мәж килә идек, бөтен бертуганнары диерлек җыелып бетә иде)) Хәзер дә шулай, Сәгыйрә апа гына юк,Гөлнара белән Рамилнең зирәклегенә, сабырлыгына, уңган-булганлыгына барган саен инанып кайтабыз! Зур уңышлар сезгә! Кабат очрашулар насыйп булсын!

            Хәзер укыйлар