Логотип
Язмыш

Йөрәк парәсе

Ут кебек янып торган, үткен, өлгер-җитез, сәламәт, булдыклы балалар бәхетле-тату гаиләдә генә туадыр...

Язмыш идеме бу, әллә олы сынаумы – белмим... Булган хәлләрнең асылына төшенер өчен... уйлы еллар кирәк булган ич! Уйландыра. Газиз­ләрдән-газиз бәгырь җимешең­не биш (!) тапкыр югалту ачысы башыћнан кичсен дә... Уйланмый кара!
 Әллә артыграк та яраттыммы соң мин аны?! 

Хәер, йөрәк парәңне ничек яратмыйсың инде? Яратам! Дөрес, ул синең шәхси милкең дә, ни кылсаң да сине яратырга яки һәр сүзеңә буйсынырга тиешле зат та түгел. Бала – Ходай бүләге ул! Бу кадәресен белсәм дә, үзеңнеке – үзәктә. Ансыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Яшәвемнең яме, газизем бит ул минем. 

Биш тапкыр тетрәнү кичереп, чактан гына югалтмый калганмын икән, моның ниндидер сәбәпләре булырга тиештер ич дигән уй, никтер, тынгылык бирми. 
Кайдан һәм кайчан башланды икән язмыш чылбырындагы ялгыш, дим?! Сабыйга җан иңгәнче, туганчы ук аны югалту уе башка кергән мизгелдәнме – уйга кергән алга килә диюләре хактыр, бәлки? Әллә яралгы хәтеренә шул чакта ук сеңеп калган курку хисеннән яралдымы икән бу борчулы хәят? 
Нарасыйны анага тоташтырган кендек җебе сабый муенына өч кат уралуы... Һәм шул хәлендә дә аның якты дөньяга аваз салуы могҗиза түгелмени?! Ике айлык чагында урлап китүләре соң? Дүрт яшен­дә, агуланып, чак исән калуы? Биш яшьлек баланың гаять катлаулы операция кичерүе... Хәер, әлегә җитеп торыр! 
 


Хыянәтме?!

Һич көтмәгәндә сабакташым Гөлинә очрады. Кушама­ты – «Әрем тел». Әче теленнән шикләнеп, аның белән сүз көрәштереп, бәхәсләшеп торуны берәү дә кирәксен­ми, дус-ише юк диярлек. Бер тирәдә яшәсәк тә, мәктәпне тәмамлаган­нан бирле күрешкән юк. Ә ул безнең тор­мыш­тан яхшы ук хәбәрдар, иремне дә белә булып чыкты.

 «Менә, юллама артыннан йөри идем әле, – дип башлады сүзен, сорашканны да көтмичә. – Кирәк бит! Инде аерылышабыз дип торганда... узганмын! Барып кайтмый чара юк». Сер бүлешә торган дус-ахирәт тү­гел идек, тизрәк китү ягын каравымны сизде, ахрысы: «Күрәм, син дә шушы сукмакка юл сапмакчы икән. Аерылышалар дигәннәр иде сезне дә... Әллә гайбәтме? Элегрәк, әле сиңа кадәр үк очрашып йөргән озын торыклы... кем әле исеме... Мәгъшукасы белән күргән идем бер көн иреңне. Оялтыйм дигән идем дә үзен, өлгермәдем...» 

Тамарга торган күз яшемне күрсәтмәс өчен борылдым да, ашыккан булып, китеп бардым. Ә йөрәк күкрәк читлеген ватардай булып тибә. Әрем генәме, пычак тел бит бу! Пычаксыз да суя. Изге ният белән (йөккә калуыма шикләнмим, шуны раслатып хатын-кызлар консуль-тациясендә исәпкә басыйм дип кенә килешем иде югый-сә) йөргән җирдән уем-теләгем йөз дә сиксән градуска борылыр дип белдеммени? Серемне әле иремә әйтеп тә өлгермәгән идем. Тәгаен билгеле булгач, бәй­рәм табыны корып, сөенеч уртаклашырга иде ниятем. 

Беренчесен – олы кызыбызны, студент чакта, имтиханнар биреп йөргән арада алып кайттык. Яшь идек, ни акча юк, ни торыр җир... Якты дөньяга ашыгып, имтиханнар арасында аваз салган нарасыйны вакытлыча дип әнигә кайтарып куюдан башка чарабыз калмады. 
Авыл белән ике арада йөри-йөри сигез ел үтеп киткән. Кызыбыз үсте, мәктәпкә китте. Эш, фатир дип йөгерә-чаба торгач, яшебез дә утыздан ашып бара. «Сеңелкәш кирәк миңа, энекәшкә дә, бәби карашырга да риза», – дип, кыз тыкырдата гына. Тәвәккәлләргә иде исәп! 
Ярты юлда туктап калдым. Нишләргә? Хыянәтне кичерерлек көч таба алырмынмы? Юк! Гөлинә кебек мин дә... йөктән котылырга ниятләсәм... Кызган баштан табибка кердем дә юллама сорадым. Арыган идеме, утызга җитеп килә торган хатынга аңлатып тору файдасыз дидеме, ник тапмыйсың, дип сорашып, йә үгетләп маташмады, кәгазь кисәгенә нидер язды да бирде. 

Ходай тарафыннан җир йөзенә юлланган сабыйның язмышы шулай җиңел генә, бер селтәнүдә хәл ителүе гаҗәп тә соң: булмыйсың, тумыйсың, дисең дә эш бетә. 
«Көтелмәгән, чакырылмаган кунак – артык җан икән мин җирдә» дигән уй, теләсә-теләмәсә дә, гөнаһсыз җанны гомер буе эзәрлекләр дип кем уйлап тора соң ул чакта!
Чынлыкта, ашыгыч адым өчен бер Гөлинәне генә гаепләү дөрес түгелдер. Соңгы вакытларда аралар суынуны үзем сизми идеммени? Әйе, нидер булды безгә, ир затының эштән соңарып кайтулары, әйтми-нитми чыгып китүләре, ял көне кайдадыр йөрүләре ешайды. Мәхәббәт көймәсе ярылырга тора. Ә мин, беркатлы тиле, белмә­мешкә салышам. Кунарга кайтмавы, сәбәбен аңлатуны кирәк санамавы мөлдерәмә тулган савытны чайпалдырып җибәрүгә сәбәпче булдымы әллә? Югыйсә иҗат кешесе ирек сөючән зат, аның бәйсезлегенә тыкшыну килешми, дип, ирне азындыручы үзем түгелме! 

Ут йотып йөреп вакыт узганы сизелмәде дисәм... Нәни генә операция булса да – стресс бит инде ул, тетрәнү, хатын-кыз өчен файдалы гамәл түгел, куркыта. Борчы­лам: ахыры гына хәерле була күрсен. Әле ярый, «анда» керәсе көн шимбәгә туры килә. Буш урыннар юк, иртән­ге сигездә «анда» буласың һәм... кем әйтмешли, сизми дә каласың, дип, әле дә үземне юаткан булам. Бар да әйбәт булса, икенче көнне, бәлки, кичкә үк, юлыңа ак җәймә, дип, чыгарып та җибәрерләр дигән өмет тә юк түгел. Больничный-мазар алып, эштә белгертеп торасы түгел. Шунысы жәл: баланы ерак туганым Зөһрәгә илтеп куясы идем дә, ул әйтми-нитми авылга сызган. Сабыемны үзен генә калдырып, әтисе «озын торыгы» янына чыгып китәргә ашкынса... Чынлап та, читтә яры булса...
Тфү, тәннәр чымырдап китә, ни хәл итәрсең ул чакта?!

«Гафу ит, мин дә бүген, синнән үрнәк алып, өйдә кунмаска булдым. Сәбәбен, теләсәң, соңыннан аңлатырмын. Тик, зинһар өчен, үтенеп сорыйм, баланы ялгыз калдырып чыгып китә күрмә! Түз бер көнгә! Үтенәм!» Язуны өстәлгә куйдым да ишек тоткасына үрелдем. Ашарга пешкән, идән юылган, кер-мазар үтүкләнгән. Йөрәк түзмәде, ишекне ябам дигәндә генә башын күтәргән иремә: «Сиңайтәм, өстәлдәге язуга күз сал берүк!» – дими булдыра алмадым. Әгәр шул чакта дәшми чыгып китсәмме?!

Бәла киләсен сизгәндәй, мачы җитезлеге белән сикереп торды да мине җилтерәтеп эчкә суырып алды ир. Ишекне шартлатып бикләде, ачкычын учына йомарлады, каударланып: «Ниткән мәктүп, кая ул?» – дип сорады. Хәлне ачыклагач, ишекле-түрле йөренә-йөренә тешен кысып: «Ходай биргәнне тапмаска... Бел, әгәр шул адымга барсаң, өйгә кертмим! Баладан колак кагасыңны көт тә тор! Кичерер дип көтмә!» – дип тә өстәде.
Ике сөйләшә торган кеше түгел, сүзендә торыр! Шул чактагы кырыслыгы, усаллануы өчен мин аңа гомер буе рәхмәтле. 
Соңгы вакытларда югалгалап йөрүләренең дә сере ачылды... Өзелеп авылны сагынуымны, җиргә мөкиббән икәнемне, бакча дип хыяллануымны белә иде. Хикмәт, Василье­водан язучыларга җир кишәрлеге биргәннәр икән. Сюрприз ясый, янәсе, әйтми-нитми бакча өе салып куя! Яз көне безне шаккатырырга ниятләгән берәү. 

 

Кендек җебе

Шулай насыйп булгандыр, балаларның икесен дә эш арасында табарга туры килде. Мактанырга маташу түгел бу. Безнең әбиләр, әниләр кырда урак урганда, әвен сукканда бәби тапкан, кайсы тернәкләнгән, кайсы юк. Хәер, безнең буын да декрет ялы дигәннең кадерен белеп бетерми. Наданлык кынамы, туачак җан алдында җавапсызлык­тыр бу, мөгаен... Аның каруы, кеше сүзеннән – өстәге­ләрдән, эшеңне югалтудан курку җилкәгә артыграк та баса, ахрысы.

Киров районында – Дары заводында чыга торган газе­та­ның редакторы булып эшләгән чагым. Татарча чыгучы бердәнбер басма бу, район газетасы дәрәҗәсен­дә, җаваплылыгы да, борчулары да хәттин ашкан. Дек­рет ялына китәргә җыенам, редактор урынына калдырырдай кешегә таләпләр... Нәниебезнең генә түземлеге бетеп килә, ахрысы. Ашыктыра, чираттагы санны әзерләп бетергәнне дә көтеп тормаска бугай исәбе. 

Тудыру йортында төнге «кунакларны» бик өнәмиләр. Тын-аулак тыкрыкка урнашкан икенче хастаханә тымызык күл сыман булып хәтердә калган. Ярым йокылы шәфкать туташлары, һәр адымын санап атлаучы кендек әбисе булырга лаеклы ханымнар... Ә бәбиләр, үч иткән­дәй, төнлә кузгала. Таңны юлда каршыларга ашыга. «Нә­нием, түз, сабыр ит, иркәм, иртәнгә кадәр көт! Кояш чыгар, тормыш кайный башлар, сиңа да, миңа да игътибар артыр! Сабыр, бәгърем!» Эчемне сыйпый-сыйпый әллә карындагы баламны үгетлим, әллә үземне юатам. Тешне кысып иртәнгә кадәр түзәм, дип, киртләп куйган идем дә... Төнге берләр тирәсендә ашыгыч ярдәм каретасы миңа иптәшкә яшь кенә чәүчәләк хатынны китереп китте. Шул хатын һәммәсен аякка бастырды: йөгере-шәләр, бер-берсен ашыктыралар, мәш киләләр. Мине оныттылар. Югыйсә ике өстәлнең берсенә менеп ятарга боерык бирелгәнгә инде кайчан... Өлгермәгән йөземгә буе җитмәгән төлке хәлендә мин, биек ятакка үрмәлә-мәкче булам да, авырту бөтереп алгач, янә сыгылып төшәм. Тәмам тәкатьсез итте бу тулгак. Ул арада күрше өстәл­дән яңа кеше аваз салды: «Малай!» – диләр, кызыктырып та, көнләштереп тә. 
Ә безнеке – кыз бәби! Йөрәк төшеп китә: нигә шулай күгелҗем-зәңгәр икән моның бөтен тәне! «И Хикмәти Хода... Муенына кендек җебе өч кат уралган ич...» Өзек-төтек сүзләре колакка керә, тик аңыма барып җитми. Минеке хакында сөйләшәләрме соң? Исәнме ул?
Нигә тавышы-тыны юк? Шап-шап суккалыйлар үзенә. Авырттыралар бит! Ниһаять! Дөньяга кыюсыз гына аваз сала сабый: менә мин килдем, әллә көтмәгән идегезме, димәкче гүяки! Көттек, бәгърем! Ничек көтмик...  
«Шөкер ит, гомере бетмәгән, исән...» – диюләрен әллә ишетәм, әллә юк. Күз кабаклары авырая...
 
 

Югалту-табышларым...

Редактор урынына калган яшь егетебез тулай торакта яши иде. Безгә килгәч, өйләнеп җибәрде. «Татарстан яшьләре»нә эшкә чакыралар икән үзен. Үткен каләмле иҗат әһеленә дә газета-журнал тирәсендә эшкә урнашу бер дә җиңел түгел иде ул чакларда. «Кешенең юлына аркылы төшмә, җибәр, эш булганда урнашып калсын!» – ди ирем дә. Әйтергә җиңел... Уку елы тәмамланса, олы кызым, бәлки, карап тора алыр иде бәбине... Ә хәзергә... Бишек-арба сөйрәп эшкә китәм, юлда кызым йоклый. Бәхеткә, редакция завод эчендә түгел, Мәдәният сараеның өченче катында. Тәрәзә каршында ук җыйнак кына бакча, шуннан шактый зур стадион башлана. Бакчада калдырам да йөгереп өскә менеп китәм. Хәбәрче вакансиясенә кеше эзлибез, әлегә бөтен эш минем өстә. Ярый әле, русча чыгучы басма журналистлары ярдәм кулы суза. Вакытлыча, бер кичкә кер мичкә, дим дә, дуслар ярдәменнән баш тартмыйм. Бала йоклаганда күбрәк эшләп өлгерергә тырышам.

Май башлары. Кояшлы көн. Гадәтемчә, ашыга-ашыга язам, машинистка Сания тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибеп йөри.
– Син бүген үзең генә икән. Бәбкәчеңне кем белән калдырдың? – ди бу миңа.

Башта аңламый торам, аңлап алуга тәрәзәгә ташланам – юк арба! Ду килеп малайлар шар суга. Ә бишек-арбадан җилләр искән. Кая киткән минем газиз балам!
Бүлмәдә кем бар – һәммәбез стадионга чыгып чабабыз. Эзе дә юк арбаның да, баланың да! Малайлар, шар тимәгәе дип, арбаны юл читенә үк чыгарып куйган булганнар. Кайчан, ничек, кем алып киткәндер аны, беркем белми. Бер әйләнәбез тирә-якны, ике, өч... Юк! Белмәдек, күрмәдек. Мин акылдан язу чигендә, Саниягә ияреп чабам. Ул юлда берәрсен туктатып: «Конвертка төрелгән бала салган ал бишекне күрмәдегезме...» – дисә, шул җөмләне попугай урынына кабатлаудан башкага ярамыйм. Рус редакциясе егетләре дә эзли, таныш-белеш тә... Җир йоткан кебек, кая булырга мөмкин бу арба? Тфү-тфү, Аллам сакласын! Малайлар таралышып бетте. Шунда кемдер: «Дворник Фая апа юллар себерә иде түгелме, бәлки, күргәндер?» – диде. Фая апаны эзләп чабу, өмет белән өметсезлек чигендә бәргәләнүләр... Фәгыйлә апа – зирәк, сизгер, акыллы кеше – газета чи­те­нә язылган адрес суза. Чын адресмы бу, әллә... Теләсә нинди ялганга, хыялга, булганга-булмаганга берсүзсез ышанырга әзер без. Шулдыр! Тик туктап калмаска, чабарга, эзләргә! Тик өмет, өмет йолдызы гына сүнмәсен.
Ә вакыйга болайрак булган. Ике хатын, юл читендә күзәтеп, байтак кына басып торганнан соң, бишек-арбаны этеп китә башлаганнар. Юлларына, әлеге дә баягы Фәгыйлә апа аркылы төшмәсә, моның ахыры ни белән бетәр иде, әйтүе кыен. «Кем кушты сезгә кеше баласына тияргә? Китегез моннан. Барыгыз! Юлыгызда булыгыз!»

«Ташландык бала ич бу. Баядан бирле күзәтәбез, беркем килми янына, кызыксынмый да! Без аны милициягә илтеп тапшырабыз», – дип, сүз уйната тегеләр. 
«Мин үзем милиция! – Сыбызгысын чыгарып, як-якка күз сала уяу апабыз. Беркем күренми. – Ник ташландык булсын ул? Атна буе – көн дә эшкә килә әнисе. Урларга уйладыгызмы? Хәзер чакыртам. Адресыгызны языгыз. Югыйсә...» Язалар язуын. Кәгазь кисәге кулыбызда.
Ялган адрес булуы да ихтимал. Хак булсын, хак була гына күрсен! Аркылы Базар урамына төшеп җиткәнче ярты чәчем агаргандыр. Йөрәк түзә әле дә! Подъезд төбендә таныш бишекне күргәч кичергән хисләрне аңлатырдай сүз юк! Өмет өзелүдән курку да ул, табылды дип куану да... Борчылу күбрәк: чынмы-түгелме?!

Гөрләп су җылыту колонкасы эшли. Җилле, салкынча бүлмә (май башы гына бит әле!) Шулай булуга карамас-тан, балкон ишеге, тәрәзәләр киереп ачылган, ә диванда шыр ялангач бала ята! «Туңа, салкын тия бит инде!» дигән уй бөтереп ала, диванга ташланам һәм ашыга-ашыга сабыемны юка юрганына төрергә тотынам.
Ни эшләгәнемне белмим, әмма ни өчендер: «Рәхмәт! Рәхмәт!» дип кабатлаганымны яхшы хәтерлим. 
 


Дару да агу

Әтисе үлгәндә кече кызыма дүрт яшь тә тулмаган иде.
«Әти, ник ташлап киттең, ятим иттең безне! Әти-әниле балалар арасында кимсенеп яшәү авыр ич миңа!» – дип, йомшак күңелле юаш кыз бер генә кабатламагандыр. Җитмәгән чаклар күп... Бәлки, үпкә – үзеңне ким итеп тою һәрдаим сиздергәнгәдер, моңлы булып үсте ул.

...Октябрь бәйрәмнәре якынлашып килгәндә тамагы шешеп нык йөткерә башлады. Бакчада баланың ныклап авырырга исәбе барын сизәләр, ә әнисе тиз-тиз чишен­дерә дә чыгып китү җаен чамалый. Эшләгән кеше генә белә, печән күшәп торган сыер кебек ул газета, көн дә яңалык, кызык мәкалә булсын. Кат-кат уку, хата чүпләү...

«Әни, доктор апага барыйк та, өйдә генә торыйк!» Бала бакчада тәрбияче өйрәтеп җибәргән сүзләрне сөйли. Әнисенең исә үз туксаны – туксан: сабыр!
Ниһаять, иртәгәсен бәйрәм дигән көнне әнисе җиңел сулап куя, бала көен көйләр көн дә җитәр икән! Тик сабые түзмәгән, үзен-үзе дәвалап карамакчы булган. Әтисе авырган чактан калган йокы даруын тапкан бит! Тереләм дип, витаминга охшаш даруны йоткан да йоткан. Әнкәсе: «Карасана, аруы җиткән, бу бала уйнаган җиреннән йоклап киткән», – дип урынга күтәреп салыйм дисә... Атылган кош канатларыдай, аяк-кулы салынып төшкән аңсыз сабыен күкрәгенә кысып, шашкан кешедәй кычкырасы гына калган. Ярый телефон бар, сиреналар улатып, биш-ун минут эчендә килеп җиткән «Ашыгыч ярдәм»гә мең рәхмәт. Япь-яшь кизү табибәнең, елардай булып: «Иң якын хастаханәдә каршыларга әзер булыгыз, еракка илтеп җиткерә торган түгел», – дип, ачыргаланып хәбәр итүе... Барысы да куркыныч төш кебек кенә истә калган. 

 

Меңгә – бер

Җиләкләр пешкән вакыт, җомга көн эштән соң бакчага китеп кунмакчы булдык. Электричкага кереп утыруга кылт итеп искә төште: ачкыч кесәдә калган! «Төшәбез, иртәгә барырбыз», – дим. «Әни, барыйк инде, тәрәзәдән булса да керербез», – димәсенме кызым. «Ачкыч алыйк та... соңгысына өлгерәбез әле», – дим. Кайттык. Өйгә керүгә кызым урынга ауды, күңеле болгана. Казылык ашаган идек, искергәндер, шул ярамагандыр, дим.
Сөт алып чыктым. Коса бала. Сөт эремчеккә әйләнә. Олыларча: «Әни, мин үләм бит, врач чакыр!» – ди үзе.

Икенче тапкыр совет медицинасының бала хакын хаклавына чын-чынлап инандым. «Ашыгыч ярдәм», чыннан да ашыгып, ярты сәгать дигәндә килеп тә җитте. Республика балалар хастаханә­сенә алып китте­ләр. Бала агарып каткан, бәхилләшкән­дәй, кулымны каты итеп кысты да күзләремә мөлдерәп карады, гүя хушлашуы иде. «Курыкма, кызым, коткаралар сине, мондагы врачлар бик әйбәт», – дип юаткан булам, үзем бер Ходайга ялварам: «Гомер бир сабыема!» Операция өч сәгатькә сузыласын ул чакта кем белгән? Сукыр эчәге шартлаган, дип, башта анысын алып ташлаганнар, анда зыянлы нәрсә тапмагач, кендек турыннан ашказанына кадәр ярганнар. «Гангреналы Меккель дивертикуле – табибларга дәреслектән генә таныш. Сирәк очрак бу», диделәр. Имеш, меңгә, хәтта миллионга бер кешенең генә кендек җебе эчтә бөкләнеп кала һәм еллар үтү белән, ялкынсынып, чери башлый икән. Очраклылыкмы бу? Күрәчәкме? Әгәр шул чакта бакчага китеп барган булсак? Кесә телефоны уйда да юк чак бит.
Урман кырыендагы ерак бакчада кемнең хәлен кем белсен дә, безне хастаханәгә кем илтеп йөрсен?

 

Кадерсез кадерле

Монысын миңа хөрмәтле бер ханым сөйләгән иде. 
– Безнең күршедә генә мул тормышлы бер гаилә яшәде. Ире механизатор, хатыны гомер буе кибеттә эшләде. Җитеш булса да, тормышлары китек – балалары юк иде. Ерак кардәш тиешле туганна­ры­ның кызы әллә алданып, бәлки, ирдән аерылыптыр, бәби таба да баласын боларга уллыкка бирә. Үз балалары итеп, кеше кимәгәнне кидереп, кадерләп үстерделәр Әдһәмне. Эшкә киткәндә әнисе аны безгә кертеп калдыра. Малай кесә­сендә конфет-прәннек була, ә бездә чуен тутырык ка-быклы бәрәңге пешә. Без – алты бала, Әдһәм дә безнең белән, яратып бәрәңге ашый. Саран түгел, ипле дә үзе. 
Берчакны тауны кисеп, авылга турыдан юл ярырга тотындылар. Безгә кызык, шунда чабабыз. Ничек шулай килеп чыккандыр, тау башыннан зур кисәк ташлы кәс ишелеп төште. Читкә тайпылып өлгермәде, Әдһәм таш астында калды. Арка сөяге, аяк-куллары сынган баланы күтәреп алган безгә таныш түгел ир Әдһәмнең үз атасы булган. Өстә тракторда ул эшләгән, диделәр. Улының үле гәүдәсен күрше абзыйның – асрамага алган атасы-ның кулына илтеп салды... Кибетче апаның: «Ник минем бердәнберемә хасландың, Газраил, әнә, күршеләр­неке алтау лабаса, шуларның берсен алсаң ни була?» –
дип, үкереп елавын һич онытмыйм. «Рәнҗемәгез аңа, кайгы теле ни сөйләгәнен белештерми», – диде әнкәй.

Еллар узды, кияүгә чыгып район үзәгенә күченергә туры килде. Йорт җиткезеп шунда яши башладык. Берзаман күршеләр ишегалдыннан ямьсез сүгенү, елаш-талаш авазлары ишетеп тәрәзәгә килсәм, өнсез калдым. Чәче-башы тузган хатын бер әбине кыйнапмы-кыйный. Карап торырга җирәнгеч – ямьсез күренеш. Соңыннан белдем, әби дигәнем кайчандыр безгә күрше булып яшәгән Әдһәмнең үз әнкәсе, ә теге явыз – шул хатын­ның икенче ирдән туган акылга таманрак кызы, имеш. 

И-и, бу язмыш! Әгәр беренче баласын – акыллы-ипле Әдһәмне үзе карап үстергән булса, мондый фаҗигагә юлыкмас иде, бәлки дип уйладым. Хәер, бу – минем фараз. Никахлар күктә укыла, диләр. Ә язмышлар кайчан языла? Без туганчымы? Ялгышларданмы?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ялгышлардан языладыр ахрысы

    Хәзер укыйлар