Логотип
Язмыш

Авыл «брачы» – рәхмәт фәрештәсе


                                 Вәҗи агай
Һәр авылның үз Хуҗа Насретдине – бүтәннәргә охшамаган кызыклы берәр кешесе булмый калмыйдыр ул. Мәзәкчән, зирәк, холкы-табигате сәеррәк агай безнең Яңавылда да бар иде. Вәҗи агайны Хуҗа Насретдинга охшатуыбыз хак. Хәер, чын Насретдинны кем күргән дә, кем аның белән сөйләшкән соң әле...
Үсмер чак. Эче ак эмальле чиләк күтәреп, капкадан Вәҗи абзый Минһаҗев килеп керә. Атлап йөрүе дә, сөйләшүе дә тиз-тиз аның: «Әй, кем бар өйдә? Әйт, савыт чыгарсыннар! Бер аягың монда, икенчесе... Җәлт җөр димәдеммени, ник терәлеп каттың, ә?! Аю биетерләр дип белдеңме әллә?» Сөйләшүе шулайрак иде аның, теле үткен – пычак инде! Кырыс, таләпчән. Ә мин ак эчле яшел чиләктән, безнең якта бидрә диләр, күземне аера алмый, сихерләнгәндәй, тик басып торам икән. Бидрәдә мөлдерәмә тулы яңа аерткан яшь, сыек бал! Бәләкәй аш чүмече дә шәйләнә. Ул җәйне Вәҗи абзый өй борынча йөреп, гаиләдәге кеше санынча, чүмечләп бал өләштте. Гаиләсе авыл халкы өчен үрнәк, мул-җитеш  тормышлы иде алар. Кара-каршы ике йорт, каралты-кура төзек, мал-туар ишле, умарта кортлары выж да выж очып, чәчәк балы ташып кына тора. Агай хуҗалыкчыл. Әле дә уйлыйм, ил буенча байлар гынамы, көннекен-көнгә ялгый алмый изаланучы ярлы халык та чутсыз үрчегән заманда яшибез бит. Яңа байларның кайсысы гына, урам буйлап, дөньяны тигезләргә теләп, чүмечләп-чиләкләп бал өләшеп йөри икән?! Ишеткән дә, күргән дә юк мондый хәлне. Юмартлык кына түгел, мондый эш-гамәлләр кылыр өчен хәләл-хәрамны аера белү, күңел киңлеге дә кирәк шул. Эшчән, тырыш бу гаиләгә мәрхәмәт хисе өстән салынган булгандыр, бәлки. Гаиләгә диюем юкка түгел, сүз башым бит Шүрәле – Вәҗи агай килене Кафия апа – авыл «докторы», миһербанлы ханым турында. Ханым дип атау гаҗәп тоелса да, арттыру юк монда. Затлы-зыялы зат ул Кафия апа.



Вәҗи агай дигәннән, мәзәк итеп сөйләнә торган тагын бер вакыйга хәтергә уелып калган. Безнең авыл халкы кунакка йөрергә, кунак сыйларга әвәс. Хәер, борынгыдан килгән гадәт – кунак ашы кара-каршы. Берчак шулай туган-тумача, дус-ишне мәҗлескә чакыруны өйдәгеләр Вәҗи абзыйга йөклиләр һәм...
Аш вакыты җитүгә, Минһаҗевлар йортына халык агыла башлый. Олы якка әзерләнгән зур табын артына да утырталар мәҗлескә – ашка килүчеләрне. Кече өйгә дә тиз генә табын корып куялар, хәтта келәткә – бала-чагага дигән өстәл тирәли дә тезеп утыртып карыйлар. Юк, кунакларны урнаштырып бетерү һич мөмкин түгел. Вәҗи агай чакырган кунаклар ике өйгә, келәткә дә сыймый. Киң күңелле агай бөтен авылны ашка чакырган! Утырыр урын юк, дип, авылдашны борып җибәрү дә күңелсез. Икенче көнне дә табын корып кунак сыйларга туры килә хуҗабикәләргә. Сүз уңаеннан, Вәҗи агай сыман сеңлем Рәзилә дә юмарт, йөремсәк иде. Кунак чакырырга кушсалар, чик-чаманы оныта торган гадәте сер түгел. Авыл бит ул. Һәммәсе таныш. Очраган берсен ашка дәшә. Аңа йомыш кушканда әнкәйнең: «Мине дә Вәҗи абзаң сыман өй түбәсенә менеп китәрлек итә күрмә!» – дигәне һич онытылмый. Безгә кызык. Вәҗи агайның үзе чакырган кунаклардан качар урын табуына куанып, рәхәтләнеп көлешәбез.
      
Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә керер, дигән борынгылар. Кафия апаны күптән күргәнем юк иде. Кайткач, хәл-әхвәлен белешәсе иттем.
Ә ул өйдә юк икән. «Иртәдән бирле бакчада, карлыган җыя. Чиләге тулмый керми инде ул. Хәзер чакырам», – ди оныгы. Туктале, аңа бит... узган ел ук туксан яшь тулды түгелме соң! Туксандагы әбине бөкерәйгән карчыктыр дип уйларга күнеккәнбез. Ә Кафия апа һаман да элеккечә: төз гәүдәле, зифа буй-сынлы, җитез хәрәкәтле сөйкемле ханым, мине әллә каян танып, кочаклап ук алды.
– Сөбханалла, күз тимәсен! – дим мин, аңа сокланып та, кызыгып та.
– Аяклар гына бетте, – дип куя ул, зарлануны килештерми, кыенсынгандай. – Ул кадәр йөрүгә соң! Сигез авылга хезмәт күрсәтү вазыйфама керә иде бит. Яңавыл, Бәзәкә, Әрем, Вольный Труд, Иске һәм Яңа Никольскийлар... Чокырча, Октябрь дигәннәре бар иде бит тагын. Хәер, ул бәләкәй авыллар юк инде хәзер. Әйдәле, чәй эчә-эчә сөйләшик. Кайтуың шәп булган, тамак та кипкән ие.
Өстәл тулы тәм-том. Оныклар әбиләренә күчтәнәч ташып кына тора. Хәер, әби дә димәссең аны, чәен пешерә, касәләргә бүлә-бүлә тәмләп сөйли дә сөйли:
– Безнең әнәй дә озын гомерле булды, йөзне тутырып бакыйлыкка күчте. И аның күргәннәре! Без җиде бала үстек: бер егет, алты кыз. Туганнарның икесе яшьләй гүр иясе булган. Әтиебез дә иртә китеп барды. Ә абыебыз – бердәнбер ир-егет инде сугыш бетә дигәндә – кырык бишенче елны хәбәрсез югалды. Бала хәсрәте аяктан екты әнәйне – көтә-көтә, елый-елый күзләре сукырайды. Унике яшемнән апалар белән бергә колхозда эшли идем инде мин. Урак та урдык, кыр казлары кебек тезелешеп борчак, печәнен дә чаптык. Ашлык та суктык. «Безнең кебек гомер буе колхозда чиләнәсең килмәсә, тырышып укы!» Әллә апаларның гел әйтә торган шул сүзе үзәк-бәгырьләргә үткән, киресенчә, көч биргәндер дип тә уйлыйм, кырык өченче елда – унбиш яшемдә Минзәләгә чыгып киттем.
Минзәләдәге ФАШ – фельдшер-акушерлар әзерли торган көллияттә өч ел укыгач, таныклык тоттырып, Яңа Бәзәкә авыл Советына кергән төбәкләргә медицина хезмәте күрсәтергә дип, юллама бирәләр аңа. Кем белә бит, яшь туташның шул чакларда армиядә хезмәт итеп кенә кайткан Илдархан Минһаҗев – сәер һәм киң күңелле Вәҗи агай улы белән танышуы, күп тә үтми, һөнәрле-акыллы егет белән чәчләре чәчкә бәйләнүе безнең авыл халкы өчен бәхет булгандыр әле.
Удмурт урманнары арасында адашып утырган Бәзәкә, Яңавыллар Татарстан өчен үгигә тиң дисәң дә, арттыру булмас. Читтәгене кем чутка-санга тыга соң?!
Гали кызы Кафия туып-үскән Йолдыз бистәсе дә бездән егерме чакрымнар ары, олы юл өстендәге Кырындыга терәлеп кенә торган бәләкәй авыл.
Әйе, һөнәрле, егәрле, белемле кеше авыл өчен мактаныч кынамы, терәк тә ул. Күптән, балачакта бер якын дус авызыннан ишеткән бәян әле дә күңелемдә.
«Әнәй түр якта ап-ак булып агарынып, ыңгырашып ята. Әби өйдәге барлы-юклы чүпрәк-чапрак, сөлге, тастымал, урын җәймәләрен бидрәләргә дыңгычлап тутырды да мине чишмәгә кер чайкарга җибәрде. «Әгәр кем дә кем очрап, бу ниткән кер, дип сораштыра башласа, йод түккәннәр ялгыш, диген. Башка бер сүз әйтмә!» – дип кат-кат кисәтте. Чиләкләрне ялгашка бушатсам... Кер – лычма кан. Балаларның күлмәк-ыштаннарына кадәр кара кан – чайкап-чайкап та бетми. Шулчак берәү суга төшкәнен күреп йөрәгем өшеп китте. Авыл «брачы» Кафия апа икән. Оятыма каршы, очравын яхшыга юрамаган идем –   чынында бәхет булган ул. Күбекләнеп кан аккан ялгашка күз салуга: «Кем? Әнәңме?» – диде дә, җавап көтеп тормыйча, көянтә-чиләген ташлап безгә йөгерде. Рәхмәт фәрештәсе канатын җәйгәндәй, биш сабыйны ятимлек-бәхетсезлектән саклаган сирәк очрак иде бу. Әгәр соңласа, әнисез каласы булганбыз ич!»
                        Җаннан җан яралганда  
– Мин килгәндә Яңавылда медпункт та юк иде бит. Минҗиянтәйләрнең ике тәрәзәле почмак өендә ясап куйдык беренче «шифаханә»не. Кызлары Бәдәр – санитарка, җилкәгә җилкә терәп кырык ел бергә эшләдек. Мәнле, булдыклы рәис Рифкать Гыйльметдинов эшкә килгәч, бөтен шартын китереп медпункт төзетте. Сугыш чорында авырлы хатыннар кайсы өендә, кайната-кайнана белән яшәгәне исә мунчада бәбиләгән. Шөкер, баладан үлүче булмады. Им-том ясап авырын төшергән хатыннар турында сөйләү авыр. Аборт ясау тыелган заман бар иде. Санаулы гына ир-ат сугыштан исән кайтты. Халык фәкыйрьлектән, яра-җәрәхәтләрдән интегә. Унар бала үстерү һәркемнең кулыннан килми шул. Ә табигать үзенекен итә – йөккә уза хатын-кыз. Бәбигә авырган әниләрне район үзәге Әгерҗегә илтергә дигән күрсәтмә килде. Күрсәтмә бар, «Ашыгыч ярдәм» машинасы юк. Бездән ерак түгел – егермеләп йортлы Вольный Трудта бәләкәй хастаханә бар барын. Әмма шартлары... ташка үлчим. Төн уртасында берәү ишек кага: «Хатын бәбигә авырый, хәле начар», – ди. Әрем авылы бездән өч чакрым ары. Аяк асты тайгак, пычрак. Атка атланып килгән бу ир. Үзе ат өстендә, мин артыннан эт сыман җәяү теркелдим. Көчкә барып җитсәк, хатын хәл эчендә. Хастаханәгә илтергә кирәк. Транспорт тап, дип чыгарып җибәрдем ирен. Туасы җан синең мыштырдаганыңны көтеп ятмый, туа. Барыбер Әгерҗегә илтәсе. Ә берчак икенче йөкле хатынны Вольный Трудка илтеп тә җиткердем. Баш табиб каршыма чыкты. «Бездә таба алмас, Әгерҗегә илт!» – ди. Әле дә ярый сөт ташый торган машина китеп өлгермәгән. Хатынны кабинага утырттым. Үзем йөк әрҗәсендә – сөт бидоннары арасына кысылып басып барам. Май заводы Тирсәдә иде. «Ары китәргә хакым юк, путевкамда Тирсә», – ди шофер. Өч юл чатында басып торабыз: хатынны тулгак тота, йөрәктә утлар яна. Яңгыр астында, юлда бәбили башласа, ни кылырмын? Сабырлыклар бир, мәрхәмәтле берәр адәм очрасын иде, дип Ходайга ялварам. Бәхеткә, йөк машинасы туктады. Ирем Илдархан техника җене кагылган шәп механик бит. Танышы икән. «Кафия апа, синең хакка гына утыртам, юлда милиция очраса, праваны алалар», – ди бу. Исән-имин барып җиткәнгә, җаннан җан яралганда бала һәм ана исән калганга сөенәсең. Авырлык онытыла. Кендек әбисе дә булырга туры килде, дөнья бу!
– Игелекләр күп кылгансыз. Фаҗигале хәлләр дә баштан кичте, дисез...
– Әйе, һәммәбезне тетрәткән ул хәл әле дә онытылмый! Төнге сменада җир сукалап тәмам арыган ике сукачы, таң алдыннан юл читендәге чүмәләгә ятып, аз гына черем итмәкче була. Ул арада боларны алыштырасы механизатор килеп тә җитә, аны-моны абайламый, кабызып та җибәрә тракторын. Рәисебез Рифкать машинасы белән мине килеп алды. Гыйльмулла аңсыз. Носилка-фәлән юк. Киң, озын такта таптылар. Хатыны Мәгърифәгә хәбәр итәргә кирәк. «Мин әйтә алмыйм, үзегез... Зинһар», – ди Рифкать. Мәгърифә килеп җитте. Башы кара кан Гыйльмулланың, аңына килеп бер сүз: «Венераны ташламагыз!» – дип әйтте дә, күз алдында өзелде, бахыр. Эшчән, тырыш, якты кеше иде. Мәгърифә – Сарман кызы, китапханәче, клуб мөдире. Мәхмүзәттәй килен оныкны туган ягына алып китәр дип өзгәләнә. Китмәде Мәгърифә, озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләде. Кызы ятим булмады, иренең энесе Нурулла белән бер егет үстерделәр.
– Шәфкать туташы, фельдшер, акушер-гинеколог – авыл «брачы» җитмеш төрле һөнәргә ия. Рәхмәт фәрештәсе ул, дисәләр, гаҗәпме? Әйтәләр иде бит.
– Фәрештә – күктә, адәм баласы – җирдә. Машина ватылса, сүтәләр, кое кипсә, күмеп куялар, мал чирләсә, суялар. Ә кеше авырса, күз текәп, сиңа килә: ярдәм итәр, терелтер, коткарыр дип ышана. Ышанычны аклау – мәртәбәле гамәл. Көн дими, төн дими, авыл халкы сәламәтлеге сагында торган апагыз. Еллары нинди иде бит. Кырык җиденче ел аеруча авыр булды. Сугыш бетәр, тернәкләнербез дип түзде халык, хәлсезләнде: тегесе юк, монысы... Кер сабыны – дефицит. Ачлыктан, юклыктан бетерешкән авыл өстенә чирләр ябырылды. Тимгелле тиф, корсак тифы, скарлатина, кызамык. Мәктәптә балаларны йогышлы чиргә каршы торырга өйрәтәбез. Йорт саен йөреп, хәл-әхвәл белешүне гадәткә керттек. Күп йөрүнең нәтиҗәсе булды: кемдер иярткән куркыныч чир – корчаңгы, трахома ише яман нәрсә таралмады. Беркөн ялгыз яшәүче Миргалим Саттаровларга кердек. Бетләгән карт белән карчык. Балалары да, мунчалары да юк. Күршегә мунча яктык, юындырдык. Бәдәр белән икәү күмер үтүген кыздырып, эчке-тышкы киемнәрен җөйләре буенча үтүклибез. Чир таратучы вак хәшәрәтләрдән котылды картлар. Баштан кичкән гыйбрәтле хәлләр күп инде. Әхияр ферма мөдире иде. Арлардан танышы сугымлык мал кайтарткан. Тиресен тунаганда бармагын кискән. Гөбе кебек булып шешкән беләге. Берәр дару бирсәң, үтәр, дигән була. Күрәм, начар чиргә охшап тора бу. Районнан белгечләр чакырттык. Казаннан ук килделәр. «Сибирская язва» авылга таралмаганга сөендек! «Брач» кынамы, разведчик булырга туры килә кайчак! Эче авыртып, Рәсил атлы егет килде. Сукыр эчәк, шартламасын, Әгерҗегә! – дим. Кичен авыртуы басылган. «Эш кала, кайтам», – ди икән бу. Табиб – таныш егет: «Аппендицит дип Кафия апаң белми әйтмәс», – дигән. «Күрәзәче икәнсез. Шартлый язган! Рәхмәт», – дип кайтты Рәсил. Кемгә күпме гомер бирелгәнен берәү дә белми, Ходай кулында, дибез. Әмма килеп терәлсә, Алла урынына күреп, табиблардан ярдәм көтәбез. Чир якаңнан алса, вакыт, акча белән исәпләшмисең. Йокларга ятсаң, мунча керсәң, бала имезгән чакта да, гүя сакта син: кемдер ишегеңне тартмыймы? Ярдәм өмет итеп кем килсә дә, өстеңә халат эләсең дә бар эшеңне ташлап чыгып йөгерәсең. Күңеле ак булсын кеше сәламәтлеге сагындагы шәфкать иясенең. Әле дә ярый Илдархан абыегыз сабыр булды. Ат җигеп, матай белән авыру янына озатып куйган чакларын сагынам. Үзем теләп алган язмыш – ике биана белән яшәдем. Биатайның сеңлесе ялгыз картайды. Йорты ишелеп төшкән бер көнне. Бала-чагасы юк. Кая барсын? Безгә килдисә, кызларны сөеп туялмый. Рәзилә, Гүзәлия, Җәүһәриягә энекәш – төпчегебез Җәүдәт туды. Күрәм, кызыга Фатыйма апа гаиләле тормышка. Ишленең эше дә күп юкса, ашы да. Биатайның бик сыендырасы килми. Вәҗи дигән атың бар, туганың, хәер сорашып, кеше өстендә йөрсә, ояты кемгә, дидем кыюланып. Юасы-җыясы, пешерәсе-төшерәсе сиңа – киленгә, түзәлсәң, диде бугай. Түздем. Җиңдем. Шөкер, матур яшәдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    минем эни турында язылган бу хэл

    • аватар Без имени

      0

      0

      Табиблардан бик куп Тора шул. Аллах Тэгалэ исэнлек саулык бирсен узлэренэ.

      Хәзер укыйлар