Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Борынгыдан килгән гадәт ул...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Сөембикә» журналы ел дәвамында «Килен һәм кайнана» бәйгесен уздырды. Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Сөембикә» журналы ел дәвамында «Килен һәм кайнана» бәйгесен уздырды. Бәйгенең бурычы – милләт анасы булырдай киленнәрне, зирәк, акыллы кайнаналарны барлау; килен белән кайнана мөнәсәбәтләре аша матур гаиләләрне укучыларга күрсәтү иде.  
Редакциягә килгән хатларда акыллы киңәшләр дә, әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклау үрнәкләре дә бар иде. Ул хатлар журнал битләрендә, сайтта урын алды. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде. 


«Икенче әнием» номинациясендә җиңүчеләр:
Рәхилә Зәйнуллина һәм аның кайнанасы Фоадия апа (Балтач районы, Кариле авылы);
Равия Шәймуллина һәм аның кайнанасы Клара апа (Арча районы, Курса Почмак авылы); 
Гөлнара Ибраһимова һәм аның әнисе Гөлсәрия апа (Арча районы, Кышкар авылы).


«Килен – кайнана туфрагыннан» номинациясендә җиңүчеләр:
Энҗе Фәйзрахманова (Казан шәһәре); 
Диләрә Гыймранова (Әлмәт районы, Кичүчат авылы);
Ләйлә Галимуллина (Чаллы шәһәре). 

Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында әнә шул җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова җылы сүзләре белән котлап, бәйрәм чарасын ачып җибәрде. Җиңүчеләргә затлы оренбург шәлләрен һәм дипломнарны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев тапшырды. Камил Әсгать улы һәр катнашучыны җылы итеп котлады, үзенең дә гореф-гадәтләр сакланган ишле гаиләдә үсүен искә алды. Бәйрәмебезгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рес-публикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе килә алмаса да, бәйгедә җиңүчеләребезне котлап, шәхсән үз исеменнән махсус бүләкләр җибәргән иде. Жюри рәисе Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, хатларда язылган йөрәккә үтәрлек юлларны укып, бәйрәмне тагын да җылытып җибәрде.
Асия Дирзизова (Биектау районы, Күлле бистәсе), Фәнзилә Хәйриева һәм аның кайнанасы Халидә апа (Актаныш районы, Иске Байсар авылы), Римма Җаббарова (Әгерҗе районы) махсус бүләкләргә ия булды. Аларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе бүләген – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» мәктәбенең генераль директоры Альбина Насыйрова, Бөтен-дөнья татар конгрессы бүләген – Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисовна, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды бүләген аның директоры Миләүшә Гайфуллина тапшырдылар. К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры да Эльвира Идиятуллина һәм аның кайнанасы Фидалия апага (Казан шәһәре) үз бүләген бирделәр.
1994 елда «Сөембикә» журналы уздырган «Киленбикә» бәйге-тамаша-сында катнашкан Зөлхия Миңнеханованың килене – җырчы Гүзәлем дә «Килен һәм кайнана» проектында катнашты. Килен һәм кайнана – Зөлхия ханым белән Гүзәлемнең чыгышлары безнең җиңүчеләребезгә тагын бер җылы бүләк булды. 
Айгөл Бариева, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев җырлары исә бәйрәмне тагын да ямьләде.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар