Логотип
Язмыш

Бәхтияр № 1

(Автобиографик хикәя-эссе)

Һәрбер кеше – кемнең дә булса баласы.
Пьер Опостен Бомар

 
Военкоматтан повестка китерделәр. Бәхтияр өчен кул куеп, әнисе алды ул повестканы. Бәлки Бәхтияр үзе дә алган булыр иде. Әгәр...
 

*** 

Кеше үз бәхете белән туа, диләр. Әйе, шулайдыр: кеше үз бәхете белән яшидер, үз бәхете белән дөньядан китәдер, җиһанга тәүге авазын салган көннән алып, һәммә кешене гомер ахырынача бәхете озатадыр...
Шулайдыр, әйе. 

Без барыбыз да – Алла колы.  Аллаһы Тәгалә барыбызны да бәхетле итеп яраткан. Алай дисәң, бәхетсезләр каян килә? Гомумән, нәрсә соң ул – бәхет? Бәхет – кеше тормышындагы абсолют камиллек ул, минемчә. Бәхет – бары тик сөенеч һәм куаныч белән мөлдерәмә тулы күңел халәте. Бәхет – бүген кылган игелекле гамәлләреңнең киләчәктә үзеңә җан тынычлыгы, тән сәламәтлеге, зиһен бөтенлеге булып кайтуы. Бәхәссез, бәхетне һәркем үзенчә аңлый, үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлата.  


***

Бәби туу – зур шатлык, олы бәхет. Безнең өченче бәбиебез дә зур шатлык һәм олы бәхет булып туды. Түземсезләнеп көтеп алдык аны... Исемен Бәхтияр дип куштык. Бәхтияр – фарсы сүзе, бәхетле дигәнне аңлата. 
Димәк, Бәхтияр – бәхет иясе, бәхет иярләүче... 
 

***

Туарга ашыкмады ул.  Хатыным Фиданиянең бәби табар вакыты җитте. Вәләкин түземсезләнеп, сабырсызланып көткән “сигнал” юк та юк. Ул арада «тугыз ай чиге»н үтеп киттек. Күңелебезгә корт төшә башлады. Ниһаять, сәгате сукты, дип... бала тудыру йортына... ике мәртәбә барырга туры килде. Беренче баруда «иртә әле», дип борып кайтардылар. Икенчесендә...   Төнге уникеләрдә, уналтынчы августка каршы төндә хатынымның тулгагы башланды...
 

***

Туарына бер көн кала, карындагы нарасый Аллаһы Тәгаләдән болай дип сораган, имеш:
 – Дөньяга ни өчен барганымны белмим. Мин ни эшләргә тиеш?

Аллаһы Тәгалә әйткән:
 – Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрвакыт синең белән бергә булыр. Барысын да аңлатыр.
 – Мин бит аның телен белмим, ничек аңлармын соң?
 – Фәрештә сине үз телендә сөйләшергә өйрәтер. Барлык афәтләрдән дә саклар ул сине.
 – Кайчан, ничек һәм нинди юл белән мин Синең янга кабат кайта алам?
 – Бу турыда да фәрештәң әйтер.
 –  Минем ул фәрештәмнең исеме ничек соң?
 – Исемнәре күп аның. Әмма син аны «Әни» дип йөртәчәксең...
 

***

Туганда ул биш кило да йөз грамм авырлыкта иде. Шул авырлыгын истә тотып һәм башы зурлыгына ишарәләп: «Үскәч пәһлеван булыр бу!» – дип сөенештек. Әмма...  Улыбыз, нишләптер, үзен сәер тота, артыгын хәрәкәтләнми, ятагына йөзтүбән яткырсак, башын калкытырга уйламый да – кулларын аз-маз кыймылдаткалап ала да капланган килеш ята бирә. Кулыбызга алсак та, башын төз, туры тота алмый – шундук артка чөнкәйтә. Нилектән болай бу? Сәбәп нидә? Шул сораулар белән борчылып яшәгән, баланы ничек савыктырырга белмичә изаланган көннәр бер-бер артлы үтә тора.  

Туган вакытта зыян килүне табиблар урысчалатып, «родовая травма», диләр.  Бәхтиярыбыз шуның корбанымы әллә? Бәлки – әйе. Бәлки – юк... 

Хәзер инде вакыт узган. Хәтеребез – тишек иләк: истә калганнарның да күбесе коелып бетеп бара.
 

***

Вакыт дәвалый, диләр...  Минемчә, вакыт – ашыгыч ярдәм машинасы белән бер: сиңа бик кирәктә тиз генә килеп җитми ул...
 

*** 

Шулай итеп, без, кинәт аңыбызга килеп, зур түземсезлек белән көтеп алган улыбызны алмаш-тилмәш күтәреп, бер табибтан икенчесенә чатыр чабып йөри башладык. Чарасызлыктан ары сугылабыз, бире сугылабыз, куласадагы тиен кебек, туктаусыз йөгерәбез. Бармаган табиб, күрмәгән багучы калмады. Тик... нарасыебызны савыктыра гына алмыйбыз. Вакыт бара, вакыт ага... Көн арты көн, ай арты ай артта калып бара. Табиблар, сабыйның киләчәген өметсез күреп, боргаланып-сыргаланып тормыйча гына: «Интекмәгез! Сез яшь бит әле! Балагызны интернатка тапшырыгыз!»– дип, безгә турыдан-туры ярып салды... 
 

***

1991 елның 16 августында  дөньяга тәүге авазын салды ул. Хәер, тәүге авазын салды, дип әйтү дөрес түгел, хатын әйтүенчә, чынлыкта алай булмаган. «Иреккә» чыгуга кычкырып җибәрергә тиешле бәби, киресенчә, «авызына су капкан кебек», беравык тынсыз-өнсез торган. Бу хәлне күреп, акушер хатын тиз генә бәбинең арт шәрифен чәбәкли башлаган. Шуны гына көткән шикелле, нарасый, кинәт, ачыргаланып, чырыйлап кычкырып җибәргән. Шул вакыт бу хәлне читтән генә күзәтеп яткан ана да, акушер ханым да җиңел сулап куйган. Алар янында кайнашкан өлкән яшьтәге татар хатыны исә, бәбине кулына алып: “Гомерең озын булыр, иншаллаһ”, – дигән...

Без ул көнне туганнан туган сеңлем Ләлә белән булачак киявебез Римнең туена чакырулы идек. Билгеле, ул туйга кайта алмадык. Шул көнне үк, хатыным Фиданиянең киңәшен тотып: “Бүген улыбыз туды. Шул сәбәпле, кайта алмыйбыз. Туегыз котлы булсын!” – дигән телеграмма сугу белән генә чикләнергә туры килде...
 

***

Хатыным Фидания сөйли:
 – Тугач та: «Гигант бала бу!» – диделәр.
Мөгаен, ярып алырга кирәк булгандыр. Алдагы икесен җиңел генә  тапкач, монысын да җиңел табар дип уйлаганнар. Тик бусы катлаулырак булды. Минем көчем бетте. Соңгы чиктә ике шәфкать туташы ике яклап эчемә ятып, баланы этеп чыгарды. Шул вакытта баш миенә зыян килгәндер инде. Икенче көнне баланы имезергә китерделәр. Шулкадәр әйбәт имә. Бишенче көнне өйгә чыгып киттек. Улыбызны бала арбасына салдык та җәяү генә кайттык.

Дүрт айлар тулганда бала аягын тери башларга тиеш бит инде. Бәхтиярнең аяклары җеп кебек асылынып тора. Шуңа игътибар иттем. Аннан гел утка карый. Тегеләй дә борып карыйбыз, болай да борып карыйбыз. Юк, гел утка карый бу. Шуннан невропатологка алып киттек. Ратнер клиникасына кереп яттык. Сигез тапкыр яттык без анда...
 

***

Әйе, табиблар: «Интекмәгез! Сез яшь бит әле! Балагызны интернатка тапшырыгыз!» – диләр...
Алар шулай дигән чакта күзләребездән шундук яшьләр бәреп чыга. Күз яшебезне күрсәтмәскә тырышып, сыктыйбыз – күңелләребез елый, йөрәкләребез парә-парә килә. «Ничек инде? – дибез аларга. – Юк! Мондый эшне беркайчан да эшли алмаячакбыз!» 
Чынлап та, без андый эшкә бара торганнардан түгел! Безне газиз әти-әниләребез, күпне күргән, кичергән газиз әбиләребез (хатын белән икебезнең дә бабаларыбыз яудан кайтмаган) таш бәгырьле итеп тәрбияләп үстермәде. Табибларга: «Һичбер вакытта да андый адымга бармаячакбыз, бүтән берүк алай дип әйтмәгез!» – дидек. Аңлаганы – аңлады, аңламаганы – аңлаган кыяфәт ясады. Хәер, аларны гаепләргә кирәкмидер дә. Үзләренчә хәлебезгә керүләре бит, хәсрәтебезне шулай җиңеләйтергә тырышулары...
Безнең алда – очы-кырые күренмәгән билгесезлек. Мин түзәм, түзәргә тырышам. Хатыным да сабыр, Алланың рәхмәте яугыры. Дөрес, кайчакта мендәргә капланып елый. Үкси-үкси елый. Ләкин түзә. Бирешми. Күпмегә  түзәр ул? Күпмегә кадәр авыру бала белән изаланыр? Терелерме, савыгырмы  улыбыз? Күпмегә кадәр мин түзәрмен? Ахыры еракмы бу интегүләрнең? Аралары яшь тә өч ай гына булган ике кызыбыз да бар бит әле. Аларны да карарга, тәрбияләргә кирәк. Көннәрдән бер көнне сыгылып, сынып төшмәбезне? Моны бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. 

Ярый әле үз фатирыбыз бар. Анысына мең шөкер. Фатирың да булмаса, «башны салларга салып, китәсе иде агып», дияргә генә кала. Әмма безнең исәп нык: төшенкелеккә, сынауларга бирешмәскә, сыгылып төшмәскә. Тугансың икән – яшә. Яшисең икән – түз. Без – түзәбез. Түзәчәкбез. Юлдагы киртәләр, каршылыклар, эреле-ваклы түмгәкләр безгә комачау була алмый да алмый инде хәзер! Әйткәнемчә, максатыбыз бер: барыбер үз дигәнебезгә ирешәчәкбез! Мондый чакларда мин, еш кына: «Но пасара́н !» – дим. 
Әйе, без җиңәчәкбез, артка чигенү юк, бары – алга!
Мин шулай дип әйттем дә әйтүен... Без шулай дип уйлаган идек тә уйлавын...


***

Кешене өмет яшәтә.
«Өмет – иң яхшы табиб», – дигән Алсександр Дюма.
Безнең өмет – Юлия Николаевна. Ул – массаж ясаучы, Бәхтиярны аякка басуына нык ышанган кешеләрнең берсе. «Вот увидите, поставим мы его на ноги!» Аның безне канатландырып торган сүзләре бу. Юлия Николаевна олы йөрәкле мәрхәмәт иясе. Аның фамилиясен хәтерләмибез дә инде, әмма өметләндергеч сүзләре мәңгегә исебездә калды. Авыр чакларда, чарасызлыктан интеккән мәлләрдә янәшәңдә Юлия Николаевна шикелле КЕШЕ булуы мәслихәт.  

Бөтенләй диярлек хәрәкәтсез яткан Бәхтиярыбызга кабат җан өрүче булды ул. Вакытын, көчен кызганмады. Аның шифалы куллары, җитез бармаклары нарасыебызның тәнен, аяк-тәпиләрен, кул-бармакларын өзлексез әвәләде, туктаусыз сылады. Баланы тик яткызма, мин юкта да массаж яса, дип, бу эшкә Фиданияне дә өйрәтте. «Менә күрерсез!..» Аның бу сүзләрен Аллаһы Тәгалә ишетте. Тырышулар бушка булмады, шөкер...

...Көннәрдән бер көнне, чираттагы сеанстан соң, Юлия Николаевна Бәхтиярны палата идәненә ипләп кенә бастырган. Һәм – менә сиңа могҗиза! – моңарчы бер тапкыр да мүкәләп кармаган улыбыз, палатадагыларны таң калдырып, тәпи йөреп киткән!
Шушы куанычлы вакыйгадан соң мин безне жәлләп уфтанучыларга: «Менә күрерсез әле, Бәхтияр дүртенче президент булачак!» – дип әйтә башладым.
Йа Хода! Нинди президент ди әле ул! Кирәк бит шулкадәр оптимист булырга...

Сабый савыксын әле башта. Терелеп бетсен. Биш яшендә әле тәүге адымын гына атлады бит. Менә үсәр, егет булып җитәр. Аннан соң күз күрер. Кем белә, бәлки, чынлап та президент булып куяр. Һичьюгы берәр академиянеке яисә ассоциациянеке?! Дүртенче президент, дидем бит мин... Икенчесе йә өченчесе димәдем...  Бу – минем күз яше аша көләргә тырышуым. Мең-мең рәхмәтләр яусын Юлия Николаевнага! Инде байтак гомер узды. Исән-саумы икән ул? Исән булса, Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер бирсен, саулыктан аермасын иде...

Дөньяда иң кадерле нәрсә – сәламәтлек. Кызганыч, яшьлегендә кеше аны сакламый шул, картайгач – үкенә үкенүен, әмма... терсәк якын, тик тешләп булмый...
 

***

«Сәламәтлек кенә телим!..»
Саулык һәркемгә дә кирәкле шәйдер. Бер танышымның бөерендәге ташы кузгалган. Шул чактагы халәтемне белсәң иде син, ди, стеналарга сикерерлек булдым, ди. Булыр-булыр, ышанам. Бер теш сызлаганга да ах-ух киләбез, кая керер тишек тапмагандай, үрле-кырлы сикерәбез. Ә инде билсез калсаң, бөтенләй эш харап... 
Шушы урында үзем язган робагый искә төште:
Яшь чагында кызлар сөйдек һәммәбез дә, 
Хәмердән дә баш тартмадык беребез дә.
Кинәт кенә әүлиягә әверелдек
Анализлар биреп йөргән көнебездә...


Шигырь шәрехләүгә мохтаҗ түгел шикелле.
 

***

Көнхисап дәфтәрдән:
«Бәхтияр йөреп китте китүен, ләкин теле ачылырга ашыкмады. Табиблар: «Баш миенең бер ярымшары эшләми, шул сәбәпле, бала сөйләшми», – диләр. «Кайчан да булса сөйләшәчәкме соң?» – дигән соравыбызга җаваплары мондый: 
 – Әгәр баш миенең эшли торган өлеше  икенчесенең дә вазыйфасын алса, бала сөйләшә алачак! 
Андый хәлләр булгалый, дип өметләндерәләр. Тормышта моңа мисаллар бар, диләр.
Мисаллар булуы әйбәт, анысы. Әйбәт. Бу юлы да яхшыга өметләнәбез – башка юл юк...»
 

***

Фидания сөйли:
 – Зарарланган өлешнең функцияләрен баш миенең икенче өлеше үзенә алса, югалган эшчәнлеге кире кайта, дигән иде табиблар. Алмаса инде... Беркем дә бернинди гарантия бирә алмый. Шулай да, әкренләп үзгәреш булгач, өметләнәбез...

 

***

Безнең Бәхтияр әле сөйләшми. Ара-тирә бер-ике сүз әйткәненә дә чиксез сөенәбез. Кәефе булган вакытта, очынып-сөенеп йөргән чакларында: «Всё!» дип әйтеп куя. Кайвакыт: «Ма-ма», ди. «На!»  дип әйткәне дә бар. Без шаяртып: 
 – Бәхтияр, өйдә урысча сөйләшмә, яме! – дигән булабыз. Авызы җырыла Бәхтиярның, бу – аның без әйткәнне аңлап көлүе үзенчә. 
Аңлап, дигәннән...

Кешедән яшерә торган түгел: Бәхтияр – акылга зәгыйфь бала. Шулай туды, шулай яши, калганын бер Алла белә...
Бездән еш кына:
 – Бәхтияр бераз гына булса да аңлыймы соң? – дип сорыйлар. 
 – Әйе, аңлый ул, – дибез.
Дөрестән дә, шактый нәрсәне аңлый Бәхтияр. Берәр әйбергә төртеп күрсәтеп:
 – Бәхтияр, әнә тегене генә алып бир әле! – дисәң, кәефе булса, карусыз шуны кулга китереп тоттыра. Утны сүндер (яндыр), дисәң – сүндерә (яндыра). Ишекне яп (ач), дисәң – яба (ача).  Кайчакта әйткәнне дә көтеп тормый: бүлмәдән чыгуга, утны сүндереп куя. Кайвакыт арттырып та җибәргәли: эшләп торган суыткычның розеткасын без күрмәгәндә алып, дивар белән суыткыч арасына ыргыта. Телевизор белән дә шундый ук хәл еш кабатлана: сине карый-карамый дип тормый, бара да сүндерә. Сүндерә дә, зур канәгатьлек белән: «Всё!» – ди. Мин әйттем, янәсе...
Җаена торып әйтсәң, сүзебезне тыңлый, кыскасы. Барысын да түгел, әлбәттә. 

Яраткан шөгыльләре дә бар Бәхтиярның. Мәсәлән, машиналар ярата ул. Чыннарын да, уенчыкларын да. Без алган уенчык машинаның исәбе-хисабы юк. Күбесе бер көннән артыкка чыдамый. Машинаны гына түгел, башка уенчыкларның да тиз арада ватыласын белеп алабыз. Баланы  сөендерүдән үзебез дә рәхәтлек кичерәбез. Моны шул хәл-халәтне кичергәннәр генә аңлый торгандыр, шәт!
Машинаны, гомумән, барлык техниканы да ярата ул. Казан –Кукмара арасын күп таптадык: поезд белән дә, машина-фәлән белән дә. Кеше баласы юлда юк-бардан көйсезләнеп елаган чакта,  безнең Бәхтияр ялгыш та ыңгырашу, шыңшу авазы чыгармый. Артка шуышкан табигать күренешләрен, үткән-сүткән поездларны, машиналарны тәрәзә аша исе китеп карап бара.

Җыр тыңларга ярата. Үлеп ярата. Иң яраткан җыры – «Зәңгәр шәл»дән кызлар җыры. «Булат, Булат ка-а-айткан, бүләк алып ка-а-айткан, сиңа да, миңа да...» – дип мин үземчә җырлап җибәрүгә, Бәхтияр эче катып көлә башлый. Икенче җыруны, әйтик, «Халык улы, ил батыры – Бәхтияр Леронов ул...» – дип җыр суза башлауыма – улыбыз рәхәтләнеп көлә...
Бервакыт   Киндерледәге бакчабызга  әһле каләмнәр, ахириләр, замандашлар җыелды: Фәнис Фәтхи, Данил Салихов, Газинур Морат, Мөнир Вафин, Гафур Каюмов, Зиннур Хөснияр, Ркаил Зәйдулла... 
Бер мәл Данил Салихов «Мәдинәм-гөлкәем»не җырлап җибәрде:
Кулъяулыгым икәү иде,
Берсе суларга акты.
Мәдинәм, гөлкәем,
Берсе суларга акты, бәгырькәем...

Шул тирәдә кайнашкан Бәхтиярыбызның Данилның көчле тавыш белән җырлавына исе китте, шатлыгыннан нишләргә белми: уйный, сикерә, көлә, кулларын чәбәкли...

 

*** 

Юынырга ярата Бәхтияр. Бигрәк тә мунчада. Көн саен юынырга риза. Шәһәр фатирында мунча юк. Аны ванна алыштыра инде. Ванна – Бәхтиярның чәчен алу урыны да. Ике көнгә бер шушында кырындырам аны: җырласам гына кырындырырга рөхсәт, җырламасам – юк: бер киресенә катса, һич тыңлатам димә. Ваннага керүгә, суда уенчыклары белән уйнап утырган Бәхтиярга карап, җыр суза башлыйм. Җырлый белсәм – бер хәл иде, ләкин нишләмәк кирәк, «халык» соравы буенча җырламас җирдән «җырларга» туры килә. Репертуар чәч алу, кырындыру эшләре тәмам булганчы дәвам итә, бер җыр икенчесен алыштыра. 

***

Көнхисап дәфтәрдән:
“2009 ел. 1 февраль төне.
Бәхтиярга бәйле шигырь яздым. Исеме – «Улым Бәхтияр»:
Нервы   какшау.
Язалмыймын.
Язалмауга борчылам.
Улым  йөри комачаулап – 
Бер керә дә бер чыга,
Бер керә дә бер чыга...

Улым йөри әрле-бирле –
Бер керә дә бер чыга.
Аның да нервы сау түгел –
Ни өчендер борчыла,
Ни өчендер борчыла...

Борчылабыз. 
Ул борчыла.
Мин борчылам...  
Язалмыйм!
Шундый озын төн булды бу –
Күренми һич азагы,
Күренми һич азагы...


...Кәгазь – чуар. Бер язу юк...
Адәм көлкесе менә!
Нервы какшау.
Төнне тотып,
Их, бер селкисе килә,
Их, бер селкисе килә!

Төн сузылыр, төн сузылыр,
Соңгы чиккә җиткәнче –
Мин шигырь язганга тиклем,
Улым йоклап киткәнче...
Улым йоклап киткәнче...” 

 

***

Бервакыт Киндерледәге бакчабызга барышлый, кирәк-ярак алырга дип, Дәрвишләр бистәсендәге базарга тукталдык. Аласы әйберләр алынгач, үзебезгә кирәкле автобус туктый торган урынга килеп бастык. Автобус килде. Ишекләр ачылды. Инде утырабыз дигәндә генә – йа Алла! – Бәхтиярыбыз суга төшкәндәй юкка чыкты! Әрле-бирле киләбез – малай юк! Кот ботка төште. Ул арада автобус кузгалды. Шул тирәдәгеләрдән сораштырабыз:
 – Шундый-шундый малайны күрмәдегезме? – дибез. Юк, диләр. Безнең борчылу аларга күчте. Эзләшә башладылар.

Базар шактый зур. Фидания бер якка чаба, мин – икенче тарафка. Кабат элекке урынга килеп җитәбез. Юк Бәхтияр! 
«Без искәрми калганбыздыр, Бәхтияр автобуска утырып киткәндер!» – дигән уй бөтенләй аяктан ега язды. Автобуста булса, теләсә кайсы тукталышта төшеп калырга мөмкин бит ул! Шашар чиккә җиттек. Бәргәләнәбез, өзгәләнәбез. Үземне үзем белештермәстән, Фиданиягә тозлы-борычлы сүзләр әйтеп ташлыйм. Без ир-ат халкы шулай бит: авырлык-мазар килсә, шундук кемне дә булса гаепләргә ашыгабыз. Фидания мине әллә ишетә, әллә юк: аның күзенә ак-кара күренми. Юлында очраганнарның әле берсенә, әле икенчесенә сүз ката:
 – Озын буйлы ир баланы күрмәдегезме?

Кара кайгыга батып, хәлдән таеп, инде нишләргә, дип торганда... Бәхтияр яныбызда калыкты. Ышанасызмы,  кинәт гаип булган Бәхтияр кинәт пәйда булды! Күзләребезгә күренәме, дип торабыз. Берни булмагандай басып торган Бәхтиярне  кочаклап алдык та:
 – Улыбыз табылды! – дип кычкырдык... 
Шулчак безнең хәлне күреп, аңлап, ничек ярдәм итәргә белмәгән кешеләрнең елмаю җәелгән йөзләрен яшь аралаш шәйләп өлгердем...
 


***

...Военкомат ишегалдын
Таптамам, дигән идем... 

Шулай дип җырлый идек без яшь чакта.
Бәхтияр исеменә килгән повестка бездә хәрби комисариатта эшләүчеләргә карата коточкыч  нәфрәт хисе уятты. Хәрбиләрне күрә алмас дәрәҗәгә җитеп, аларны рәхәтләнеп сүктек. Мин исә, запастагы өлкән лейтенант, шәхсән, үземә урын таба алмыйча, шактый вакыт пар чыгардым: военкоматка барсам, тетмәләрен тетеп, ояларын туздырып кайтачакмын, дип тузындым. 
Бераздан, ачу басыла төшкәч, үзебездә шаяртырга көч табып сөйләшә башладык. Хатыным Фидания әнисенә (әбигә) шалтырата:
 – Әни, никрутлар җырын өйрәнә тор!
 – Нигә? – ди әби. – Берәрсе армиягә китәме әллә?
 – Әйе! Бәхтиярга повестка килде бит! – ди Фидания.
 – Кайбер җыруларны беләм бугай әле, – ди әби, кызы әйткәнне бик үк аңлап бетермәстән. Ул арада шул җырлардан берсен исенә төшереп, телефон аша җырлый башлый:
 Китәм, дисең, китәм, дисең,
 Китәм, дисең, кайларга?
 Бәлки сабырлар итәрсең
Тагын бер-ике айларга...


Фидания иренмәгән, әби телефон аша җырлаган җырларның барчасын исендә калдырып, кәгазьгә язып барган. Шул язганнардан тагын бер җыр:
Син китәрсең инде, мин калырмын,
 Камышлардан күпер салырмын;
 Син кайтасы юлга карый-карый,
 Камышлардан сары калырмын...


 – Бу җыруларны әби каян шулай яхшы белә соң? – дип сорыйм Фиданиядән. Аның җавабы:
 – Үзең беләсең, гәзит-журналны күп укый бит ул!
Әйе шул, әби күп укый, анысы. Югыйсә боларны каян белер иде:
Солдатлар кия тар ыштан, 
Йөрүләре марыштан;
Туган илен сагна-сагна 
Яңаклары ябышкан.


Солдатларның ашаганы –
Сохари белән ботка;
Тынчу җирдә, әрсезлектә
Гомерләр уза бушка...

 Юктан  мәзәк ясап, үзебезчә көлгән булабыз. Мин үземнең әнигә шалтыратам:
 – Әни, – дим, – чиккән кулъяулыкларың бармы?
 – Нәмәгә? – ди әни.
 – Бәхтиярга повестка килде. Тиздән армиягә озатабыз!
 – Булмастайны сүләмәле! – Трубкадан әнинең рәхәтләнеп көлгәне ишетелә. Аңа мин дә кушылам.
Әни, минем шаяртканны аңлап, үзе дә уенга кушыла. Трубкадан аның дога укыганы ишетелә:
 – Әл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш шәйтаанир раҗиим. Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Инфиру хыйфәәфәүв вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм зәәликүм хайрулләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн. Вә әгыйддүү ләһүм мәстәтагътүм миң куввәтиүв вә мир рибәәтыйль хайль… 
Әни, Пучыдан Әнәк мәчетенә йөреп, гарәпчә укый-язарга өйрәнде. Хәтере шәп. Хәзер догалар өйрәнгән вакыты. Мин аның нинди дога укыганын аңламыйм. Шуңа күрә сорыйм аннан:
 – Ниди дога бу?
 – Солдатка озату догасы! – ди әни, исе китмәгән булып.
 – Каян бик тиз ятлап өлгердең әле? – дим.
 – Җатламадым. Син шалтыратканда  «Догалар» китабын актарып утырадырыем...  
Догадан соң  әни дә, мин дә җитдиләнеп калдык.
Трубканы куюга, үзебезнең яшьлек җыры колагымда кабат яңгырый башлады:
Военкомат ишек алдын
Таптамам, дигән идем.
Сөйгән ярым, туган ягым,
Ташларга туры килде...

Ни аяныч, «никрут» Бәхтиярның туган ягы бар, сөйгән яры – юк.  Булмас та инде.
 


***

Хәтердә калганнардан:
1991 елның 19 августы. Дүшәмбе. Эш көне. Язучылар  йорты (Мөштәри урамы, 14). Сәгать иртәнге ун тирәсе.
 Әдәби консультант булып эшләгән Рөстәм абый Мингалимнең эш бүлмәсенә, шатлыгымны уртаклашырга дип, атылып килеп кердем. Ниндидер җитди сөйләшү бара иде. Бүлмәдәгеләрнең барысы да ишетелерлек итеп:
 – Котлый аласыз! Малай туды! – дидем. Күрешергә дип, иң әүвәл бүлмә хуҗасына – Рөстәм абыйга кулымны суздым.
 – Котлыйм, – диде остазым. Тавышында, нишләптер, куаныч төсмере сизелмәде. Икенче остазым Рабит абый Батулланың да котлавы, нигәдер, бик сыек, салкын килеп чыкты. Гаҗәпсенеп, бүлмәдгеләрнең өченчесенә – «Идел» журналы редакторы, тәнкыйтьче Фәез Зөлкарнәйгә, аннары Дөбъяз тумасы, язучы-тарихчы Солтан Шәмсигә кулымны сузам...
Идрит-кудрит! Майт тити! Ник шунда берсе елмайсын! Тәнемә салкын йөгерде. Нәрсә бу? Улым туды! Ә боларның тамчы да исләре китми. Җүнле-башлы котлый да алмыйлар бит ичмасам! Миңа калса, алар барысы бертавыштан: «Кайчан малай тәпиен юабыз?» – дияргә тиеш иде. Нилектән бөтенесенең дә чырае караңгы? Сәбәп нидә?
Аптыраулы карашымны бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә юнәлтеп, ишек катында басып торам.
Ниһаять, арадан берсе (Фәез Зөлкарнәй булса кирәк) кара тынлыкны бүләсе итте:
 – ГКЧП! – диде. 

Айсылу белән Ләйләне Кукмарага – әби-бабаларына кайтарып мәш килгән, бала тудыру йорты белән Себер тракты урамындагы фатирыбыз арасын  таптаган кешегә бу сәер сүз бер ни дә аңлатмый иде. Минем һаман аптырап торуымны күреп, Рабит абый Батулла сүз катасы итте:
 – Илдә гадәттән тыш хәл: коммунистлар азатлыкны буарга тели! – диде...
ГКЧП дигән ниндидер бер явыз нәрсә безнең азатлыгыбызны да, аның белән бергә, минем олы шатлыгымны – улым Бәхтиярның дөньяга килүе сөенечен дә буарга теләгән кебек тоелды миңа ул вакытта...
Төшендерделәр, әлбәттә, ГКЧПнең ни икәнен...

Бераздан бүлмәдәгеләр, минем чакыруымны кабул итеп, Татар ашлары йортына бәби тәпие юарга кузгалды...
Илдәге фетнә шаукымы мәҗлес буена аларның йөзеннән (әлбәттә, минекеннән дә) бер генә минутка да китмәде ул чакта...
Ул көнне Фәез Зөлкарнәй белән икәү, безнең фатирга кайтып, төн йокламыйча, татар милләтенең киләчәге турында гәпләштек.
Бәхтияр турында сөйләшергә генә һич җай чыкмады...  
 

***

Повесткада Бәхтиярга 2009 елның 13 февралендә килергә, дигәннәр...   
13 февральдә Фидания Чуйков урамындагы 7 нче хастаханәгә кереп ятарга тиеш. Кичектергесез операция көтә аны. Хәлнең гаять катлаулы икәнен икебез генә беләбез.
13 февральдә мин Актанышка – Пучыга кайтырга тиеш идем. Хастаханәдә яткан әнинең хәлен белергә...
 

***

Беркөнне олы кызым Айсылу төшендә Бәхтиярны  сөйләшкән итеп күргән. Сөенеп уянган да иртә белән безгә шул төшен сөйли:
 – Теттереп сөйләшә Бәхтияр. Елмая,  шырык-шырык көлә! Әллә   Бәхтиярның теле ачылмакчы була микән? – ди. 
Андый төшләр үземә дә кергәне бар. Фидания дә, кече кызым Ләйлә дә  әллә ничә тапкыр Бәхтиярның сөйләшкәнен төшендә күргән...
Тавык төшенә тары керер, диләр...
Бу – шуңа бер мисалдыр инде.
Айсылу, димәктән...
Кызыбызның икенчеме, әллә өченчеме сыйныфта укыган чагы. Укытучы апалары «Әни кайчан бәхетле була?» дигән темага дәрестә инша яздырган. Айсылу икенче көнне «бишле» алып кайткан. Соңыннан әнисе миңа әйтә:
– Иншасын укыдым... Беләсеңме, ни дип язган кызың?
– Кызыбыз, – дип төзәтмә керттем, хатынымны бүлдереп.  
– Әйе, – дип килеште Фидания. – Беләсеңме,  ни дип язган?
 – Атасына охшаса, язучы баласы әллә ниләр язар ул! – дип шаярткан булдым. 
 – Иншасын укыгач, күңелем тулып еладым...  
 – Ул яктан миңа тач охшаган инде! Мин дә шулай кеше елатырлык әйберләр язам бит! – дип шаяртуымны дәвам итәм.
 – Көлмә, көлмә! Тыңлап бетер!
Минем кәефле чагым. Кайчандыр каяндыр отып-ятлап алган  инглиз сүзләрен татарча акцент белән хатыныма җиткерәм:
 – I am all attention! – дим. Ул аңласын өчен әлеге сүзләрне урысча да әйткән булам:
 – Я весь внимание!
 – Синең шул булыр инде! Кәефсез булсаң, үзеңнән бер сүз алып булмый. Кәефле булсаң, авызыңны җырып, кирле-мырлы сөйләшәсең дә торасың!
 – Түбәнчелек белән гафу үтенәм, хөрмәтле вә гыйззәтле ханым... 
 – Тыңла! Кызыбыз Айсылу болай дип язган: минем Бәхтияр исемле энем бар, дигән, әгәр Бәхтияр йөри башласа, дигән, теле ачылып сөйләшергә тотынса, дигән, шул чагында минем әниемнән дә бәхетле кеше булмас иде, дигән!..

 Айсылуның бу сүзләреннән минем дә күңелем нечкәреп, күз төпләремә яшь килеп алды.
Тамак төбемә ниндидер төер утырды.  Шулай әнисен һәм энесен кайгыртып уйлый алган кызың булганда, яшәргә дә яшәргә әле...


***

Күрәзәчеләр турында берничә сүз.
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дигәндәй, күрәчәгең булса, күрәзәчегә дә барырсың. Ярамый, дисәләр дә, бардык, бик күп йөрдек аларга. Балабызны ничек тә терелтәсе, сәламәт итәсе килә бит! Әйбәт фараз кылсалар – сөенәбез, өметләндермәсәләр – кәеф төшә...

Елгабашта бер бик әйбәт күрәзәче бар икән, дигәч, киттек Мөслим тарафына. Узган гасырның туксанынчы еллары иде бу. Дөресрәге, туксан икенче елның июль ае. Без барасы әлеге авыл мин үскән Олы Имәннән әллә ни ерак түгел. Ике авыл арасы 20-25 чакрым бардыр:  Олы Имән–Иске Сәет– Яңа Сәет (шагыйрь Зөлфәтнең туган-үскән авылы)–Елгабаш...
Без, Бәхтиярны күтәреп,  ишегалдына килеп кергәндә кечкенә гәүдәле күрәзәче әби (исеме Гөлчирә дип истә калган) тавыкларын «Ти-ти-ти-ти» дип үз янына чакырып, агач ялгашка җим сала иде. Ул безнең исәнләшүебезне әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә ишетмәгәнгә сабышты – җавап-сүз кайтарып тормады. Җыерчык баскан чырае да, нигәдер, болытлы көн кебек караңгы иде. Кабул итәргә уйламый, ахры, бу дип уйладык. Инде капка тарафына борылмакчы да булган идек, әмма бәләкәй әбиебезнең өй болдырына таба кыймыл-кыймыл юл алуын күргәч, аңа иярдек. Өйгә кергәч, ул безгә ишарә белән генә урын тәкъдим итте. Ни хикмәт, йөзе ачыла, яктыра төште аның.

Коръән ачып күрәзәлек итә икән, дигәннәр иде, хак, ахрысы. Безнең йомышны тыңлагач, нинди төскә буялганын һич аңлап булмый торган терәксез агач урындыкка утырды. Өстәл уртасында яткан калын китапны үзенә таба якыйнайтты да уң кулының имән бармагы белән шул китапның урта бер җиреннән ачты. Аннары ишетелер-ишетелмәс тавыш белән гарәпчә укырга тотынды. Шулай күпмедер вакыт узгач, укудан туктап, башын күтәрде. Менә хәзер Бәхтияр турында  сөйли инде, дип торганда, әби минем тормышымнан фактлар «казып» чыгара башлады:
  – Эшең язу-сызуга бәйле икән. Тирә-ягыңда үзең шикелле кешеләр бик күп. Авызыңда сүз тормый. Шуның аркасында  күп кыен ашыйсың. Серләреңне бүтәннәр белән уртаклашырга  тырышма. Башкалар сөйләшкәндә авызыңны ябып тор... Әтиең сине бик көтә. Борчыла. Ник аның янына кайтмыйсың? Бик көтә ул сине. Алай ярамый. Кайтырга кирәк. Синең ятим үсүеңдә ул гына гаепле түгел...  

Күрәзәче әле Фиданиягә, әле мин бахырыгызга карап, сүзен дәвам итте:
 – Улыгыздан тыш, тагын ике кызыгыз бар икән. Бер-бер артлы туган бу балакайлар. Бик яратасыз үзләрен. Аларга өмет белән карыйсыз. Үскәч, сезгә зур терәк булачаклар...
 

***

Фидания сөйли:
 – Әби кулга алуга, Бәхтияр йоклап китте. Аңа Коръән ачты. «Терелә, тик бик озак терелә», – диде. «Ничек соң ул бик озак?» – дип сорасам да, тәгаенләп әйтмәде. «Башкалар шикелле өйләнеп яши алырлык булырмы?» – дим (Бәхтияр әле күкрәк баласы гына иде ул вакытта). «Аңа хәтле бөтен җире дә килешә әле аның», – диде. Бик озак дигәнне мин 4-5 яшькә дип уйладым. Анысы да бик озак төсле иде әле...
 

***

Мин сөйлим:
 – Үсеп җиткәндә, кеше булып җитешә, – дигән сүз әйтте күрәзәче карчык.  – Улыгызның гомере бар, – диде.
 Гөлчирә әби, Бәхтиярның ике колак яфрагын да берьюлы тотып:
 – Җегет булып җитешәчәк, Аллаһы бирса! – диде. 
 – Сөйләшәчәкме соң? – дип, хатыным белән икебез бер үк сорауны бирәбез.
 – Кыска-кыска сүзләр әйтеп сөйләшәчәк... Гомере бар балакайның... Бик матур җегет булыр, иншалла...
Әбинең гоманлавы шуның белән тәмам булды.  
«Юлдан килгәнсез икән, кайтуыгыз да юлдан булыр!» – дип әйткән ди бер «күрәзәче». Без якты өметләр, җылы уйлар белән кайтыр юлга кузгалдык...
 

***

Фидания сөйли:
 – Икенче баруыбыз да Мөслимгә булды. Мөслимдәге багучы кыз Эльмира турында күп яздылар.
Эльмира да өметләндереп җибәрде безне. «Сине бозганнар. Мин кушканнарны эшләсәгез, балагыз терелер», – диде. Бик катлаулы киңәшләр бирде. Бозымны чыгару өчен, 126 чокыр казып, баланың башын гына калдырып күмеп, һәр чокырда 40ар минут яткырырга кирәк. Чиратлашып, бер чокырга – аркасы белән, икенчесенә эче белән яткырасы. Ятканнан соң, һәр чокырга «икс» рәвешендә энә калдырып барырга кирәк. Һәрберсенә ятып чыкканнан соң, чокыр араларына салам куеп, ут төртәсе. Саламнар барысы бертигез янып бетәргә тиеш. Шуларны эшләгәннән соң, баланың тамак төбенә яшь чебинең беренче күкәен куеп, бер дә кулдан төшермичә, 140 кат әйләндерәсе. Аннары бака кабырчыгы җыеп, аны ваклап, марляга салып, ике сәгатькә баланың колагына бәйләп куясы. Аларны эшләргә мөмкин. Иң катлаулысы чокыр инде. Минем авылга кайтып, башта 78 не казыдык. Бала озак ята алмас, дип курыккан идек, ята икән. Соңга таба көнгә бишәр чокырда ята башладык. Җырчы Асаф Вәлиевкә рәхмәт инде – аның кассетасын алып кайткан идек. Бәхтияр шуны тыңлап, тынычлап ятты. Җир дә тынычландырадыр, мөгаен. Тик җир җылынган, көн коры булырга тиеш. Кызганыч ки, җәй кыска шул. Җилле, яңгырлы көннәре дә күп. Ул чакта Айсылуның имтиханнары булды. Ләйләнең дә укырга керәсе елы иде. Аларның да язмышын кайгыртмый булмый.
Безнең чокыр казып ятканны күреп, кайберәүләр шаккатты. Алтын эзлиләр дип уйлаганнардыр инде. Ә без алтыннан кыйммәт булган сәламәтлек эзләдек.
 

***

Бәхтиярыбызны дүрт ел “«Чишмәле» санаториена йөрттек. Сагынып бетә идек үзен. Җыелышып ашкынып барабыз да, Фидания белән кызлар елашып кайта. Миңа да бик читен. Күңел бик нечкә минем дә. Бәхтиярның үзен генә калдыру бик авыр. Ул да сагынып көтеп тора бит безне. Санаторийларның файдасы бик күп булды. Бәхтияр әйткәнне аңлый башлады. Шунда кашык тотып үзе ашарга өйрәнде...
 

***

Бервакыт башыбызга шундый уй килде: «Бәлки Бәхтиярны чит илдәге табибларга күрсәтеп караргадыр?!» Дөрес, акча юк. Ләкин... Ният иткән –   теләгенә ирешкән, диләр бит. Кем белә, безгә дә бәхет елмаеп куюы бар...
Татарстанның ул чактагы Президенты исеменә үтенеч хаты язып, шундук аны тапшыру хәстәрен күрдек. Озакламый сәламәтлек министрлыгыннан җавап килеп төште. Үзләренә килергә кушканнар. Бардык. Канатланып-очып. Тик... канатны бик тиз кистеләр. Казандагы психиатрия клиникасыннан ниндидер белешмә кирәк, диделәр. Бардык. Балалар психиатры кабинетына кердек. Балалар психиатры дигәнебез Зефирова дигән фамилия йөрткән татар апасы  булып чыкты. Мөлаем ханым безгә бик тәфсилләп әле урысча, әле татарча аңлатырга тырышты. Чит илгә барып акча туздырып кына кайтачаксыз. Мәскәүгә барсагыз да шул ук хәл көтә диде. Иң яхшы психиатрлар – Казанда ди. Әүвәл бездә дәваланып карагыз, диде. Ышандырды. Без шулай иттек тә.

Бәхтиярны Волков урамындагы хастаханәгә салдык. Иртән китереп, кичке дүрттән соң өйгә алып кайтып китәргә тиеш булдык. Бер көн үтте, ике көн, өч көн... Күрәбез: Бәхтиярны дәваларга җыенган кеше юк. Бүлек мөдиренең фамилиясе истә калмаган, яһүд кавеменнән булуы да ихтимал, чөнки мондый хастаханәләрдә, гадәттә, күбрәк яһүдләр эшли. 26-28 яшь тирәсе булыр үзенә. Кемнеңдер баласы, ахрысы – вакыт үтсенгә генә «эшләп» йөргәнгә ошый: берничә тапкыр табалмыйча интектек үзен. Ә ул, ахыр чиктә, эш бүлмәсендә бикләнеп, йоклап яткан булып чыга иде. Бер атна чамасы йөрткәч, Бәхтиярны хастаханәгә кабат алып килмәскә булдык. Барыбер тикшермиләр, карамыйлар баланы, дидек. Кайчан килсәк тә, Бәхтиярның таш идәндә яланаяк, юеш ыштан белән йөргән чагына тап булдык. Бу кадәр ваемсызлыкны күреп, ак халатлы туташ-ханымнарның пошмаслыгына йөрәгебез әрнеде, сыкрады. Бер безнең балабызга карата гына шундый салкын мөнәсәбәт булса бер хәл иде. Юк, бөтен сабый-нарасыйга – шундый уртак, җан тетрәткеч игътибарсызлык! Кеше җитмәгәнлектән, әлеге хастаханәгә балалар йортларыннан «пачка-пачка» сабыйны «дәваларга» китерәләр икән, дип тә ишеттек. Ул балаларга җикеренеп дәшүчеләрнең усал тавышларын, сабыйларның исә өзгәләнеп, үкереп елаганнарын ишеткән чакта безнең нинди хисләр кичергәнне аңлыйсыңдыр, укучым.
Без әлеге хастаханәгә бүтән аяк басмаска булдык. Тьфү-тьфү, басарга язмасын берүк! 

Шулай итеп, чит илгә барып, Бәхтиярны терелтеп кайтырбыз, дигән зур хыял-өметебез челпәрәмә килде, тәмам җимерелде.
 

***

Фидания сөйли:
 – Без барыбыз да Бәхтияр тирәсендә бөтереләбез. Безнең бөтен тормышыбыз шулай корылган. Беркөнне Бәхтиярне курчак театрына алып барырга җыенабыз. Ләйлә каядыр китәргә әзерләнә. Әтисе, аптырап, Ләйләгә:
 – Син кая барасың, ә бала белән кем кала? – ди. Өйдә кемдер булырга тиеш дигән уй шулкадәр сеңгән аңга.
Авырткан җир турында күбрәк сөйләшәсең бит инде. Безнең Бәхтиярыбыз да – гел үзәктә. Барыбыз да бик яратабыз аны. Айсылу белән Ләйләне әйткән дә юк. Күңелләрендә – гел энекәшләре. Матуррак төш күрсәләр дә, сөенеп уяналар: «Бәхтияр тегеләй итте, Бәхтияр болай итте. Бәхтияр сөйләште», – дип, төшләрен юрыйлар. Бәхтияр үзе дә бик назлы, иркә бала. Балалар бакчасына йөргәндә дә йөгереп барып, тәрбиячеләрен кочаклап ала торган иде.

дәвамы - http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2562

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар