Логотип
Язмыш

Тамчылы гөл

Ул бүләк итеп калдырган тамчылы гөлгә карыйм да, җаннарыбызга яктылык өстәп киткән Миңниса апага рәхмәтләр укыйм. 
Күңелдә һәрчак матур хатирәләр уятучы ул кеше күптән инде безнең арада юк. Ә кылган игелекләре һаман истә. Миңниса атлы гап-гади татар хатыны белән мин 1984 елны Чехов урамындагы хастаханәдә танышкан идем. Җәйге эсседә катлаулы операция уздырып, әрнү-сызланулар белән ятканда килеп керде ул безнең палатага. Түгәрәк йөзле, ак яулыгын буйлап бәйләгән сөйкемле татар апасы белән бергә бүлмәгә ниндидер нур иңгәндәй булды. Күрше караватта ятучы кызның әнисе булып чыкты ул. Хәлем авыр булганга, мин әле палатадагылар белән юньләп танышырга да өлгермәгән идем. Ак яулыклы ана кызы белән ягымлы итеп күрешеп-сөйләшкәч, минем яныма килеп, хәлемне сораштырырга кереште:
– Балаларың кечкенә икән шул әле. Кем белән калдырдың? Булышыр кешең булмаса, үзем карап торырмын, – диде ул үтә бер җылылык белән. Аның бу сүзләреннән күзләремә яшь тула. Әле кичә генә сабыйларым ятим калмагае дигән куркыныч уйлар күңелемне биләгән иде. Бүген инде яшәп китәрмен күк...
– Болай итик әле, кызларым, – дип дәвам итә сүзен Миңниса апа. – Әүвәл мин догалар укыйм. Ходайга сыенырга кирәк. Аннан үзегезне мәтрүшкәле чәй белән сыйлармын.
Аның догаларыннанмы, әллә хуш ис бөркеп торган шулпаларыннанмы җанга көч-куәт кереп киткәндәй була. Миңниса апаның көн саен иртүк тәмле ризыклар күтәреп килеп җитүенә без, палатадагылар, бик тиз күнегеп киттек. Бер генә эшне дә догасыз башламый торган тынгысыз җанлы бу кеше белән аралашу җанга ниндидер бер рәхәтлек бирә. Сүз дә юк, әгәр кешенең эчке дөньясы бай, холкы гүзәл икән, аның белән аралашу башкаларны да баетмый калмый. 

Ә Миңниса апада күңел сафлыгы, мәрхәмәтлелек берничә кешегә җитәр­лек. Хастаханәдә үткән борчулы көннәрдән соң яңа танышларым – әниле-кызлы Шәфигуллиналар минем күңел таянычыма әйләнде. Сафлыкка, җан җылысына сусаганда мин һәрчак алар янына бара торган булдым.

Миңниса апа – Бөек Ватан сугышыннан соң тол калып, авыр тормыш юлы узган миллионлаган хатын-кызларның берсе иде. Тумышы белән ул Лаеш районы Мишә Тамагы авылыннан. Идел ярларында буй җит-кергән кыз. Әмма аңа туган якларында төпләнеп гомер итүләр насыйп булмый. Аларның ишле, эшчән гаиләсе – кулаклар исемлегендә. Бер сыер, ике ат тоткан өчен күпме гаепләүләр, күпме кимсетүләр кичерергә туры килә бу гаиләгә. Санаулы минутлар эчендә йорттагы бар әйберне алып чыгып китәләр. Кайнар аш тулы казанны каерып ала алмагач, төбен тишеп калдыралар. Ашамый торсыннар әле, янәсе. Ах, онытылырлыкмыни ул еллар? Бер казны гына булса да саклап калып булмасмы дип, каз кочаклап, Идел буена йөгергән кызны бик тиз куып тоталар. Аннан Миңнисаның кочагындагы казның муенын борып аталар. Кан саркып торган казны ул өйлә-ренә алып кайтып баскычка сала.
– Җирләргә кирәк үзен, – ди әтисе. – Ничек тә ачтан үлмәбез. Ирексезләп үтергән җан иясенә кагыла алмыйм... 
Соңрак муены сындырылып ташланган каз Миңни-саның төшләренә кереп йөдәтә.

Ишле гаилә таркала. Өлкән абыйсы Мөстәкыймне барлы-юклы мал-мөлкәтләрен сакларга азапланган өчен төрмәгә утырталар. Миңниса Казанга килеп урнаша. Башта мех комбинатында, аннан тоз эшкәртү заводында эшли башлый. Тоз төялгән авыр капчыкларны күтәрә-күтәрә, кичкә таба кызның куллары берни тоймас була. Авылдан сөрелгәннәргә монда да җиңел эш әзерләп куймаганнар шул. Шаулы шәһәр тормышына, авыр булса да, күнегә кыз. Туган авылына бик кайтасы килгән чакларда да кайтмый кала. Авылдан сөрелгәннәрне анда әле дә булса өнәп бетермиләр. Ул чакта җанга газиз бу почмакны су астында калыр дип кем уйлаган? Иделне үзгәртәбез дип, күпме халыкны туган-үскән җиреннән, туган нигезләреннән мәхрүм иттеләр. Болар һәммәсе яшь кызның йөрәгеннән узган вакыйгалар.

Көннәрдән бер көнне шәһәрнең Үзәк ял паркында, татар яшьләренең кичке уенында аны Казанга Әлки якларыннан килгән гармунчы егет Мотыйгулла күреп ала. Кызның килмәгән җире юк. Ә елмаюы теләсә кемне әсир итәрлек. Бер елдан алар өйләнешә. Хатынының җырга-моңга сәләтле булуы Мотыйгулланы аеруча куандыра. Сузып җырлана торган борынгы көйләрне Миңниса ниндидер үтә бер моң, сагыш белән башкара. Тик аларның парлы, бәхетле көннәре озакка бармый. Сугыш!

Мотыйгулланы көне-сәгате белән фронтка озаталар. Миңнисаның йөрәк астында үзенең барлыгын сиздерүче сабыйның да кемлеген әлегә белә алмый 
алар.
– Кем булса да минем өчен дә ярат, – ди Мотыйгулла хатынына. Миңниса кыз бала тудыра. Сабые тере күренә. Тик бала кочаклап утырыр чакмыни? Гаиләне туендырыр өчен ул нинди эшкә дә риза. Баласы гына исән-сау булсын. Ә бер көнне озын-озак чиратта торып өенә кайтып керсә, ни күрсен – нарасыеның баш очында иләмсез зур күсе... «Йә, Ходай, баламны ашаганмы инде әллә?» дигән уй аның миен кисеп үтә. Шөкер, ике айлык Дания берни сизми изрәп йоклап ята. Бу хәлдән соң Миңниса кызын карарга олы абыйсы Мөстәкыймнең унөч яшьлек улы Фатихны китерергә мәҗбүр була. Озак та үтми, хасталанып урын өстенә калган әтисен дә үз янына алдыра. Авырлыкларның ниндиен генә күрергә туры килми аңа бу елларда. Әле кайчан гына йорт-җиреннән мәхрүм ителгән Миңниса сөйгән кешесен дә югалта. Шушы каһәр суккан сугыш булмаса, ничек матур яшәр иде алар Мотыйгулла белән. Бик ипле, булдыклы кеше иде бит аның Мотыйгулласы.

Исән булса, шушы кысан, юеш подвалда яшәтер идемени ул аларны? Ул бит менә дигән балта остасы иде. Күпме язмышларны җимерде бу сугыш! Күпме яралар салды кешеләр йөрәгенә! Сугыштан соң да әрнүләр җитәрлек була. Бердәнбер өмете, шатлыгы булган кызчыгын чак кына югалтмый кала Миңниса. Сары чәчле, зур зәңгәр күзле хәрәкәтчән кызчыкны ишегалдыннан чегәннәр урлап китә. Инде поездга утырырга җыенганда гына, эзли-эзли каңгырып беткән Миңниса аларны күреп ала.  

Бу вакыйга ана белән кыз мөнәсәбәтендә аерым урын били. 
Чит-ят кешене үз итү, туганыңдай күрү Миңниса апаның җанында гына түгел, канында да иде бугай. 

Үзен кияүгә сораучыларга Миңниса һәрчак: «Балам­ның артык кеше булып үсүен теләмим», – дия торган була. Кызы да аңа охшап миһербанлы булып үсә. 
Бәләкәйдән авырлыклар күреп үскән Дания гади кешеләрнең моң-зарына һәрчак игътибарлы булып кала.

Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, әнисе эшләгән «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына эшкә урнаша. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына кичке бүлеккә укырга керә. Кызның язу сәләте барлыгын күреп, аны фабриканың «Спартаковец» газетасына эшкә чакыралар. Туры сүзле Даниянең язмалары күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Эшче халыкның мәнфәгатьләрен яклаучы кыю журналистка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн арта. Кызның кайбер мәкаләләре респуб-лика матбугатында да күренгәли башлый. Аның эш-гамәлләрен бәяләп, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының оештыру бүлегендә эш тәкъдим итәләр. Күрәсең, анда да кыю сүзле кешеләр кирәк булгандыр. Аннан Дания Шәфигулли­наның зур оештыру сәләтенә ия булуын, кешелеклелеген күреп, партия өлкә комите­тына эшкә күчерәләр. Кызының бу уңышла­рына ничек сөенмәсен Миңниса? Ананың сизгер йөрәге ялгышмый: аның Даниясе кайда гына эшләсә дә, шәфкатьле, миһербанлы булып калачак. Партия өлкә комитетына язылган йөзәрләгән хатларның язмышын уңай хәл итүдә аның да өлеше бар. Ә менә бер хат аны аеруча тетрәндерә. Аны язган олы яшьтәге ханымга фатир да, путевка да, медицина ярдәме дә кирәк түгел. Ул бары тик үзе белән кешечә сөйлә-шерлек әңгәмәдәш эзли. Җанын бушатырга тели. Эш сәгате тәмамлану белән, Дания әлеге ханымны эзләп китә. Еллар буе кайнар азык күрмәгән карчыкка аш әзерли. Бүлмәсен җыештыра. Әлбәттә инде, аның йөрәген ачтырырлык итеп, озаклап сөйләшә. Вера Ивановна Трофимова – балалар язучысы, танылган рәссам, заманында хөрмәтле кеше булган. Ире, якын туганнары үлгән. Ул берьялгызы торып калган. Рәхимсез авыруга дучар булган рәссамны әниле-кызлы Шәфигуллиналар берничә ел бәләкәй баланы карагандай тәрбияли. Бер килүендә Миңниса апа Вера Ивановна картинасындагы йөрәккә якын сурәтне күреп хәйран кала. Бу Мишә Тамагы ич! Аның туган җире! Рәссам ханым, чынлап та, Иделнең бу поч-магын нәкъ Мишә Тамагына килеп ясаган булган икән.
– Сезгә чиксез рәхмәтләрем ядкаре булыр. Алыгыз, – ди Вера Ивановна. Шулай итеп, Мишә Тамагы күренешле картина аларга күчә. «Ходайның бер рәхмәтедер бу», дип уйлый Миңниса. Хәзер ул көннәр буе үзенең газиз туган җире Мишә Тамагына карап хозурлана ала.

Чит-ят кешене үз итү, туганыңдай күрү Миңниса апаның җанында гына түгел, канында да иде бугай. Дистәләгән балаларның аны дәү әни дип йөрүләрен хәтерлим. Алар төрле елларда Миңниса апа карап баккан балалар, Дания дус иткән кешеләрнең балалары. Ә туганнары арасыннан җиде кеше аны әни дип йөртә. Болары – кайсы армиядән кайтып, кайсы укырга, кайсы эшкә урнашып, Миңниса апада яшәгән кешеләр. Шуларның берсен, вакытсыз вафат булган Мәүлия апасының унике яшьлек кызы Гөлсирәне, ул асрамага алып, балигъ булганчы тәрбияли. Үз оныкларын да шулай сөеп үстерәсе килә дә соң Миңниса апаның, тик нишләмәк кирәк, насыйп түгелдер, күрәсең. Бетмәс-төкәнмәс эшләргә чумып, кызының ялгыз калуына нык борчыла ана. Җитмәсә, илдә күләмле үзгәрешләр башланып китә. Даниягә дә эшен үзгәртергә туры килә. Ул табигатьне саклау буенча яңа оештырылган дәүләт комитетына җаваплы эшкә күчә, янә эшкә күмелә. Республикабызда зур колач белән төзелеп яткан атом станциясенә каршы оештырылган чараларда аның сүзе торган саен үтемлерәк яңгырый. Чал Иделебезне саклау буенча да аның күләмле мәкаләләре әледән-әле матбугатта басылып тора. 

Миңниса апаның да, аны ялгыз калдырмау нияте белән, Ходайга ялварулары эзсез калмый: Дания үз парын таба. Ире Камил белән алар күпләрне сокландырырлык итеп яшәп китә. Шәфкать, миһербан-
лык – бу гаиләнең дә төп байлыгы. Ә гөлләр аларның җан сөенече... 

Гөлләр дигәннән, Миңниса апа дусларына, матурлык өләшкәндәй, үзе үстергән гөлләрне бүләк итәргә ярата иде. Өемдә ул бүләк итеп калдырган тамчылы гөлгә карыйм да, җаннарыбызга яктылык өстәп киткән Миңниса апага рәхмәтләр укыйм. Кешенең күңел түренә үтеп керә белү фидакарь кешеләр өлешедер шул. Андый кешеләр мине торган саен сокландыра. Тик җанда барыбер ниндидер үкенү хисе. Гадиләр хакында язарга нигәдер соңлыйбыз шул...

фото: http://pixabay.com

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар