Логотип
Язмыш

Азгыннар


 Җан өшеткеч бу хәлләр турында күптәннән белә идем. Тик язарга гына кыймый йөрдем. 



Врубка. «Бабай түгел мин аңа... әти, – дип әйткәнен үзем ишеттем», – ди картаймыш көнендә шундый мәсхәрәләр күргән Мәрьям апа. 

Врубка. «Иң авыры миңа: кеше белә, кеше сөйли, гыйбрәт итеп сөйли...» 

Иң куркыныч әкият тә моның кебек авыр тәэсир калдыра алмый. Иң куркыныч җинаять тә тора-бара бер тоныклана. Ә моны онытып булмый. Хәзер инде ишеткәнемә үкенә дә башладым. Ник сөйләттем, нәрсә дип ачтым аның йөз кат йозактагы җәрәхәтле күңелен? Нигә елаттым? Бөтен тормышын астын-өскә китергән, алай гына да түгел, сызып ташлаган ул вакыйгаларны искә төшерү, көлдән торгызу – үлеп, яңадан терелү белән бер бит ул. Нигә яздың, диючеләр булыр. Тормыш кагыйдәләренә, дин кануннарына якын да килмәгән, җир йөзендә, гомумән дә, булмый торган мондый гайре табигый хәлләрне кисәтү, сабак алу берәүгә дә артык булмас, минемчә.   

«Кем икәнен белеп бардым» 

Бик читтә, әбинең үзе әйтмешли, «шайтан почмагы»нда булып чыкты ул авыл (исемнәр билгеле бер сәбәпләр белән үзгәртеп бирелә). Зур да түгел үзе, кечкенә дә түгел... Хәер, бусы миңа барыбер. Йөзләгән чакрым араны үтеп, ул яшәгән йортны, аны эзләп килдем. Әнә ул, үзе сыман көч-хәл белән терәлеп торган иске капка төбенә чыгып баскан да, кулын маңгай өстенә куеп, кемнедер күзли. «Килеп җитәм» – дип хәбәр иткән идем. Түзмәгән, каршы алырга чыккан. Мине күргәч, бәләкәй гәүдәсе тагын да куырыла төште. Алда безне авыр сөйләшү көтә. Барын да әйтеп бетерә алырмы, көче җитәрме?! Кочаклап алуга, бөтен икеләнүләрем уч төбендәге кар шикелле эреп юкка чыга. «Әйдә, кызым, – ди ул шундый якын итеп, яратып, – самоварым кайнады, синең әле самовардан чәй эчкәнең юктыр...  Ул шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә капканы ачып җибәрә. Күргәнемнән баш әйләнеп, ис китеп торам: ишегалды тулы чәчәкләр, ниндиләре генә юк! Җәннәт почмагы ич бу! Бетеп барган бер авылда, төртсәң аварга торган бәләкәй генә өйнең койма артында шундый тамаша! Һич уйламассың, билләһи! Ә авылның табигатен әлләни димәс идем. Урамнары да тар, күрше-күләннең капка төпләрендә чәчәк түгел, әрем дә үсми әнә. Ә биредә... «Мин чәчәкләр яратам, төшемә дә гел чәчәкләр керә... Төшеңдә чәчәк күрүне әйбәткә юрамыйлар. Мин инде күрәсен күргән кеше. Хәзер берни куркытмый, үлсәм дә сүзем юк. Тик менә җирләргә якын кешем генә юк...» 

– Яратасызмы? – дим, ишегалды тулы ак ромашкаларга ишарәләп.  

                 – Яратам... – Әби бераз дәшми тора да, – әле кичә бабайның каберенә дә утыртып кайттым. Рәнҗеде дип, әллә ниләр уйлап ятмасын. Кызы гына башына җитте, кызы гына... Әйдә, шушы чәчәкләр арасында утырабыз, сөйләшүе дә җиңелрәк булыр. 

                   Мәрьям апа, сүзне икенчегә борып, җәһәт кенә өенә кереп китә дә самоварын күтәреп чыга, аны ямь-яшел чирәм өстенә китереп утырта. Ул арада ак җәймә, чынаяклар, тәм-том пәйда була. Аның кунак көткәнлеге сизелә. Ә бәлкем, янына кереп йөрүче дә юктыр аның. 

         – Миннән кеше өзелми, – ди ул, уйларымны җилгә очырып. – Хәлемне белеп торалар анысы, рәхмәт. 

– Ничек түзгәнсездер инде... – Сүземне нидән башларга белми торуымны Мәрьям апа шундук аңлап ала. 

             – Кешегә сөйли торган сүз түгел болар, – ди ул, әллә чакырганына үкенеп, әллә ургылып ташырга торган уй-хисләрен бүлешергә кеше тапканга сөенеп. Булсын, чит кеше булсын. Бер белмәгән, күз күрмәгән кешегә эч-сереңне бушату җиңелрәк тә, дөресрәк тә. 

          – Мин кияүгә соң чыктым, – дип сөйли башлый ул, тормышының берсеннән-берсе катлаулы юлларына тукталыш ясап ала-ала. – Шуңадырмы, кияүгә дә беренче сораган кешегә чыктым. Үзебезнең авылныкы түгел. Кем икәнен, каян килгәнен, безнең авылга ничек килеп эләккәнен соңыннан әйттеләр. Хәбәр килеп ирешкәндә, инде соң иде. Минем авырга узган чагым. Авылда чыбыксыз телефон әйбәт эшли бит. Өйдән-өйгә йөртеп, китереп җиткерделәр: имеш, ул миңа кадәр дә ике тапкыр өйләнгән. Имеш, аның беренче хатыннан бер кыз баласы бар. Имеш, аның икенче хатыны бик бай булган. Ул аңа шул байлыгы өчен генә өйләнгән дә. Күпмедер яшәгәннән соң, имеш, хатынын үтергән өчен төрмәгә эләккән. «Сине ни көтәдер инде, Мәрьям?» Халык гөж килде. Гайбәт бит ул йөри-йөри дә, суга төшеп югала. Сөйләделәр-сөйләделәр дә, берзаман оныттылар. Хәсәнем дә бу сүзләргә «әйе» дә, «юк» та димәде. Кайда эш кушалар, шунда эшләп йөрде. Ә мине бу сүзләр аяктан екты. Сөйләшми иде ул бу хакта минем белән. Кырт итеп кисә дә куя. Моның ахыры начар тәмамланды. Дүрт айлык авырымны югалттым. Бик авыр кичердем бу югалтуны. Ә аның исе дә китмәде. Шул чагында куып кына чыгарасы иде дә бит. Һаман да шул ялгызлык куркыта. Нишләрмен, дидем. Алда ни көткәнен белгән булсаммы?  Болары әле ачы фаҗиганең башы гына булган икән. 

«Бармыйча түзә алмыйм» 

Үткәненнән сабак алып, тәүбәгә киләсе дә бит... Ләкин юк. Ир көннәрдән бер көнне юкка чыга. «Ял көне җитә башладымы, берни әйтми, чыга да китә. Аннан, берни булмагандай, яхшы кәеф белән кайтып керә», – дип искә ала еракта калган җан әрнеткеч ул минутларны 80 яшенә җитеп килүче Мәрьям апа. Кайда һәм ни эшләп йөргәнен янә чыбыксыз телефон ирештерә. Район үзәгендә яшәүче кызы янына йөри икән. Кызы бит, йөрсен, балаңнан да кадерле кем бар бу дөньяда! Барулары ешаеп, инде гадәткә әверелеп киткәч, хатын иренә әйтә: «Мине дә алып бар әле. Кызың белән таныштыр, күрәсем килә», – ди. «Күрәсең киләме? Әйдә, алайса...» 

– Килеп кердек җитәкләшеп, – ди Мәрьям апа, әйтерсең, кичә генә булган вакыйгаларны күз алдыннан үткәрә. – Ишекне ачып җибәрүгә кызы иремнең өстенә ташланмасынмы... И-и үбешәләр, и-и кочаклашалар. Әйтерсең, мин юк та... Бераздан гына исләренә килделәр. «Нишләвегез бу?» – дим, хушым китеп. Шулай дигәч, уңайсызлана калдылар. Хәсән генә: «Күрмисеңме, сагынышканбыз». – дип куйды. Тегесе иремнең кочагыннан чыгуга, чак кына аумадым. Авырлы лабаса кыз! Әллә нишләп киттем. Ниндидер бер чиркану-җирәнү хисе биләп алды димме. Әтиле-кызлы торып яталар түгелме соң болар, җирбитләр... Берни әйтмичә, ишектән дә узмыйча, борылдым да чыгып киттем. Аңладым мин, барын да аңладым. Кызы янына барыр алдыннан ашыга-ашыга күлмәк алыштыруын да, хатын-кыз шикелле киенү-чистарынуын да... Тик бернәрсәне генә аңлый алмадым: ничек итеп, нинди намус, ни йөзең белән газиз балаң белән ятасың? Моңа җәза да уйлап табылмаган хәтта. Чөнки мондый җинаятьне адәм баласы күз алдына да китереп карамый. Ә иң хәтәре: кызы үзе асылына, үзе шуны тели. Җирәндем, күрәсем килмәде. Икенче көнне өйгә кайткач, чыгып китәргә куштым. Ә ул берни булмагандай: «Кызым ич ул минем, ә син – минем хатын. Ачуланма, әллә нишләдем, янына бармыйча түзә алмаска әйләндем», – димәсенме. «Азгыннар сез, – дидем, – мондый хәлне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк минем. Кеше белсә, нишләрсез. Авырлы да икән әле. Үз балаңның баласына әти буласың ич, хайван», – дим. Ярый әле хатыны күрмичә үлгән мондый оятсызлыкны... Җир тишегенә керерсең, билләһи. Мин кудым, ул китмәде. Кешегә әйтергә кушмады. «Сине дә яратам, аны да...», – диде. Баласы үсеп җиткәнчегә тиклем йөрде шулай ике арада. 

– Ә кызы кияүгә чыкмадымы? 

– Улына 8 яшьләр тирәсе идеме икән, чыкты ул бер иргә. Ире әйбәт кеше иде. Кулыннан килмәгәне юк. Эштән кайта да, кем чакыра, шунда китә. Әзрәк акчасы булыр, шабашка, дигән була. Гомер буе эшләде, хатынына ярарга тырышты. Ә кызы – Альбинасы, ире чыгып киттеме, әтисен чакыртып ала. Тегесе: «Малайны күрәсе килә», дигән сылтау белән тагын чыгып йөгерә. Соң гына кайта аннары. Хатын бик бозык, инде күрше-күлән дә шикләнә башлаган. Озак яшәмәделәр алар, – ди карчык тирән көрсенеп. – Икенче баласы тугач, бераз тынычланган иде. Баласы үсә төшкәч, тагын барырга тотынды бу карт җүләре. «Ярдәм кирәк аңа», – дигән була. Ә ире бичара, әз генә дә шикләнмәде. Кемнең башына килсен инде шундый бозык уй? 

Әбинең әйтүенә караганда, бер көн авыртып ятмаган, бер генә мәртәбә дә хастаханәгә йөрмәгән тап-таза ирнең кинәт аяктан егылуын, вафат булу сәбәбен табибларның таба алмауларын халык хатынга сылтый. «Бер туктамый чувашларга йөри, гел шунда ул. Нәрсәдер эшләтә, сихерли ул аларны», – ди аны белгән кешеләр. 

            – Иреннән туган кызы кыяфәте белән әнисенә охшаса да, үз-үзен тотышы, холкы башкача: тәртипле бала, – ди Мәрьям апа. – Әтисе ягына тарткандыр. Күршемнең апасы шунда – үзәктә яши. Альбинаны яхшы белә. Бергә эшләгәннәр диме шунда. Үзара сөйләшкәндә, әллә чынлып, әллә уйнап, ычкындыргалап куя ди. Имеш, аның икенче баласы да  – Хәсәннән... Әтисен «әти» дип әйтми, «Хәсән» дип кенә җибәрә. Ул гомер буе кыланмышларын кеше белми дип йөрде. Йөзенә бәреп әйтүче булмагач, шулай уйлагандыр инде. Аннары... ничек әйтәсең? Дөньяда булмаган хәл бит. Оят, билләхи. 

             «Дөньяда булмаган хәл»ләр, сирәк булса да, очрап торгалый шул. Һәм аның ахыры һәрвакыт аяныч тәмамлана. Язганым да бар: Козловкадагы хатын-кызлар колониясендә 19 яшьлек кыз баланың тимер рәшәткә артына килеп эләгү сәбәбен ишеткәч, үземә озак урын таба алмый йөргән идем. Бәлкем, ул бала инде күптән иреккә чыккандыр. Тик ул гел күз алдымда, томырылып торган зур кара күзләрен тутырып миңа карый. «Коткарыгыз мине бу читлектән», – дип әйтергә теләве иде микән. Җинаятькә аны имансыз әтисе этәргән. «Көчләргә дип өстемә килә башлагач, пычак алдым да кададым. Үтерәм дип кадамадым. Хурлыктан сакланыр өчен», – дигән иде ул. Һич тә аны аклап әйтүем түгел. Беркемнең дә кеше гомеренә кагылырга хакы юк. Шуңа җәзасын алган да инде. Ә шулай да кыз жәл, сынган язмыш, билгесез киләчәк...    

           Хәсән бабайның вафатына әле ел чамасы гына икән. «Соңгы арада бик биреште, – ди Мәрьям карчык. – Озак кына урын өстендә ятты. «Кызыңны чакыртыйммы, бәлкем, әйтәсе сүзең бардыр?» – дим. «Юк, чакырма, күрәсем килми», – ди. Миннән гафу үтенде. Ходай ярлыкасын, дидем.  

– Олы малай белмиме соң аның бабасы түгел, әтисе икәнен? 

– Юк-юк, белми... Белә күрмәсен, оят бит, балага оят, – ди карчык. – Ул инде хәзер бала түгел, үзе ике бала атасы. Алай дисәң... – Мәрьям апа бераз уйланып тора да: – Кеше теле тик тормый, күптән җиткергәннәрдер инде. Таш та куйдырып киткән әнә, бабам дип куйганмы, атам дип куйганмы, кем белә... Кызы гына гаепле, кызы гына, – ди әби бөтен нәфрәтен шул сүзгә салып. – Дөрес яшәмәде, Ходай кичерсен. Мин дә дөрес яшәмәдем. Зур гөнаһның шаһиты булдым, түздем, сабыр иттем. Әни миңа: «Син битлек белән тудың. Бәхетле булырсың», – дип әйтә торган иде. Битлек белән туганмын шул. Югыйсә болай эшләмәгән, күрмәмешкә салынып йөрмәгән булыр идем. Чаң сугарга, аны бу гамәленнән туктатырга кирәк иде. Шул инде... «Бозык белән шөгыльләнә», – диделәр. Әтисен дә бозгандыр ул кәһар. Үлгәндә соңгы сүзе: «Каберемә якын килмәсен» булды. Аңлагандыр дим мин аны. 

...Үземне, тәнемә пычрак су койгандай хис итеп, кайтыр юлга чыгам. Артыма борылып, әбигә кул болгыйм. Чәчәкләр арасында ул тагын да кечерәеп, бетәшеп калган сыман. Ак күлмәкле, ак яулыклы... ак күбәләк. Ул инде яшәми дә кебек. Җаны гына шул аллы-гөлле чәчәкләр арасында очып йөридер сыман. Очрашуны көтә микән?! «Кылмышларыгызга күрә, мәңгелек җәзага дучарсыз» (Сәҗдә сүрәсе, 32-14), диелгән Коръәндә. Юк, очрашмас аларның юллары... Тормыштагыча инде... аеры булыр. 
               

 

             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәдинә ханымның тагын бер искиткеч язмасы җанны тетрәндерде. Кемгә гайбәт, кемгә гыйбрәт. Аллаһым сакласын бозыклыктан. Мәр*ям әби кызганыч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алла сакласын. Бозыклык....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер да дорес ка окшамаган, ямсез, укыуын ла читен, атасы узенеке тугелдер, икенсе кеше баласы булырга момкин, уз атасын ан саламат бала тыуа тимени, кит моннан, уф, улям инде?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эбинен зур ялгышы.Тырный-тырный куып чыгарырга кирэк булган ул хэшэрэтне.Кызына килгэндэ,хэшэрэт елан.Ничек итеп белэ торып атан кочагында ятарга.Аллам сакласын.

          Хәзер укыйлар