Логотип
Язмыш

Ява карлар, ява карлар...

Кышкы учак  

Тагын бер ел иңләп узды 
Язмышым урамнарын. 
Кайгыларны адаштыра 
Яңа ел бураннары. 
           Ява карлар, ява карлар, 
           Яңа елның кары ява. 
           Кар өстендә учак булып 
           Яшьлек елларым яна. 
Тагын бер ел шаулап узды, 
Туздырып ап-ак карны.
Ак кар булып уйнап оча 
Яңа ел шатлыклары. 
          Кушымта. 
Тагын бер ел иңрәп узды, 
Тик хәтер булып калды. 
Аклык булып җанга иңә 
Яңа ел болытлары. 
            Кушымта. 



 

Һәр җырның язылу тарихы бар. Кайберләре аның еллар буе уйлап йөргәннән соң гына дөньяга килә, кайберләре исә яшен уты кебек кинәт кенә күңелне көйдереп, аң-зиһенне яктыртып ала да бер мизгелдә кәгазьгә төшә. Ә «Кышкы учак» җырын мин боларның кайсына да кертергә белмим. 

1988 елны, моннан төгәл 30 ел элек, «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» исемле пьеса язган идем. Башта ул дистә ел дәвамында К. Тинчурин исемендәге театрда барды, аннары аны тагын Татарстанның һәм Башкортстанның берничә театры үзенчәлекле итеп сәхнәләштерде. Пьеса заман яшьләре тормышы, аларның уй-хыяллары, проблемалары турында. Сюжеты бик гади – тулай торакта яңа ел кичәсе үткәрү һәм анда катнашучыларның мәхәббәт маҗаралары. Шундый гап-гади сюжетлы пьеса ни сәбәпле берничә театр тарафыннан сәхнәләштерелеп, дистә еллар буе тамашачыны җәлеп итә алды икән соң? Минемчә, моның төп сәбәбе – спектакльнең җырлы-моңлы музыкаль тамаша булуында. Спектакльдә 14 җыр бар, аларның һәммәсе тамашаның сюжетын үстереп, баетып, тулыландырып тора. Ә ул җырларның көйләре мәшһүр композиторыбыз Луиза Батыр-Болгари тарафыннан язылу шулай ук спектакльнең уңышына зур өлеш кертте. 

Пьесаның сюжеты Яңа ел кичәсенә корылгач, анда, һичшиксез, Яңа ел турында җыр булырга тиеш иде. Бу темага бездә инде йөзләгән җырлар иҗат ителгән, аларның шактые игезәкләр кебек бер-берсенә охшаш, ә күбесе Яңа ел кичендә яңгыраганнан соң ук онытылып, юкка чыга. Ә безнең «Кышкы учак»ның язмышы бәхетле, гомере озын булды. Аны инде 30 ел җырлыйлар, ул һаман сәхнәдән төшми. Моның сере нәрсәдә икән соң? 

Спектакльне караганнан соң, язучы Гариф Ахунов минем янга килеп кулымны кысты да:  «Бу җырдагы  «Кар өстендә учак булып яшьлек елларым яна», дигән сүзләрне ишеткәч, мин бер мизгелдә үземнең бөтен гомеремне күңелемнән кичердем, яшьлек елларымны искә төшердем. Бу җырың озын гомерле булыр, чөнки ул Яңа ел турында гына түгел, ә кеше язмышы, кеше гомере, яшәү мәгънәсе хакында»,  – дигән иде. 

Чыннан да, бу җырның шигырен язганда мин үз язмышым, еллар агышы, гомер узуы, буыннар алмашуы турында уйлаган идем. Аның «Кышкы учак» дип аталуы да очраклы түгел. Моңа кадәр дә минем учак яктысы, учак җылысы, учак язмышы турында язылган шигырьләрем, җырларым бар иде. Моның шулай булуына гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бөтен гомерем учак тирәсендә үтте. Балачактан ук авылдагы мич-учак өебезгә һәм тәнебезгә җылы бирде, тормыш чыганагы булды. Ә инде төннәрен болында ат саклаганда, җәйләрен печән чапканда дөрләгән, кышларын урман кискәндә кар өстендә яккан учаклар барасы язмыш юлымны яктыртып торучы маяклар кебек булды. 



«Әйдә барыйк, кызлар карыйк» пьесасын Г. Камал театры директоры Шамил Закировка илтеп биргәч, Марсель Сәлимҗанов белән киңәшкәннән соң алар аны сәхнәгә кую өчен яшь һәм таланты режиссер Дамир Сираҗиевка тәкъдим иткәннәр. Әмма, ниндидер сәбәп белән, Дамир кинәт кенә Г. Камал театрыннан К. Тинчурин театрына күчәргә мәҗбүр булды. Кайнар канлы, гаярь холыклы режиссер композитор Луиза Батыр-Болгари белән мине театрга чакырды да, ике атна эчендә спектакльне өлгертеп, Яңа ел кичендә тамашачыга күрсәтү өчен безгә «катгый күрсәтмәләр» бирде: «Сезгә 14 көн вакыт, шул 14 көн эчендә 14 җырның сүзләре дә, музыкасы да тулаем әзер булып, артистларга тапшырылырга тиеш!» – ди. Луиза ык-мык итте, бераз киреләнеп тә алды, Дамирны «диктатор» дип тә атады, өендә иҗат өчен шартлар булмавын да әйтте. Ә Дамирның үз сүзе-сүз: «Мин сиңа театрда пианинолы бүлмә бирәм. Сине шунда бикләп куябыз. Иртәдән кичкә кадәр шуннан чыкмыйча язасың, ә без ашарыңа өчпочмак, пәрәмәч, чәй ташып торырбыз», – диде. Аннары: «Кайбер шагыйрьләрнең иң шәп шигырьләре, әнә шулай, тоткынлыкта язылган», – дип тә  өстәде. 

Ике атна күз ачып-йомганчы узып та китте, «тоткынлыкка эләгеп», башка чарасы калмаган Луиза 13 шигырьгә көй язып, режиссерга тапшырды, тик    ундүртенчесе юк та юк... Ә ул спектакльдә Яңа елга багышлап язылган иң төп җыр булырга тиеш. «Ул җыр булмаса, спектакльне сәхнәгә чыгармыйм. Бу бит – катастрофа, бу бит афәт, хурлык!» – дип, Дамир Сираҗиев театр стеналарын дер селкетеп, ярсып кычкыра ук башлады. Луиза белән без башларыбызны иеп, моңсу гына таралыштык. 

Кайтып  җитүгә, телефон шалтырады, анда – Луизаның моңсу тавышы: «Разил, әйт әле, бу шигырьне язганда син нәрсә турында уйладың?» – ди бу. «Үзем турында, үземнең язмышым, узган гомерем турында. Кеше гомере, кеше язмышы турында. Безнең гомеребез, җирдә яшәвебез, кышкы учак кебек дөньяны җылытырга, яктыртырга тиеш бит! Син дә үз язмышыңны күз алдыңнан кичер, күңелең аша тагын бер тапкыр үткәр әле», – дидем дә, саубуллашып, трубканы куйдым. 

Төнге икеләр тирәсендә телефон шалтырауга дерт итеп уянып, трубканы алсам, анда тагын Луизаның көлүгә дә, үксүгә дә охшаган өзек-өзек тавышы: «Разил, булды бит! Яздым бит!» Һәм ул, бар дөньясын, бар язмышын шушы көйгә салган кебек, онытылып җырлый да башлады: 

 

Тагын бер ел иңләп узды 

Язмышым урамнарын. 

Кайгыларны адаштыра 

Яңа ел бураннары. 

       Ява карлар, яңа карлар, 

Яңа елның кары ява. 

Кар өстендә учак булып, 

Яшьлек елларым яна. 

 

Разил Вәлиев, 

Татарстанның халык шагыйре, 

Г.Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар