Логотип
Язмыш

Үкенечләр - урман...

Ул миңа берсендә, радиога хат язып, үзенең туган көненә җыр тапшыруларын сорарга кушкан иде. Зөфәр Билалов җырлый ул җырны. Сез дә беләсездер, “йөгерә-йөгерә кереп адаштым” дигән юллар бар анда. Блокнотыма ул чакта сөйләшкән сүзләребезне дә язып куйганмын. “Сугыш башланганда миңа 18 яшь тә тулмаган иде әле, наным, - дип сөйләп утырган ул миңа. - Әтине алдылар, әни белән икебезгә дүрт бала белән калдык. Ат җигеп тә, үгез җигеп тә эшләдем, окоп казырга да җибәрделәр. Бар теләгәнем - сугышлар гына булмасын, балам! Җизнәгез генә иртә китте, 32 ел гына торып калдык. Вафатына уналтынчы ел китсә дә, аны уйламаган көнем юк минем. Моңсу шул, бик моңсу. Җырдагыча, урманнарга кереп адашкан кебек кенә булды шул...

Малайлардан, кызлардан ризамын. Өч ул, ике кыз үстердек, бар да гаиләлеләр...”

Мин боларны радиога язасы хатыма кирәк булыр дип теркәп куйганмындыр инде. Үтенечен онытмадым да, башта уку, имтиханнар, аннан эш, гаилә мәшәкатьләре белән үти дә алмадым. Мин моны яңадан кичә искә төшердем. Ә ике көн элек 87 яшьлек ул ананы баудан өзеп төшерделәр.

Намаз яшендәге карчыкның үз-үзенә кул салуы, дөньядан мордар булып китүе Галимә апа яшәгән бистә халкын тетрәндерде генә дисәм, аз булыр. Соңгы язуын калдырмаса да, әбинең нигә болай эшләве берәүгә дә сер түгел. “Малайларга, киленнәргә, кызларга артык кашык булудан ардым, муенга элмәк салып котылсам гына”, - дигән сүзләрне таныш-белешләренә, күршеләренә генә түгел, ул хәтта инде кызларына да әйткәләгән булган. “Андый сүз сөйләмә, шайтан кулыңа бау тоттырыр”, - дип ачуланганнар үзен. Түзәр чамасы, чыннан да, калмаган, күрәсең. Соңгы вакытларда таягына таянып күбрәк урам тирәсендә йөргән ул, ашау-эчүе дә күршеләрендә узган, соңгы тапкыр бер ай элек аны юындыручылар да тагын булган.

Ана күңеле киң шул миңа - дип    сөйләп    утырган иде. Сер бирәсе, белгертәсе килмәгәндер инде.    

Мәет өстендә сүз күп булды. Каенанасын башын элмәккә тыгуга кадәр китереп җиткергән киленне гаепләделәр, бердәнбер әниләрен үзләренә сыендыра алмаган кызларына шаккатылар, бер хатыннарына хуҗа була белмәгән улларын ачуландылар.

Ана кеше дөньядан үзе җан иңдергән балаларына рәнҗеп, үпкә белән китте. Җыелган халык мәрхүмәне озатканда кызларының елап калуларын да яратмады. Җеназа өстендә елап, үкенеп кенә үткәннәрне кире кайтара алмыйсың. Аналарның кадерен алар исән чакта белергә кирәк.

“Галимәне Ходай бу гөнаһысы өчен кичерер, балалары гына мондый зур рәнҗеш белән ничек яшәп бетәрләр хәзер?!” - дигән сүзләрне дә күп әйттеләр.

Галимә апа миңа да үкенечнең никадәр авыр булуын аңлатып китте. Хәлемнән килсә дә, үзе исән чагында үтенечен үти, аның хөрмәтенә җыр сорый алмадым мин. Ул моны инде оныткан булгандыр, дип, үз-үземне ышандырасым килә хәзер. Фани дөньядан үзләренә бәхиллеген бирми киткән әниләрен уйлап, Галимә апаның биш баласы бүген үзләрен ни дип юаталар, гөнаһларын ничек юарга уйлыйлар икән? Уйлыйлармы икән?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эниляре улгяч балаларынын доньялары кингэйгян дер,шул бер эни карчыкны сыйдыра алмаганнар икэн ,узляре дя балаларына сыймаслар. Ходай гафу итмяс бу гонахларын,эни каргышы жирдя ятмас

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганычка каршы, бик тэ хэзерге тормыш хэле. Балаларына пенсиялэрен биреп баралар, "ветеранский" квартирлар ясыйлар... Эмма шунда сыя да алмыйлар. Эбиемнен гомергэ рэнжеше калды, "эби, тотынма обойга, пычратасын!" дигэн яраткан оныгы. Бу язмадагы эби дэ, эт тибенкесендэ яшэгэнче, улуне хэерлерэк кургэндер...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу тозэлми торган яра,кара кан савып торачак йорэклэренэ-шуны анларлык булсалар балалары .Бер кемгэ дэ курергэ язмасын.Энидэн калгач,без этием,сенлем хэм минем гаилэм6: Якеше 25 ел яшэдек.Энине искэ алмаган кэн булмагандыр.Иптэшемэ рэхмэт яусын, бик тэрбияэде.52 яшендэ сенлебез улгэч ,энем кумэргэ дэ килмэде.Эти 87 яшендэ донья куйды.Шул бэндэгэ йозеэмне ачып курсэтмэгез диде..Яши ул,яши.Йорэгендэ нинди ташлар бардыр.Ходай аны гафу итсен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әйтүе рәхәт кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә...Бердәнбер чара -мәрхүмнең бердәнбер чара -мәет рухына дога кылып гафу сорау...олы кешене каравы җиңел түгел,ходай бергә яшәргә язмасын.бигрәк тә киленнәргә кәйнә белән, уллары да холыксыз булса кешене тикшерү гөнаһ.гаеп атта да тәртәдә дә була. кайчагында үз-үзеңне күүрәсе килмәгән көннәр була, ә бер түбә астында яшәү тәмугка тиң.минемчә беркемне дә гаепләргә ашыгырга ярамый.үзегезне аның урынына куеп карагыз.бергә кәйнә белән торырга язмасын дип телим ходайдан килене үзе дә олы булгандыр кәйнәсенә 87 булганда ...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Уйлый белмилэрдер, Уйлый белсэлэр энилэре бауга менмэс иде.

            Хәзер укыйлар