Логотип
Язмыш

«Син – гомер агышларым»

Шагыйрь Наҗар Нәҗминең 1980 елда Уфада башкорт телендә нәшер ителгән «Тарафтар» китабын кулыма алам.

 

 

Шагыйрь Наҗар Нәҗминең 1980 елда Уфада башкорт телендә нәшер ителгән «Тарафтар» китабын кулыма алам. Вакыт җиле кунып, битләренә саргылт төс иңгән, чит-читләре шактый таушалырга өлгергән (димәк, укучы күп булган!) бу китапта шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары... Ә мине аеруча сөендергәне – җырга әйләнеп киткән шигырьләре булды. «Өфе юкәләре», «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Юкка түгел, юкка түгелдер» һәм, ниһаять, «Син – гомер агышларым»...

Йотлыгып шигырьне укырга керешәм. Бу китап кулыма килеп кергәнче «Син – гомер агышларым» шигыренең ничек җырга әйләнү тарихы турында шактый мәгълүмат туплап өлгергән идем инде. Кем белән генә аралашсам да, һәркемнең бу җыр белән бәйле тарихы, мәхәббәте, истәлекләре күп булып чыкты. Туганда ук гади генә җыр булып тумагандыр ул. Аның асылында серле дә, бүгенге көн өчен инде чак кына сәер тоелган шагыйрь мәхәббәте тарихы салынганлыгын соңрак аңладым.

«Син – гомер агышларым» җырын безнең буын «Кышкы романс» дип белә. Җыр беренче тапкыр җит-мешенче елларда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә яңгырый. Көр тавышы, бер карашы белән тамашачыны үзенә гашыйк иткән яшь җырчы Фидан Гафаров башкара аны. «Ул вакытта композитор Рим Хәсәнов белән театрда бергә эшли идек. Наҗар аганың «Син – гомер агышларым» шигыренә көй минем тавышка атап язылды. Җырны беренче тапкыр сәхнәдән башкарганымны хәтерлим. Тамашачы бу җырны күтәреп алды, алкышларга күмде, залда аңлатып бетерә алмаслык бер халәт, тетрәнү узды. Аңа чаклы мондый стильдәге җырлар юк иде бит әле! Халык өчен генә түгел, җырның авторлары өчен дә зур тетрәнү бар иде бу җырда. Күпмедер вакыттан соң җырны оркестрга җырлап, радиода яздырырга булдык. Репетициягә җыелдык. Әле дә күз алдында, җырның беренче куплетын гына җырлап бетергәндә карыйм, безгә режиссерлык итеп торган Рим Хәсәнов нык тәэсирләнгән, күзләрендә яшь.... Репетицияне туктатып, Рим янына җыелыштык. Үз тарихы бар аның, ди. Әмма ул безгә билгесез булып калды. Менә шулай йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне кузгата торган тирән эчтәлекле җыр булды ул. Беренче тапкыр башкарганнан бирле бер генә концертым да бу җырдан башка узмый. Репертуарга кертмәсәм, халык сорап булса да җырлата. Ул инде классик ретро җырга әйләнде, – дип искә төшерә Фидан Гафаров. – Бу – үлемсез җыр. Кайчак бу җырны яшь башкаручы-ларның җырларга тырышканын ишетәм дә, күңелсез булып китә. Бәгырьләрне өзеп, мәгънәсен аңлап башкара алмый торган җырларга тотынырга кирәкме икән?! Үлемсез җырларны бозып җырлауга каршы мин». 

Җыр халык арасында бик тиз тарала башлый. Озакламый Казанга да килеп җитә. Тукай клубында узучы «Әдәби җомга» кичәсендә беренчеләрдән булып студент кыз Флюра Низамова башкарганын хәтерләүчеләр дә бар. Ә менә журналыбызның әдәби мөхәррире Эльмира апа Закирова болай искә төшерә: «1975 елда без студент чакта радиодан еш кына Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры яңгырый башлады. Матур җыр! Һәркем сүзләрен эләктереп, отып калырга тырыша. Бауман урамындагы Матбугат йорты каршында плас-тинкалар ясап сата торган кечкенә генә «Звукозапись» кибете бар иде. Шунда, чират торып, «Кышкы романс» җырын яздырып алдык. Бәхеткә, безнең бүлмәдә проигрыватель бар. Бөтен тулай торакка яңгырарлык итеп Фидан Гафаровның «Кышкы романс»ын куябыз...» 

Җыр популярлык казанып, китапларга кертелә башлагач, бер уңайсыз хәл килеп чыкканы ачыклана. Имештер, җырның кайбер сүзләре Мостай Кәрим шигыре белән тәңгәл килә икән. Бу урында Наҗар Нәҗминең Казанга, шагыйрь Рәдиф Гаташка язган хатына күз салыйк:
«Син – гомер агышларым» дигән җыр, җыр китабына керә калса (популяр җырлар китабы чыга иде бит! – Р. Г.) хәбәр ит әле, төзәтәсе урыннарым бар дигән идем. Чыннан да, бу җырга Мостайның (Мостай Кәрим турында сүз бара – Р. Г.) бер юлы кереп киткән. Ул юлны хәтерләмисеңдер дә. Ә җырның логикасы үзеннән-үзе шул фикерне китереп чыгара. Менә ул юл: 
Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Икенче юл аның «Ярлар кала» дигән шигырендәге юлларга туры килә. Мин аны «Агымсулар кебек айлар, еллар ага» дип төзәттем. Ә җырчылар беренче вариант белән пленкага яздырган да вәссәлам! Төзәтерлек җай юк. Казан китабына (җырлар китабына) керсә, төзәтермен дигән идем. Бу үзеңә генә язылган сүз. Әгәр дә китап чыга торган булса, мыегыңа урап куй әле шуны. Юлларның шулай туры килүе миңа бик уңайсыз, әлбәттә.
Ярый, хуш. Сәлам белән, Наҗар абыең. 

14 август, 1977 ел».

Ихлас, эчкерсез кеше буларак, мондый хәл килеп чыгуына шагыйрь шактый борчыла, әлбәттә. Янәдән «Тарафтар» китабына күз салам. Монда шагыйрь теләгәнчә «Агымсулар кебек айлар, еллар ага» дип бирелгән. Әмма җырчылар аны барыбер беренче вариантта истә калдырган булса кирәк, бүген яңгыраган җырларда икенче юл төзәтелмәгән. 
Серле җыр бу. Хәтта артык серле сыман... Язылу тарихы да, шигырь язуга этәргән мәхәббәт тарихы, хәтта әлеге язманы әзерләү тарихы да мең төрле сер чишүгә тиң булды. Инде җырның көе язылу тарихына күчик.

...Бервакыт Наҗар Нәҗми «Күршеләрдә кунак» спектакленең премьерасыннан соң театр труппасын Актерлар йортына кичке ашка чакыра. Шунда Рим Хәсәновтан яңа җыр язуын сорый шагыйрь. Композиторның куен кесәсендә кышның гүзәллегенә сокланып язылган бер көе бар икән инде үзе. «Ул вакытта мин солдат идем, – дип искә төшерә композитор. – Шәһәргә «увольнительный» белән чыккан вакыт. Хәрби частьта төнге каравыл алышынгач, клубка киттем. Җиргә төшкән кар бөртекләренә карый-карый пианинода уйнап җибәрдем. «Кышкы романс» шулай туды. Нәкъ шушы көйне Наҗар Нәҗмигә җырлап күрсәттем. Шагыйрь икенче көнгә очрашу билгеләде, музыканы бик ошатуын әйтте. Әзер көйгә җыр тексты язарга теләге барлыгын белгертте. Берничә көннән Наҗар Нәҗминең шигырен укыгач, тәнемнән ток узгандай булды. Бу гениаль шигырь иде! Аның белән Актерлар йортына киттек, һәм мин үзебезнең яңа гына язылган «Син – гомер агышларым» җырын ун тапкырлап җырлаган-мындыр. Шагыйрь дә миңа кушылып җырлады, аның бик канәгать булуы сизелеп тора иде. Соңыннан Наҗар Нәҗми, язып тутырылган өч дәфтәр күрсәтеп, мине янә шаккаттырды. Болар безнең яңа җырның каралама вариантлары иде!» 

Ә җырның сүзләре кемгә багышланган соң? Автор кемне «югалту, табышларым» дип атый?! Инде менә шул серле мәхәббәт тарихын ачыкларга кирәк иде. Кем белән киңәшергә, җеп очын кайдан табарга? Әлбәттә, Наҗар ага белән аралашып, күрешеп йөргән язучыларда сакланырга мөмкин бу сер. Марсель Галиев белән элемтәгә чыгабыз. Марсель абый бу тарихны шактый көрсенеп искә төшерә. Әлеге тарих аның «Рух» китабына язылган истәлекләрендә дә урын алган икән: «Наҗар ага тезе өстендә сабый кебек утырган тальян күреген сыйпап куйды, үзен уза алырдай җырчы булмаудан канәгать елмаеп, тагын бер кат ха-ләтенә кайтып төште. «Их, егетләр, белмисез!.. – дип, башын чөеп, үз күңеленә үрелеп караган сыман, бер сулышлык ара хисләнеп алды да әйтмичә түзә алмады, – Казаннан ерак та түгел... Минем яшьлек мәхәббәтем яши бит. Утыз биш ел инде хат язышып торабыз. Күп кенә шигырьләрем аңа багышлап язылган. «Син – гомер агышларым», «Сиңа барам» кебек җырлар тууга да ул «гаепле». Мин аның үзен бер мәртәбә дә күргәнем юк. А-а-а, хатларын укып карасагыз икән... Һәр сүзеннән гөл тама...

Ни әйтик соң өлкән шагыйребезгә, мәхәббәт – кеше күңеленең иң серле мәгарәсе, аның ишеге төбендә чит-ятларны үрелдерми торган, күзгә күренмәгән ярсу җәлладлар сакта тора шул... Шагыйрь йөрәге картаймый, диләр. Мәхәббәт – бәлки, аның кырыс еллар аша олыгайганчы саклап килгән матур ялганыдыр, бәлки, ул аның беркайчан да янына барып җитәсе килмәгән илһамлы күңел учагыдыр. Моны аңлар өчен, бер гасыр яшәргә ашкынган ир йөрәгенең кан тибешен шигырь юлларыннан тыңлый белергә кирәктер...»
Наҗар абый чын хат остасы булган, озын, матур хатлар язарга яраткан ул. Димәк, җыр сүзләре дә – моңарчы беркайчан да күрешмәгән, бары тик хатларына язган асыл сүзләр аша үзенә гашыйк иткән серле гүзәл затка багышлана! Ул аның гомерлек хыялы, күңеле белән тудырган, аны мәңгелек җырлар иҗат итәргә канатландырган, хатлары белән үзенә гыйшык итеп торган эпистоляр образ булып йөрәгендә сакланган. 

«Кышкы романс» – Наҗар Нәҗми, Рим Хәсәнов һәм Фидан Гафаров «өчлегенең» иң популяр җыры. Әнә бит быел 73 яшендә Рим Хәсәнов «Кышкы романс»ны әле кабат кларнетта уйнарга өйрәнгән. Композитор күңелендә кадерле урын алып тора торган аерым көй, аерым тарих бу, күрәмсең. 

Бу җыр Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Рөстәм Асаев кебек җырчыларның репертуарында хәзер. Хәтерлисезме икән, шактый еллар элек республика җитәкчеләре, министрлар популяр җырчылар белән бергә җырлап, үзенчәлекле концерт күрсәткән иде тамашачыларга. Дәүләт эшлек-лесе Зилә Вәлиева «Кышкы романс» җырын башкарды. «Безнең яшьлектә ул җырны җырламаган, белмәгән кеше юк иде. Бу җырны яздырган пластинкалар һәр өйдә булгандыр ул вакытта. Минем өчен бу җырның тарихы күренекле композитор Рим Хәсәнов исеме белән бәйле. Аның әле иҗат юлында күтәрелеп кенә килгән вакыты иде. Яшь, талантлы яшьләр ул чакта Уфада чыгып килүче «Ленинец» газетасы редак-циясендә җыела. Иҗади яшьләр шау-шу килә иде монда! Рим дә яңа җыр иҗат итсә, беренче булып редакциягә килеп керә, музыкасын уйнап күрсәтә. Бик талантлы, нечкә күңелле кеше ул. Киләчәктә шлягер буласы җырларын беренче булып без ишетә идек! Янып йөргән яшьлек елларыбызның күңелгә уелып калган җыры ул безнең «Кышкы романс». Ул концертта нәкъ шул җырны сайлавыбыз да юкка гына түгел. Эшлекле сәфәрләрдән ашыгып кайтып, әзерләнүләр, «Казан егетләре» белән чыгыш ясаулар инде үзләре бер тарих булып калды», – дип искә төшерә ул көннәрне Зилә ханым.

Инде ничәнче көн бүлмәмдә «Кышкы романс» яңгырый. Урамда кар ява. Бу җырда кайнар сөю сагышы белән бергә кар исе, пар эзләрнең ап-ак җирне таптап, шаярып биюләре, аннан, тиздән аерыласын сизеп, бер-берсен сөеп кочулары, вәгъдә бирми генә пар эзләрнең ике якка аерылуы һәм яңадан йөгереп килеп бер-берсенә сыенулары сизелә сыман. Кыш көне язылган шигырьдер бу. 1974 елның битне чеметә торган салкын кышы булгандыр ул... 

Кышкы романс
Акты ярсып, акты ташып кар сулары,
Шулдыр инде язның шашып ярсулары. 
Акты безнең кар өстендә калган эзләр, 
Акты елап, икәү бергә салган эзләр...

Кушымта:
Син — гомер агышларым, 
Син — минем сагышларым, 
Син — минем шатлык илем, 
Югалту-табышларым. 
Син — гомер агышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага. 
Агым сулар кебек, айлар, еллар ага.
Суларның да, айларның да, елларның да 
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Кушымта.

Менә инде тагын җиргә карлар ява, 
Бөтен нәрсә калган төсле кар астында. 
Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Кушымта.

Видео «Башкортостан» ГТРК архивыннан алынды.

Фото М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    җил кунмый инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул жырны бугенге кенгэ кадэр кейлэп йерим 78елны Ярославльгэ этине жирлэргэ кайтым дусларым чакырып алды шунда мин шул Яна жырны жырладым тын калып тонладылар... Карыйм барысынында керфеклэре чыланган. Рэхмэт эчегезгэдэ тирэн мэгнэле онытылмаслык жыр эчен

      Хәзер укыйлар