Логотип
Язмыш

Үземнекеләр дип яраттым...

Син соң кайда йөрисең?! Без бит инде ике тапкыр килеп киттек!

Ринатның ул чакта әйткән бу сүзләрен исенә төшерә дә, Рәмзия ханым бүген дә елмаеп куя.

– «Татшвейбыт» берләшмәсендә партоешма сектретаре булып эшли идем. Эшем җаваплы, авыр... Бөтен районнар да безгә карый – оешмабызда ун мең кешедән дә артык! Ул елны урып-җыю вакытында ярдәм итү өчен безне Чүпрәле районына беркеттеләр. Мине исә шуңа җаваплы итеп билгеләделәр. Районнан кайтып кына кердем. Яңгырлы, салкын көн иде. Өстемне салуга, ишектә кыңгырау шалтырады.

– Кем бар анда? – дим.
– Бу – без, Чумариннар...

Ачсам, бер малай басып тора. 

– Кем син? – дим.
– Без – Чумариннар, – дип кабатлады ул. – Мин үзем генә түгел...
– Кем белән соң син?
– Минем әле энем дә бар. Рафаэль исемле мин, – ди. 

Буйга озын түгел, әмма алтынчы классларда укыйдыр бу малай, дип уйлыйм. 
– Энекәшең кайда инде? 

Лифт янында качып торган икән – килеп чыкты. Дүрт яшьләр тирәсендәге кечкенә генә малай. Туңган! Өстендә кыска пальто, аягында сандали, анысы тишек... 

– Син кайда йөрдең? – ди бу. – Без инде ике тапкыр килеп киттек! 
– Мин бит сез киләсен белмәдем, – дим.

Аларның кем балалары икәнен аңлаган идем инде... Буада тегү фабрикасы директоры булып эшләгән чагында Шәүкәтнең апасы Мәгъзүмә белән таныштык. Ул бездә өлкән инспектор иде. Бер сөйләшкәндә киленнәренең авырганын, энеләре командировкага киткән чакларда, балаларның күп вакыт караучысыз калганын әйтте. Алар белән якын торганымны белгәч, мин Казанга бөтенләйгә киткәндә адресымны алып калды. «Бик чарасыз калган чакларында сиңа мөрәҗәгать итәрләр әле, зинһар, булышырсың», – дигән иде. Шул авыр чак җиткән бугай... Фатирым алардан ике тукталыш кына ары. Адресым язылган кәгазьне тотып, бу араны инде ике тапкыр ураганнар. Өстән яңгыр явып тора бит, туңганнар, чыланганнар... 

– Әйдә, керегез, чишенегез, – дим. – Хәзер ашыйбыз. Мин дә кайттым гына бит әле.

Чишендердем, үземнең нинди җылы киемем ярый – кигездем. Ашарга утырттым. Күренеп тора – күптән ашамаганнар... 

– Инде, әйдә, сөйләгез, ни булды? – дим. Тыңлагач: – Ярый миңа килгәнсез, – дип мактадым. Кечкенәсе бөтенләй тынычланды: рәсем ясарга утырды, журналлар актарырга кереште. Кунарга миндә калдылар. Ничек чыгарып җибәрим? 

Икенче көнне иртән әтиләре килде. Мин Шәүкәтне шунда беренче тапкыр күрдем... Балаларны өйдә тапмагач, барысын да аңлаган инде, «Ул-бу булса, шушы кеше янына барыгыз», – дип, адресымны олысының кулына үзе тоттырып калдырган бит.

Кечкенә малай йөгереп аның каршысына чыкты.
– Син монда нәрсәгә килдең? – ди әтисенә.
– Сезне алырга...
– Без инде монда яшибез!

Ринат шундый матур иде безнең. Озын керфекле, бөдрә чәчле, сөйкемле... Ә Рафаэль ул чакта ук шактый җитди иде инде: яшүсмер чагы – ул барысын да аңлый иде...

...Чумариннар гаиләсенә кайгы әкрен генә, сиздермичә генә килә. Яшерен генә... 

Шәүкәт абый Тәтеш районы Олы Тархан авылында туып-үсә. (Татарга ят бу нинди фамилия дип аптырамагыз – Чумариннар аларда бер урам!) Харьков шәһәрендә хәрби училище тәмамлый. Владимирда укыткан җиреннән аны туган ягына – Казанга, танкистлар әзерләргә күчерәләр. Ул көзне, Казан танк училищесында эшкә керешкәнче, Шәүкәт туган авылына кыска вакытлы ялга кайта. «Улым, буйдак булып озак йөрдең, җитәр, өйлән», – ди әнисе. Әтисе дә: «Чыккан балта сабы кебек йөрмә!» – дип өсти... Яше егерме җидедә, чыннан да, вакыт җиткән – егет каршы килми. Әнисенең улына дип күзләп йөргән кызы да бар икән. «Безгә яңа балалар табибы килде. Ул кыз сиңа бик туры килә, – ди әнисе. – Хезмәт иткән җиреңдә, гарнизонда эш тә табылыр – табиблар кайда да кирәк. Балаларың тугач та, карарга җайлы булыр – син бит өйгә кайтып та кермисең». Динә участок больницасы бинасында, тулай торак итеп үзгәртелгән бүлмәдә шәфкать туташы булып эшләүче кыз белән яши икән. Танышалар... Икесенең дә гаилә корыр вакытлары җиткән, Шәүкәтне эше дә көтә – барысы да өч көн эчендә хәл ителә. Шул арада баш табиб янына кереп, педиатр кызны «урларга» җыенуы турында әйтергә, авыл советында паспортларга мөһер суктырырга өлгерәләр. Аннан җыенып, Чистайга – Динәнең әти-әниләре янына чыгып китәләр. Туй кебек кечкенә генә мәҗлес шунда уза. Костюм-чалбар алырлык та ара табылмый – кияү егете түр башында хәрби киемнән утыра. 

Гаилә тормышы, бик күпләрнеке кебек, кеше почмагында башлана. Олы уллары Рафаэль туганда инде үз фатирларының ишеген ачып керәләр. 

Хәрби кешенең тормышы башкаларныкына охшамый: ул гел күченүдә. Чумариннар да унөч (!) тапкыр яшәү урынын алыштыралар. Мәскәү, Калининград, Новоград-Волынский, Добеле... Динә беркайчан ризасызлык белдертми: чемоданнарын җыя да ире артыннан иярә. Сабыр була ул... Эшләгән җирләрендә аны яраталар, җибәрергә теләмиләр. Бигрәк тә латышлар: дөрес, төгәл диагноз куеп, бер-ике баланың гомерен саклап калгач, Динәнең абруе алар алдында тагын да күтәрелә. 

Хатынының үзеннән нидер яшерүен Шәүкәт сизенә сизенүен. Язын-көзен, ничек тә җай табып, Чистайга кайтырга, берәр сәбәп табып, анда озаккарак тоткарланырга тырышуын. Әмма ышанасы гына килми... Булмас, юктыр, ялгышадыр...

 
 Аңы ачылган чакларда Динә иренә гел бер сүзне кабатлый: «Малайларны карарлык кеше тап...»

Икенче баласын көткәндә Динә Казанда калып тора. Һәм шул вакыт Калининградтагы иренә ул бер-бер артлы сәер телеграммалар юллый башлый: «Сине үтерергә җыеналар!», «Сине тиздән үтерәчәкләр!»... Ринатлары Украинада, Новоград-Волынский шәһәрендә туа. Баладан котылгач, Динә бөтенләй үзгәрә: үзалдына сөйләшә башлый, бертуктамый кемнәрдер белән бәхәсләшә... Шәүкәт хатынының туганнарына хат юллый: «Улыбыз туды, кыен булмаса килегез әле, сөйләшәсе сүзләр дә бар. Динәнең исәнлеге начарланды», – ди. Ире белән сеңлесе килеп төшә. Ирнең шикләре дөрес булуы ачыклана. Динә күптән авырый икән инде. Аңа гына әйтмәгәннәр... Бер абыйлары Чистайда табиб: язын-көзен кунакка кайтырга тырышкан сеңлесенә моңарчы ул уколлар кадап, аны тынычландырып җибәрә торган булган. Күрәсең, инде җитдирәк дәвалау кирәк... «Бу чир безнең канда, нәселдә бар», – ди Динәнең сеңлесе. (Соңрак табиблар Шәүкәтне: «Мондый авыру күп вакыт бер буыннан икенчесенә кыз балалар аша күчә. Ярый әле сездә малайлар туган», – дип сөендерә.) 

Һәр командировкага киткәндә, кире әйләнеп кайтканда өйдә үзен ни көтәчәген белми кузгала Шәүкәт. Иң кызганычы – балалар... Алар хакына нидер эшләргә кирәк була. Рафаэльне Мәгъзүмә апасы Буага, үзләренә алып кайтып китә – ул шунда укый. Кечкенәсен Динәнең Чистайдагы туганнары карый. Ниһаять, ир кискен бер карарга килә: барлык тәкъдимнәрне кире кагып, «гаилә хәлем буенча миңа Казанга кайтырга кирәк», дип рапорт яза. Аның үтенечен канәгатьләндерәләр. Гаилә кабат бергә җыела. Тик, ни кызганыч, озакка түгел...

Малайлар Рәмзия апаларын барып тапкан көнне, балконга шәрә килеш чыгып басып нидер кычкырып торган Динәгә күршеләр «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Инде беренче тапкыр гына түгел... Психбольница дигән сүз никадәр куркыныч яңгыраса, әйтергә кыен булса да, әниләрен шунда салмый чара калмый. «Кәефегез төшәр, әмма турысын әйтәм. Диагноз бик җитди – шизофрения. Беренче дәрәҗә... Дәвалап була торган түгел», – ди баш табиб. Аңы ачылган чакларда Динә иренә гел бер сүзне кабатлый: «Малайларны карарлык кеше тап...»

Рәмзия ханым белән кабат ул көннәрне искә төшерәбез. 
– Шимбә-якшәмбе җиттеме, балалар миңа йөгереп килә торган булдылар. Бер атна калмыйлар! Бу хакта инде сырхауханәдән чыккан Динә Вәлиевна да белә иде. Берсендә Шәүкәт аны минем янга киемнәр тектерергә дип җибәрде. Машинадан чыгып каршы алдым. Итәк, сарафан тегәбез дип сөйләштек, тагын нәрсәдер, хәтерләмим... Шул чакта ул миңа: «Балаларымны ташламагыз әле, Рәмзия Кәбировна! Мин сездән үтенеп сорыйм», – диде... Җайланган чаклары да була иде аның. Ринат әнисеннән курка иде. Уенчык машиналарын, аюларын әнисе идән уртасына өеп яндыргач, куркып калган ул. «Кайчан китә ул бездән? Син бит минем әни, әйеме, син бит?» – дия иде ул миңа. Безне Ринат кавыштырды... Әтисе белән тора башлаганчы ук ул «әни» дип дәште... 
Балаларны карашырга миңа әнием, туганнарым да булышты. 

Шәүкәт: «Бергә торыйк инде... Ринат бит үзенә әнине күптән тапты», – дигәнче шактый вакыт уза әле. Динә белән Шәүкәт аерылышалар. Командующий аңа авыру хатыны өчен аерым фатир бирә, опекун билгелиләр. 

Рәмзия ханым күңелендәге тагын бер хатирәне искә төшерә.
– Рафаэльнең Суворов училищесына укырга кергән елы иде. Шәүкәт шалтырата: «Рәмзия Кәбировна, мине тагын Куйбышевка чакыралар. Ә училищеда әти-әниләр көне... Бара алмассызмы икән?» – ди. «Ярар», – дидем инде. Ә ул көнгә киңәшмә куйдылар. Кыскасы, соңга калдым... Мин барып туктаганда, тантаналы өлеш беткән, әти-әниләр улларын алып, кайсы кая таралган, барысы да балаларын өйдән алып килгән ризык белән сыйлый. Бер Рафаэль генә читтә берүзе басып тора. Аны жәлләп еладым шул чакта... Исеме белән эндәшкәч, яныма ничек йөгереп килгән мизгел әле дә күз алдымда... «Гафу ит, соңардым, – дим. – Нәрсә алырга өлгердем – шуны алдым. Әйдә, ашыйбыз...» Иң кыены аңа булды. Әти белән әнинең аерылышуын яшүсмерләр бигрәк тә авыр кичерә. Әмма ул миңа ялгыш та тупас итеп эндәшмәде. Хәзер әнә «нәнә» ди, ә ул чакта «Рәмзия Кәбировна» дип йөртте. Үз әнисе исән килеш миңа «әни» дип дәшүе дөрес булмас иде. Ринат ярый кечкенә, аңлап бетерми...

 
Рәмзия һәм Шәүкәт Чумариннар. «Гомер сизелми дә узды...»

 
Шәүкәт абый әйләнә дә: «Рәмзия мине дә, балаларны да коткарды», – ди. Аларны гынамы икән? Унөч ел партоешманы җитәкләгән Рәмзия Кәбировнаны генераль директорның урынбасары итеп куялар. Эше нинди тыгыз, вазыйфасы никадәр җаваплы, катлаулы булса да, ул бер нәрсәгә вакыт таба: кичке алтынчы яртыда алар телефоннан иренең беренче хатыны белән сөйләшәләр. Көн саен! Динә аңа бүген көндез ниләр эшләгәнен, нәрсәләр ашаганын, нинди дарулар эчкәнен әйтә. «Ул үзен ялгыз тоймасын, мине бар да ташладылар дип уйламасын өчен керттем бу гадәтне, – ди Рәмзия ханым. – Кибетләргә чыгып йөри алмый иде. Өс-баш һәм эчке киемнәрне, урын-җир әйберләрен – барысын да аңа үзем сатып алдым». Алар аны башка сырхауханәгә салмыйлар. Даруларны үзләре алып, аларны вакытында кабул итүен күзәтеп, белешеп торалар. Камыр ризыклары пешерсә, иң элек малайлардан әниләренә илттерә. Өйдә Коръән ашы кебек мәҗлесләр үткәрсә, иң беренче итеп Динәне китереп утырта. Рафаэль белән Ринатка ике сүзнең берендә: «Әниегезне ташламагыз!» – дип кабатлый. (Буй җиткәч, малайлар чиратлашып әниләре янында яши: аны беркайчан үзен генә калдырмыйлар.) 

– Динә Вәлиевнаның туганнарына башта бик авыр булды инде. Аннан тынычландылар. Мөнәсәбәтемне күреп тордылар бит... Безгә дә килеп йөри башладылар. Хәзергәчә аралашабыз. Динә Вәлиевна җәйләрен аларга да кайтып торды. Дөресрәге, Рафаэль алып кайта иде. Әмма анда озак тота алмыйлар иде. Кычкыра иде ул. Тавышлары карлыкканчы... Кайнанам: «Кызым, бәби алып кайт, уртак балагыз булсын!» – дип, бик күп тапкырлар әйтте. Җөрьәт итмәдем шул... «Балалар ике оядан булмасын», – дидем. Аннан Динә Вәлиевна янында ничек корсаклы килеш йөрисең?! Оялдым... 

Ул ояла, ә кешеләр оялмый: «гаиләне таркатты» дип, партия өлкә комитетына өстеннән шикаять юллыйлар. Валентина Липужинаның Бауман районы партия комитетының беренче секретаре булып эшләгән чагы. «Сез борчылмагыз, Рәмзия Кәбировна, – ди ул аңа. – Мин аларга ул хатынның нинди чир белән авырганын әйттем инде». Югарыдан барыбер шалтыраталар! «Беренчедән, хатынының диагнозы турында бөтен документлар бар, танышыгыз. Икенчедән, сез ничек кенә, нәрсә генә әйтсәгез дә, мин бу балаларны ташламыйм. Олы малай Казан танк училишесында укый, аның белән сөйләшегез. Әгәр ул: «Әйе, ул әти белән әнине аерды», дисә, мин бу эштән китәм», – дип җавап бирә. Үзен эзләп килүчеләргә Рафаэль: «Сез нәрсә, ул бит безнең әни!» – ди. 
Диварда гел әниләренең фотосурәте эленеп торды: белсеннәр, дидек.

– Балаларны бик яраттым! Оныклар әнә бөтенләй үземнеке булып тоела... Әти безне – биш баланы ташлап чыгып китте, ятимлекнең ни икәнен яхшы беләм. Әллә шуңа да якын иттем... Ринат миннән башка йокларга да ятмады. «Кай арада зур булдың, сине үстерүдән арырга да өлгермәдем», – дия идем аңа. Үскәндә ул еш чирләде. Динә Вәлиевна аның белән авырлы чакта дарулар күп эчкән... Мин аларга әтиләреннән сүз әйттермәдем. Берсендә Рафаэль шактый соңга калып кайтты. Шәүкәт борчылды инде. Малай ишектән керүгә сикереп торган иде, шунда ук: «Үзем сөйләшәм!» – дип туктаттым. Рафаэль шуны бүген дә хәтерли... Безнең сүздән чыкмадылар, әйткәнне тыңладылар. Олысы Казан танк училищесын кызыл дипломга тәмамлады, подполковник, инде лаеклы ялга чыкты. Ринат – финансист. Икесе дә үз йортлары белән торалар. Ышанам, алар безне ташламас...

Шәүкәтнең әтисе авылда ялгызы калгач, аны да үзләренә алып киләләр. Нурмөхәммәт ага улы белән килене янында 15 ел яшәп, 95 яшендә вафат була. Килененә ул гел бер теләк тели: «Гомерең буе рәхәт күр, кызым!» Әтиләреннән ун көн элек кенә исә алар 64 яшьлек Динәне җирлиләр. Урамда йөрәге тотып егыла, ә кешеләр аны эчкән дип уйлый... Бу хәл булырга бер атна кала Рәмзия ханым: «Үлемтек – гомер теләп тора, диләр, сезгә дә алып куйыйк әле», – дип, аңа соңгы бирнәләрен китерә... Кабере – Чистайда Динәнең, уллары кайтып, карап торалар. Аның өчесен дә, җидесен дә, кырыгын да, елын да Рәмзия ханым үзе үткәрә. Әле дә догадан калдырганы юк. 

...Гомер күз ачып йомганчы узды, ди алар. Кушылганнарына тиздән инде дүрт дистә ел тула. «Шәүкәт белән яшәве җиңел, рәхәт булды, ул акыллы, тәртипле кеше», – ди Рәмзия ханым. Ә аннан иренең исемен беренче тапкыр ишеткән мизгелне искә төшерә. 

– Буада мин кияүдә идем... Җиде ай гына тордым, аның минем кеше түгел икәнен аңладым да киттем... Шәүкәтнең апасы Мәгъзүмә белән капка төбендә басып торабыз шулай. «И-и, Шәүкәт энем кыен хәлләргә калды ла, – дип сөйли ул. – Хатыны авырый, балалар караусыз...» Өстемә кайнар су койдылармыни?! «Миңа ни булды соң?!» – дип аптыраганым истә... Балаларны алырга килеп керүгә таныдым Шәүкәтне. Ул! 18 яшемдә төшемдә күргән кеше! Шундый ук озын шинельдән, маңгаена төшереп кигән баш киеменнән. Иртән торгач: «Без үскән Суконка бистәсендә хәрбиләр кайдан килсен инде?!» – дип уйлаган уем да онытылмаган. Язмышыңны урап уза алмыйсың...

Алар иң беренче тапкыр очрашканда Ринат өстендә булган пальтоны кулына тотып сөйли ул бу сүзләрне. Ташламаган! Саклый! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гөлнур! Язмаң - искиткеч тәрбияви көчкә ия. Елый-елый язам бу юлларны. Рәмзия ханым - изге күңелле, олы җанлы, чын Ана. Аллаһ Тәгалә аңа һәм гаиләсенә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек һәм ике дөнья бәхетен бирсен. Әмин! Шундый авыру кешене - Динә ханымны карап-тәрбияләп, аны ихластан хөрмәт итеп яши белгән бит ул. Изгелеге үзәенә меңнәрчә-меңнәрчә әҗер-савап булып кайтсын. Авыру кеше тәрбия кылу - иң саваплы гамәлләрдән, Аллаһ Тәгалә андый изгелекле бәндәләрен сөя. Гөлнур һәрвакытта да иң кирәкле, иң кызыклы темаларны таба һәм мавыктыргыч итеп, тәмләп сөйли. Әйе, сөйли белә. Чөнки язмаларын укыганда геройлары белән сөйләшкәндәй буласың. Иҗат дәрьяң саф һәм мул булып ташып торсын!

    • аватар Без имени

      1

      0

      ИСКИТКЕЧ ГОЛНУР ЕЛЫЙ ЕЛЫЙ УКЫДЫМ БИК МЭГЪНЭЛЕ ЯЗМЫШЛАРДАН УЗМЫШ ЮК

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бик матур, гыйбрәтле язма!

        • аватар Без имени

          1

          0

          Рәхмәт Сезгә, Гөлнур!

          • аватар Без имени

            1

            0

            Искиткеч олы йөрәкле кеше бу язма герое! Рәхмәт, Гөлнур апа.

            Хәзер укыйлар