Логотип
Язмыш

Язмышымның тәүге ялгышы. № 1.

Язмышымның тәүге ялгышы
 Кайдан гына килеп керде соң ул тормышыма? Йөрәгемне кайнар сулышы белән җылытты да үзенә гашыйк итте... Югыйсә уй-хыялларым да бөтенләй башка иде. Ә ул... Ул аларны җимерде. Бәллүр хыялларымны челпәрәмә китерде дә, тормышымны бөтенләй башка якка үзгәртте. Бәллүр хыяллар урынына башкалары төзелде. Ә элеккеге хыялларым үткәндә адашып калды. Бераздан инде алар бөтенләе белән онытылды... 
Мин гашыйк булдым!!!
Аны очратканчы, әле беркемне дә чынлап яратканым юк иде. Ошый торган егетләр бар иде анысы, тик күңелемә шундый якын, шундый кадерлесе бар иде микән? Юктыр... Егет белән кыз арасындагы мәхәббәт ул бары тик вакытлыча тартылу дип уйлый идем. Дөресрәге, саф хисләргә ышанмый идем. Ләкин тормышымда ул барлыкка килгәч кенә ничек ялгышканымны аңладым. Аны ярата алуым белән бик бәхетле идем...

Кабат очратасы иде сине...
Кәрәзле телефоныма наушниклар тоташтырып музыка тыңлап ята идем, ишек ябылган тавышка сискәнеп киттем. Урынымнан ничек сикереп торганымны сизми дә калдым. Апам! Гөлназ апам кайткан икән бит Казаннан! Клубта апам белән кабат «зажигать» итәселәр бар икән әле. Дөрес, әти болай да клубка чыгуыма каршы түгел. Ләкин апа – апа шул инде... Аның белән ничектер күңелем тыныч, җанга рәхәт. Апа кайтуын белгәч, күңел канатларым үзеннән-үзе очарга мәҗбүр итте. Шатлыгымнан аны кочаклап алдым... Апамны күрүемә бик шат идем. Бик яратам мин аны. Ул Казанга укырга киткәч бик сирәк күрешәбез шул. Апам укый да, эшли дә. Гомумән, аның тормышы бик тыгыз. Тырыш булганга, аны эшендә дә бик яраталар. Балачакта аны бер дә җенем сөйми иде. Бер сәбәпсез сугыша идек. Өйдә карават астында җай гына яткан башмакларга да, караватта торган мендәрләргә дә чират җитә иде. Еракка киткәч кенә туганыңның кадерен беләсең икән шул...

Кичен апам белән бергә клубка юнәлдек. Тышта кыш... Кар бөтен җирне каплаган иде. Төнге ай яктысында карлар җем-җем киләләр. Күңелле... Клуб дигәч ирексездән беренче тапкыр анда баруым искә төште. Алтынчы сыйныфта идем ул чакта. Апам белән 11 сыйныфлар тарафыннан куелган отчет концертыннан соң тәүге кабат яшьләр әйтүенчә «дискәтүк»кә калдык. Миңа клубта бик ошады. Анда якын дустым Алия дә булгач,  тагын да күңелле булып китте. Апам сөйләгәнчә, алтынчы сыйныф башым белән егетләр күзли башладым. Бөтен күңелле хатирәләрем апама барып тоташа...

Клубта бүген дә бик күңелле булды. Тәмам арыганчы биедек. Кайтырга чыкканда инде төн икенче яртысын ваклый иде. Кышкы урамнан апам белән бергә атлыйбыз. Киче... Киче нинди күңелле... Аны калдырып өйгә кайтасы килми, киресенчә күңел ничектер могҗиза көтә. Менә чаттагы кибеткә җитеп киләбез. Ә алда безнең урам. Могҗиза турындагы теләкләр үзеннән үзе сүрелеп барганда, артыбыздан килүче егетләрне абайлап алдык. Кызык... Кемнәр икән алар?! Егетләр безнең инде куып та җиттеләр. Апам, мин һәм дүрт егет бергә кышкы урамнан атладык. Кайберләре таныш та үзе... Бик сөйкемле тоелган Наил дә монда иде. Апама да бит, икебез арасында булган сөйләшүдә, Наилне ошатам, дигән идем. Ул да моның белән килеште. Ләкин мин бу төнне Наилне күрмәдем дә. Ни өчендер Рамил дигәне якынрак булып тоелды. Бик таныш та төсле иде үзе... Кайдадыр күргәнем бар бит аны. Тик исемә генә төшерә алмыйм. Ул мине үзенең сөйләве белән әсир итте. Кирәк урында кызыклы сүз әйтеп көлдерә иде ул...

Өйгә кайткач, апам белән бик озак сөйләшеп утырдык. Апама безнең арттан аларның кайтуы кызык булып тоелды. Ике кыз артыннан дүрт егет кайтсын әле. Җитмәсә кызларның берсе университетта укый. Әле өстәвенә алардан берничә яшькә зур иде. «Сиңа кем ошады соң?» – дигән сорауга мин:  «Рамил», – дип кабатладым. Апам бары көлде генә. «Кит инде, – диде ул көлемсерәп, – Наил бүген аеруча да матур иде. Ә Рамил... Рамил бик күп сөйли ул».

Кызык итеп Яңа елларны да үткәреп җибәрдек. Бу бәйрәм безнең гаиләбезне бергә җыйды. Үзем гаилә белән Яңа елны үткәрсәм дә, күңелем белән «төнге кунакларны» уйладым. Рамил... Кайларда икән ул хәзер? Күңелемдә бары ул... Саф хисләр дигәне шушы була микәнни? Кабат очратасы иде сине... Мөгаен, син минем белән бары уйнагансыңдыр, инде күптән оныткансыңдыр. Эх, нигә-нигә... Бер карауда ук күңелемә кереп калдың бит син. Әллә бу төн бер матур төш кенә булдымы икән? Юк, булмас. Бу чын, бу чынбарлык иде... Ә аннан соң бу төнне дә, аны да бөтенләй оныттым.
Ләкин хатирәләрне яңартып, мин аны тик бер ел үткәч кенә очраттым...

Иң бәхетле кеше
Көн гадәттәгечә башланды. Иртә белән әниемнең назлап уятуыннан уянып киттем. Тышта гыйнвар кояшы нурларын чәчә, тәрәзә төбендә песнәкме, чыпчыклармы чыркылдаша. Ашап-эчкәч мәктәпкә юнәлдем. Урамнан барганда яңа яуган ап-ак карларга соклана-соклана атладым. Эх, нинди күңелле! Шушы карлар кебек очасы, бөтереләсе килә. Баскан саен җирдә кар шыгырт-шыгырт килә. Бик күңелле...

...Мин сыйныфка кергәндә инде барысы да диярлек килгән иделәр. Сәламләшеп үз урыныма килеп утырдым. Сыйныфта ниндидер рәхәт киеренкелек сизелә. Кемнәрдер көлешә-көлешә мәзәк сөйли, кайсыдыр дәресләрен кабатлый. Тиздән яныма ике бите салкыннан алсуланган Резидә килеп утырды. «Үзгәрешне күрдегезме, соңгы дәрес физика», – диде ул. Сыйныфта чыштырдаулар башланды. Уфтанырга, ах-вах килергә керештеләр. Сыйныф кәгазь кыштырдавына, чыштыр-чыштыр китап битләре ачу тавышына тулды. Мин дә учыма физик формулалар сызгалый башладым...

...Тик физикадан сорамады абый. Борын очына ук төшеп утырган күзлеген бармагы белән рәтләп куйды да, чираттагы теманы аңлатырга кереште. Тәнәфестә бик шәп хәбәр әйттеләр. Иртәгәдән – без көткән каникул!
Өйдә мине сумкалар күтәргән әнием каршы алды. «Кызым, дәү әниең янына, авылга барам, иртәгә генә кайтам. Тәртипле бул, өй эшләрен кара, әтиеңә булыш». 
Әниемне озаттым да сумкамны бүлмәнең бер читенә ташлап диванга егылдым. Кызык... Бүгенге көн – минем карамагымда. Ни эшләргә икән?! Бүген клубка чыксаң да була. Әтиемнән генә сорыйсы. Дөрес, ул каршы килмәс. Әтием мине һәрчак аңлый. Эльнарага шалтыратып алам да... 
Телефон трубкасын Эльнара алды.
– Сәләм, Эльнара, хәлләр ничек? Кичкә нинди планнар?
– Сәләм, Алинә! Ярыйсы. Син клуб хакындамы?
– Әйе. Әйдә, бүген чыгасыңмы?
– Юк, әти чыгармый шул...
– Соң кабат сорап кара?
– Күп тапкыр сорадым инде, чыгармый.
 Рөстәм абый андый ук усал түгел ул. Аннан әйбәтләп сорыйсы гына. Шуңа Эльнарадан аның кәрәзле телефон номерын алдым. Шалтыратырга батырчылык итмәгәнгә бары тик хәбәр генә җибәрдем: «Исәнмесез, Рөстәм абый! Хәлләрегез ничек? Эльнараны безгә кунарга төшерегез инде, зинһар өчен. Өйдә кеше юк, үзем генә куркам. Җибәрегез инде, барысы да тәртиптә булыр! Алдан ук рәхмәтләр белән Хәкимова Алинә».
 Бераздан шатлыгы эченә сыймаган Эльнара безгә төште. «Син әйбәт дус, кирәк чакта әйт, булышырга әзермен», – диде ул шатлыгын эченә яшерә алмыйча. Көзге алдында шактый гына бизәнгәч, ниһаять, клубка юнәлдек...

Клубка кергәндә анда бик шәп музыка уйный иде. Каникул булгангамы, кеше дә шактый гына. Кешеләр ташкынын ере-ера эчкә үттек тә, бии дә башладык. 
Клуб кырмыска оясын хәтерләтә иде. Бүген клубтагы бию аеруча аерыла иде. Башка вакытта төрле якка таралып биесәләр, бүген нигәдер барысы да бергә җыелган. Әллә миңа гына шулай тоела иде микән?! Бии торгач безгә егетләр дә кушыла башлады. Бии торгач берсенең Рамил булуын абайладым. Миңа бу бик кызык булып тоелды. Без шаярып аңа кычкыра башладык. Бинадагы җырга безнең тавышлар кушылды: «Рамил! Рамил!» Ул борылды, аңа эндәшкән кешене эзләде, тик клуб бинасының төсле караңгылыгында безне күрмәде. Таба алмады... Миңа аның шундый хәлгә калуы бик кызык булып тоелды. Тыштан көлсәм дә, эчтән бераз яндым. Ул мине оныткан микәнни?!

 Ләкин бу уйларымны клубның дәртле җыры оныттырды. Шулчак таныш егетне күреп алдык. Безгә кызык кирәк бит инде. Аны баштанаяк күзләп ниндидер гаеп эзли башладык. Безгә дигәндәй егет соңгы модадагы джинсы чалбар кигән, аны тезенә кадәр бөкләгән. Ә чалбары астыннан аякларына кызлар колготкасы кигән иде. Дөресрәге, без шулай уйладык. Икенче көнне шул ачыкланды: ул егетләр өчен җылы гамаж булган икән. Эльнара әнисеннән сораган. Аның абыйсының да шундый икән. Таныш егетнең йөреше маймылныкын хәтерләтә. Безгә шул җитә калды. Клуб бинасын яңгыратып: «Обезьяна в колготках! Обезьяна в колготках!» – дип үчекли башладык. Урамга чыккач Рамилне күреп алдык. Безгә көлү җитмәгән бит инде: «Обезьяна в колготках 2», –диештек тә көлә башладык. Мин моны юри эшләдем. Аның игътибарын җәлеп итәсем килде. Ләкин барып чыкмады. Без инде кайтыр юлга борылдык.

Эх, матур да соң авылның төнге урамы... Прожектр яктысында тәңкә карлар әйләнгәлиләр дә җиргә төшеп куналар. Күктән йолдызлар коела диярсең...
Управления бинасы янына җитәрәк: «Исемең ничек, чибәркәй?» – дигән тавышка сискәнеп киттем. Каушадым, ләкин сер бирмәдем. «Алинә», – дидем бөтен батырлыгымны җыеп. «А по отчеству?» – диде ул. «Дамировна», – дип җавап бирдем. Ул егетнең йөзенә карадым һәм бермәлгә тораташтай катып калдым. Бу УЛ иде...  Минем йокысыз төннәремнең сәбәпчесе. Минем бөтен өмет-хыялларым, газаплы төннәрем, кайнар күз яшьләрем. Минем иң кадерле, яраткан, көткән кешем... 
Аны күрүемә чамасыз шат идем. Ләкин... Аңа үз хисләремне белдертүдән, аның муенына сарылудан, иреннәреннән үбүдән чак тоелып калдым. Кайларда идең соң син кайларда?! Минем күңелем сине өзелеп сагынганда?
Ә ул матур... Тагын да матурланган төсле. Ай яктысында аның йөзе балкый, уттай яна...
Ниһаять, исемә төшердем... Мин аны кечкенәдән үк белә идем бит, югыйсә. Балачакта бергә уйнап үскән идек. Алар урамына уйнарга менә идем. Эх, үрдәк атыш уены белән үткән балачак. Аннан соң аңа бик күпләр мәхәббәт хатлары яза иделәр. Хәтта минем дус кызларым, хәтта Эльнара да. Ә мин... Ә мин көлә идем. Нәрсәсе бар инде аның? Кызларны аңарда шулкадәр нәрсә кызыктыра икән? Ә хәзер... Ә хәзер үзем аның кармагына эләктем сыман... 
– Ә егетең бармы соң?

Ай яктысында безнең арттан Эльнараның килүен дә шәйләдем. Ул да сүзгә кушылды. Мине җавабымны көтеп тормыйча:
– Әйе, аның егете бар, – дип кабатлады.
Эльнара мин күптән ошатып йөргән егет исемен атады. Башымны шунда ук бер уй бөтереп алды. Көнләшә, чып-чынлап көнләшә иде ул. Балачакта ул да аны ошатып йөри иде бит... Мин түзмәдем, көлдем:
– Юк, егетем юк...
– Соң үзе дә әйтеп тора бит, – дип сүзгә кушылды Рамил.

Тиздән без алардан аерылып киттек. Ничек булса да, Эльнара алдында үземле гаепле итеп тойдым. Уңайсыз килеп чыкты бит...
Йолдызлы төндә, җиргә төшкән карларга соклана-соклана Рамил белән урамнан атладык. Миңа аның белән чиксез рәхәт иде. Бик матур, сөйкемле иде ул. Матур итеп сузылган кара кашлар һәм очкынланып янган яшел күзләр. Әйе, нәкъ менә яшел иде аның күзләре. Үзәкне өздереп, шундый матур итеп карый иде ул...
Бу чыннан да чынбарлык микәнни? Без бергә, икәүдән-икәү кышкы урамнан атлыйбыз... Ниһаять, минем теләкләрем чынга ашты. Күктәге йолдызларга карыйм. Алар бүген ничектер яктырак яналар. Бөтен табигатьне кочасы, очасы килә. Күңелемә шундый рәхәт бүген... Бүген хыялым тормышка ашкан көн...

Тиздән Рамил миннән аерылып киткәндәй булды. Аны туганнан туган егет дәшеп алды. Ә мин Эльнара белән калдым. Бу көнне шулай кинәт тәмамланыр дип дип уйламадым. Дөресрәге, аны шулай тәмамлыйсым килмәде. Шуңа да Эльнара белән алар артыннан юнәлдек. Безнең яныбызга сыйныфташым Арчи кушаматлы егет тә кушылды. Менә аларны узып ук киттек. Күз карашымның бер чите белән аны күзәттем. Ул туганына бер-ике сүз әйтте дә артымнан юнәлде. Миңа шул гына кирәк иде. Чиксез, чиксез шат идем. Без бергә урамнарны буйладык. Өйдә бары карават һәм мендәр генә көтә иде бит. Эльнараның көнләшүе артканнан арта барды. Ул Рамилгә сәбәпсез кагылып китә иде. Менә Арчи Эльнараны карга екты. Ә ул аны теләми иде. Тиз генә торды да безнең арттан юнәлде. Арчи аны кабат ак карга егып салды. Ул үпкәләде һәм Арчиның үзен дә карга екты. Аннан кабат Рамилгә бәйләнә башлады һәм алар икәүләп егылдылар. Берүзем басып калдым һәм: «Менә сезнең арада мин генә айнык, сез исерекләр, карда ауныйсыз», – дип көлә башладым. Көтмәгәндә Рамил мине килеп кочаклап алды һәм карга сузып салды. Мин аның өстендә ятып калдым. Шактый гына уйнагач, өйгә кайтасым килә башлады. Өйдәгеләр дә борчыла торганнардыр. Арчи өенә кереп киткәч, Эльнарага: «Хәзер киләм», – дип Рамил белән киттем. «Мин сине көтәм Алинә, тизрәк бул», – диде ул аерылганда. Хәер, аның сүзләре бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты. Бераз баргач туктап калдык һәм төнге караңгылыкта кочаклашкан килеш озак басып тордык. Юл уртасында баскан килеш йолдызларны күзәттек. Шулчак мин аның күзләренә карадым. Анда шатлык, мәхәббәт очкыннары балкый иде. Ә күзенең төсе нәкъ песинеке кебек иде. Әйе, нәкъ песинеке кебек, яшел булып яна иделәр. Минем иркәләнәсем килә иде. Кочагына ныграк сыендым да, мәче төсле мырылдап куйдым. Ул елмайды. Аның елмаюы тагын да матур иде...
Үзебезнең урамга кергәч, күршеләрнең турысында тукталып калдык. Шулчак көтелмәгән хәл булды. Күршеләр йортыннан кара мәче чыкты да, безне түгәрәк тирәли әйләнеп кереп китте. Мин сагаеп калдым һәм аны Рамилгә дә әйттем. Ырымнарга ышанам шул. Начарга юрадым моны. Гуя безнең очрашулар озакка түгел һәм нидер булыр төсле иде... Ул моңа игътибар итмәде һәм мине кабат ныграк итеп кысып кочаклады. Без озак аерылыша алмадык. Кайтырга кирәклеген аңлыйм, ләкин аның җылы кочагыннан да аерыласы килми. Гуя аның яшел күзләре сихерләде, әсир итте... Ләкин моңа да карамастан саубуллашырга уйладым. Аерылышу бик авыр булды. Аңардан аерылу, аны мәңгегә югалту төсле иде... Ул телефон номерымны алды. Мин карыштым, әлбәттә, чөнки шундый егет күз төшерер дип кем уйлаган. Мин ышанмадым. Аның ялынуын көттем. Ялынганда ул аеруча да матур, аның күзләре якты йолдыз төсле яна иделәр. Ләкин ул барыбер алды номерымны. Шалтыратырга ышандырды. Ләкин мин көлдем генә.
– Онытачаксың син мине, – дим.
– Юк, онытмам. Әйдә, бәхәсләшәбез?!
– Әйдә соң. Ә нигә?
– Сине бер үбүеңә, – диде ул елмаеп кына.
Мин ризалаштым. Бу миңа бик кызыклы бер уен төсле тоелды.
Менә без аерылдык. Ләкин карашым белән аннан аерыла алмадым. Карашым белән күздән югалганчы озаттым да йортыма юнәлдем. Безнең йорт турысында тәмам туңган Эльнара каршы алды. Бәй, ул бөтенләй башымнан чыккан икән бит. «Кая идең соң син, тәмам туңдым», – диде ул ачулы тавыш белән. Минем бәхетем аңа ачуланырга кушмый иде. Эльнара да моны сизгәндәй башка сораулар биреп аптыратмады.
 Өйгә кергәндә чиксез шат идем. Күпләрнең хыялындагы егет мине озатты бит. Ышанасы да килми... Уйларымны әтинең бераз салган тавышы бүлде: «Кая иден син, кызый, төн ич инде. Әниең дә өйдә юк бит». Моңа карап кәефемне төшермәдем. Бүлмәгә үткәч урын җәеп йокларга яттык. Мин бөтен уйларымны Эльнара белән уртаклаштым. Әтинең ачулы тавышы һаман яңгырый иде. Шул көйгә йоклап ук киткәнбез...
Икенче көнне иртән үк телефоныма күз салдым. Анда бернинди үзгәреш тә булмагач, кире урынына куйдым. Аннан Эльнарага шалтыратып алырга булдым. Ул миңа һаман үпкәле иде. Беләм. Монда минем дә гаебем бар иде. Сизәм, Эльнара миңа ачуланмаган төсле кыяфәт чыгара иде.
– Андый егетләр онытучан була, онытачак ул сине. Аның белән мөнәсәбәтләр төзергә маташма, Алинә...
Уйнап әйттеме ул бу сүзләрне, чынлапмы, ләкин алар күңелемә кереп калды. Чыннан да, аннан бик озак хәбәр булмый торды. Бер көн узды... Дүшәмбе көнне генә аннан хәбәр килеп төште. Мин инде аны оныткандыр дип уйлаган идем. Ул яза алмаган, моңа аның сәбәпләре дә булган икән. Ул икенче көнне дә авылда булган, клубтан мине эзләгән. Ләкин мин анда юк идем шул. Шалтырата алмаган, чөнки аның телефоны авылда тотмый икән. Әнисенең номерыннан гына хәбәр язган иде ул. Аннан ул  шалтыратты. Әнием янда булу сәбәпле, озак сөйләшә алмадым. Мин трубканы куюга, районнан өй телефонына дус кызым шалтыратты. Мин аңа Рамил хакында сөйләдем. Ул аны белә икән бит. Дус кызым йөри торган шугалакка ул да йөри икән, җитмәсә көн дә бер кыз белән килә икән. Дус кызым шулай диде.
 Беркөнне, дәресләрне карап диванга барып утыргач миңа кабат хәбәр килде. «Авылга кайттым, әйдә, урамга чык, булмаса клубка», – дигән иде анда. Мин, инде йокларга ятканга күрә, чыга алмадым. Әниләрне дә уятасы килмәде. Эштән арган бит алар, инде мин дә төн йокыларын бүлеп йөрсәм...
Ак мамык сыман кар явып торган җылы кич иде. Чаңгыларымны киеп мәктәп янәшәсендәге кибеткә юнәлдем. Үз телефонымның заряды бөтенләй беткән иде. Шуңа да өйдән бер телефон табып алдым. Кайчандыр тугры хезмәтен үтәгән бу телефоның тавышы да акрын чыга иде. Аңа карадым һәм анда күп «пропущенный»лар. Менә ул кабат шалтыратты. Трубканы алдым:
– Сәләм, син кайда, матурым?
– Мин...  Урамда. Ә син?
– Мин сезнең авылда. Бүген чыгасынмы урамга?
– Юк, бик ардым шул. Туңдым да. Дәресләр дә карыйсы бар...
 Саубуллашып трубканы куйдым. Аның тавышында зур канәгатьсезлек сизелде. Мин өйгә кайткач, дусларым чаңгы шуарга дәштеләр. Әнидән сорадым да киттем.  
Эх, күңелле дә соң чаңгы шуулары! Кышкы ай яктысында карлы, бозланып каткан юллар ялтырап кына кала безнең арттан. Борылыштан борылганда ике егетне күреп алдым. Ләкин алар мине күрмәде. Менә Рамилләрнең туганнары йорты яныннан узып киттем. Аларда ут бар, димәк, алар өйдә. Шулчак телефоным шалтырады. Бу ул иде.
– Син кайда ул?
– Мин әле генә сезнең турыдан узып киттем.
– Ә мин сезнең турыда әле.
Алар мине эзләп кибет янына барганнар, ләкин тапмагач өйгә юнәлгәннәр. Теге ике егет алар булган икән.
Дусларым янында бик озак уйнадык. Ләкин мин күңелем белән аны уйладым һәм аның янына барудан үземне чак тыеп калдым. Аннан безнең турыда берничә дустым белән кич утырдык. Күбесе өйләренә таралган иделәр. Мин арыган хәлдә өйгә кереп яттым. Икенче көнне клубка чыгарга булдым. Ләкин артыгын тырышканмын икән... Тиздән аның миңа бөтенләй ачуланганын белдем. Анда халык бик күп иде, Ватанны саклаучылар көненә, ниндидер бер җырчы килгән икән. Мин дә халык ташкынын этә-төртә, этелеп-төртелеп аскы рәттәге бер урынга барып утырдым. Аны эзләдем. Яратса, аның күңелендә әле мәхәббәт очкыны сүнмәгән булырга тиеш. Ләкин кайда ул? Халык ташкыны аша «башлар буйлап» рәт саен аны күзәтәм. Шулчак арттагы рәтләрнең берсенә күзем төште. Ә анда ул, башка кыз белән иде. Мине нәфрәтнең күренмәс ялкыны пешереп алды. Хисләремнең кайнарлануын, йөрәгемнең тибешен тойдым. Түз йөрәгем, янма... Күзләремнән бер-бер артлы яшьләр тәгәрәде... Аларны яшерергә теләп урыныма тагын да сеңә төштем...

Юк, сөйләшәчәкмен мин аның белән. Ничек булса да. Йә бүген, йә беркайчан да. Күңелемдәге икенче мин гүя «син барысына да үзең гаепле, үз хатаңны үзең төзәт» дип әйтә иде. Сөйләшәчәкмен! Мин аның белән әйбәтләп сөйләшәчәкмен...

Тамаша тәмамлангач, төнге караңгылыкка чумдым. Аны көттем. Тик мин аны таба алмадым. Шулчак аның башка кыз белән китүен күрдем. Бу концертта аның белән бергә утырган кыз иде. Миңа аларны бергә күрү авыр иде... Каршыма Арчи очрады. Мин аңардан нигә ул башка кызны озытуын сорадым. Арчи гаҗәпләнде: «Син белмисенмени, ул аны кичә дә озатты бит...» Күңелемдәге төерне йотарга теләп алар артыннан атладым. Тора-бара аларны күздән югалттым. Кая барырга да белмичә аптырап басып торганда миңа клубтан кайтучылар сәерсенеп карап үтә башлады. Шулвакыт исерекләр бәйләнә башлады. Җитмәсә Арчи ла аларга көч биреп: «Бәйләнегез», – дип тора иде. Мин, бар нәфрәтемне җыеп, бозланып каткан зур кар кисәге алдым. «Китегез, якын килмәгез, үтерәм!» – дип кабатладым. Аннан йөгереп киттем. Артымнан алар көлеп калдылар. Куркудан соң йөрәгем еш-еш тибә, күзләрем яшьләнгән иде. Мин һаман аны күзләдем. Ләкин ул анда юк иде. Миңа кире шул исерекләр яныннан үтәргә туры килде. Алар кабат  бәйләнә башладылар. Хәтта берсе артымнан ук куа китте. Тик исерек булу сәбәпле ул мине тота алмады. Йөгердем дә йөгердем. Туры юлдан теге кызның йорт турысына атладым. Алар шунда булырга тиеш. Һичшиксез... Акны-караны күрми йөгергәндә миңа машина очрады. Анда көчле музыка уйный иде. Машина туктады һәм арадан берсе тәрәзәне төшерде. «Девушка, вам куда, айда подвезём», – диде арадан берсе. Кабат мәгънәсез көлешү. Мин тагын да куркуга төштем. Аякларым үзеннән-үзе йөгерә башлады. Һәм мин кирегә таба борылып каршыма очраган агач янына юнәлдем һәм аның артына кереп качтым....
Машина күздән югалганын һәм теге исерекнең мине күзләмәвенә төшенгәч алар янына юнәлдем. Ләкин алар каршында зур трактор арбасы тору сәбәпле, узып киткәнмен. Тавыш ишетеп кинәт туктап калдым. Менә алар. Төнге тынычлыкны бозып сөйләшәләр, көлешәләр.... «Рамил!» – дип кычкыргач, яныма Рамилә килде.
– Мине чакырдыңмы?
– Юк, миңа Рамил кирәк иде...
Аның көлемсерәгән тавышы яңгырады:
– Рамиль, сине чакыралар.
Менә ул миңа якынлашты һәм караш ташлады. Аның күзләрендә нәфрәт очкыннары балкый иде...
– Сөйлә?!
Аның ачулы тавышы йөрәгемә хәнҗәр булып кадалды. Кайчандыр иркәләгән, назлаган тавыш кисәк кенә шулай үзгәрә ала микәнни? Минем тагы да ныграк елыйсым килә башлады. Нәрсә сөйләгәнемне белми аңа дәштем.
Аның авызында тәмәке иде.
– Нәрсә булды сиңа? Нигә син минем белән шулай эшләден? Нигә башка кызны озаттың, – дидем калтыранып.
– Ә син нишләден? Чакыргач чыкмадын. Ә үзен башкалар белән булгансын.
Мин бермәлгә дәшми тордым.
– Анда... Анда миңа... исерекләр бәйләнде, машина туктады, – диюем булды дерелдәп елап та җибәрдем.
– Син нәрсә, матурым, – дип Рамил мине кочаклап алды.
Мин аның кочагында сарымай булып эредем...
– Хәзер, Рамилә белән генә сөйләшеп киләм. Әйдә, минем белән?
– Юк, үзен генә бар...
Караңгылыкта аларның тавышлары ишетелде.
– Без бары тик дуслар гына, Рамилә...
Мин бик шат идем. Аннан без аның белән кич утырдык.
 Ул да миңа гашыйк, ул да мине ярата икән бит. Аның шундый хисләр кичерүен мин, әлбәттә, белми идем.

Рамил районда яшәгәнгә, төрле сәбәп табып, анда бара идем. Күлмәк алырга, чәч кистерергә... Сәбәпнең төрлесен таба идем. Әнием шәфкатъ туташы булып эшләгәнгә, районга йөреп торды. Ә мин аның белән барам да, аерылып мәктәп артына, ярым җимерек бинага, аның янына юнәләм...

Мәхәббәт дип укуны тәмам калдыра башладым. Дәресләрне аннан-моннан гына әзерлим, җавап та бирә алмыйча утырам. Укытучылар белән дә сүзгә килгән вакытлар була. Тик мин бәхетле... Мин бәхетнең җиденче катында... Ул булганда, миңа бары да бер... Беркөнне дәрестә яныма Алия килеп утырды да: «Алинә, син шундый бәхетле,  синнән шундый көнләшәм, синең шундый шат чагыңны бер дә күргәнем юк иде. Син очасың гына», – ди. Дөрес, бары оча гына идем. Мәктәпкә дә мәхәббәт канатында очып киләм, өйгә дә очып кына кайтам. Аны ярата алуым белән бәхетле...
Ә беркөнне мин аны үзем каршы алдым. Ул килер алдыннан шалтыратты да, аны үзебезнең турыбызда көттем. Сирәк-мирәк сибәләгән карга күмелә-күмелә ул килә. Үзе генә дә түгел, кулында нидер бар. Кочаклап алды да кулындагы зур төргәкне сузды. Ә анда безнең хисләребез төсле ап-ак песи иде. Уенчыкка сабый бала төсле шатланып кабат Рамилне кочаклап алдым. «Безнең мәхәббәтебезнең шаһиты булсын бу», – дип пышылдады ул...

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7895

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар