Логотип
Язмыш

Мәдинәнең йөрисе килә

– Их, тор идең дә, китеп бар идең ул!.. 

Мәдинәнең иң зур хыялы бу. Ничә тапкыр уйлады икән инде ул аны? Бер сәгатькә ничә тапкыр, бер көнгә, бер атнага, бер айга? Ә шушы унике ел эчендә ничәмә-ничә мәртәбәләр кабатлавын санасаң? Өмет белән дә әйтелгәндер ул, әрнеп, ачынып, өзгәләнеп тә... Тирә-юньдәгеләр ишетелерлек итеп кычкырып та, Ходайга гына барып ирешерлек итеп – эчтән генә дә. 

...Җәйнең иң матур вакыты, егерме дүртенче июнь була ул. Кемдер аша әтисе белән әнисенең икәү бакчага бәрәңге төбе өяргә чыкканнарын ишетә дә, апаларына ул көнне тизрәк хәбәр сала Мәдинә: «Кайтып, булышып килергә кирәк!» Кичке якта, дүртләр тирәсендә генә кузгалалар. Биектау район үзәгеннән аларның туган ягына – Теләче районы Олы Мишә авылына кадәр сәгать ярымлык юл. Күмәкләп тотынгач, бәрәңге бакчасын гөл итеп китәргә өлгерергә тиешләр. Иртәгә дүшәмбе – һәммәсенә дә эшкә.  

– Кайтып җитеп булмады шул... 

Алар утырган машина Пановка авылы янында юл читенә төшеп каплана. Аңарчы өч тапкыр әйләнергә өлгерә. Саклану каешын эләктермәгән Мәдинә, машина тәрәзәсеннән очып чыга. Бу юл фаҗигасенең шаһитләры аның туп шикелле җиргә бәрелә-сугыла тәгәрәп барып, ниһаять, туктавын күргәч: «Аһ!» – дип куйганнардыр.  

– Унике метр читкә тәгәрәгәнмен... Ул минутларда бөтен тирә-юнемне ап-ак итеп хәтерлим. Аннан туктадым. Сулап булмый! «Ничек тә сулый башлыйсы иде!» – дип ятканым истә. Сулап җибәрдем... Рәхәт булып китте... Ул арада кеше җыелды. «Тора алмыйм, булышыгыз әле!» – дим. Ал футболка кигән бер хатын: «Кагылмагыз! Аны кузгатырга ярамый!» – дип барысын да туктатты. Икенче машинадагы апалар, тәгәрмәч тишелеп, аны алыштырырга тукталып, арттарак калган иде – алар килеп җитте. Барысы да елый. Нишләргә белмиләр... 

«Ашыгыч ярдәм» машинасы аны Питрәч районы үзәк сырхауханәсенә алып китә. Иң беренче караудан, беренче рентгеннан караганнан соң ук кизү торучы табиб: «Сеңлем, без сиңа булыша алмыйбыз, Казанга озатабыз», – ди. Кабат «Ашыгыч ярдәм» машинасына күтәреп чыгалар. Мәдинә җыр суза: «Сау булыгыз, дуслар...» Аны озатырга чыккан хирург: «Бу ханымны аякка бастырмасак, гөнаһ булыр», – ди...  

– Авырту сизмәдем... Умыртка баганасы сынгач, аяклар шунда ук тоймаска әйләнгән... 

Башта бер операция ясыйлар: умыртканың меңгә чәрдәкләнгән ике баганасын берәмтекләп җыялар. Бер атнадан кабат хирург пычагы астына яткызалар: вакытлыча гына куелган пластинаны алыштыралар. Чыккан иңбашы гына урынына утыртылмый кала. Соңыннан хирург: «Бөтен игътибарыбыз умыртка сөягендә булды шул. Наркоз биргәч, иңбашың турында оныттык, Насретдинова», – дип гафу үтенә. (Сул кул, эшкә ярамыйча, бик озак интектерә әле.) 

– Мин бик сабыр кеше. Авария булгач та, операцияләргә кадәр дә, аннан соң да сыңар күз яшемне чыгармадым. Янымдагы кешеләргә авыр булмасын дип тырыштым.... Аларның берсенә дә еларга рөхсәт итмәдем: «Өстемә карап күз яше түгеп тормагыз», – дидем. Авыру кешене кызганырга, жәлләргә ярамый аны. Югыйсә, җебеп төшәргә дә озак түгел. Якыннары шундый авыр хәлдә калган кешеләргә, мин гел бер сүзләрне кабатлыйм: «Иң яхшысы – игътибарын читкә юнәлтергә тырышыгыз», – дим... 

Елауны ул соңракка калдыра. Өйгә кайткач, ялгызы булганда. Кеше юкта...  

Ике аякның икесе дә аны тыңламаска әйләнә. Туры да басасылары килми, атлап китәселәре дә... Ә йөрергә кирәк! Барысы да истә... Палатада бер караваттан икенчесенә кадәр булган беренче өч адым. Аннан – беренче тапкыр коридорга чыгу. Ун адым булдымы икән ул, әллә унбиш үкме? Ике яктан ике кешегә тотынып, чакрымнарга сузылган ул адымнарның бер ягына барып җиткәч: «Инде ничек кире кайтырга?» – дип куркып калу. (Сер дә бирәсе килми бит әле!)  

– Аяксыз калдым дип беркайчан уйламадым. Әле дә ул уйны башыма кертмим! 

Ул сырхауханәдән чыкканда август ахыры була инде. Култык таяклары белән көчкә өйгә узган Мәдинәне кызлары Динара белән Эльмира: «Кайтуың белән, әни!» дигән зур плакат язып каршы ала. (Мәдинә ирексездән чыккан күз яшьләрен сиздермичә генә сөртеп ала: «Алар бәхетенә исән калганмындыр...») Икенче көнне кызлары – укырга, ире эшкә чыгып китә. Өйдә берүзе генә кала.  

Мәдинәнең ул көнне ниләр кичерүен күз алдына китерү кыен түгел. 

Ул – Биектау Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Үзе дә сәхнәдән төшеп тормый: бии дә, җырлый да. Гел халык арасында, гел уртада. Аңа нибары 40 яшь.  

– Күрәчәк арттан этә, диләрме әле? Мин ул елны ашыгып, ашкынып эшләдем. Хәтта үзем дә моны сиздем. «Хәерлегә булсын», – дип тә әйткәләдем... Аерым бер участокта бакчабыз бар иде. Ул язны шул бакчаны берүзем казып чыктым. Зөфәр кич эштән кайткан да шалтырата: «Син ашарга кайтасыңмы соң бүген?» – ди. «Белмим шул... Монда бераз гына калды», – дим. «Ничек бераз гына калды?» – дип аптырады ул. Казыганмын да казыганмын, үзем дә сизмәгәнмен. Икенче көнне утыртырга арба белән бер капчык бәрәңге алып бардым. Тау бите анда – арбаны үргә тартып булмагач, капчыгы белән бергә күтәреп кенә мендем. Өлгереп калыйм дигән кебек эшләдем... 

Һәм болар барысы да үткәндә кала. Ул – дүрт стена арасында. Читлектә дисәң дә була... Ә алда... Анда ни булыр? Нәрсә көтә аны? (Дөрес, эшенә чакырып киләләр. «Килеп алырбыз, китереп куярбыз – ярты көнгә булса да ризалаш», диләр. Зөфәре: «Шушы хәлендә Мәдинәне ире эшкә чыгарган дип әйтерләр», – дип каршы төшә. Кеше арасында җиңелрәк булыр, хәсрәте онытылыр, дип уйламагандыр инде... «Хәер, үземә дә ышанып бетмәдем», – ди Мәдинә. Эшкә барулар төшкә керергә генә кала.) 

Моңарчы дус дип санап йөргәннәрнең барысы да диярлек томан кебек эреп юкка чыга. (Сиңа килгән сынау кайчак шулай тирә-юнеңдәгеләрне дә сыный!) Дөнья – бер бүлмә белән чикләнә. Чакрымнарны адымнар алыштыра. 

Яңача яшәргә өйрәнергә кирәк була.  

– Көне буе өйдә берүзем. Ашыйсы килгән чак та була. Халат кесәсенә ике йомырка салам да, плитәгә китәм. Мин суыткыч яныннан кире әйләнеп килгәнче, йомырка пешеп чыга... Коляскага утырмадым. Бер хезмәттәшем өр-яңаны алып килгән иде. «Мин гарип түгел! Алып кит! Күзем күрмәсен!» – дидем. 

Ә бер көнне бер йомыркадан гына токмач җәеп карарга булдым. Кызлар: «Әни, кайчан үзең пешерә башлыйсың инде? Синеке тәмле була иде», – диләр. Балаларны сөендерәсе килә бит... Басуын бастым, инде ничек кисәргә? Хәзер әнә берьюлы җидешәр йомыркадан баскан чакларым бар... «Ай Аллам, кайлардан тотындым?!» – дидем ул чакта.  

Гел бер бүлмә буйлап кына әрле-бирле йөрү бик туйдыра, ялыктыра. Беренче тапкыр кызлар бүлмәсенә кадәр барып җиткәнемне онытмыйм. Бусага аша аягымны күтәреп керә алдым. Шундый зур вакыйга булды бу! Ул бүлмәдәге тәрәзәдән бакча күренә. Карадым да, кычкырып-кычкырып еладым. Җирдә эшлисе килә... Җир җимертеп эшлисем килә! 

«Беренче тапкыр»лар ул чакта бихисап була.  

Беренче тапкыр идән юып карау. Чиләккә берничә генә чүмеч су сала да, тәвәккәлләп тотына. (Берзаман артыма борылдым да: «Һай, бигрәк күп бит әле. Ничекләр бетерим икән?» – дим.)  

Беренче тапкыр тезләнеп түтәл ясап карау. Йөрәк түзми! («Монысы бер ел узгач булды. Тезләрем кичкә кызарып шешеп чыкты ул көнне».) 

– Әни шалтырата да: «И-и, сызланасыңдыр инде, балам...» – дия иде. «Минем бит бер җирем дә авыртмый, әни, аякларым гына йөрми», – дим. Телефонны куям да, елыйм аннары... Үзем генә калганда елау һәм җырлаулар күп булды инде... Без Зөфәр белән Мәскәү янында яшәгәндә таныштык, шунда өйләнештек. Балалар анда туды. Ул – Битаман авылыннан. Туксанынчы елларда анда завод ябылды, эш бетте дә, туган якка кайттык. Зөфәр шуннан бирле Казанга барып эшләп йөрде. Бөтен тормыш үз өстемдә иде. Кәҗәләр асрадык. Кызлар да бик иртә кул арасына керде... Мин бу хәлгә тарыгач, Зөфәргә Казандагы эшеннән китми чара калмады. 

Иң авыр чакта якыннарыңа таянасың: иреңә, балаларыңа, әти-әниеңә, туганнарыңа... Мәдинәнең дә төп ышанычы гаиләсе була. Килене фаҗигагә юлыгуга кайнанасы Фидания: «Ташламыйсың! Мәдинәнең үзен генә калдырмыйсың!» – ди улына.  

– Зөфәр мине болай да ташлап китмәс иде. Тәрбиясе башка аның... Өч ай саен реабилитация үзәкләренә дәваланырга йөри башладым – кызлар гел әтиләре белән калды. Анда ятканда нинди генә язмышлар белән очрашмадым. Ташлыйлар... Ирләр – хатыннарын, хатыннар – ирләрен... Гөлназ белән танышканда, мәсәлән, ул әле аягын шудыртып кына йөртә иде. Машина бәреп киткән аны. Зөфәр мине ялга гел өйгә алып кайта иде. Бер шулай ялдан соң өйдән килсәм, Гөлназ: «Ә мин таягымны ташладым! Иремә әйтмәдем әле – сюрприз ясыйм!» – ди. «Әйт, ул да сөенсен! – дидем. – Үзеңә сюрприз ясый күрмәсен». Кайдан телемә килде, дип, соңгы җөмләм өчен бик үкендем. Гөлназ соңыннан өеннән шалтыратты: «Синең сүзең дөрескә чыкты. Башта мин йокларга ятмыйча, өйгә кайтмый башлады. Инде менә ике бала белән әниләргә үк китереп куйды», – ди... 

Тагын Тәтешнеке бер абзый бик истә. Әфганда хезмәт иткән ул. Яраланып, башына зыян килгән булган. Кайткач, КамАЗ машинасында эшләгән. Берсендә таудан менгәндә, баш өянәге башланып, идарәне югалткан... Хатыны: «Миңа гарип ир кирәкми», – дип аның белән аерылышкан. «Бергә хезмәт иткән дусларым бик булышты», – дип сөйләде ул. Аякка баскан, фатир, машина алган. «Идел» тернәкләндерү үзәгендә дәваланганда аны хатыны эзләп тапты. «Авыр чагымда янымда булмады, хәзер инде ул миңа кирәкми», – диде абзый.  

Һәрчак терәк булырдай ахирәтләрен ул тернәкләндерү үзәкләрендә таба (Монда һәрберсе синеке кебек кайгыны үз башыннан кичергән – алар сине бөтен кешедән яхшырак аңлый. Мамадыштан Гөлфия – шундыйлардан. Аны исерек килеш участковый бәрдерә. Юлда да түгел, тротуарга чыгып!); ә кемдер өчен үзе терәккә әйләнә (Яшел Үзән егете Әмир аны әле дә яхшы хәтерлидер. Чыгарылыш кичәсе көнне юл фаҗигасенә очрап имгәнгән бу яшь егетнең өметсезлеккә бирелүен, берни эшләргә теләмәвен ишетеп калган Мәдинә апасы аны сискәндереп, уятып җибәрердәй сүзләр таба. «Гомерең буе коляскада утырып калырга телисеңмени?» – ди. Соңрак Әмирнең баскычтан үзе менүен күрү искиткеч зур шатлык була!) 

Унике ел. Бу елларның һәрбер көне яшәргә тырышып, «менә бүген», «менә иртәгә әйбәтрәк булачак» дип узган.  

Беренче тапкыр таяксыз басып тору. Бик аз – бер генә минут! Әмма тотынмыйча! Ул көнне кичергән шатлыкның зурлыгын үзе генә белә – шуңа онытмый.  

Таш кебек авыр тоелган аякны күтәрергә өйрәнү. Моның сөенечен аякта йөргәннәргә аңлатып буламы?! 

Аннан иренең кул арасына керүләр башлана. Өйдәге эшләрне эшләү турында әйтмим әле – алары шулай тиеш кебек бит аның. Иркәләнү, мескенләнү аның холкында түгел. Ничек тә акча эшләргә омтылуын искә төшерүем. Берничә ел элек сабын кайнатырга өйрәнә: мәшәкатьле эш, әмма бәйрәмнәрдә сатыла бит! Сату дигәннән, нәрсәгә генә алынып карамый ул: косметика да сата, савыт-саба да, дару үләннәре дә... Зөфәренә җиңелрәк булсын дип тырышуы. Дәва эзләп кая гына мөрәҗәгать итсәләр дә, барысы да акчага барып төртелә бит. Дикуль үзәгеннән: «Әйе, сез безнең пациент. Килегез, көтәбез!» – дигән җавап килгәнгә дә инде ун елдан артык. Анда бер ай дәвалану 325 меңнән артык торганын белгәч, бу уйдан шунда ук баш тарта Мәдинә: аякка басу өчен үзәктә ким дигәндә ярты ел ятарга дигәннәр – ул кадәр акчаны кайлардан аласың?  

Ә вакыт бара. Сәхнә костюмнарын таратып бетерсә дә, үкчәле туфлиләре тора аның. Көтәләр... Иң зур хыялы һаман да шул – таяксыз йөрү. Элеккегечә йөрү. Соңгы вакыт күңелендә тагын бер өмет кабынган менә: диагнозы язылган документларны Кытайга җибәргән булганнар. Андагы табиблардан хәбәр инде килгән. Вакыт бик күп узган, терелергә өмет 10 проценттан артык түгел, дигәннәр. 10 процент! Мәдинәгә аның берсе дә җитәр иде! Әгәр барып булса, әгәр өч йөз мең акча тапсалар... Юк, алты йөзне! Ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен ике ай дәваланырга кирәк, дигәннәр бит. (Төшендә ап-ак самолетка утырып очуын ул үзе шушы сәфәргә юрый!) Ә нигә аңа шушы могҗизаны бүләк итүче кеше (яки кешеләр) табылмаска тиеш әле?!  

...Алар өенең сайгаклары йорт хуҗаларының аяк тавышларын, әлбәттә, күптән таныйдыр. Динара белән Эльмираның буй җитеп, туып-үскән ояларыннан инде канатланып очуын да белеп торалардыр. Соңгы вакыт өй тутырып тыпыр-тыпыр ике онык чабып йөрүенә сөенәләрдер. Мәдинәнең кайбер көнне сөяп куйган култык таякларына карап, уенын-чынып кушып: «Иртәгә кагылмыйм мин сезгә! Торам да йөреп китәм!» – диюен дә ишетәләрдер. Төшләрендә үзенең йөгерүен, биюен күрүе дә сер түгелдер. Алар да көтәдер... Хуҗабикәнең бер бүлмәдән икенчесенә җил-җил атлап, тиз-тиз басып узуын көтәдер. Биегән кебек итеп кенә!   

 

Редакциядән: Мәдинәгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен, аның телефон номеры: 8919 643-49-99 (Мадина Насрутдинова ). Ул Сбербанк картасына бәйләнгән.  

Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар