Логотип
Язмыш

Гомерлеккә...

1974 елның шау-чәчәкле июнь ае. Шаулап-гөрләп узган Сабантуй бәйрәмнәрендә күңелләрен бер җилкенде­реп алган сала халкының, баштанаяк эшкә чумып, гадәти көннәр белән яши башлаган чагы. Мөзәккирәнең күңеле ул көнне, ниндидер күңелсезлек киләсен сизгәндәй, иртәдән бирле поша­манда йөрде. Юкка шомланмаган икән. Җәйләүгә — кичке савымга барганда, Тәзкирә җан өшеткеч хәбәр ирештерде.
- Фаягөл үлгән...
Мөзәккирәнең сулулары кысылып, күзаллары караңгыланды. Теләнче авы­лында яшәүче Фаягөл белән яшьтән бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Аның якын бабасы белән Мөзәккирәнең ерак бабасы туганнар иде. Ике ел Фаягөл белән Горький якларына торфка да бергә бардылар. Фаягөлнең бик матур гаилә корып, бер-бер артлы бәбиләр алып кайтуын да белә. Кап-кара толым­лы, чибәр һәм чая дустының, туганының үлеменә һич кенә дә ышанасы килмәде аның.
- И Ходаем, кемнәр килер ул дүрт бала өстенә? Кемнәр карар ул сабыйларны? Яшь хатынның үз балалары бул­са, Фаягөлнекеләрне кагар инде...
Мөзәккирәнең башында бөтерелгән мең төрле сорау, мең төрле уйның бе­ренчесе әнә шундый булды. Кичке са­вым беткәнче кызлар белән дә гел шул турыда сөйләштеләр...
Ул чакта Мөзәккирә язмышына ниләр юралганын белми иде әле. Беркөн шулай кичке уенга чыккач, аны хезмәттәше — Фаягөлнең җиңгәсе Тәз­кирә чакырып алды, читкәрәк алып ки­теп, нинди эш белән йөрүен аңлатты. Каршында Фаягөлнең ире Ринатны күргәч, Мөзәккирә бөтенләй коелып төште. “Кайтып әниең белән сөйләшик, бәлки уйлап карарсың” дигән сүзлә­ренә дә колак салмады. Кая ул, Фая­гөлнең кырыгы да җитмәгән килеш! Авыл халкы ни уйлар? Иргә хатын бу­лырсың да, дүрт сабыйга әни назы, ана җылысы бирә алырсыңмы? Алар сине әни итәрме? Мөзәккирә ике ут арасын­да калды.
Ринат өзми дә, куймый да — хәсрәтле башын түбән иеп, Әмәкәй белән Теләнче арасын таптый. Аның нинди ният белән йөрүе инде өйдәгеләргә дә сер түгел. Әнкәсе: "Ка­рый алырсыңмы? Берәү дә, икәү дә түгел, дүртәү бит, балам”, — ди. Нәсимә апасы мәсьәләне җиңелрәк хәл итмәкче: “Бар, сеңлем, уңмасаң кай­тырсың”, — ди. Ләкин Мөзәккирәнең тол калган ир күңелен алгысытып, са­быйларның нәни күңелен алдап йөрисе килми. Бара икән — гомерлеккә, юк икән — юк.
Иң элек ул балаларны күреп кайтыр­га кирәк дигән карарга килде. Кайгылы йортның ихатасыннан аның каршына сигез яшьлек Ринас йөгереп чыкты.
“Кемнең матур малае икән бу?” дип, ко­чагына алганда, Мөзәккирә аны үзенең олы улы, олы булышчысы булыр дип күз алдына китерә алмый иде әле. Чолан­дагы агач караватта изрәп йоклап яткан өч яшьлек Айгөл дә тиздән бу олы җан­лы апаның өйгә якты нур булып керә­чәген, үзләрен сөеп, назлап үстерә­чәген белми иде. Ә биш яшьлек Гөлназ, әтисенең: “Мин сезгә озакламый әни­егезне алып кайтырмын” дигән вәгъ­дәсен бөтенләй онытып, кызлар белән урамда уйнап йөри. Әнисеннән унике көнлек кенә булып калган Ривал Мөслимдә — бала тудыру йортында.
Үзе дә ятимлек ачысын ун яшендә үк татып, Зифа түткәсе тәрбиясендә үскән Ринат, иңнәренә төшкән бу кайгыны күтәрә алырына ышанмыйча, сабый­ларның кечеләрен балалар йортына би­рергә дигән уйга килә. Риваленә инде документлар да әзерләп өлгерә.
Олы йөрәкле Мөзәккирә ялгыз ир бу­сагасын атлап кереп, үксез балаларны куенына җыйганда, Фаягөлнең үлгәне­нә әле кырык көн дә булмаган иде. Фая­гөлнеке кебек үк озын кара толымлы, йөз чалымнарында да охшашлык булган Мөзәккирәне балалар әниләре итеп кабул иттеләрме, әллә әтиләренең: “Әниегезне алып кайтам” дигән сүзләренә сабыйлар чынлап торып ышан­ганнар идеме, Гөлназ: “Әнием кайтты, әнием”, — дип сикергәләде. Айгөл исә: “Әни, кызым әйт миңа, кызым әйт”, — дип үрсәләнде, Мөзәккирәнең кулын­нан да төшмәде.
Берничә көн үтүгә бала тудыру йор­тыннан хәбәр килде: “Ривалне Казанга детдомга алып китәләр. Күреп калырга теләсәләр — килсеннәр”.
...Ап-ак биләүгә төрелгән нарасыйны иң элек Ринат кулына алды. Моңа кадәр ир-атның күз яше түккәнен күрмәгән Мөзәккирә, сабыен елый-елый сөйгән иренә карап, әсәрләнеп калды. “Йә Хо­да! Бу ике җанны ничекләр аермак кирәк!” Мөзәккирә шулай уйлады. Шәфкать туташларының: “Әни кеше дә кулына тотып карасын инде” дигән сүзләреннән соң, ул җанлы төенчекне алып күкрәгенә кысты. Ак биләүдән аңа, мыш-мыш килеп, кап-кара чәчле малай карап ята иде. Маңгаенда кечкенә генә миңе дә булган бу нарасый аңа Фаягөллнең баласы түгел, ә бәлки моннан өч ел элек сигез айдан үле туган үз йөрәк парәсе булып тоелды. Ак канатлы ак фәрештәләр, әйтерсең лә, җан иңдереп, аның үз сабыен кулларына алып чыгып салдылар.
— Беркая да, беркемгә дә бирми­без! — Мөзәккирәнең бу сүзләре кат­гый таләп булып яңгырады.
Шулай итеп, балалар бер-берсеннән аерылмый, оя туздырылмый калды, ту­ганлык җепләре бер төенгә төйнәлде. Сабыйларына мәрхәмәтле һәм кайгыртучан әни, иренә ышанычлы тормыш юлдашы булды Мөзәккирә. Ринаты эшләгән ПМКдан бер бүлмә алып, Теләнчедән Күбәккә күченеп килделәр. Балаларны кеше арасында ким-хур итмәс өчен, үз авызларыннан өзеп аларга каптырдылар, үзләре күрмә­гәнне балаларына кидерделәр. Иң мөһиме: гаиләдә “үги әни”, “үги бала” дигән төшенчәгә урын булмады. Бала­лар авырып китсә, алар өчен өзгәләнде, алар өчен чирләде Мөзәккирә. Балалары да авыр чакларында күбрәк әниләренә елыштылар. Ринасы алтын­чыда укыганда кулын ике җирдән сын­дырды. “Синең белән генә барам” дип, сырхауханәгә әнисе белән китте. Икен­че юлы Ринасның битенә боз сөңгесе кадалды. “И Ходаем, үлгәндер, миңа гына әйтмиләрдер” дип, ут эчендә очып барып керде Мөзәккирә сырхауханәгә. Палатадагы апалар: “Әти сүзен белми­ме әллә бу бала? Син килгәнче “әни кирәк, әни” дип, мең тапкыр кабатлагандыр”, — диделәр. Мондый чакларда Мөзәккирәнең күңелләре нечкәреп китә. Сабыйларның йөрәген яулый алуына сөенә. Үзе өчен яшәргә онытып, шушы балалар бәхете өчен үткәргән йо­кысыз төннәре, борчу-мәшәкать тулы көннәренең әҗерен күрүенә куана ул. Авырлыклардан кулы салынып, җил капканы урам яктан ябып, барысын да таш­лап китәрдәй чакларында да сабырлы­гын, ихтыяр ныклыгын калкан итеп куя алуына сөенә.
...Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтте. Юклык, кысанлык киртәләрен үтеп (Мөзәккирә ул чакта дүрт баласына ти­ешле 38 сум пенсияне дә ала алмады), тормышлары ныгып, бар да җайланып кына бара иде. Олы уллары Ринас, баш­лы-күзле булып, башка чыккан көннәр. Беренче оныклары Апинәгә яшь ярым тулып килә. Ринат эшләгән ПМК коллективы таштан менә дигән йорт җитке­реп бирде. Анда күченүләренә дә әле сигез генә ай. Олы кызлары Гөлназ Түбән Камада сәүдә техникумын бете­реп кайткан чор. Җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән типсә тимер өзәрдәй Ринаты йөрәк белән үлде дә китте. Аңа әле кырык сигез дә тулмаган иде. Мөзәккирә тормыш диңгезендә җил­кәнсез көймә кебек калды. Көймәнең ике ишкәген дә үзенә тотарга туры кил­де. Буй җиткән кызларына озакламый ярлар табылды. Бер язда — Гөлназы, икенче язда Айгөле тормышка чыкты. Кеше арасында ким-хур итмәскә тыры­шып, барын да хәстәрләп озатты Мөзәккирә кызларын. Очлы теллеләр “үз аналары булса...” дип әйтерлек бул­масын, диде.
Күңел түрендәге кайгы болытлары әле таралырга да өлгермәгән, Ринатның вафатына биш ел да тулмаган иде. Егерме яшендә төпчеге Ривал фаҗига­ле үлеме белән ачы хәсрәтләргә салып китте. Ана йөрәгеннән каннар тамды. Шушы балаларга кыенлык килүдән, аларга җан җылысы сүрелүдән куркып, бәбигә узган саен аларны алып кайту­дан да баш тартты бит Мөзәккирә. Гел балалары хакын гына хаклап яшәде.
...Гомеренең алтмыш җиденче язына җиткәндә, Мөзәккирә кинәт кенә авы­рып китте. Табиблар: “кичекмәстән опе­рациягә”, диделәр. Ризалашты. Нар­коздан айнып, күзләрен ачканда каршысында тезелешеп утырган бала­ларын, килен-кияүләрен күргәч, Мөзәк­кирәнең тамагына төер тыгылды. “И-и, балаларың”, — диде палатадагылар ак көнләшү белән. “Бигрәк игелекле, тәүфыйклы булдылар инде”, — диләр авылдашлары сокланып.
Мөзәккирәнең гөлләргә, чәчәкләргә күмелгән өендә балалары һәм тугыз оныгы — иң кадерле кунаклар. Күч­тәнәчләрен, бүләкләрен төяп киләләр дә, йорт эшләрендә булышып, эч сер­ләрен бушатып китәләр. Әниләренең киңәшләрен, нәсыйхәтләрен тотып, аның үрнәгендә гел игелекләр генә кы­лып яшәргә тырышалар. Бу якты дөнья­га тудырган, гомер бүләк иткән Фаягөл әнкәләренең рухы алдында башларын иеп, йөрәк җылысын, бар мәрхәмәтен биреп үстергән, кеше иткән Мөзәккирә әнкәләренә чиксез рәхмәтләрен җитке­реп, аңа Ходайдан сәламәтлек, тыныч картлык, озын гомер сорыйлар.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Доньяда шундый изге жаннар бар бит эле Аллага шокер!Елый елый укыдым.Рэхмэт Соембикэм!

    • аватар Без имени

      0

      0

      мозэккирэ апа устергэн балаларга сокланам

      • аватар Без имени

        0

        0

        Балалар дип каршындагы балаларын утырды булып чыга бит ул ?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур яҙылған рәхмәт.

          Хәзер укыйлар