Логотип
Язмыш

Ике йортка бер ишек 

Көндәшләрнең бер гаилә булып яшәвенә авыл халкы гаҗәпләнә иде. 

 

Көндәшләрнең бер гаилә булып яшәвенә авыл халкы гаҗәпләнә иде. 

Җәйге матур көннәрдә, шау чәчәктә утырган бакчага чыгып, иңенә үзе белән бергә картайган гармунын асып, борынгы моңлы көйләрне сузган чагында аның күпне күргән, сугышның афәтле ачлыгын кичергән күңеле ни уйлый, кайларда йөри икән?! Бәлки, ул туган туфрагына – Әлки районының гаҗәеп матур табигатьле Карамалы авылына очып кайтадыр.Үзе әйтмешли, гәүдәсендә чыкмаган җаны гына калган «озын бәдәнле» кыз, болын-басуларны айкап, ашарлык үлән-мазар эзлидер. «Заманында бер силос базын тутырырлык үлән ашадым», – дип тикмәгә генә әйтми ич ул...    

Аның балачагы да миллионнарны корбан иткән, тарихта онытылмас эз калдырган сугыш чорларына туры килгән. Шуңа да 91 яшен тутырган Асия апа Вәлиуллина сүзен: «Сөйләрлек сүзем дә юк. Мин дә кеше күргәнне күрдем», – дип башлый. Тик ил белән кичергән ул авыр, дәһшәтле еллар җанга гына түгел, канга сеңгән. Ул сине гүргә кадәр озата барачак хатирәләр белән чорнап алган. Бик еракта куркыныч төш булып калган ул истәлекләр юк-юк та бер сискәндереп, уятып җибәргәндәй була. Менә хәзер дә ул шул халәтенә кайтты, ахрысы. Үзәгенә үткән көннәрнең иң ачы, иң хәтәр мизгелләрен тагын бер кат күз алдына китерәсе итте. 

...Сугыш башланганда аңа күп дигәндә шул 12-13 яшьләр тирәсе була. «Әтиләрне сугышка алалар, әтисез калабыз», – дип елый кинәт олыгаеп киткән кыз. Тик әтисез калуның ни икәнен ул соңрак белә, соңрак аңлый. Юк, аның яраткан әтисе сугыштан бик тиз әйләнеп кайта, «күзе начар күрә» дип, аны өч-дүрт ай эчендә кире боралар. Әнисе Галия апаның куанычы эченә сыймый. Басуда черегән бәрәңгегә кадәр, үсеп утырган кычытканга кадәр ашалып беткән, ә ике баланы яшәтергә кирәк. Ни дисәң дә, ире – аның таянычы, терәге бит әле. Тик ире Габдулланы гына әйтерсең алыштырып куйганнар. Көннәрдән бер көнне ул: «Балалар, мин аерылам, сездән түгел, әниегездән аерылам», – ди. «Карга да баласын туйдырып очырта. Китмә...» – дип елый кыз. Соңыннан әтисе, баласының әйткән сүзләрен оныта алмыйча, үзе озак вакытлар елап йөри әле. Менә шулай кинәт, һич көтмәгәндә, уйламаганда... Югыйсә тыныч кына яшәп яталар иде бит әле. Әллә кая да чыгып китми әти кеше. Янәшәгә – күршегә генә күченә. Амбардагы соңгы ашлыкны да, абзардагы карап торган малны да алып чыгып китә. Малны суеп, яшь хатынга кием-салым юнәтә. Гарьләнә, сыкрана Галия апа, тик нишләтәсең, бирмеш көне шундыйдыр. Килешә ул бу хәл белән. Балалар да тора-бара тынычлана. Әллә кая китмәде бит әтиләре, күршедә генә... 

Тора-бара бу ике гаилә, көндәшләр – Галия апа белән Факиһә (аңа әле нибары 19 яшь була, ә Габдуллага – 45) дуслашып китәләр. Бер табактан ашап, уртак борчу белән яшәп яткан Вәлиуллиннарны авыл халкы аңламый. Ничек шулай була инде? Алар Галия апаның түземлегенә, олы җанлы булуына хәйран кала. Хәер, бу вакыйга тиз онытыла, чөнки һәркемнең үз кайгысы, үз хәсрәте. Көн дә бер капканы кара пичәтле хат ачып кергәндә, кешенең башкаларда нинди кайгысы булсын.    

      – Ике йортка бер ишек иде, без бер гаилә булып яшәдек, – дип сөйли Асия апа. – Бер-бер артлы туган биш баланы әни гел мунча ягып кертә торган иде. Әти безнең дуамал кеше, балаларга бик кырыс, усал булды. Әни моны белә. Алар ягыннан әтинең кычкырган тавышы ишетелсә, шундук: «Тагын Камиләгә суккандыр», – дип, чыгып чаба иде. Кызлары Камилә исемле иде. 

Аннары Асия дә кияүгә чыга. Тормышлары бик авырдан барса да, зарланмый. Бөтен кеше шулай яши ич, бер алар гына түгел. Өч бала таба. Бүген аның биш оныгы бар. Оныкларының балалары гына да сигез! Ул балаларының, киленнәренең акыллы, мәрхәмәтле, үзенә карата шәфкатьле булуларына шөкрана кыла. Гомерең офыкларга баккан бер мәлдә кадерл-хөрмәттә өйнең фәрештәсе булып яшәүдән дә рәхәте юктыр да ул.  

Асия апа бүген кече улы, килене белән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яши. Тыныч, рәхәт тормышка куанып бетә алмый. Заманында «Майский» совхозының алдынгы эшчесе булган Асия апа Вәлиуллина инде күпләргә үрнәк булырдай әни, дәү әни. Аңа әби дип тә әйтәсе килми. Гасыр тутырып килүенә карамастан, ул әле сөбханалла! Хәтере яшьләрне бер якка куярлык. Матур итеп сөйли дә, кычкырып көлеп тә җибәрә. Әле ул гармунына, каешы өзелгәч, мунчаладан ишеп бау ясавы турында сөйләп көлдереп ала. «Авылда кеше бетеп бара. Ни фермасы, ни мәктәбе юк, яшәр чама калмаган», – дип әрнеп тә куя. Әби әле дә заман белән бер адымда, дөнья хәлләрен дә синнән-миннән шәбрәк белә. Утта янмый, суда батмый, диләр бит әле. Менә шул... Асия апа хакындадыр инде бу сүзләр! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар