Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Икенче әнием 

Кайнанам белән беренче тапкыр тулай торакта, булачак ирем белән әле очрашып йөргән чакта күрешкән идек. Бик борчылганымны, дулкынлануны басар өчен тел астына дару төймәсе капканымны да хәтерлим. Ул чакта әни катлаулы операциядән соң хастаханәдән яңа чыккан булган. Клиник үлемгә кадәр кичергән. Бу хакта ул безгә соңрак сөйләде: «Озын тоннель, еракта ап-ак яктылык күренә. Шуңа таба очтым...» Ә бу вакытта табиблар күп кан югалткан әнинең гомере өчен көрәшкән. Күзләре кабат ачылгач кына иркен сулап куйганнар. 

 

Кайнанам белән беренче тапкыр тулай торакта, булачак ирем белән әле очрашып йөргән чакта күрешкән идек. Бик борчылганымны, дулкынлануны басар өчен тел астына дару төймәсе капканымны да хәтерлим. Ул чакта әни катлаулы операциядән соң хастаханәдән яңа чыккан булган. Клиник үлемгә кадәр кичергән. Бу хакта ул безгә соңрак сөйләде: «Озын тоннель, еракта ап-ак яктылык күренә. Шуңа таба очтым...» Ә бу вакытта табиблар күп кан югалткан әнинең гомере өчен көрәшкән. Күзләре кабат ачылгач кына иркен сулап куйганнар. 

«Токмачыңны ваграк кис, кайнанаң яратмас» 
Әбием әле мәктәптә укыган чакта ук килен булырга әзерли башлады мине. «Токмачны ваграк кис, ашарга әзерләгәндә яулык бәйлә, кайнанаң яратмас», – дип гел әйтә иде. Әбием өйрәткәннәрнең кирәге чыкты. Булачак иремнең гаиләсе белән танышырга дип Кама Тамагы районына кайткач, беренче эш итеп токмач басарга куштылар миңа. Аларда өмә, осталарны ашатырга кирәк иде. Ул чакта өч егет әнисе Тәскирә апаның тырышлыгына сокланган идем. Берүзе ашарга да әзерләргә өлгерә, көтүне дә каршы ала, уннан артык сыерны да күз ачып йомганчы савып керә, тавык-чебешен дә карый, бакчасы да гөлләргә күмелгән. Ике ел очрашып йөргәннән соң, туебыз гөрләде. Кайнанам мине элеккеге гореф-гадәт буенча, бал-май каптырып, йомшак мендәргә бастырып каршы алды. Иремнең әти-әнисе Мөдәрис абый белән Тәскирә апа икенче әти-әниемә әйләнделәр. Ирем ягында туганнарга исем белән түгел, якын итеп «Тата апа», «Нәни апа», «Тугания апа», «Алма апа» дип дәшү гадәткә кергән. Кайсына ничек эндәшергә кирәклеген аерым дәфтәргә язып, ятлап утырганымны да хәтерлим әле. 


Без әнинең өч килене. Беренче көннәрдән үк ул безгә «кызым» дип дәшә башлады. Оят булса да әйтәм инде, мин сыер сава белмим. Ә әни озак еллар фермада алдынгы сыер савучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булса да, күпләп мал-туар асрыйлар әле. Сөт тапшырып кәсеп итәләр. Тик әни бер генә киленен дә сыер саудырмады, абзарга да чыгармады. Әнидән күп нәрсәгә өйрәндек. Сабырлыкка, тырышлыкка, зирәк булырга, яңа рецептларга, үзеңне хөрмәт итәргә... Нинди теманы алсаң да, сөйләшер сүзләребез бетми. Артистлар тормышы белән дә кызыксына ул, язучыларның иҗаты белән танышып бара, өенә күпләп матбугат яздыра, авыл хуҗалыгы өлкәсен дә яхшы аңлый, чәчәкләр, гөлләр үстерә, блогерларны социаль челтәрләрдә күзәтеп бара, хәйрия эшләрендә катнашырга тырыша. Казанга кунакка килгәч, аны матурлык салонына, фитнес клубка, театрда барган берәр премьерага алып барабыз. Роллылар белән сыйлыйбыз. Әни сәяхәт итәргә дә ярата. 

«Балаларыгыз кечкенә чакта тәмен белеп калыгыз» 
Уллары турындагы кызыклы истәлекләрен кызыксынып тыңлыйбыз. Әти белән икесе дә фермада эшләгәннәр. Өч шук малай өйдә еш кына үзләре генә кала торган булган. 
– Элек сервантта иң кадерле, истәлекле бәллүр бокаллар тора иде бит. Берсендә эштән кайтып кердем, киштә буш. Балалар канат атышып уйнаганнар да, бер генә ватылмаган савыт-саба калмаган. Өйләр мичкә ягып җылытылган чакта, чип-чиста келәмгә күмер чәчкәннәр иде. Күргәч, күзләремә яшьләр килде, – дип хәзер елмаеп искә ала әни.

– Авыл җирендә эш бетми инде ул. Балалар без кайтканны көтеп тәрәзә төбендә дә йоклап китәләр иде, берсендә бер улым шкафка кереп йоклаган, чак таптык үзен. Балаларыгыз кечкенә чакта тәмен белеп калыгыз. Үсеп буй җиткәч, малайлар иркәләттереп тормый, – ди әни. 

Әни кешегә үз баласы һәрчак якын. Ләкин нинди генә бәхәс чыкса да, әни киленнәрен мактый. Улларына да хатыннарына карата игътибарлы булырга, хөрмәт итеп яшәргә куша. Аның беркайчан да бер килененә икенчесен яманлап сөйләгәнен дә, үрнәк итеп куйганын да ишеткәнем юк. Һәрберебезне тигез күрә. Авылга кайткан саен, «сиңа үлчәп теккән кебек тоелды», дип, яңа күлмәк, халатын, кирәге чыгар дип, савыт-сабасын, «ташлама белән сатыла иде», дип, порошогын, сабынын алып куя. 

Әнинең һәр сүзе бер хикмәт. «Шырпы алсагыз да үзара киңәшләшегез. Киңәшле эш таркалмас. Тәкәббер булмагыз. Гаилә тынычлыгы хакына бер-берегезгә юл куя белегез», – дип, акыллы киңәшләрен бирә. 

Киләсе елга әнигә 70 яшь тула. Бүген әти белән биш оныгына кадерле дәү әни, дәү әти алар. Кайнана үз әниеңнән тары бөртеге кадәр генә ким, дия иде әбием. Әнине хөрмәтләп, кадерләп яшәү – безнең бурычыбыз. Иң ягымлы сүзләрне әйтергә, гүзәл урыннарны күрсәтергә, ул теләгән киемнәрне алып бирергә, яраткан ризыгы белән сыйларга, акыллы, тырыш уллар үстергәнгә, бүген дә безгә терәк булганга рәхмәтләр әйтергә гомерләр генә җитсен. Әти белән тигезлектә сәламәт булып яшәсәгез иде. 

Эльвира Мозаффарова.

Кама Тамагы районы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уземдэ доярка булып эшлэдем 10 сыерны куз ачып йомганчы савып булмый ул сенлем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец килен, хэрчак шулай тату, дус булыгыз, эти энине хормэтлэгэн очен Аллахы Тэгалэ узегезне олылар, оч килен дэ дус булып, кирэк чакта бер бкрегезгэ ярдэмлэшеп яшэгез, гомер бик тиз уза ул, кадерен белеп калырга кирэк

      • аватар Без имени

        0

        0

        Куз ачып йомганчы дигэн суз, ул бит инде уз эшен бик тиз эшлэуне анлата.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодец килен.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нишлэп савып булмасын, аппарат эх дигэнче савып бирэ. Хич арттырусыз доресен язган Эльвира. Бик тырыш гаилэ, балалар очен дип яшилэр, хезмэт итэлэр.

            Хәзер укыйлар