Логотип
Язмыш

Сәламәтлек телим!

СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ МИН СИҢА
                                         
Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр –
Борчулары йөри мең килеп,
Ә бәхетне саулык кына бирә –
Сәламәтлек килсен иң элек.

Кушымта:
Бәгырьләрне телгән борчулардан
Көчлеләр дә кайчак бер сына,
Бирешмичә, янып яшәр өчен
Сәламәтлек телим мин сиңа.

Байлыгы да читтә өелеп кала,
Дәрман биргән саулык булмаса,
Сөю уты чәчеп, йөрәгеңдә
Дөрләп янган учак тормаса.

Кушымта.

Кадерен белми, җуйсаң саулыгыңны,
Мең тарафка эзләп чабарсың,
Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Бу җырымнан шифа табарсың.

Кушымта.



Инде ничә еллар биш жанрда (шигърият, проза, балалар  өчен шигырь, әкиятләр, тәрҗемә һәм публицистика) язсам да,  бала чактан ук җырлап, биеп үскәнгә, җыр-музыкага да тартылу көчле миндә.  Заманында Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров  җырлаган җырларны отып алып,   мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрдә, клубта үткәрелә торган кичәләрдә сәхнәгә чыгып җырлый идем. Бигрәк тә Хәсән Туфан, Гөлшат Зәйнашева, Мостай Кәрим сүзләренә язылган җырлар ошый иде. Чөнки барысы да  мәгънәле, көйләре дә бик матур.

Безнең әни бик матур җырлый иде.  Аның Яңа ел бәйрәмендә Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган «Сөялгәнсең чатта баганага» («Зиләйлүк») җырын  җанга үтеп керерлек, үзәкләрне өзәрлек  итеп җырлавы  (аны ул гына белә иде) әле бүген дә күңелдә. Бәлки, шуңа күрәдер дә, махсус уйлап язмасам да, җыр сүзләре һәм алар нигезендә матур җырлар үзеннән-үзе туа баргандыр. Минем сүзләргә  язылган җырлар инде җитмешкә якын. Беренче җырларым исә моннан кырык елга якын элек  үзем язган көйгә һәм танылган композиторыбыз Резеда Ахиярова музыкасында туды. Алар радио-телевидениедә күп мәртәбәләр яңгырады. Шуны да әйтеп үтәсем килә: көен дә, сүзләрен дә үзем язган  «Ни хәлләр итим икән?» дигән тәүге җырым  педучилищедан соң  Кыргызстанның Ош өлкәсендә  укытып йөргәндә 1969 елда язылды. Аның үз тарихы бар: Алжирда илчелектә эшләүче егетем өйләнергә кайтты. Рус булганга, әтием ризалашмады, татар егетен тап, диде. Чөнки нәкъ шул көннәрдә Илгиз абыем өйләнде, рус кызын алды. Кызның әти-әнисен безнең әти үзе барып  ризалаштырып кайтты. Алар, башка дин кешеләре булганга,  шулай ук риза түгел иделәр. Ә туй барганда, татарларны рәнҗетерлек сүзләр әйтә-әйтә,  кәләш ягы ызгыш чыгарды.  Шуннан соң әти миңа  теге сүзләрне әйтте. Әтинең сүзен аяк астына салып таптыйсым килмәгәнгә, биш ел йөргән (күбрәк язышкан) егетемне ташлап,  елый-елый яңадан Ошка чыгып киттем. Анда барып җиткәч  язылды менә шушы җыр. Бер елдан соң кайтып, университетка укырга кергәч, Резеда Ахиярова белән очрашып сөйләштек тә, ул  аны ноталарга салып эшкәртеп бирде. Беренче башкаручысы Лидия Әхмәтова булды. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: бүгенге көндә көен дә үзем язган җырым – берничә. Өстәвенә, элек мәдәният министры булып эшләгән  энем Илдус та кайбер сүзләремә көй язды. Җырларымның  һәркайсының  үз  тарихы бар. Мәсәлән, «Кояшың яктырак яначак» дигән шигыремне  өч композитор көйгә салды. Һәрберсенең үз яңгырашы. Аларны Татарстанның халык артисткалары  Лидия Әхмәтова, Зөлфия Шакирова һәм  Хәния Фәрхи  халыкка җиткерде. «Туган көн», «Синнән башка» дигән җырларның тарихы да шулайрак.  Җәвит Шакиров башкаруындагы «Илле яшь», Рөстәм Закиров репертуарындагы «Күзләреңә тагын карыймчы», берничә җырчы башкаруындагы  әтиемә багышланган «Гармун» җыры да халыкка киң таралды. 

Халык күңелен яулаган  «Сәламәтлек телим мин сиңа» дигән җыр турында тәфсилләбрәк сөйлисем килә. 

Иң изге теләкләребезнең беренчесе – саулык-сәламәтлек дияр идем мин!  Якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз белән күрешкәндә дә: «Исәнмесез?», «Саумысыз?» – беренче сүзебез. Саубуллашып киткәндә дә: «Сау булыгыз!»,  «Сәламәт булыгыз!»  дигән сүзләр – шулай ук беренче.    

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бирелә торган бу халәткә багышлап күптән шигырь язасым килгән иде. Никтер, уй төшкәч тә язылып китмәде: дөнья мәшәкатьләре саулыкны кайгыртырга вакыт калдырмый иде. Ә менә 1998 елда йөрәккә операция ясалгач , язмас җиремнән язарлык булдым. Операциягә кергәнче, исән калырмынмы, дип борчылдым.  Уңышлы үткәч тә, ничә ел яши алырмын икән, дигән курку басты. Ходайга шөкер, бүгенге көндә дә халкым, киләчәк буын – балалар белән мәктәпләрдә, гимназияләрдә  очрашуларга йөреп, иҗат итеп, җәмәгать эшләрендә катнашып, зур активлык белән яшәп  ятам. Сәламәтлек булмаса, боларны эшләп булыр идеме? «Сәламәтлек телим мин сиңа» дигән җыр менә шулай туды. Ул сүзләргә  танылган  дүрт композитор  көй язды: беренчесе – Резеда Ахиярова (анысын Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев башкара) , икенчесе  – Луиза Батыр-Болгари (ул җырны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәргиз җырлый ), өченчесе  – Башкортостан композиторы Илдар Низамов (Башкортостанда Нурия Ярмөхәммәтова җырлавы аша беләләр), дүртенчесе – Илназ Баһ (әлеге җыр яшь җырчы  Раяз Фасыйхов репертуарында). Җырларның дүртесе дә миңа бик ошый. Әмма дүртенче вариант, әллә яңа булганга, әллә яшь җырчы башкарганга,  тагын да матуррак кебек.  Дөресен әйткәндә,  алдагы өч вариант,  бүгенге көндә дә яңгырап торса  да, җырлар тарихына кереп бара бит инде. Кабат башкаручы  булса гына яңарыш табарлар  дип уйлыйм.

Кадерле милләттәшләрем, чынлап та саулыкны сакламыйча, байлык артыннан  гына куып,  бәхетле булырмын  дип уйламагыз. Чиргә сабышып, бакыйлыкка  күчеп китсәң, барысы да өелеп кала. Үзең белән бернәрсә дә алып китә алмыйсың. Миллионлаган акча түксәң дә,  коткарып кала алмаган очраклар бик күп. Шуңа күрә, беренче чиратта, сәламәтлекне саклагыз. Сәламәт кеше генә барысын да булдыра. Авыруның күзенә берни күренми. 

Сезнең һәммәгезгә дә  иң изге теләкләр, хөрмәтле милләттәшләрем!  Бу җыр сезгә, шигырьдә язылганча, чынлап та шифа китерсен иде!
               
фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар