Логотип
Язмыш

Кыюлар юлы

Ул гыйльми совет әгъзалары алдында басып тора. җыйнак кына гәүдәле япь-яшь ханым. һәр сүзен төптән уйлап әйтә, үз-үзенә ышануы йөзенә чыккан.

Александр Ерминингельдович (әйе, әйе, гыйльми совет әгъзаларының берсе атаклы галим Арбузов үзе була!) аудитория стенасына эленгән сызымнарны кат-кат җентекләп күздән кичерә, аннан кабат формулалар белән чуарланып беткән тактага текәлә. Химия һәм югары молекуляр кушылмалар технологиясе кафедрасы ассистенткасы чыгышына менә-менә соңгы ноктаны куярга тиеш. Шушы урында ялгышуы мөмкин, дип бугай, Арбузов, үзе дә сизмәстән, урыныннан кузгала һәм… чыгарылган формуланың эзлеклелегенә сокланып, канәгать кыяфәттә кабат урындык аркасына сөялә.

Уразаева өчен, аның уңышы өчен чын күңелдән сөенүен Казан химия мәктәбенең атаклы галиме үзенең галим-коллегаларыннан да яшерми. «Целлюлоза формуласы дөрес язылган беренче эшне күрәм, — ди ул. — Фирдәүс Юсуповна гыйльми дәрәҗәгә, һичшиксез, лаек».

Чын мәгънәсендә бәхетнең җиденче катында йөзгән минутлар тормышта була икән ул! Искә төшерсәң, әлегәчә рәхәт була торган мизгелләр… Арбузовның чыгышыннан соң бар да аны котлый, тәбрикли башлыйлар. Уразаеваның нәфис кулын Александр Ерминингельдович үзе дә кыса: «Фәнни эшеңне ташлый күрмә, сеңлем, инде докторлык диссертацияңне язырга тырыш», — ди ул.

1941 елның сигезенче гыйнвары була бу. Татарстан тарихына ул көн хатын-кызның — татар хатынының! — техник өлкәдә беренче кандидатлык диссертациясе якланган көн буларак кереп кала.
— Юк, бернинди банкет-мәҗлес тә булмады, — дип хатирәләр сөйләвен дәвам итә Фирдәүс Юсуповна. — Иртән, гадәттәгечә, эшемә — Казан химия-технология институтына чыгып киттем. Көндез яклау булды… ә кичен өйдә мине башка көннәрдән бер ягы белән дә аерылмаган кичке аш көтә иде.
Балалар да, әнием дә яклавым турында белми дә калдылар.
Сүз үзеннән-үзе  Фирдәүс  ханымның  иң  газиз  кешесе — әнисе — өммеһани апага күчә.

…Мичче Низаметдин Хасимов кызы Өммеһани контор хезмәткәре Йосыпҗан Уразаевка уналты яшендә кияүгә чыга. Хасимовларның ярлы гаиләсе өчен бу никах Аллаһы Тәгалә бүләге сыман тоела. Шулай булмыйча, бөтен Троицкига (Чиләбе өлкәсе) мәгълүм Уразаевлар белән туганлаш әле… Унҗидесе тулганда Өммеһани Фирдәүсне таба. Аңардан соң тагын бер кызы туа, әмма ул сабые гомерсез булып чыга. Фирдәүскә биш яшь тулганда исә ир белән хатын аерылышалар.

Өммеһанинең икенче ире Кызыл Армия командиры Гайсә Мусин була. Бу иренә дә зур ярату, мәхәббәт белән кияүгә чыккандыр, дип әйтеп булмый аны. Кечкенә бала белән ялгыз калган яшь хатынның, мөгаен, кемгәдер сыенасы, таянасы килгәндер.
Гайсәгә ияреп, Өммеһани кызы белән бөтен Үзбәкстанны, Кыргызстанны йөреп чыга. Басмачылар белән көрәшкән ул тынгысыз вакытлар хатирәсе Фирдәүс Юсуповнаның күңелендә әлегәчә яши.

…Андижан (Үзбәкстан). Әнисе тиф белән авырып ята. Аларны фатирга керткән хуҗалар, киң күңелле кешеләр, үлем белән тартышып яткан чибәр һәм ягымлы бу хатынны бик жәллиләр, үз балалары кебек яратырга өлгергән кечкенә Фирдәүс язмышы өчен чынлап торып борчылалар. Өммеһани вакытсыз күзен йомса, кызны үзләрендә калдырырга теләүләрен яшермиләр. Баланы чукындырырга алып барырга инде кем беләндер килешенеп тә куелган була…

…Ташкент та күңелгә онытылмаслык булып кергән. Чөнки биредә алар гаиләсенә унбер яшьлек Хәдичә килеп кушыла. әти-әнисе вафат булгач, ятим калган иң кечкенә сеңлесен Өммеһани үз янына алдыра. Язмыш сынаулары алдында баш имәгән хатын ике бала  җитәкләп  ире  яны-на — Ош (Кыргызстан) шәһәренә чыгып китә. Командир Мусин отряды урнашкан җиргә кадәр аларны атлы кызылармеецлар озата.

Сырдәрья елгасын кичкән мәлләре исендә Фирдәүснең. Ул, җиде яшьлек кызчык, солдат абый белән ат өстендә бара. Фирдәүс тә, Хәдичә кебек үк, бизгәк чире белән авырый, әле ут булып яна, әле калтырап туңа, эчәсе килеп тилмерә. Авыру кызларның күңелен күтәрергә теләп, кызылармеецларның берсе шаяртырга уйлый: «Бизгәк вакытында салкын суга чумып алсаң, чирнең эзе дә калмый», — ди ул. Аны шыпырт кына тыңлап барган Хәдичә кинәт ат өстеннән суга сикерә. һәм, көтеп торган диярсең, шул мизгелдә үк аның янына зур гына елан йөзеп килеп җитә. Солдатларның берсе кызны, чын мәгънәсендә, үлем авызыннан тартып ала.

Басмачылар һөҗүм итә күрмәсен дип, Ошта гел шомланып, гел хәвефләнеп яшиләр. «Кызларның егетләр белән биюен» карар өчен алар еш кына Хәдичә белән шәһәр читендәге бию мәйданчыгына йөриләр иде. Таулардагы атыш тавышы яшьләр күңел ачкан җиргә кадәр яңгырап ишетелә. Берәүләр — бии, берәүләр — сугыша. Шундый  сугышларның  берсендә  Фирдәүснең  үги  әтисе — кызыл командир Мусин һәлак була.

Өммеһанинең өченче ире аларны Оштан Казанга алып кайта. Әмма «яңа әти» биредә бик озак үзенә эш таба алмый аптырый. Ниһаять, аны Казан артына укытучы итеп җибәрәләр. Арча районының Казаклар авылында Фирдәүс мәктәпкә укырга керә. Укытучылар әзерләү курсын тәмамлаганнан соң, Өммеһани ханым да шушында — Казаклар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында үзенең хезмәт биографиясен башлый. ә тагын берничә елдан ул биредә үзенең чын мәхәббәтен очрата…

Сабир Зарипов Фирдәүс белән алтынчы класста бергә укый. Наданлыкка каршы көрәш алып барган ул елларда төрле яшьтәге кешеләрнең бер сыйныфта укуы гадәти күренеш булган бит. Үзеннән дүрт яшькә зуррак классташына Фирдәүс, әлбәттә инде, «Сабир абый», дип эндәшә. Әнә шул «Сабир абый» белән әнисе, яшь аермалары шактый булуга карамастан (Сабир өммеһанидән унике яшькә кече), 1929 елда кавышалар. Бик матур, бик әйбәт пар булалар алар. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. Өммеһани һәм Сабир Зариповларның парлап төшкән фотосурәтләре артына Фирдәүс ханым: «Бу рәсемдә елмаеп торучы шушы чибәр, мәрхәмәтле, киң күңелле ике кешегә — әниебез Өммеһани Низаметдин кызына һәм үги әтиебез Сабир Нурый улына безнең чиксез яратуыбыз, ихтирамыбыз булсын» дигән юлларны язган. Үги әтиләрне инде шактый күргән Фирдәүс өчен «Сабир абый»сы арада иң якыны була. Аның аркасында гына сугыш елларын да исән-имин кичә алар гаиләсе.



Тормыш никадәр генә авыр булса да, Арча җидееллык мәктәбен тәмамлагач, «алга таба укырга» дип Фирдәүс Казанга чыгып китә. Математика һәм химия фәннәре белән кызыксынуы кызны химия техникумына алып килә. Озакламый техникумны «индустриаль-политехник» дип үзгәртәләр. Бу вакытта икенче курста укыган Фирдәүсне башка студентлар белән бергә Казан химия-технология институтының махсус факультетына алалар. Бу институт исә Казан политехника институты һәм Казан универ-ситетының химия факультеты җирлегендә әле 1930 елда гына төзелгән була.

Синең үз теләк-омтылышларыңнан тыш, күзгә күренмәгән башка көчләр табигатьтә, чыннан  да, бар бугай. Һәм алар ниндидер вакыйга һәм очраклыкларны, закончалыклы күренешләрне бер җепкә тезеп, яшь кызны фән юлына этәрәләр, Фирдәүс ханымнан галимә ясыйлар. Институтка «очраклы рәвештә» эләгеп һәм «ике елны янга калдырып», Уразаева аны егерме яшендә (1935) үк тәмамлый һәм аспирантурага тәкъдим ителә.

…Әлеге сигезенче гыйнвар кичендә, йокларга ятар алдыннан Фирдәүс кәгазьләргә күмелгән язу өстәле янына килеп баса. Каләм йөгереп үткән юллар тулы кәгазь битләрен куллар нигәдер бер яктан икенче якка күчерә башлый. Ә уйлар… уйлар еракта. Казан дары заводы лабораториясендә ике ел эшләгәннән соң, узган елның ноябрендә кафедрага ассистент итеп чакырылгач, ире белән аерылышуның башы шушы булырдыр, дип һич тә уйламаган иде ул, югыйсә. Хәзер исә барысы да көзгедәге кебек аермачык: аның бүгенгесе дә, киләчәге дә фән белән, Казан белән бәйләнгән. Менделеевскида Бондюг заводының партия оешмасын җитәкләүче ире Фирдәүснең күчеп килүен юкка көтә… Хатынның сагышлы йөзе тагын да моңсуланып китә. Абдрахман белән үзләренең гаилә тормышларын бөтенләй башкача күз алдына китергәннәр иде бит алар.

Социализм төзелеше эшчеләр арасыннан югары квалификацияле кадрлар әзерләүне таләп иткән чорда, илнең югары уку йортлары комсомол, партия һәм профсоюз оешмалары юллаган бишмеңчеләрне шактый кабул итте. Абдрахман Сабитов — шундыйлардан иде. Ә Уразаева кебек актив студенткага Сабитов кебек уңган, булган егет ничек игътибар итмәсен соң?!

Фирдәүс белән Абдрахман студент чакта ук өйләнешәләр. Яшьләр башта тулай торакта, кечкенә генә аерым бер бүлмәдә яшиләр. Укуларын тәмамлаган елны уллары Абрек туа. Казан химия-технология институтының Комлев (хәзерге Мөштәри) урамындагы икенче бер тулай торагын вуз хезмәткәрләре өчен фатирлар итеп бүлеп биргәч, яшь гаилә шунда күчә. 1937 елны Фирдәүс икенче улы — Оскарны таба. Шуннан соң озак та үтми, Абдрахманны эшкә Менделеевскига җибәрәләр.

…Нинди карарга килергә белми бәргәләнгән ир белән хатын өчен сугыш барысын да мизгел эчендә хәл итә. Ике якның берсенә дә күченү хакында уйлау мөмкинлеге калдырмый ул.

Сугыш башлануга Фирдәүсне хәрби комиссариатка чакырып алалар. Совет Армиясенең аның кебек белгечләргә иң мохтаҗ чагы була бит. Тик яшь хатынның кулында ике кечкенә бала барын белгәч, бронь бирәләр. Хәер, тиздән тылдагы тормыш та фронтка тиңләшә. Институт лабораторияләре ашыгыч рәвештә сугыш кирәк-яраклары әзерли торган остаханәләр итеп үзгәртелә. Казанга эвакуацияләнгән Ленинград галимнәре Степан Данилов һәм Матвей Дынкин белән бергәләп Фирдәүскә бу эшне башыннан ахыргача оештырырга туры килә. Өстәвенә, сугышка киткән укытучылар өчен лекцияләр укуны да йөклиләр. Ул синтезлаган яңа химик кушылмалар атаклы «Катюша»лар өчен дары әзерләүдә кулланыла. Бөек Ватан сугышы чорындагы шушы хезмәтләре өчен Фирдәүс Юсуповна хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Фәнни эзләнүләрен дә бер генә көнгә дә туктатмый ул. Сугыш тәмамланганчы докторлык диссертациясен әзерләп тә өлгертә. Ул аны ике вариантта яза, әмма… якламый. Чөнки вакытны узып эш иткән, илдәге техник фәннәр үсешен артта калдырган булып чыга Уразаева. Заманча итеп әйткәндә, илнең инновация базары аның эзләнү-табышларын кабул итәргә әзер булмый. Фирдәүс Юсуповнаның бу хезмәтләренә таянып, соңрак башкалар диссертацияләр яклый, фәнни исемнәргә ия була…

Сугыштан соң Уразаева профессор Федор Зигмундка кияүгә чыга. Федор Францевичның беренче никахтан туган кызлары — Диана белән Лариса һәм Фирдәүс Юсуповнаның уллары бу ике галим гаиләсенә үзләренең һәрвакыт көтелгән, кадерле, тансык кунак икәнен белеп киләләр.

…Мөштәри урамында Фирдәүс ханым яши торган егерме җиденче йортны инде күптән Казан химия-технология университетының музее итеп үзгәртергә булыр иде. Йортның диварлары институт укытучыларын — атаклы галимнәрне бүгенгәчә хәтерли. Өммеһани апаның бәлешләрен, гөбәдиясен, өчпочмагын авыз итә-итә, чәй өстәле артында сөйләшеп-гөрләшеп утырган чаклары әле генә кебек бит…

Бу гаилә композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Александр Ключарев, журналист Шәмси Хамматов һәм аның җәмәгате Наилә ханым, Камал театры артисты Шәүкәт ага Биктимеровлар белән гел бер-берсенә йөрешеп, аралашып яшәгән.

Фирдәүс Уразаева фатирында вакыт дигәнең үзгәрәк ага хәзер. Акрын гына, сабыр гына, тын гына. Почмактагы пианино да күптән дәшми. Ә бит аның телләре өстеннән хуҗа белән хуҗабикәнең генә түгел, Александр Ключарев бармаклары йөгереп узган чаклар да бар иде! Кайсыдыр шкафта саксофон моңаеп ята. Аны Уразаеваның кече улы Оскарга кайчандыр Игорь Лундстрем (Олег Лундстремның абыйсы) биргән иде. (Сүз уңаеннан, Оскар — Казан авиация институтын тәмамлап, инженер-конструктор булып эшләгән, уйлап табучы буларак та билгеле. Олы улы Абрек — геолого-минералогия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган геологы.)


Узган елдан башлап Фирдәүс Юсуповна күңеле белән көн дә бер үткәннәрне урап кайтырга гадәтләнде. Гаилә, нәсел тарихы белән кызыксыну хисе башкалардан үзгәрәк хис, ул кешедә яши-яши генә туа. Әйе, тарих  син хәтерләгән, син яшәгән чор гына түгел шул ул. Менә шуңа күрә дә, әнисе, әтисе, үги әтиләренең нәсел шәҗәрәләрен төзү туксан яшьлек Фирдәүс ханым өчен бүгенге көндә «иң мөһим фәнни тикшерү» хәзер.

Ә институтка «түлисе бурычлар түләнеп беткән» инде. Сигез фәннәр кандидаты әзерләнгән. Кафедра мөдире белән берлектә химия һәм югары молекуляр кушылмалар технологиясе кафедрасының тарихы бик җентекләп кәгазьгә төшерелгән. Ул әзерләгән фәнни-методик әдәбият, уку ярдәмлекләре буенча студентлар бүген дә белем ала. Хәер, нигә бүген генә? Аның «альма матер»ында Уразаева исеме киләчәк буыннар өчен дә ят булмаячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар