Логотип
Язмыш

Чуалган язмышлар

Сугыш бетү беренче мәлдә шатлык булып тоелса да, күпләргә ул кара кайгы да алып килде әле. Өй саен — толлар, ятимнәр. Ирләре кайтуын, җиңел, рәхәт тормыш башлануын көткән хатын-кызлар, өметләрен тәмам җуеп, тагын да кырысландылар, усалландылар. Авыр эш, төрле салымнар белән кысрыкланган, тәмам бөлгенлеккә төшкән йорт-хуҗалыклар, сугыш еллары белән чагыштырганда да хәерче- рәк, мескенрәк булып калдылар. “Заем” компанияләре кешеләрнең соңгы җилеген суыра. Районнан типсә тимер өзәрлек, сау-сәламәт ир түрәләр киләләр дә (ничек аларга сугыш җил-яңгыры тимәгәндер?!) өйдән-өйгә кереп, идарәгә чакыртып: “Салымнарны вакытында түләмисең, син җиңү теләмәгәнсең, фашист тегермәненә су коеп утыручы булгансың”, — дигән коточкыч сүзләр белән, чарасызлыктан җаны интеккән, күңеле болай да сүрелгән хатын-кызны җәфалыйлар. Черегән бәрәңге, яшел үлән белән җан саклап калган бала-чага тагын да кызганыч, туйганчы ашар чаклары күренми дә күренми...

...Авыл башындагы мунча кадәрле генә йортына беренче булып Хөсникамал түтәй ир кертте. Ык аръягыннан, солдат киемнәрен дә салырга өлгермәгән бер абзый иде ул. Хөсникамал түтәйнең безнең белән яшьтәш улы Миннеяр, моңа гарьләнеп, өеннән чыгып китте. Һәм шул китүдән авылга кайтмады, Урал якларында яшәп ята бугай. Сугыштан яраланып кайткан Мөхәммәт абзый Хөсникамал түтәй йортында ун ел яшәп, бер казык та какмады, йортны да яңартмады. Икенче солдатка белән йөрде-йөрде дә ахырда Хөсникамал түтәйне ташлап ук чыгып китте.

Аннан соң дүрт балалы Нурдидә түтәйгә башкорт ягыннан шактый өлкән яшьтәге бер абзый йортка килеп керде. Нурдидә түтәйнең сугышка кадәр күрше авылда колхоз рәисе булып эшләгән пәһлеван кебек ире Җәмил абыйны ул ничек алыштырсын инде! Дустым Наҗиянең бу яңа әтисе аларның тормышларын алга җибәрә алмады, озак авырмыйча үлеп тә китте. 17 яшьлек ахирәтемнең бәргәләнә- бәргәләнә елаулары әле дә күз алдымда. “Мондый әти кирәкми миңа, әнине дә, аны да күралмыйм”, — дип, өйләрен ташлап, әтисенең апаларына чыгып китте дә яңадан туган өенә кайтмады Наҗия. Борчулы уйлар, кимсенүләр аны тиз какшатты, 18 яше тулганда җир куенына кереп тә ятты ахирәтем. Бигрәк тә нечкә күңелле иде шул.

Каршы күршебез Сәкинә түтәйгә дә хатынын ташлап күрше авылдан Диммөхәммәт абый күчеп килде. Аның беренче хатыны, бу хәсрәтне йота алмыйча, үзенә-үзе кул салган диделәр.
Чатанлап кына йөргән Наһар түтәй өендә дә әллә кайдан бер ир пәйда булды. Берәр кыш кышлап хәлләнгәч, тазаргач, “кәлтә Шәйхевәли” (кушаматы шулай иде) юкка чыкты. Наһарттәйнең Миргалим абыйдан калган Гөлгенәсе янына ятим Гөлүсәсе өстәлде.

Авылның икенче очында торучы биатасы, Хикмәтулла абзый килене Бәдәр түтәйгә: “Рәхмәй улымның йорт-җире ятим-йорты яшәмәсен, сиңа — ир, үземә кияү булыр”, — дип, Кәндел абыйны үзе алып килеп йортка кертте. Дөрес, йорт-җирне бик карады, биек капкалар, коймалар корды — ишегалдында ни барлыгы кеше күзенә күренерлек түгел иде. Әмма Бәдәр түтәйгә моңа карап кына бәхет килмәде. Ул кеше белән сөйләшүне, көлүне онытты. Күрше-тирәләре Кәнделнең ишегалдында ачы итеп сүгенеп хатынын куып йөрүе, имгәтеп бетерүе турында сөйлиләр иде.
Нишләсен, Бәдәр түтәй шулай яши бирде, улы, аннан кызы туды. Соңгы көннәрен улы йортында уздырды. Ирен — көр күңелле, җор телле Рәхмәй абыйны сагына-сагына. Рәхимсез язмышын каргый-каргый дөньядан киткәндер кебек тоела ул миңа Гыйльмекамал апаны да ташлап чыгып киттеләр. Улы Хөсәенне ул ялгыз үстерде, укытты. Ире күрше авылда гына мул тормыш корып яшәп ятты. Гарьләнде, үрсәләнде, үз-үзен кая куярга белмәде Гыйльмекамал апа, әмма кешегә белгертмәде, эч серен читләргә чәчмәде. Көннәрнең берендә ишек тоткасына бау элеп кенә асылынды...
Олыгаеп килгән көнендә авыл башындагы Мөсәвәрә түтәй өеннән тынычлык качты. Трудармиядә йөреп, исән-сау кайткан Салихҗаны күрше авылга, дүрт балалы солдатка Фатыймага ияләште.

Шулай йөри торгач, үз хатынын ташлап ук чыгып китте, җиткән ул-кызларыннан да оялмады. Шактый гомер бергә яшәгәч, усаллыгы белән дан тоткан Фатыйма аны куып чыгарды. Кая барырга белмичә йөргән көннәрендә Салихҗан абый безнең авылга килеп, үзләренең капка төпләрендә таягына таянып, башын селкеп утырыр иде. Ләкин элеккеге карчыгы аны өйгә чакырмады.
Ирләре сугыштан кайтмаган солдаткалар арасында иң яше Ниса апа иде. Күрше Миргали абый белән сугыш алдыннан гына өйләнешкәннәр иде алар. Әтинең мине ике арадагы утыртма читән өстенә күтәреп: “Кызым, бүген кичке уеннан Миргали абыең әнә нинди матур яшь кәләш алып кайткан”, - дип күрсәтүен әле дә хәтерлим. Алар бергә юньләп тора да алмадылар. Башта Миргали абый фин сугышында йөрде, аннан соң хәрби лагерьлардан кайтып кермәде. Тагын бераздан исә Бөек Ватан сугышы башланды. Ике кечкенә кызын - Дамира белән Асияне кочып, авылның барлык солдаткалары диярлек “ирле уйнаганда” да Ниса апа берсенә дә исе китмичә, ялгыз йөри бирде. Сүз катканнарга: “Миргалине алыштырырлык кеше юк ул”, — дип кенә җавап бирә иде. Ачы язмышына риза булып, мәхәббәтенә турылыклы калып, гомере буе ирен көтте. Тик көтеп кенә ала алмады...

Инде дөньялар да утырып китте, хатын-кызлар да язмышлары белән килешеп тынычландылар. Авылда иң соңгысы булып Миңлеямал да йортка ир кертте. Хөсникамалдан чыгып киткән Мөхәммәт абзый туган ягына кайтырга гарьләнде — Миңлеямалда гына туктады. Дөресен генә әйткәндә, ирне каядыр башка җирдә көтеп торучы да юк иде. Үзе фронтта чак хатыны йортка ир кертеп, тагын бер бала табып куйган. Баланың атасы хатынны ташлап чыгып китәргә дә өлгергән, йорт та хуҗасыз иде, югыйсә. Ләкин сугыш утын, плен, концлагерь газапларын күреп, җиңү яулап, зур өметләр белән ашкынып туган өенә кайткан Мөхәммәт абзыйның күңеле моны кичерә алмады. Өендә бер кич тә кунмыйча, солдат капчыгыннан балаларга күчтәнәчләрен бушатты да, артына да борылып карамыйча, яшәгән нигезен ташлап чыгып китте. Башкорт якларына ул шулай килеп чыккан иде. Кайчандыр Чакмак мәдрәсәсендә алган дини белемнәрен искә төшереп, халыкка хезмәт күрсәтте. Үзенә шулай бер шөгыль табып яшәде ул, ләкин җаны гына тынгылык таба алмады. Чөнки гаиләсе, бала-чагалары белән 6-7 чакрым ераклыкта гына торган улы атасын бер мәртәбә дә килеп күрергә теләмәде. Сугыштан атасы исән-сау кайтып та, үзенең атасыз үсүенә җан рәнҗеше, күңел ярасы бик тирән булгандыр, күрәсең.

Миңлеямалның улы белән дә “борчагы пешмәде" Мөхәммәт абыйның. Егет армиядән кайтып төшкәндә анасы йортка яңа гына кияү — хуҗа керткән иде. Солдатка кадәр авылның табигатенә җаны-тәне белән гашыйк булган, Ык болыннарында җырлый-җырлый ат көткән, килеш-кыяфәте белән коеп атасына охшаган егет, бер анасына, бер атасы йортының “яңа хуҗасьГна зәңгәр күзләрен зур ачып, аптырап карап торды да Казахстанга, чирәм җирләрдәге апасы белән җизнәсе янына чыгып китте.

Миңлеямал әби хәзер берүзе генә яши инде. Кырык еллап бергә гомер кичергән икенче ире дә дөнья куйды. Кайвакыт ул сугышка кадәр тулы гаилә белән яшәгән авылдашларын барлап, алар рухына догаларын укый, ике ирен дә еш искә ала. “Каһәр суккан сугыш чыкмаса, без болай булмый идек”, — дип бик еш кабатлый.

Кеше гомере агышларының бу кадәр чоңгылларга, киртәләргә очраулары безнең егерме йорттан торган авылыбызда гына булдымы икән? Без, бүгенге җитмеш яшьлекләр, ул чор хатын-кызларының — әниләребез, апаларыбыз- ның чуалган язмышларының шаһитлары. Хәер, нигә шаһит кына, бу бит безнең үз язмышыбыз да ләбаса!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул вакытта чуалган язмышлврны эле хаман сутеп бетерэ алмыйбыз. Алар балар язмышында да оныклар язмышында да тирэн эз калдырып баралар....эх

    • аватар Без имени

      0

      0

      Элеге вакытта сугыш та юк,Аллага шокер!Эмма...ятим балалар,ялгыз хатыннар куп...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эй жаным, элек та ышанычлы ирлар бармак белан санаулы булган, минемча безнен хатан кызларыбыз чын чынлап кочле затларыбыз, хатан кызсыз ирлар ноль, бигерак та безнен илда.

        Хәзер укыйлар