Логотип
Язмыш

«Өйрәт мине...»


«Тормышта барысы да тигез генә, шома гына барырга тиеш дигән беркатлы ышанудан арала... Иң кирәк чакта хакыйкатьне күземә карап (әмма миңа яхшылык теләп!) әйтә алырлык кешене юлыма чыгар... Йөрәкнең акыл белән бик еш бәхәсләшергә яратуын исемә төшереп тор... Үземә үзем теләгәнне түгел, чынлыкта минем өчен нәрсә мөһимрәк, дөресрәк – шуны җибәр... Кечкенә адымнар белән алга атлау серенә төшендер мине...» Иң авыр чакларда тукталып калмаска, алга таба атларга Антуан де Сент-Экзюпериның шушы юллары булышты, ди ул. Җан авыртуыннан йөгереп качып, җиңел генә, тиз генә котыла алмыйсың: иң мөһиме: кечкенә, вак адымнар белән булса да, һәр көнне иртәгәгә таба атларга кирәк. (Тормышның теләсә нинди сынавы алдында калганнарга да иң беренче киңәше шул аның: кеше яхшылыкка, яктылыкка ышанырга тиеш. Болытлар артында кояш барына! «Ул чакта сынауларның вакытлыча гына булганын әйтүче табылса, аларны кичерү миңа күпкә җиңелрәк булыр иде», – ди.) 
Әмма кул сузымы кебек бик якын да һәм бер үк вакытта чиксезлек кебек ерак та тоелган әнә шул «иртәгәгә» ничек, нинди сукмаклардан барып җитәргә соң? «Интуициягә таянырга кирәк, – ди ул. – Аллаһы Тәгаләнең безгә нишләргә кирәк икәнен җан сиземләвебез аша аңлатуына күптән ышандым инде. Шуның бер юлы – без күргән төшләр...» Хәер, барысын да әңгәмәдәшем Гөлнара САГИЕВА (фотограф, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Бәллүр каләм» бүләге иясе) үзе сөйләсен әле.



...Суд бинасыннан чыгып, икебез ике якка ят кешеләр булып атлап киткән мизгел... Ул чакта нинди халәттә булганымны хәзер дә аңлата алмам, аны үз башыннан кичергәннәр генә белә... Кирегә инде юл ябылды. Гәүдәңнең бер әгъзасы, кулың яки аягың юк дип күз алдыңа китер – яра бәгыреңә төшеп әрни, һәм аны басарлык бернинди дару уйлап табылмаган. Мин ул көнне судтан соң машинама утырдым да китеп бардым. Кая барам, нигә барам, белмим... Аңыма килеп тирә-юнемә күз салганда шәһәр күптән артта калган иде инде. «Раифа монастыре» дигән язу күзгә чалынды. Нигәдер шунда борылдым. Февраль ахыры иде әле – күл кар астында, әмма шул тынлыкта туңганчы басып торгач, йөрәккә мең энә булып кадалган әрнү беркадәр басылды... (Эчтә, күкрәк тирәсендә авырту күтәрелә башлаганын сизгән чакларда, мин соңыннан да гел Раифага бара торган булдым. Күл буенда суга карап утырам. Аннан чәй эчәргә керәм. Икмәк сата торган кечкенә генә кибет бар анда. Берсендә шундагы сатучы хатын белән сөйләшеп киттек. «Нишләргә белмим... Сорауларыма җавап тапмаммы дип килгән идем, булмады...» – дим. «Алай булса, ниндидер карарга килергә ашыкма», – диде ул миңа. Бер белмәгән кешеләр ярдәм итте миңа ул чакта: кем – киңәше, кем – җылы сүзе, ә кем җылы карашы белән... Шул вакытта күргән төшләремнең берсе менә: мине ниндидер коточкыч җанвар эзәрлекли. Исән каласым юк икән дип уйлыйм. Һәм каяндыр кемнеңдер тавышын ишетәм: «Авырту, әрнү аша ялгышлардан котылабыз...» Аерылышкан хатын-кызлар мине аңлар: никахыбыз таркалуга күп вакыт без үзебез дә гаепле булабыз. Әмма үз ялгышларыңны күрү күпкә авыррак... Күкләр миңа шуны әйтергә теләгән, тик күзләрем соңрак ачылды шул.)
 Борчулы чакта кеше югалып кала, моңарчы белгәнен дә оныта – юл күрсәтүче кирәк.

...Ә бит барысы да шундый матур башланган иде. Ирем белән бер-беребезне бишенче  сыйныфтан бирле беләбез. Унөч ел бергә яшәдек. Кызыбыз үсә. Икебез дә иҗат белән шөгыльләнәбез. Тик холыкларыбыз төрле, шуның аркасында гел газапланабыз. Дуслык – бер нәрсә, ә гаилә корып яшәү – башка шул... Торып калсак, бер-беребезгә яраклашып беткән булыр идек тә... Ирек яратуым да үзенекен итте. Миңа бит иркенлек, киңлек кирәк, шуның өчен бик еш кына ялгызым Чулман буена чыгып китә идем. Яр өстендә басып торам. Җил, су, һава... Менә ул минем стихия! Кыскасы, берсүзсез иремә буйсына алмадым, зирәклек җитеп бетмәде. Бүгенге акылым булса, үземне башкача тотар идем, билгеле. Тик яшь идек бит... Аннан, ул гел кешеләр арасында, ә мин өйдә идем... Әйе, безнең өлешкә сынауларның башкалары да төште шул. Казан төзелеш-архитектура институтын тәмамлап диплом алган вакытым туксанынчы елларга туры килде. Эш юк! Проектлау институтларын йөреп чыктым – алмадылар. Аннан кызыбыз укырга керер чак җитте: аны мәктәпкә озатасы, каршы аласы... Тагын өйдә, дүрт стена арасында калдым. Эш таба алмау, кирәксезлегем үземә үзем биргән бәяне шактый төшерде. (Җитмәсә, ирем адым саен: «Глобаль итеп уйлый белмисең», – дип битәрләп тора.) Кияүгә чыкканчы ук хатын-кызга эшсез калырга ярамаганлыгын аңлый идем: ни булмас?! Дөньяда аерылышу гына түгел бит, төрле хәлләр бар... Ял көннәрендә дус кызым белән очрашканда үлеп аңардан көнләшәм: шимбә-якшәмбе димиләр, аңа гел эшеннән шалтыраталар, нидер сорыйлар, киңәшләшәләр... Ул: «Туйдым! Арыдым!» – дип зарлана, ә мин аңа кызыгам... 
Ирем белән аерылышканчы ук фотограф буларак беренче адымнарымны атлаган идем инде. Шулай дип әйтергә яраса... Буш вакытыгыз күп дип, мине ата-аналар комитетына сайладылар. Балалар белән стена газеталары чыгарам. Минем дә кирәгем чыкты – рәсем ясыйм! Аннан тормышка компьютерлар үтеп керә башлады. «Кулдан ясап утырыр чак узды, – дим класс җитәкчесенә. – Замана техникасын белүчеләр безнең балаларның әти-әниләре арасында да бардыр». Ул мине «Сөембикә» журналының җаваплы сәркатибе Лариса Маликова белән таныштырды. Беренче тапкыр «Идел-Пресс» бинасына – аның эш урынына килгәнемне хәтерлим. Ишекне ачып керүгә үк ошады миңа монда. «Биредә эшләр идем!» – дим Ларисага. «Ә нәрсә эшли беләсең?» – диде ул. «Белмим... Әмма теләгем бик зур!» Җавабым сәеррәк яңгыраса да, ул минем үтенечемне онытмаган икән. Икенче килүемдә «Ялкын» журналы редакциясенә, рәссам Зифа Мөхәммәтҗанова янына кертеп җибәрде. «Менә шушы шигырьләргә фотошопта рәсем ясарга кирәк», – ди Зифа. «Фотошоп» сүзен беренче тапкыр ишетүем! Әмма эчемнән уйлыйм: «Белмәгәнемне сиздермим! Ничек тә өйрәнермен!» Югалып калуым барыбер йөземә чыкты бугай. Ишеккә җиткәч, мине кабат туктаттылар. «Безнең бит вакыт чикле, – ди Зифа. – Сезне ничек табарга? Телефоныгызны язып алыйм әле». Минем фамилиям исә аңа нигәдер бик таныш тоелды. «Рәсемегез безнең тышлыкта чыкты бит!» – диде ул исенә төшергәненә сөенеп. Минем рәсемем яшүсмерләр журналында?! Юк, мине монда кем беләндер бутыйлар! Бераздан барысы да ачыкланды. Әйе, рәсемем чыккан, дөресрәге, мин төшергән рәсем. Лариса тәкъдим иткән булган икән. Кызларыбыз укыган сыйныф укучылары кая барса да, мин алар белән бит, ә кулымда исә һәрвакыт фотоппарат. «Ялкын» тышында – шул рәсемнәрнең берсе. «Фоторәсемнәрегез тагын бармы?» – ди Зифа. «Бик күп!» – дим. «Алып киләсезме?» Ничек алып килмим – очтым гына! Ул мине редактор янына таныштырырга ук алып кереп китте. «Яңа фотограф таптым! – ди. – Ә фотошоп турында онытыгыз, анысын башка берәүгә тапшырырмын». Мин – фотограф?! Кызык! 
Шул көннән башлап «Ялкын»нар миңа эш бирә башладылар. 



Ә аннан без ирем белән аерылыштык... (Бу урында тагын бер төшемне сөйлим әле. Каяндыр ашыгып өйгә кайтып кердем. Һәм кинәт фатирыбыз диварында ишек күреп алдым! «Ни гомер яшәп, бу ишекнең барлыгын ничек белмәгәнмен?!» – дип шаккаттым. Шикләнебрәк кенә ишекне ачтым. Ә анда... анда иркен, якты бүлмә, болыт кебек җиңел пәрдәләрне җилфердәтеп, ачык тәрәзәләр аша җиләс, рәхәт җил исеп тора... «Минем монда яшисем килә!» – дигән уй белән уянып киттем. Бу төшемне нигәдер шактый соңрак искә төшердем. Нигә шунда ук юрый белмәгәнмен дип бик үкендем инде. Тормышыңда үзгәрешләр көтелә, курыкма, барысы да әйбәт булачак, дип әйтергә теләгәннәр ләбаса миңа!)
Тынычланып, йөрәгеңне тыңласаң, ул барысын да үзе әйтә... 

Иң авыры беренче бер ел булды. Еллар буе төзелгән мөнәсәбәтләр җимерелгәндә, әлбәттә, кыен. Сез бит моңарчы бербөтен идегез. Ул китте дә, син ярты гына булып калдың. Алдыңда ике юл: йә бертуктамый елап, үз-үзеңне жәлләп кенә утырасың, йә шул бушлыкны тутырырга керешәсең. Мин икенчесен сайладым. 

* Мондый чакта үзеңне нәрсә белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Уйларны читкә юнәлтү өчен. Башта фатирны алыштырдым. Бөтен нәрсә аны хәтерләткән диварлар эчендә яшәү көн саен үземне газаплау белән бер иде... Яңа фатирга ремонт ясау мәшәкатьләренә кереп чумдым.
* Дус кызлар белән аралашудан берничек качарга ярамый. Әмма бертуктаусыз үзеңнең проблемаң турында сөйләшмәскә кирәк. Мине хәтта аларның: «Әгәр тагын бер тапкыр иреңнең исемен әйтәсең икән, торабыз да китәбез», – дип туктатканнары да булды. 
* Спорт! Менә нәрсә иң нык ярдәм итә. Мин ул чакта бассейнга да йөрдем, тренажерларга да. Хәлсезләнеп егылганчы шөгыльләнгән вакытларым булды. Хәзер дә, берәр проблема туса яки кемдер авыр сүз әйтеп үпкәләтсә, хәтерне калдырса, спортны искә төшерәм. Бер-ике сәгать шөгыльләнсәң, барысы да уза – ул кешеләргә күңелемнән рәхмәт укый башлыйм. 
Эш! Менә нәрсә коткарды мине! Ирем белән торганда әле мавыккан гына булсам, аерылышкач, фотограф һөнәренә чатырдап ябыштым. Темалар табам да: «Ә фотога үзем төшерәм», – дип редакцияләргә тәкъдим итәм. «Казань» журналына да шулай барып кердем. Аның баш мөхәррире Юрий Анатольевич Балашов белән озак кына сөйләшеп утырдык. Кинәт башыма суккандай булды: аңламый да торам – ул бит мине эшкә чакыра! Шунда ук: «Риза!» – дип җавап бирдем. 
Редакциягә эшкә килгәч, минем өчен тормышның башка яклары ачылды. Журнал геройлары, аларның язмышлары белән якыннан танышу, аралашулар, әлбәттә, эзсез уза алмый. Никадәр күренекле шәхесләр, эшләре, иҗатлары белән ил-көнгә мәгълүм кешеләр белән очраштырды мине фотограф һөнәре! Әмма иң зур ачышым – үзем булды. Мин дә төшеп калганнардан түгел икән бит! Моңарчы үземне күрсәтергә җай гына чыкмаган. Сәнгать мәктәбен тәмамлавым, геннарым (рәссам Илдар Зарипов әнием белән бертуганнар), архитектура буенча алган белемем беркөн тышка бәреп чыкты – фотосурәтләр булып. Әллә нәрсә эшләмим дә кебек, фотосурәткә генә төшерәм, ә тирә-юнемдәгеләргә ошый!
Аз гына кәефем төшкәнне сизсәләр, редакциядә шунда ук эшкә күмделәр ул чакта мине. Тын да алырга вакыт калмаслык итеп! Гел онытмыйм, инвалидлар турында бер сан әзерләдек. Бер үзәккә фоторепортаж әзерләргә җибәрделәр. Коляскадагыларны төшердем, алар гел шаярттылар, көлдерделәр. Соңыннан миңа: «Ә беләсезме, иң күп мәзәк сөйләгән ир-атның ике ай гомере калды», – диделәр. Үземнең күз яшьләрем өчен миңа оят иде... 
Тормышта бар нәрсә дә уза... Бу көннәр инде күптән артта калды, мин алар хакында хәзер тыныч кына сөйли алам. Кызым да үсеп буй җитте. (Дөрес, бала тулы гаиләдә үссен өчен, бәлки, безгә соңрак аерылышырга кирәк булгандыр дип уйлыйм кайчакта. Әмма анысын инде аның кем белә?!) Ул Мәскәүдә яши, менә дигән эшкә урнашты. «Үзеңнән еракка җибәргәнсең», – дип әйтүчеләр бар. Мәскәү белән Казан арасы бүгенге дөнья өчен еракмыни ул?! Барлык әниләр кебек мин дә баламның бәхетле булуын телим.  Хатын-кыз буларак мин кичергән сынаулар аны әйләнеп узса иде!..
 
...Диңгез яры. Иксез-чиксез су дәрьясына карап, артлы урындыкларда икәү утыралар. Янәшә урындыктагы кешенең йөзе күренми. Гөлнара аның үзе өчен бик якын, кадерледән-кадерле берәү икәнен җаны, йөрәге белән генә тоя. Рәхәт... Бик рәхәт... «Кечкенә адымнар белән алга атларга өйрәт мине», – дип пышылдый ул.
Гөлнараның тагын бер төше бу. Әлегә чынга ашмаган төше. 
Әлегә! 

Фото: Наил Зыятдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган, яшәргә, бирешмәскә, үз юлыңны табарга бер вакытта да соң түгел. Аның өчен мөмкинлекләр генә төрле кешегә төрлечә бирелә бу тормышта! Камилләшергә бер вакытта да соң түгел, нәрсәнеңдер бетүе, тәмам булуы- яңа башлангычның юл алуы ул!

    Хәзер укыйлар