Логотип
Язмыш

Игелек сукмагы

И сынады безне бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмады, шөкер, бу дөнья! Туйдырмады ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынады...

Туган җирне кайтып күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, дип теләгән теләге кабул булды Гарәфетдиннең. Югыйсә, туган як дигәннәре башкаеннан сыйпап кына үстермәде аны. Ә бары­бер сагындыра, зар елата ата-баба тире тамган газиз туган ил! Бер күрергә зар-интизар булып, күпме көч-дәрт исраф итеп, кайтып егылды менә. Кайтса, берни үзгәрмәгән. Алтын балык әкиятендәге кебек, һаман шул ук җир идәнле, җиргә казып төшкән куыш та ярык тагарак...

“Булган бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигеп, бар көчебезне биреп, егетне сафка бастырырга кулдан килгәнчә тырыштык. Медицинаның да мөмкинлекләре чикле... Тилмереп ятмасын, кайтарып куегыз өенә!” — диде кайсыдыр рәхимле бәндәсе. Һәм егерме ике яшьлек Гарәф Сәхабетдин улы Сәхаповка 1943 елның февраль азагында икенче группа инвалидлык би­реп, шәфкать туташы Мария Журавлевага өенә кадәр оза­тырга куштылар. Горький каласына кадәр көчкә кайтып җит­теләр. Гарипләнгән, сугыш тәгәрмәче изгән-ваткан егет юньле-башлы сөйләшә, урыныннан да тора алмый, кем чәй бирә, кайсысы ут булып янган маңгаен тотып утыра. “Поезд көткән арада базарга гына чыгып керәм”, — дип, озатучы юл­дашы каядыр китте дә юкка чыкты... Өзелеп-тилмереп көтсә дә, бүтән күзгә-башка күренмәде шәфкать туташы. Ходай Тәгаләнең “бәндәләремә авырлыкны күтәрә алырдаен гына бирермен” дигән вәгъдәсе бар. Күтәрәлмаслык авырлык килгәндә ярдәм итәрдәй адәмнәрне юлыңа чыгарып куярга да кодрәтеннән килә аның. Уфага кайтып баручы, Гарәфнең үзе кебек яралы егет Хәмит Галиев, күрәсең, шундый рәхимле бәндәләрнең берсе иде. Вагонга кереп утырырга да, Бөгелмәгә кайтып җиткәч, вагоннан төшәргә дә шул егет бу­лышты. Носилка, ярдәмчеләр табып, вокзалга кертеште. Хәрби комендантны табып, юлдашының хәлен аңлатты, шун­нан соң гына үз юлына китеп барды. Ә хәрби комендант аның туган авылы Сөләйгә яралы солдат кайтуын хәбәр итте. Икен­че көнне әтисе ат җигеп Гарәфне алмага килде.

...Үзе әмәлләгән агач култык таякларына асылынып, хәлсез-арык гәүдәсен өстери-сөйри авыл уртасындагы мед­пунктка килеп җиткәндә шыбыр тиргә батты. Керде дә ишек катындагы сәкегә ауды. Мескен-кызганыч иде кыяфәте. Ә күзләреннән үҗәтлек, язмышка бирешмәскә дигән тәвәк­кәллек сирпелә.

Ак халатлы япь-яшь кыз — күптән түгел фельдшер-акушер- лар мәктәбен тәмамлап Сөләйгә табибә булып килгән Рәшидә аны күрүгә пышылдап:

- Шушымы инде авылыгызның иң чибәр, арыслан йөрәкле егете? — ди.

Күзләренә дару салдырырга килгән авыл апаларының үз мәнфәгатьләре.

- Таяк дустына ияреп килгән бит әле, шөкер, исән кайт­кан. Безнеке, әнә... — диләр дә яулык очлары белән яшьле күзләрен каплыйлар. Кайгы кунак булып кермәгән йорт кал­дымы икән авылда? Кемнең ире, кемнең абыйсы, энесе, улы сугышта. Кайсысы үлгән, кайсы яраланган, хәбәрсез югал­ган... 1943 ел... Әле тагын күпме дәвам итәр бу кан кою, адәм башын кыюлар — беркем белми.

Фельдшер кыз егетнең җәрәхәтле аягын, сынган кулын, яра эзе җөйләнеп бетмәгән аркасын, үпкә-йөрәген тикшерә. Иреннәр кысыла, йөзе җитдиләнә.

- Мондый хәлдә исән булуың — үзе могҗиза ул. Йә, егет, яшерми сөйлә әле башыңнан кичкәннәрне? — дип үтенә.

- Башыннан башлыйммы? Азагы да ярап торырмы? — дип шуклана егет. — Баштан башласак... — Түбәндә бәян ителгәнне бер утыруда гына сөйләмәгәндер Гарәф. Рәшидә аларны таслап-таслап күңеленә сеңдергәнче бер дә очра- шылгандыр, ике дә, өч тә...

- ...Мин йөзлек белән туганмын, әбием шулай сөйли иде. — Егерме бердә — ачлык елында, 21 мартта, шушы төбәктә — Әлмәт районы Сөләй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Гаиләбез ишле: тугыз бала — биш малай, дүрт кыз идек. Колхозлашу башлангач, безнең әти моңа теш-тырнагы белән каршы килә, колхозга керми. Төрле түләүләр салынып, аны түли алмагач (һәр көнне яңа на­лог килә), йорттагы әйберләрне талап ала башладылар. Атны, сыерны, унбиш баш сарык, келәтне, эш коралларын тартып алдылар. Үз-үзләрен карый алырдай туганнар читкә чыгып китте, без — кечерәкләр — бишебез авылда торып калдык. Әти төрле җирдә балта эшенә йөри, балаларны ачка үтермәм, дип нык ышана иде. Республиканы шаулаткан Сөләй вакыйгасына — артыгын кылану күренешенә дә шаһит булдык. Артыгын кыланган, законсыз эш иткән адәмнәр җәза­сын алды — дүртесе атылуга хөкем ителде, күпләре бишәр- унар елга төрмәгә ябылды. Әти һаман колхозга керми, шуның I өчен утыз өчнең сентябрендә йортыбызны сүтеп алып, район үзәге Әлмәткә озаттылар. Биш балалы гаилә урамда калды. Җир астына казыган, икмәк сала торган подвалыбыз бар иде. Ян-якларын казып тәрәзә әмәлләдек тә, өйне сүткәндә калган морҗа калдыгыннан әти мич чыгарды, шунда яши башладык. Озак та үтми әтинең үзен дә мәҗбүри эшкә алып киттеләр. Без ачыга башладык. Кече эне-сеңелләремне ачка үтермәс өчен авыллар буйлап хәер сорашырга чыгып киттем. Өй ( рынча йөреп җыйган ризыкларны бәләкәй чана белән тартып, кеше күзенә чалынмас өчен караңгы төшкәч кенә авылга кайтып керә идем. Кыш буе теләнеп йөрдем, туганнарымны шу­лай ач үлемнән саклап калдым. Укуны ташладым. Югыйсә, мин бик яхшы укый идем. Берсендә — Мөслим районы Чак­мак авылында теләнче булып йөргәндә, кыяр-кыймас бер шәп йорт ишеген кактым. Өстәл янында нидер язып утырган ир кеше хатыны хәер сузгач, аны туктатып, минем бу хәлгә төшүем, укымавымның сәбәпләре белән кызыксына башла­ды. Дүртенче классны бетергәндә Мактау кәгазьләре алган идем. Бу абзый укытучы иде, сорауларына бирелгән җавап­лардан канәгать калды: “Яхшы укучы булуың күренеп тора. Умн сине интернатка урнаштырам, бездә кал, укы!” — дигәч, еһап җибәрдем. Өйдәгеләр мин җыеп кайтачак хәерне көтеп, ач утыралар бит. Кулыма бөтен бер ипи тоттырып, башыма бүрек, өстемә куфайка кигереп чыгардылар. Хәзергә кадәр рәхмәтле мин бу шәфкатьле кешеләргә. Яз көне әтине мәҗбүри эштән кайтардылар. Әти белән икәү төрле авыллар­да балта эшенә йөрдек. Бу инде хәер сорашу түгел, рәхәтләнеп булышам әтигә! Ә көз көне яшьтәшләремнән ка­лып, бер ел соңарып булса да, мәктәпкә — бишенче класска укырга килдем. Җиденчене тәмамлагач, Бөгелмәдәге педа­гогия училищесына укырга кердем. Ә 1940 елның октябрендә өченче курстан Совет Армиясе сафларына алындым. Сигез ай полк мәктәбендә укыдым. 1941 елның май азагында без­нең бишенче танк корпусын Көнбатышка озаттылар. 18 июньдә Украинадагы Бердичев шәһәре янындагы урманга урнаштык. Ә 22 июнь иртәсендә дошманның утыз җиде само­леты безнең өстән очып узып, Бердичев каласына бомба яңгыры яудырырга тотынды. Безне тревога белән күтәреп, чик буена китерделәр. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк безнең танк корпусы дошманга көчле каршылык күрсәтеп, дошман штабларына төнге рейдлар ясап, корал складларын шартлатып, сугыш эчендә кайнады. Көчләр тигез булмау сәбәпле, һаман чигенәбез. Июль аенда безнең корпусны Бе­лоруссиягә күчерделәр. Дошманга каршылык күрсәтә- күрсәтә, көненә икешәр мәртәбә яңа позициягә күчә идек. Контрудар ясап, кайсы көннәрне авылларны кире ала идек. Фашист солдатларының анда кылган коточкыч вәхши­лекләрен күргәч, ис-акыл китә иде. Чигенү әчесен татый-татый, Двина елгасына кадәр килеп җиттек. Елга аша чыгып, безгә һөҗүм иткән десантны юк итү өчен сугышканда мин яраландым. Бу 9 сентябрь иде. Арзамас госпиталендә дәва­ланып чыккач, икенче частька эләктем. Безне Мәскәү тирәсендәге Наро елгасы буена китерделәр. Ноябрь аенда төнлә, чишенеп, елганы йөзеп чыктык һәм оборонага урнаш­тык. Немецлар сизенгәч, безне кысрыклап чыгару өчен һөҗүмгә күчтеләр, без бирешмәдек. Үзләрен чигенергә мәҗбүр иттек. Ут нокталарын ачыклап, кирәк җиргә җиткер­дек. Аннан һөҗүмгә күчтек. Икенче көнне яраландым, снаряд ярчыгы бүрек, каска, подшлемникны башыма кадаклап куйган иде, аны Мәскәүгә килгәч кенә операция ясап алдылар. Тагын госпиталь... Башның сызлавына һич чыдар хәл юк. Баш авыр­туы кими башлауга “терелеп килүчеләр” батальонына, аннан бер атналык паек тоттырып, февраль аенда 145 нче танк бригадасын тулыландырырга җибәрделәр. Монда сапер бул­дым. Миналар зарарсызландырабыз, күперләр төзәтәбез, яңаларын да күп төзедек. Калининград фронтында Ржев юнәлешендә тел алып кайткан өчен медаль бирделәр. Вал­дай калкулыгында Идел башында елга аркылы күпер салырга боерык алдык. Урман өч чакрым ераклыкта, күпернең рамна­рын шунда ясап, төнлә генә эшлибез. Яфраклы агачлар белән каплый-каплый эшләдек, авыр техника үтәрлек күпер әзер булды.

1942 елның 5 августы бүгенгедәй хәтеремдә. Безгә биш танк белән Ржевка таба һөҗүм итү, дошманның алгы сызыгы­на үтү бурычы куелган иде. Ләкин пехота утырган дүрт танк ут сызыгын үтә алмады. Без — унике сапер утырган авыр танк — көчле ут астында дошманның фронт линиясен уздык. Гөрселдәтеп аталар, саперларыбыз барысы да диярлек кое­лып калды, исән калганнар икәү идек, чыдый алмыйча, ул да сикерде. Минем бер кул, аяк сынды, күкрәккә снаряд ярчыгы тулды. Танк бара. Төшеп калмаска тырышып, исән кулым белән төтен торбасына тотындым, шулай разъездка барып җиттек. Командир хәлне күреп, аптырашта калды. “Кая баш­калар?” — ди. “Үтә алмадылар”, — дим. “Нык утыр, кире кай­табыз”, — диде дә люкны япты. Танк бөтен көченә үкереп ки­регә юл алды. Тотынып бару авыр, танк өсте кып-кызыл кан. Шулай да немецлар ягыннан линияне үтеп, үзебезнең якка йөз метр чамасы узгач, танк кинәт уңга борылып, кюветка күтәрелде. Мин ябышып кала алмадым, тәгәрәп артка төшеп калдым. Шунда безнең пехотаның һөҗүмгә күчкәнен күреп алдым. Аркадагы мина эзләгечне көчкә шудырып төшереп, сынган аякны исән кул белән рәтләргә өлгердем. Шул хәлдә дә танктан егылып калганымны күргән булсалар ярар иде, дип телим. Яраларны бәйләп булмый. Кан ага. Озак та үтмәде, немецлар безнекеләрне бомбага тота башлады. Янымда ук бомба шартлады, мине балчык, ком күмде. Әзер кабер! Тын алып булмый. Җан көче белән тырмашып, исән ку­лымны кыймылдатып, өскә чыгарга тырышам. Гүяки һавада очам. Аңымны югалтканмын. Ә төнлә аңыма килдем. Урман эчендә ятам. Ыңгырашканнарын ишетәм, кайда мин? Яныма берәү — шәфкать туташы икән — килеп, фонарь уты белән як­тыртты. Санитарларны чакырды. Кулга шина салдылар, аякны да өч-дүрт таяк куеп бәйләделәр. Су сорадым. Санитар авыз­га фляганы куюга, тешем белән эләктереп алдым. Шине­лем — астымда, күрәсең, шуның белән өстерәп монда ки­тергәннәр. Яктыра башлагач, кыр госпиталенә озаттылар. Санитар самолет белән Волоколамскига очтык. Йөзлек белән туганмын шул. Бәхетле булып туганмын. Биш көннән соң гына аңыма килгәнмен, күп кан югалтканмын. Каным 1 нче группа­лы, ә мондый кан сирәк. Бәхеткә, кечкенә генә буйлы шәфкать туташы Катяның каны шундый икән. Гомерләрне ял­гап җибәрергә шул җитте. Аннан — Мәскәү госпитале. Биш операция ясадылар, аякны саклап калдылар...

Әйе, гомере бетмәсә, исән кала адәм.

Рәшидә белән Гарәф арасында күзгә күренмәс җепләр су­зылды. Мәхәббәт канатлар куя бит ул, яралары да әкренләп төзәлде Гарәфнең, Сөләй мәктәбендә укыта башлады. Ә фельдшер кызны беркөнне районга чакырып алдылар, фронтка китәргә әзер торырга куштылар. “Минем га­рипләнүем җитмәгәнме? Юк, җиләк кебек кызны әрәм ит­термәм. Хакым бар!” — дип карар кылды егет.

Чәчләре чәчкә бәйләнгән булгандыр, алар өйләнештеләр. Икәү бергә салган игелек сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлап киттеләр. Ул киңәйде, бәхет юлына әйләнде. Зур йорт салып керделәр. Бала-чагалары ишәйде, бишәү булды. Гомер сизелмичә узды, бриллиант туй — бергә яши башлауларының алтмыш еллыгын бәйрәм итү бәхете дә насыйп булды. Димәк, никахлары бриллиант сыман соклангыч матур һәм нык бул­ган. Гарәф ир була белде. Озак еллар авыл Советы рәисе вазифасын башкарды. Аннан нефть эшенә күчте. Балалары тәүфыйклы, акыллы булып үсте. Инде икесе җир куенында... Рәшидә ханым һәрвакыт эшендә мактаулы булды. Фельд- шер-акушер буларак кырык ел буе биш авылга хезмәт күрсәтте. Тәрәзәсен иртә дә, кич тә килеп кактылар. Бәбигә авырса да, гаиләсендә җәнҗал чыкса да, хатын-кызны яклар­га үзе шәфкатьле, туры сүзле, мөлаем Рәшидә ханым бар әле ярый, диючеләр бихисап. Йөзләгән әлмәтленең кендек әбисе иде ул. “Иде” дибез. Чөнки күптән түгел Рәшидә апа бакыйга күчте. Урыны оҗмахта булсын. Рәшидә апаның шифалы кул­ларыннан сихәт тапканнар аны һаман тирән хөрмәт белән искә ала.

Тормышыннан мең риза Гарәф Сәхапов “йөзлек белән ту­ганмын”, дип әйтергә ярата. Җае чыкканда, сугыш китергән фаҗигаләр хакында балаларга иркенләп сөйли. Сугыш уты кабызырга маһир кавем кимемәвенә генә рәнҗи күңеле, без күргәнне яшь буын күрмәсен, татымасын иде, дип теләк тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар