Логотип
Язмыш

Чәчләреңә җилләр үрелми...

...Бу язманы укыганда сез дә шул халәттә булырсызмы икән? Өскә поезд килә. Товар поезды. Мин бала җитәкләгәнмен. Юк, аның кулын чытырдатып кысканмын. Берничә мизгел һәм... Берсеннән-берсе кыска ул мизгелләр эчендә ниләр уйлап өлгерергә була? Ул хатын – ике бала анасы башыннан ниләр кичергән? Ә курчак кебек тугыз яшьлек кызчык?

 

...Бу язманы укыганда сез дә шул халәттә булырсызмы икән? Өскә поезд килә. Товар поезды. Мин бала җитәкләгәнмен. Юк, аның кулын чытырдатып кысканмын. Берничә мизгел һәм... Берсеннән-берсе кыска ул мизгелләр эчендә ниләр уйлап өлгерергә була? Ул хатын – ике бала анасы башыннан ниләр кичергән? Ә курчак кебек тугыз яшьлек кызчык? Гөлназ... 

Ак тасмалар инде җилфердәми, 

Чәчләреңә җилләр үрелми. 

Көзге җилләр түгел, җаным елый 

Сагышларым сүнми-сүрелми. 

Тагын бер елдан соң әтисе шушы юлларны язачак... Җаны елаганга түзә алмаган көннәрдә... Әйе, поездны туктату авыр – ул бу фаҗига кагылган гаиләләрне дә икегә бүлеп уза ала иде... Язмыш сынавы килгәндә бер-береңне, гаиләне ничек сакларга – Казан шәһәр филармониясенең концерт бүлеге  җитәкчесе Рәис Шакиров һәм аның хатыны Гөлсирә ханым белән әңгәмәбез шул хакта.  

Ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

 

Рәис: Чәршәмбе көн иде ул. 21 июнь... Алдагы шимбәдә безнең районның Сабантуе булды. Классташым, дустым, туганым Айдар кайтышлый хатыны, балалары белән безгә керде. «Әйдә, өйдә ятканчы Раушан белән Гөлназ безнең белән чәршәмбе бакчага барсыннар», – диде хатыны. Ризалаштык. Бакчалары безгә якын аларның, күперне чыгуга... Бу хәл кире кайтканда була. Безнең малай белән аларның ике кызы күпердән алданрак чыкканнар. Арттан товар поезды килгән. Поезд кычкырткач, ул хатын катып калган. Һәм кызның кулын ычкындырмаган... Айдар – хатынсыз, мин кызсыз калдым...  

Поезд астына керә торган бала түгел иде ул. Холкы белән миңа охшаган иде. Бик шук иде – яшен ташы кебек. Биергә, җырларга яратты. Химиклар мәдәният сараена, Әнсәрия Кретова җитәкләгән ансамбльгә биергә йөрде. Бер видеоязма калды аңардан. Раушан белән икесе кыз озату йоласын төшергәндә катнашканнар иде. Тагын фотолары калды. Җырлаганда кигән калфагы... Гимназиядә бер бәйрәм дә аның чыгышыннан башка узмады. 13 нче гимназиядә укыды ул. Ата-аналардан гаризалар җыеп, аны ачу артыннан үзем йөргән идем... Безнең бөтен ишегалды белә иде Гөлназны. Озатырга да бөтенесе керделәр. Бу хәбәрне ишетүгә иң беренче булып Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов килеп җиттеләр. Рәхмәт аларга... Ул көннәрдә янәшәбездә булган барлык дусларга да рәхмәт...  

Минем туган ягыма – Арча районы Субаш Аты авылына җирләдек. Кабере өстенә кара гранит таш куйдырттым. Нәкъ менә шундыйны куясым килде... Сигез яшьтә төшкән фотосын чокып ясаттым – ерактан күренеп тора. Ике зәңгәр чыршы утырттым. Авылга кайтканда да, киткәндә дә юлыбыз зират аша уза хәзер. Чардуганы эчендә нигәдер өч кешелек урын калдырганмын. Үзебезгә диптер инде...  

10 яшьлек улыбыз күз алдында була бит бу хәл... Ул үзен моңа гаепле санады. Хәзергәчә шулай уйлый, оныталмый... Өч көн шок хәлендә йөрде. Аның өчен бик курыктым ул чакта... Өч көн, өч төн сөйләштем аның белән. «Улым, син берничек тә гаепле түгел», – дип аңлаттым. Беркөнне иртәнге өчтә, ниһаять, елап җибәрде, аннары инде рәтләнеп китте...  

«Нишләргә, киңәш бирегез әле», – дип яныма килүчеләр бар. Безнеке кебек хәсрәт кичерүчеләр килә... Авыр инде, әмма бу хәсрәттән беркая китә алмыйсың. «Күпмегә кадәр авыр булыр?» – диләр. Искә төшкән саен һаман да авыр менә... Гаеплене табып булмый. Аны эзләргә дә кирәкми. Кайчак: «Өйдә генә торсалар ни була иде? Җибәрәсе калмаган», – дип уйлыйсың. Тик фаҗиганең кайсы яктан киләсен каян беләсең? Өйдә дә ниндидер хәл килеп чыгарга мөмкин бит. 

Кемдер биргән киңәшеңне тота, кемдер – юк. Эчүгә сабышучылар бар. Гаиләсен ташлап, яшь хатынга өйләнүчеләр. Бу хәсрәтне берни хәтерләтмәсен дип, оныту өчен башкага китәдер андыйлар. Ә мин, киресенчә, мондый сынау килгәндә хатының белән бергә булырга кирәк дип санадым. Ташлап китсәң,  хәсрәте белән ул берүзе кала дигән сүз бит... Гөлсирә бик авыр кичерде бу  югалтуны. Ир-ат барыбер ныграк ул. Без күз яшен яшерергә тырышабыз, хатын-кыз яшереп тә бетерә алмый. Булды инде, аерым-аерым елаган чаклар да, бергә дә. 

 

 Һәр минутның кадерен белә башлыйсың: гомер, дөрестән дә, бик кыска икән...  

 

Яшьрәк кешеләргә мин һәрвакыт: «Тагын бала табыгыз», – дим. Безнең үзебезгә дә ул чакта шушы киңәшне бирделәр. Ярый әле яшь идек, миңа – 34, Гөлсирәгә – 30 гына. Киткән бала урынын яңа туганы алыштыра алмый, әмма... Хатынга рәхмәт, ул миңа тагын ике кыз алып кайтты. Ел ярымнан соң Илүзәбез туды, аннан алты елдан соң – Язиләбез. Балалар хәсрәтеңне вакытлыча булса да оныттыра. Хәзер инде оныклар белән юанабыз – Тимерхан белән Раянабыз бар.  

Илүзә холкы белән апасына охшаган. Раянада да шул холык...  

Тагын нинди киңәш бирергә? Калганнар өчен яшәргә кирәк... Айдарга да җиңел булмады. Олы кызына – ун, кечесенә җиде яшь кенә иде. Берничә елдан соң кабат өйләнде. Тик, кызганыч, инде ул хатынын да югалтты. Берүзе яшәп ята хәзер. 

Бик иртә тора иде ул. Күзен ачуга, килеп биттән үбеп китә иде. Шулай уята иде... Ничә еллар шул үбүләре җитмәде миңа. Егерме дүрт ел булды менә. Кичә генә кебек... Классташлары кияүгә чыктылар, инде балалар үстерәләр. Аларга карыйсың да, минем кызым да гаиләле булган булыр иде дип уйлыйсың... Авыр... Исемен кычкырып әйтү дә авыр... Иң зур хәсрәт – бала хәсрәте икән.  

Гөлсирә: Шундый сөенеп китте ул көнне бакчага Гөлназ. Мин өйдә калдым. Рәис эшләре белән каядыр чыгып китте. Көтәм, көтәм, балалар һаман кайтмый. Кесә телефоннары юк чак бит әле – шалтыратып кына белешеп булмый. Ишеккә шалтыраттылар. Барып ачсам – бер хатын басып тора, артында Раушан белән Фәрдиянең ике кызы. «Гөлназ кайда?» – иң беренче соравым шул булды. «Балалар керсеннәр әле, минем сезгә сүзем бар», – диде таныш булмаган хатын... Өстемдәге халатны да алыштырмыйча чыгып йөгердем. Раушаннарны озата килгән хатын: «Исәннәрме?» – дигән соравыма, «Кая ул...» – дип җавап бирсә дә, күпергә таба йөгергәндә күңелемдә өмет бар иде әле: «Хәле авырдыр...» Ә үз күзләрем белән күргәч... Ул минутта күңелдәге чарасызлыкның зурлыгы! Баланы берничек кире кайтарып булмауны аңлауның авырлыгы... Икесенең дә бертөрле травма – баштан алып аякка кадәр. Уң яктан. Мизгел эчендә киткәннәр...  

«Ашыгыч ярдәм» килгән, милиция... Фәрдиянең кем икәнен дә белмиләр иде әле. Исем-фамилиясен, туган елын сорадылар. Айдарларның кече кызының кулында нидер булган – ул аны куркудан суга төшереп җибәргән бугай. Пляждан бу хәлне күреп торган халык балаларның берсе суга төшеп китте дип уйлаган – водолазлар чакыртканнар. Суга баткан баланы эзлиләр, тапмыйлар икән. «Юк башка бала, алар дүртәү генә иде, – дим. – Өчесе өйдә, берсе монда менә». Моргка алып киттеләр. Гөлназны тотам – ул әле җып-җылы. «Без соң нигә моргка барабыз?» – дип уйлаганым истә... Бу көтмәгәндә килгән фаҗига, ә балалары авырып үлгән аналарга тагын да кыендыр. Безнең ишегалдында бер хатынның кызы үлде. Ул да Гөлназ исемле иде. 10 яшьлек баланың аналыгында яман шеш таптылар. Күз алдына гына китереп карагыз...  

Өйгә мине милиция машинасы белән кайтарып куйдылар. Подъезд төбенә халык җыелган. Кечкенә бала бит – бөтен кешегә дә кызганыч. Рәис тә кайтып җиткән, ул да алар арасында. Мин машинадан төшкәч, күзләремә шундый өмет белән карады!.. Барыбер яхшы хәбәр белән кайтыр дип көткән иде бугай. «Юк, Рәис, бала инде юк...» – дидем.  

Казансу аша салынган, халык арасында «Горбатый мост» дип йөртелә торган борынгы күпер бу. Дәрвишләр бистәсе белән шәһәрнең «Төньяк вокзал»ын тоташтыра. Хәтәр күпер – үлем-җитем шактый булды инде анда... Аның бер ягында җәяүлеләр өчен киңрәк юл салынган, икенче ягында – таррак. Безнекеләр шул тар ягыннан чыккан. Ә анда юл тар булгач, халык рельслар өстеннән дә йөри. Борылыштан килеп чыкканчы поезд күренми. Әмма һәрвакыт юлның ул өлешенә җиткәндә кычкыртып килә. Төннәрен бу тавыш бигрәк тә каты яңгырап ишетелә... Рәис берара: «Әллә фатирны сатып, күчеп китикме моннан?» – дип тә уйлаган иде. Тәрәзәдән караган саен күз шул күпергә төшә иде бит. Аннары каршыга йорт төзеделәр – төнге поезд тавышлары да тоныкланды... Борылыштан чыккач, күпергә кергәнче 800 метрлар тирәсе ара бар. Пляждагы халык поезд килгәнен күреп: «Юлдан чыгыгыз!» – дип кычкырган. Фәрдия ишетмәгән... Борылып та карамаган. Уйланып барган, күрәсең. Үлем исереклеге беләндер инде. Товар поезды күпергә кереп, рельслар «сикерә» башлагач кына абайлаган ул аны. Кечкенә кызы гел кулына ябышып йөри иде Фәрдиянең – аны: «Тотынып тор!» – дип кырыйга чыгарып бастырган. Үзе Гөлназ янына йөгергән. Янына барып җитеп кулыннан тоткан... Юк, машинистны гаепләмим. Безнекеләр дөрес юлдан бармаган. Гөлназ ирек ярата иде. Раушан аның кулыннан да тоткан булган – ычкынган. Күбәләк кебек кулларын җәеп рельслар өстеннән атлаган...  

Раушан: «Аны мин саклап калмадым», – дип бик озак үзен гаепләп йөрде. Җитмәсә, бакчага китәр алдыннан: «Улым, сеңлеңне кара!» – дип әйтеп тә җибәргән идем. Үзенә дә 10 гына яшь иде бит әле... Килен хәзер дә: «Искә төшерсә, Раушан һаман да «мин гаепле» дип елый, сагына», – ди. Югыйсә балаларны бакчага без үзебез җыеп җибәрдек, димәк, үзебез гаепле. Күрәчәк булган инде... Шуннан соң мин Илүзәне ничә яшькә кадәр гел җитәкләп йөрдем. Кулымнан беркайчан ычкындырмадым.  

Рәис бик авыр кичерде. Аның яшисе дә килмәде... Ир-ат көчле дип болай гына әйтәләр: бу яктан бездән көчсезрәк алар.  

«Однажды двадцать лет спустя» дигән совет киносын хәтерлисезме? Наталья Гундарева уйный анда. Бик яратам шул фильмны – өстәл китабы урынына ул минем. Төп героиня анда инде ун бала тапкан, унберенчене көтә. «Тормыш авырлыкларын кичерергә көч кайдан җиткезәсез?» – дип сорыйлар аннан.  «Үзеңне онытып, якыннарың турында уйларга кирәк», – ди ул. Мин дә шулай... Ул чакта: «Рәисне бу авыр халәттән ничек тә чыгарырга кирәк», – дип уйладым. Яшәү мәгънәсе беткән иде бит. Шулкадәр авыр булды... Ул Гөлназны бик ярата иде. Ир-атлар «малай кирәк» диләр дә, кыз тугач, «кызыыым» дип сөенәләр. «Малай туу – горурлык, ә кызны кулга алулары ук башка», – дия иде Рәис.  

Гөлназны югалтканнан соң бер ел узгач, Рәис «Җаным елый» дигән җыр язды. Аны Әлфис Кыямов башкарды. Идрис Кәлимуллин да җырлады. (2002 елда, Германия өстендә Уфадан Барселонага очучы балалар утырган самолет авиаһәлакәткә очрагач, Башкортстанда өч көн буе шушы җырны җырлаттылар, диделәр.)  

Сизсәң иде, күрсәң иде, балам, 

Әнкәеңнең ничек түзгәнен,  

дигән юллар бар ул җырда. Ул җырны тыңларга да, сүзләрен ахыргача укырга да көчем җитмәде... Әйе, миңа, бәлки, авыррак булгандыр. Аны бит мин таптым, тугыз ай буе күтәрдем, дөньяга китердем... Тик миңа иремне дә саклап калырга кирәк иде. Аның уйларын читкә юнәлтергә.... Бик күңелсез уйлар белән йөрде Рәис ул вакытта... Йөзеннән күренеп тора иде. Яшисе килмәде... Ул күпергә ничәмә-ничә тапкыр барып кайтты икән?! Китәргә гел бер сәбәп эзләп йөри иде кебек... Шуңа да үз кайгымны онытып, күбрәк Рәискә игътибар бирергә тырыштым. Үземә ничек авыр икәнен аңа сиздермәскә теләдем. Хәер, аның да миңа белгертәсе килмәде бугай. Тик якыныңнан барысын да яшереп бетереп буламыни?! Сине сүзсез дә аңлаганга якын кешең бит инде ул! Гөлназның кырыгына килгән Сәйдә абыстай Аппакова: «Нигә миңа бу кадәр авырлыклар бирәсең, дип, беркайчан Ходайдан сорамагыз. Яраткан бәндәмә күбрәк бирермен дигән», – дип сөйләде. Безнең өлешкә шундый сынау туры килгән икән, аны сабыр булып күтәрергә кирәк иде. «Авыр хәл – сүз юк... Әмма улың бар бит, Рәис, – дидем. – Аның өчен яшәргә кирәк. Иртәгә дөнья бетми...»

 

 Тормышта төрле хәлләр булды... «Зур кайгыны да кичердек, монысын гына үткәрербез», – дия идем Рәискә.  

 

«Тагын бер бала алып кайтыгыз», – дип, ул вакытта киңәш бирүче бик күп булды. Шул ук сүзләрне үзем дә кабатлыйм хәзер. Мондый кайгы кичерүчеләргә генә дә түгел, бигрәк тә бер бала белән туктарга теләүчеләргә. Дөнья бит бу – нинди хәл булмас. Бу хәсрәт миңа килмәс дип берәү дә әйтә алмый. Каршы йортта яшәүче бер ир белән хатын әнә, икесе дә 50 яшькә җиткәч, бердәнбер улларын югалтты. Менә аларга нишләргә?.. Яшьләр: «Яшәү җиңел түгел бит хәзер. Табасы гына түгел, балаларны үстерәсе, укытасы, фатирлы итәсе бар», – диләр. «Дөрес итеп тәрбияләсәгез, барысын да үзләре алырлар», – дим. Иремә бер кеше булышмаган менә. Авылдан килгән, тулай торакта яшәгән. Өйләнешкәч, тулай торактан бер бүлмә сөйләште – шунда тордык. Бераздан «малосемейка»га күчтек. Аннан фатир дип йөри башлады: хезмәт хакы бик аз булса да, МЖКга урнашты (1991 елга кадәр «Яшьләр торак комплексы» дигән шундый хәрәкәт бар иде бит: фатирларны үзебез төзеп кердек. Шул отрядта эшләгәнгә үзебездә генә түгел, күрше йортларда яшәүчеләрне дә яхшы беләбез, бер-беребезне таныйбыз).  

Рәиснең туган көненә бүләк ясыйсым килгән иде, тик Илүзә иртәрәк туды. Бик сөенде ул аңа. Кыз бала булыр дип өметләнергә дә курыктык. Гаиләдә ничә туган – бер-бер артлы гел ир бала гына туа Рәисләрдә. УЗИ табибы да: «Мин күрмим, кем икәнен белмим», – диде. Рәис: «Кәефе төшәр дип әйтәсең килмидер, малайдыр. Миңа кем булса да ярый», – диде. Бала тудыру йортына җәяү генә бардык. Бала тугач: «Кызыгыз бар», – диделәр дә, «Уф...» – дип җиңел сулап куйганмын. «Ни булды, әллә кыз көтмәдегезме?» – диләр. Кая ул көтмәгән?! Шул бала безне хәсрәттән күпмедер аралады. Аның янында кайнашканда онытылып тордык. Рәис балаларны бик ярата. Безнең яшәү мәгънәсе дә балалар булды. Икебез дә гаилә өчен яшәдек. Авыр вакытларда безне шул коткарды. Бер-беребезне бик яратышып өйләнешкән идек – ул да булышкандыр. Гел бергә булырга тырыштык. Дусларга рәхмәт – безне ялгыз калдырмадылар. «Өйдә генә тормагыз, гел кайгы эчендә янмагыз әле», – дип, гел каядыр чакырдылар, концерт-театрларга алып бардылар.  

Гөлназның фотоларын зурайтып бөтен өйгә тезеп чыккан идем. Кырыгына килгәч, Сәйдә абыстай: «Алып куегыз, үзегезне һаман яралап тормасын, кирәкми», – диде. Аңа карап кына күңелдән китми инде ул, әлбәттә. Егерме дүрт ел булды менә, ә йөрәктә һаман яра... Әмма фотосурәтләрне барыбер күз алдыннан җыеп куярга кирәктер.  

Балаларны югалтудан курку хисе, әлбәттә, булды. Илүзә Олег Лундстрем исемендәге музыка мәктәбендә укыды, фортепиано классында. Укытучылары ел саен Самарага, джаз фестивалендә катнашырга алып бара иде аларны. Бездән сорамыйча гына Илүзә дә барырга ризалык биргән. Башта миңа әйтте. Курыктым, билгеле. Әмма җибәрәсем килмәсә дә, ризалаштым. Нидер буласы булса, үзеңә бәйләп кенә саклап кала алмыйсың. «Барысы да әйбәт булыр», – дип үземне тынычландырдым. Рәис тә барырга рөхсәт биргән кебек булды. Балалар әзерләнәләр, фортепианода дуэт уйнарга җыеналар. Китәр вакытлары якынлашты. «Билет алырга кирәк», – дим Рәискә. «Беркая да бармый. Мин баланы беркем белән дә җибәрә алмыйм», – ди. Кыз елый: «Ничек әйтим хәзер?» – ди. Укытучысы янына үзем киттем. «Шундый фаҗига кичердек. Безне дөрес аңлагыз. Юлда ни булмас?» – дим. Әмма Илүзәнең дә холкы үҗәт: алдагы елда әтисен ризалатты. Гран-при алып кайттылар! Мин аларны каядыр җибәрергә хәзер дә куркам, әмма... җибәрәм. Җибәрергә кирәк.  

Айдарлар белән аннан соң да аралашып яшәдек. Аңа да авыр булды... Яңа гына фатир алганнар, күчәргә тиешләр иде. Беренче мәлләрдә кызларын карашырга туганнары бик булышты. Аннары ул кабат өйләнде. Уртак балалары булмады. Хатыны кызларны үзенеке кебек итеп яратты: алар да «әни» дип өзелеп торды. Кызганыч, иртәрәк китте...  

...21 июнь – Рәис белән минем өчен бик озак вакытлар елның иң хәсрәтле көне булып калды. 8 ноябрь – Гөлназның туган көне җитсә дә, иртүк икебезнең дә күзендә яшь була иде. Иң авыры баштагы ун ел булды. Хәзер яралар алай ук әрнеми. Әмма сагындыра! Өзелеп-өзелеп сагындыра...  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын, башына төшкән кешегә бик авыр хәсрәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен дэ кызыбыз Гольназ исемле иде..бала кайгысыннан да ачы берни юк...1 ел 9 ай булды...хэрвакыт истэ, котэбез менэ килеп керер, шалтыратыр диеп..зияратка янына барып кайткач кына эзрэк рэхэт булып китэ, янына кунакка барган сымак...иренэ килгэндэ, ул бер жунсез бэндэ булды...эти-энисе тиешенчэ тэрбия бирмэгэн, хэм узлэре дэ...кумеп кайткач та чит хатынны якынрак курде, безнен янга сирэк килде. Сораулар бирэ башлагач, аралар озелде...эйе, кеше кайгысы кургэн кешегэ генэ кайгы ул...бала кайгысы бигрэк тэ...без булмасак кем килер янына, дигэн уй кайгыбызны уртаклаша..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алла нэрсэ язган бит?! Ирем яшэгэн авылдагы куршелэрнен ике иде уллары. Инженерга укып, зур урында эшлэделэр. Икесе дэ 40 яшьлэренэ дэ житми улеп киттелэр. Берсе фэжигале, берсе операциядэн сон, мантый алмыйча улеп киттелэр. Белмисен нэрсэ буласын. Бер хатын турында язган иделэр, жинел машинада авариягэ очрап, оч кызы да улгэн иделэр. Алла сакласын инде. Курэчэген булса…

        Хәзер укыйлар