Логотип
Язмыш

Әтиемнең хатыны

Армиядән кайткач, Казанның «Татаргазпромстрой» берләшмәсенә рәссам-бизәүче булып урнаштым. Берничә ел эшләгәч, Роторная урамыннан бер бүлмә бирделәр. Маляр булып эшләүче Миңнебай абый белән без шунда таныштык. Ул хатыны Гөлфия апа, ике кызы белән миннән бер генә кат өстә яши икән. Бүлмәмә ремонт ясарга да, өйләнгәндә туй уздырырга да алар ярдәм итте. Ул вакытта әнием вафат булган иде инде, туйга әти ялгызы гына килде. Аннары Гөлфия апаның 50 яшьлек юбилеен бергәләп үткәрдек. Шуннан күп тә үтмәде, үпкәсе ялкынсынып, Миңнебай абый үлеп китте. Гөлфия апа ялгызлыкны бик авыр кичерде, елады да елады. Нәрсә булса да булыр, дип, мин аны әти белән кавыштырырга уйладым. Башта Гөлфия апа бик каршы торды. Алай да авылдан әтине кунакка чакырып, үзләрен бераз аралаштырдык. Бер-берсен ошаткан кебек булдылар. 1982 елда мин Гөлфия апаны беренче тапкыр әти янына Чапшарга алып кайттым, никах укыттык.
Бик авыр булса да, әти Гөлфия апа янына Казанга күчеп килде. Башта Гөлфия апаларда яшәделәр, ул әтине үзе янына «Спартак» фабрикасына эшкә дә урнаштырды. Тора-бара үзләренә дә бер бүлмә бирделәр. Шулай итеп, әти Казан кешесенә әйләнде. Алай да авылны бик сагынды, Гөлфия апа белән атна саен диярлек Чапшарга кайтып йөрделәр. 
Сабыр, мөлаем Гөлфия апаны авылда да бик яраттылар. Безнең гаиләнең чын-чынлап үз кешесенә әйләнде ул. Бәйрәмнәрне, юбилейларны гел бергәләп уздыра идек. 
 
1993 елда әти пенсиягә чыккач, алар Чапшарга яшәргә кайтып киттеләр. Яңа мунча өлгерттеләр, бозау алып җибәрделәр, тавык-чебеш тоттылар. Әти олыгайган көнендә азапланып салган өенең игелеген күреп яшәп кала алды. Мин үзем дә вакытым булган саен авылга кайтырга тырыштым. Шәһәр кызы булган Гөлфия апаның, өстенә халат киеп, кырдан печән ташуына соклана торган идем.
 
Безнең якта чишмәләр күп. Гөлфия апа чишмәгә суга төшәргә ярата иде. Ашарга пешерергә бик оста иде ул, күз ачып йомганчы табынны кора да куя. Әле ул вакытта өйдә газлары да юк, электр плиткасында, мичтә пешерәләр. Суыткычлары да соңрак кына булды. Өебездән бер дә кеше өзелеп тормады, кергән берсен Гөлфия апа чәй эчертеп чыгара, аннары әти белән парлашып аргы якка, Тарих абыйларга чыгып китәләр. 

Гөлфия апаның кияве Госман да Чапшарны яратты. Казанда берәр эше бармаса, күңеле үсмәсә, авылга кайтыр иде. Безнең авылның табигате бик матур: ул елгалар, таулар, болыннар, урманнар, чишмәләр! Шунысы кызганыч, бу кешеләрнең хәзер берсе дә исән түгел инде. 

Әти Казанга кунакка килгән җиреннән бер тәүлек эчендә кинәт вафат булды. Сызланып, кеше күзенә карап ятмады. Без аны үзенең васыяте белән Чапшарга алып кайтып җирләдек. Гөлфия апа әтине, Чапшарны бик юксынды. Әтиебезне шулай яраткандыр дип башыма да китермәгән идем. Алар бергә егерме дүрт ел гомер иттеләр. Әтинең вафатыннан соң, Гөлфия апа җәйне үткәрергә дип минем  бакчама килде. Миңа иптәш булды, киңәшләрен бирде, булышты. Кем уйлаган аны көзгә таба үзе дә авырып китеп, һич көтмәгәндә безне ятим итеп китеп барыр дип. Әтидән соң ул да бер генә ел яшәде. Соңгы сулышына кадәр телендә гел әти булды.
 
Инде хәзер бакчама барган саен Гөлфия апаны сагынам. Нигә инде тагын бер-ике ел булса да яши алмадың, дим. Мунча да өлгерттем. И шатланган булыр идең, дим. Ничек кенә булса да, бергәләп йөргән булыр идек әле. Гөлфия апаның каберенә барган саен: «Рәхмәт сиңа, әтине карадың, ике гомер яшәсәм дә, боларны сиңа түләп бетерә алмам», – дип рәхмәтләремне әйтәм. Үземне әле һаман да аның алдында бурычлы саныйм.

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН. Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зөлфәт игелекле бала шул. Тик менә туганнары әтисе үлгәч шул хәтле гомер иткән Гөлфия апага авылда җиткергән өендә урын тапмадылар. Туган туганга ошамый...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Икенче ир белән кавыша калганда, хатын-кыз шуны белеп торсын иде: ун елмы, егерме елмы көч түккән ир дөн*ясы ул синеке түгел. Ир үлсә, ач күзле туганнары ябырыла да ала. Ә сәламәтлеген, тазалыгын түккән хатыны бернисез кала. Бу - тормыш хакыйкате. Шуңа күрә хатын-кызга үз нигезен бетерергә ярамый. Үтте инде баштан төрлесе...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зулфира хасанова Гелфия сина чын кунелемнэн рэхмэт эйтэм ходай картлык кенендэ этиен белэн эниене зурлаган эчен сине ходай тэгэлэ зурласын

        Хәзер укыйлар