Логотип
Язмыш

Зур сугыш бетсә дә, үтмәде

Быел кешелек Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итә. Миллион корбаннар биреп, миллионнарны ятим һәм тол иткән ул сугыш турында язасы да язасы, сөйлисе дә сөйлисе әле һаман. Сугышның чын йөзе, халкыбыз биргән корбаннар саны яңа документларда ачыла бара. Илебез архивларында сугыш чынбарлыгын сөйләүче хатлар, көндәлекләр, шикаятьләр, указлар, эш кәгазьләре саклана. Саннар теле белән, ул елларда халыкның ниләр кичергәнен сөйли алар...
 

Ирләрсез һәм атларсыз авыл

Бөек Ватан сугышын авыллар шактый талкынган хәлдә каршылый. Авылларда эшче кулларга инде утызынчы елллар ахырында ук кытлык күзәтелә. Колхозлардагы хокуксызлыктан качып та, халыкларны күчерүгә корылган сәясәт  нигезендә дә  сугышка чаклы ук республика авылларыннан 133426 кешенең читкә чыгып китүе мәгълүм.  1939 елгы җан исәбен алу нәтиҗәләре буенча,  республикада  2915277 кеше исәпләнә. Аның 1555542 се – хатын-кызлар.  Халыкның 78 проценттан күбрәге авылныкылар. 1937 елга республикада 3847 колхоз һәм 51 совхоз булуы мәгълүм. 1941 елның 1 гыйнварына аларга 5752 трактор, 3054 комбайн, 548 машина хезмәт күрсәтә. Әмма болар – документта гына. Чынлыкта, техниканың күбесе эшкә яраксыз була.
Сугышның беренче көненнән үк Татарстан 560 мең кешесен фронтка озата. Моннан тыш, 140 мең ир-егет сугышны Кызыл Армия сафларында каршылый. Авыл ирләрсез кала. Чәчү төгәлләнеп, инде печәнгә төшәргә торган көннәр бу. Эшнең иң кызган чагы. Бөтен эш хатын-кыз, бала-чага һәм картлар җилкәсенә күчә. Эшкә ярардай техника да тиз арада фронтка озатыла. СССР Югары Советының 1941 елның 23 июнендә чыккан указы нигезендә, Татарстан фронтка өч көн эчендә 380 трактор, 209 трактор арбасы, 149 җиңел машина бирергә тиеш була (ЦГА ИПД РТ Ф. 15, оп. 5). Дүрт ел эчендә республиканың автотранспорт паркы 80 процентка кими. Калганнарында да эшли белүче юк. Шуңа да 1941 елның көзендә хатын-кызларны трактор йөртергә өйрәтү курслары ачыла. 
1943 елның июненә хатын-кызлардан торган 123 тракторчылар бригадасы оеша. Анда 11554 хатын-кыз эшли. 
Минем дәү әнием Хәдичәбикә дә сугыш елларында тракторчы була. Ул сөйләгәннәр гел күз алдында. Төн уртасында җир сөрүләре, трактор артына ач бүреләр тагылып йөрүе, шул чакта «тракторым гына сүнмәсә ярар иде», дип теләүләре, йоклап китеп, трактор астында калмас өчен, үзен бау белән утыргычка бәйләп куюлары...
 
 

Икмәк җибәрү пунктында ашлык тапшыру. Биектау районы. 1943 ел. ТР Милли музее фондыннан.
 

«Бер грамм ипи бирмәделәр!»

Сугыш елларында комбайнчы булып эшләгән Тамара Филиппованың архивта көндәлекләре саклана (ЦГА ИПД РТ ф. 30, оп. 3). 1924 елны Лаешта туа ул. Сугыш башланган елны Казан дәүләт химия-технология институтына укырга керә. Сугыштан соң Казан стоматология институтын тәмамлап, 44 елын медицинага багышлый. 
«1942 елның 11 феврале. Хәзер мин автошколада комбайнерлар курсында укыйм. Әнинең, тамагыбыз ипигә туяр иде, ичмасам, дигәнен тыңлап кына бардым. Әлегә тракторны өйрәнәбез, комбайнны соңрак өйрәтәчәкләр. 
1942 елның 17 феврале. Бүген табибка бардым. 18 яшемдә инде мондый чир алуыма (утракса нервы ялкынсынуы, ишиас) ул бик гаҗәпләнде. Өч көнгә укудан азат иттеләр.
26 февраль. Әтидән ике открытка алдым. Укуыңны ташлый күрмә, укы, дип яза. Ә мин... Мин бит инде инженер-механик урынына комбайнерлыкка укыйм. 
 
...Тизрәк бетсен иде бу сугыш, әти дә исән булсын иде, мин дә кабаттан укый башласам иде, ләкин комбайнчы булырга түгел, ә инженер-химик яки шуның ише башка бер һөнәргә.
Әни кайтмады (Алексеевскийга ипигә дип киткән иде). Ялгызыма кыен. Кайтасың, ә өйдә салкын, ашарга бернәсә дә юк. Тизрәк кайтсын иде инде. 
3 апрель. Кичә кич Нина килеп, комсомол кызларны фронтка җибәрәчәкләрен (районнан 30 кыз китәсе) әйтте. Нина белән минем дә әти янына, дусларыбыз янына китәсе килә. Иңгә-иң куеп, ил өчен көрәшәсе, кирәксә, гомеремне дә бирәсем килә. Бүген Нина барысын да яхшылабрак сөйләргә тиеш. Бәлки, без дә ирекле булып китәрбез әле.
7 июнь. Менә инде бер атна МТСта эшлим. Бүген ялга өйгә кайттым. Эш авыр, барыбыз да җенгә охшап калдык – киемнәр пычранып, керосинга, автолга, солидолга батып бетте. 
14 июнь. Без хәзер бригадалап эшлибез. Мин Светлов бригадасында, ул МТСта иң яхшы комбайнер санала, көн саен 300 гектар иген ура. Әлегә моторлар рәтлибез, инде икесе әзер. 
Бригадада без дүртәү. Эш иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр.
8 сентябрь. Инде күпмедән көндәлекләремә язганым юк. Чөнки моңарчы өйдә булмадым. Астраханкада комбайнда эшләдем. 71 гектар ашлык урдык. Шуңа өстәп, тагын 96 центнер ашлык суктырдык. Барысы бергә 95 гектар. Шулай да тиеннәр генә түләделәр, бер грамм ашлык эләкмәде. Ә бит әни мине комбайнга укырга шул ипи булыр дип кенә үгетләгән иде. Икмәк комбайнер ярдәмчесенә, ә сезгә эш өчен акча түләнә, дип, бер грамм ипи бирмәделәр. 
Анда чиккән азапларыбыз! Пычрак, тузан шулкадәр туйдырды. Ашау ягы такы-токы. Гомумән, эш шартлары бик начар иде».
Дәүләт авыл алдына яңа бурычлар куя, чәчүлек басу мәйданнары ел саен арттырыла. 1941 елда игенне 9,6 мең гектарга артыграк чәчәләр, әмма колхозлар дәүләткә 656 мең тонна гына бөртек тапшыра ала. Дәүләт планының нибары 73,6 проценты гына була бу. Ул елны җәй ахыры, көз башы бик яңгырлы килә, хатын-кызлар кул көче белән генә аның кадәр игенне урып өлгертә алмый. 100 гектар басу урылмыйча кала. 
 

Комбайнер хатын-кызлар комбайнны рәтләп бетергән. Биектау МТСы. 1942 ел. 
ТР Милли музее фондыннан.


Таяк хакы

Сугыш чорында авыл халкы бөтенләй хокуксыз коллар хәленә төшерелә. Дәүләт фронт өчен икмәк, сөт, ит, йомырка, май, йон, җылы кием-салым таләп итә. Ничек, нинди көч бәрабәренә эшлисе моны? 
1942 елның 13 апрелендә СССРның Халык Комиссарлары Советы  һәм ВКП (б) Үзәк Комитеты Карары белән хезмәт көне нормасы арттырыла. Бер колхозчы елына кимендә 120 хезмәт көне эшләргә тиеш була. 12-16 яшьлекләр өчен норма 50 көн итеп куела. Ә бит хезмәт көне бер көн эшәүне белдерми, ул эш күләмен исәпләү берәмлеге булып кына тора. Мәсәлән, 2 гектар чөгендер утау бер хезмәт көне булып санала. Балаларга исә, яшенә карап, 0,15 гектардан алып, ярты гектарга кадәр норма кертелә. Яңгыр явамы, кармы – норманы үтәргә кирәк. Үтәмәсәң – алты айга кадәр мәҗбүри-төзәтү эшләре һәм эшләгән икмәгеңнең 25 процентын колхоз файдасына алып калу яный.
 
Норма колхозчыларга гына түгел, хәтта сыерларга да билгеләнә. Язгы чәчүдә, артык ерак булмаган җирләрдән йөк ташуда куллану өчен сыерларны җигәргә өйрәтү кампаниясе башлана. Сыерлар өчен махсус дирбияләр әзерләнә. 1944 елда чәчүне атна-ун көндә тәмамлау өчен, тиз арада 10 мең сыерны җигәргә өйрәтү бурычы куела. Гомумән, республикада авыл хуҗалыгы эшләрендә 36 мең баш сыер кулланыла. Бер сыер белән көненә 2-3 гектар җир сөрү яхшы күрсәткеч санала.
Кешеләр никадәр генә тырышмасын, нормаларны ничек кенә арттырмасын, моның өчен аларга берни дә бирелми. 1940 елда бер колхозчыга елына 12 сум 13 тиен түләнгән. Аена 1 сум дигән сүз бу (НА РТ ф. Р-1296, оп. 20). Югыйсә 1940 елда СССРда минималь хезмәт хакы 33 сум итеп билгеләнгән була. Колхоз хезмәт көннәре өчен натуралата түли. Бер хезмәт көненә якынча 400-700 грамм ашлык бирелә. 

 

Күтәрә алмаслык салымнар

1940 елдан колхозчылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән һәр нәрсәдән салым түли: сөт, ит, йомырка, йон, бәрәңге, яшелчә, бал... Ашарыңа каламы, юкмы, өй тулы балаң ачка тилмереп утырамы – анда берәүнең дә эше юк. Азык-төлек салымыннан тыш, акчалата да салым түлиләр әле. Еллык кереме 700 сумга кадәр булганнар һәр сумының 8 тиенен дәүләткә бирә.  Керемең 700 сумнан 1 мең сумга кадәр булса, салым күләме 56 сум, һәм шуңа өстәп, һәр сумның 9 тиене күләмендә түләргә тиеш буласың. Салымнар, чынлыкта, колхозчының фактик кеременә карап түгел (хуҗалыкта үзең җитештергән азык-төлек тә керемнән санала), финанс органнары үзбелдекләнеп куйган тарифлардан чыгып билгеләнә. 
1942 елның июнендә Татарстанда авыл хуҗалыгы салымы ике тапкырга арттырыла. Әле бу хакта союз күләмендә постановление дә чыгып өлгерми. 15 көн эчендә Татарстанның бер Октябрь районында гына да салым 6-7 тапкырга күбрәк җыела. Чынлыкта, бу авыл халкын чын-чынлап талау, ач үлемгә дучар итү була. Салым түли алмаучыларның сыерлары тартып алына. Шул Октябрь районында ике атна эчендә колхозчылардан 50 баш сыер конфискацияләнә. Конфискацияләр әйбере булмаганнарның өй түбәсен сүтеп алына. Мәсәлән, Чүпрәле районы Каракитә авылында авыл хуҗалыгы салымы түләмәгән өчен 55 йортның түбәсе сүтелә (НА РТ ф. Р-3610 оп. 1). 
1941 елның 3 июленнән колхозчыларга табыштан кергән салымга кушып, өстәмә түләтү кертелә. Аны картлар һәм кимендә ике әгъзасы сугышта булган гаиләләре генә түләми. 1942 елның гыйнварыннан ул хәрби салым дип үзгәртелә. 1945 елга кадәр әлеге салымнан ил казнасына 7,2 млрд. сум акча керә.  
 
Авыл халкы болай да көч-хәл белән түләгән салымнарга займнар өстәлә.  1940–1944 елларда Татарстанда 1067038 сумлык займ сатыла. Аның ничек сатылганы сүзсез дә аңлашыладыр инде...
Алдымда Красный Бор районы (хәзерге Әгерҗе) Барҗы-Умга авылыннан фронттагы Әхмәтгәрәй Гарифуллинга гаиләсе язган хат. Ул капитан Б. Салеев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән булган. Бәлки, шуңамы, хат авторының исеме Шура дип бирелә. 
«Исәнме, кадерле әткәем! Бу хатны кызың Шура яза. Әнкәйдән, Рәистән, Рәхимҗаннан күп сәлам. Сине белгәннәр дә сәлам тапшырырга кушты.
Әткәй! Хатыңны алдык, рәхмәт. Синең исән-сау икәнеңне белеп, бик шатландык. Үзебезгә килгәндә, безнең тормыш итү бик авырлашты. Барысын да язып бетерүе дә бик авыр. Галимҗан энемне җирләдек, ачтан үлде. Өч көндә бик каты шешенде, саклап кала алмадык, өйгә керерлек тә түгел иде, бик яман ис чыкты. Әткәй! Шәмсикамал апа да унбиш көн инде урыннан тора алмый. Башта ашарга сорый иде, хәзер инде сорамый да. Өйдә ашарга яраклы бер әйбер дә калмады. Сатарлык әйбер дә юк. Әткәй, мунчаны сатарга рөхсәт итче? Сыерны инде суеп ашадык.
 
Әткәй, безнең хәлләр менә шулайрак. Нишләргә дә белмибез. Әни тәмам бетереште. Безгә нишләргә икәнен әйтеп хат яз. 
Әлегә менә шушылар. Хәзергә сау бул, исән-сау йөр.
Кайнар сәламнәр белән, хатының һәм кызың Ш. Гарифуллина». (ЦГА ИПД РТ ф. 521, оп. 1.)
 
 

Сугыш өзгән балачак

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан – иң эре тыл регионнарының берсе. Фронт сызыгындагы шәһәрләрдән эвакуацияләнүчеләрнең беренче эшелоннары Юдино станциясенә 1941 елның июлендә үк кайта. Аларны урнаштыру эше Совнаркомның эвакуация советына йөкләнә. Шәһәрләрдә эшчеләр һәм җитәкче состав гаиләләре генә калдырыла, калганнарның барысы да авылларга җибәрелә. 1942 елның язына республикабызга 276438 кеше эвакуацияләнсә, 1943 елга тагын 278943 кеше кайта. 
Болардан тыш, Татарстанның шәһәр һәм районнарына алгы сызыктан бик күп балалар оешмалары күчеп килә. 1941 елның 1 декабренә республиканың 30 районына 67798 бала урнаштырыла. Сугышка кадәр бездә 19 балалар йорты эшләсә, 1945 елның 1 июленә 108 балалар йорты исәпләнә (ГА РФ ф. А-3206, оп.70).
Балаларының бакча, ясле, лагерь белән эвакуацияләнүен еш кына әти-әниләре белми дә кала. Юлда барганда еш кына балалар төркемнәрен бергә кушалар,  алар адаша, үлә... Бик кечкенәләре үзләренең исемнәрен әйтә алмый. Шуңа да алар арасында «Неизвестный» «Неизвестная» фамилияләре күп. 
Архивта әти-әниләрнең үз балаларын эзләп, республиканың төрле районнарына өзгәләнеп язган хатлары саклана. 
А. И. Малейко Минск шәһәренең 12 нче балалар яслесеннән эвакуацияләнгән 3 һәм 2 яшьлек балаларын сугыш беткәнче эзли. Аның ТАССРның мәгариф комитетына язган хатыннан юллар: «Мин бик күп шәһәрләргә хатлар юлладым. Әмма бар җирдән дә тискәре җавап килде. Балаларны юлда башка шәһәрнекеләр белән кушканнардыр дип уйлыйм. Үтенеп сорыйм: үзегездә булган барлык исемлекләрне җентекләп карап чыксагыз иде. Сездән икенче тапкыр тискәре җавап алганнан соң, мин аларны үлгән дип санаячакмын». Кызганыч, Татарстанда аның балалары табылмый. Бәлки, ниндидер бер сәбәп белән, яследә булмый калганнардыр яки, кечкенә булганлыктан, үз исемнәрен әйтә алмаганнардыр... ( НА РТ ф. Р-3682, оп. 1.)
Үзләре дә көчкә җан асраган, ягарга утыны, кияргә киеме булмаган авыллар җилкәсенә эвакуацияләнүчеләрне кайгырту да өстәлә. Читтән килгәннәргә тиешле шартлар тудыруда кыенлыклар чыга. Латвиянең Халык мәгарифе комиссариаты П. Валескалнның һәм Латвиянең ТАССР буенча вәкиле Стипнекның ТАССРның Халык Комиссарлары Советы председателе С. Х. Гафиатуллинга Латвиядән ТАССРның Олы Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән пионерлар лагереның торышы турындагы запискадан өзек: 

«...Хәзерге вакытта интернатта 9 яшьтән 17 яшькәчә 235 бала бар. Бина каралмаган, стенадагы ярыклардан бүлмә эченә җил өрә, кар керә. Күп кенә бүлмәләрдә тәрәзәләрнең хәтта рамнары да юк, рамы булганнарының пыялалары ватык. Мичләрнең берише җимерек. Әлегә кадәр интернат кирәкле җиһазлар да, кием-салымнар да алмаган. Балаларның үз өстендә булган киемнәре тетелеп беткән, ботинка, тапочкалары тузган. Салкын көннәрдә балалар көнне дә, төнне дә юрган астында уздыра. Ул юрганнарны шушы балалар йөз чакрымнан үзләре күтәреп алып кайткан. Алары да җитешми. Бер юрган астында, асларына бер кат капчык җәеп, өчәр-дүртәр бала йоклый. Балаларның алмашка эчке киемнәре дә юк. 
Күп балалар җәй көне елгада юынганнан бирле юынмаган, су ташырга чиләкләре юк. Интернатта җыештыручылар җитми, кер юучыны бөтенләй дә алмаганнар. Нәтиҗәдә, балалар бетләгән. Шушы ялангач балалар, кар өстеннән яланаяк килеш ишегалдындагы бәдрәфкә йөриләр. Күбесенә салкын тигән. Өч баланы җирләгәннәр. Алты бала бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Интернатта да авырып ятучы балалар күп. Аларга медицина ярдәме күрсәтелми. Киемнәре булмагач, балалар укырга йөри алмый.

Балаларны ашату бик начар оештырылган. Әлегә кадәр аларга бер тапкыр да сөт бирелмәгән. Менә инде ике атнага якын плитәләрен рәтләп бетерә алмыйлар, шуңа балаларны көнгә бер тапкыр гына ашаталар. Иртә-кичен ипи белән май янына хәтта  чәй дә бирелми. Интернаттагы балаларның барысына бергә нибары 40 тәлинкә-кашык бар. Хуҗалыкта кирәк булган беренчел кораллар: көрәк, чиләк, кул югычлар юк». (ЦГА ИПД РТ, ф.15, оп. 5.) 
Әти-әниләреннән аерылган, тел белмәгән, чит-ят кешеләр арасына, коточкыч шартларга килеп эләккән ул балаларга сугыш елларында ниләр генә кичерергә туры килми.
Буа районына эвакуацияләнгән Нина Горюнованың әнисенә язган хаты  тәрҗемәдә бирелә): «Исәнме, ягымлы, кадерле әнием минем, Зоечка һәм сөекле Валюся! Ничек яшисез? Без сезне бик сагындык, Валечканы уйлап, гел елыйбыз. Әтине инде хезмәт итәргә алдылар. Әнием, безнең кияргә киемнәребез бетте, юрган, мендәр тышлары, җәймәләр дә калмады, сезне бик сагынабыз. Әнием, минем бик тә йөрәгем авырта. Тын ала алмыйм, шуңа гел елыйм. Әнием, минем артымнан тизрәк кил, минем киез итегем юк, бернәрсәм дә юк. Мин синсез үләм. Әнием, кил. Көтәм сине, өзелеп сорыйм. Мин сине 25 августтан бирле көтәм». (АО ИКБМР РТ,  ф. 37, оп. 1.)

...Бөек Җиңү көнендә күккә салютның аллы-гөлле чаткылары сибелгәндә, алар миңа шушы миллионнарча корбаннарның җаннарыдыр кебек тоела. Бер мизгелгә генә кабынырга өлгереп, нибары бер мизгелгә балкыган җаннар... Вакытсыз өзелгән гомерләр, толларның, аналарның газизләре кайтыр юлларга сеңгән күз нуры, ятимнәрнең канлы күз яше, алар күргән михнәт, газап, ачлык, югалтулар... Кешелеккә гыйбрәт алырлыктыр бит инде, шәт?..
 
Материалны әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен Татарстан Дәүләт архивына, «Гасырлар авазы» журналы редакциясенә рәхмәт белдерәбез.
 
Кулланылган әдәбият: «Сельское население Татарской АССР накануне и в годы Великой Отечественной войны (1937-1945 гг.)» Е.Г.Кривоножкина, И.И. Ханипова, Казан, 2011;
«Дети в условиях эвакуации. Татарская АССР. 1941-1945 гг.» Казань, 2013

баш фотода - Тракторчы А. Ганиева. 1941-1945 еллар. ТР Милли музей фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Коточкыч халләр. Бер яктан фашист кырса халыкны, икенче яктан үз илебездәге дошманнар.

    Хәзер укыйлар