Логотип
Язмыш

Анда, офыклар артында...

Улы очучы әтисеннән сорый икән: «Әти, очучыларны бик тә сабыр, нинди генә очракта да кызмый, диләр. Дөресме?» «Дөрес». «Алай булгач, мин хәзер көндәлегемне алып киләм».
 
 
Ирем хәрби очучы, диюгә, дәрәҗәмнең үсеп киткәнен сизә идем. 
 
Ул көн бик авыр булды Энҗе өчен. Әлки районының әллә кайдагы бер авылына йогышлы чир чыганагын ачыкларга җибәргәннәр иде аны. Эшемне тиз генә бетерермен дә, тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән иде. «Проба гына алам»,  дип киткән санэпидстанция фельдшеры күзләр дә карады ул көнне, колаклар да... Көне буе эссе кояш астында, тузанлы юлларда дыркылдау «килешкән», кичкә бөтен тәне калтырап, башы чатнарга тотынды. Ә фатирда бергә торган Нинага клубка чыгарга иптәш кирәк. Кыстапмы-кыстый. Синең чирләвеңдә эше юк. Өстенә пәлтә, аягына калын оекларын киеп, Нинага иярми булмады Энҗегә. 
Ярый әле Нинага ияреп клубка чыккан ул. Өйдә калган булса, Әмир аны ничек килеп табар иде? Анысы, никах күкләрдә укыла диләр дә диюен, аңа кадәр насыйбыңны табасы бар бит әле. Яшьләр вальс әйләнгәндә борынын пальто якасына яшереп, бөрешеп утырган кызны Әмир оясыннан егылып төшкән сандугач баласына охшаткандыр. Учларыма алып җылытыйм мин аны, дигәндер. Әмма Энҗенең үз хәле хәл әле, егет күзләрендә кабынырга әзер сөю чаткыларын күрмәде ул. 30 градус эсседә пәлтә киеп биеп йөрмәс бит инде?! Ә, юк икән, егет күзендәге теге очкыннар инде кабынып, уты йөрәккә төшкән икән инде. Бу сандугач баласын үзеннән бер дә калдырмас ул бүтән. Ул аны үзе белән ерак-еракларга алып китәр, ә аңынчы... Ә аңынчы чәчәкле-ширбәтле төп-төгәл бер ай вакытлары бар әле. «Чык миңа кияүгә, – ди Әмир. – Ерак-ерак җирләргә бергә очыйк». Бик чыгар иде Энҗе, әнисе авырып ята. Бу юлы Ерак Көнчыгышка егетнең үзенә генә китәргә туры килер инде. Әмма җаны ялгыз түгел, йөрәгендә сөйгән кызының вәгъдәсе бар. Озакламас, ярты елдан кайтыр ул, менә шунда инде гөрләтеп туй итәрләр.
 
Никадәр генә озак тоелмасын, көткән көн барыбер җитә. «Бие, сиңа сөенче, киявең кайта!» – почтальон кызның кулыннан аласы шушы өч сүзле телеграмманы ни зарыгып көтте бит инде Энҗе: «25 е кайтам, каршыла!» Бирергәме, бирмәскәме, дигән сыман икеләнеп торганнан соң, әле генә сөенечтән тыпырдаттырган почтальон аңа тагын бер «кош теле» суза: «Хәзер үк кайт, әниең үлем хәлендә». Бәлки, әтисе юри генә язгандыр? Ул бит кызының хәрби егеткә кияүгә чыгуына теше-тырнагы белән каршы иде. Бер ишектән керде, икенчесеннән чыкты Энҗе. Әмирнең кайтканын көтеп кенә алды да әнисе янына – Аксубай районына, Яңа Ибрайга «очты». Болай да исәпле ялның ике атнасы аңсыз яткан әнисе янында узды. Утлар йотты инде Әмир, бу юлы да кавыша алмаслар микәнни? «Үлем вакыты кичектерелә, никахныкы – юк», диләр бит. Зурдан кубып туйлар итмәсәләр дә, йоласына туры китереп, матур гына бәйрәм ясадылар. 
 
Әмиргә ияреп, Җир шарының читенә китеп бара Энҗе. Газиз әнкәсен башка мәңге күрә алмаячагын белми әле ул. Алда үзен нинди кыенлыклыр көткәнен дә белми. Мең мәшәкатьле, мең борчулы булса да, яратып яшәгәч, авырлыкларны күңелле хатирә итеп кенә искә алачак әле ул. Ә аңынчы... Ә аңынчы яшь кәләшен Уссурийск гарнизонының буп-буш бүлмәсенә алып кайтыр әле Әмир. Буш булырга тиеш булмый да бит, бер фатирда яшәгән егетләрнең һәркайсы ялга кайткан җирләреннән өйләнеп килгәннәр дә, уртак гарнитурдан үз өлешләрен алып чыгып киткәннәр. Кем өлгеррәк – шуңа күбрәк. Әмирләргә бер шифоньер белән бер тумбочка утырып калган. Әнә шулай буш бүлмә һәм өч табут белән каршылый Ерак Көнчыгыш. Ул өч табут – соңгы кат күккә күтәрелгән хәрби экипажныкы. Җирдә йөргәндә дә әҗәл үкчәңә бастырып килә, ә күктә ул тагын да якынрак. Моның шулай икәнен яшь ханымга гарнизонга аяк баскан көнне үк аңлата язмыш. 
 


Авария

– Бер дә онытмыйм әле, – дип искә ала Энҗе апа күңеленә гомерлек шом булып кереп калган ул вакыйганы. – Апрель ае иде. Әмиргә төнлә очасы. Ул чыгып китүгә яңгыр сибәли башлады. «Бүген очмаслар, озакламый кайтыр», – дип, керогазга бер чиләк су утырттым. Улыбыз Марат бәби генә иде әле, аны юындыру өчен суны шулай керогазда җылытам. Маратны йоклатам дип, үзем дә йокыга киткәнмен. Бала елаган тавышка уянып, аны күкрәгемә салдым да, кулымны артка шудырып, Әмирне барлыйсы иттем. Ә анда – коточкыч бушлык һәм җан өшеткеч салкынлык. Беләсезме, ул урыннан шулкадәр салкын бөркелә иде, мин аны искә алсам, әле дә өшеп куям. Йөрәгем жу итте. Димәк, нәрсәдер булган, югыйсә Әмир инде әллә кайчан өйдә булыр иде. Баланың имеп туйганын көчкә көтеп җиткезеп, коридорга чыктым. Күршедәге фатирда Әмир белән бергә оча торган Женя Григорьев яши, шуларның кыңгыравына бастым. Ишекне Женяның хатыны Нина ачты да, мине күреп, сискәнеп китте. «Женя кайттымы?» – дим. «Юу-ук», – ди Нина, истерика белән чәченә ябышып: «Ой разбился, это мой Женька разбился!» «Туктале син, Женя икәнен каян беләсең?» Бүген генә өр-яңадан киенеп киткән икән. Русларда яңадан киенү начар фал. Ниналарның йокы бүлмәсеннән аэродром күренә. Икәүләп, тәрәзәгә капланабыз. Инде таң беленә. Нидер булган инде, анысы бәхәссез, ләкин ни икәнен генә белмибез. Ниһаять, иртәнге дүрт тулганда еракта ике ут шәйләнде – машина фаралары. Мин тиз генә үзебезгә чыктым. Очыш яхшы үтеп, кәефе шәп чакларда Әмир сызгырып кайта торган иде. Бу юлы сызгыручы юк. Подъездда аяк тавышлары. Мин тын алырга да куркып тыңлыйм, менә алар менеп җитәрләр дә, безгә тукталып та тормыйча үтеп китәрләр кебек... Юк, тукталды... Әмирнең ишек ачканын ишетеп, каршысына атлыйм. Борчылганымны белдермәскә кирәк. Тавышыма – илтифатсызлык, йөземә пошмаслык чыгарып, имеш, йөрисең инде кешенең йокысын калдырып, нигә соңга калуларын сорыйм. Андый чакта Әмирнең холкы кызу: «Күрәсең бит, исән!» Бүген ул берни дә аңлатмаячак. Аларның нинди бәлагә очраганнарын мин иртән генә беләчәкмен. Яңгыр ява башлаганда Әмир һәм тагын өч экипаж һавада кала. Самолетларны юеш асфальтка утыртырга туры килә. Звено командирлары Гаврилин оста гына төшеп утыра, ә болар бит әле яшь, тәҗрибәсез. Гаврилин артыннан төшкән самолетны туктата алмыйлар – кырга чыгып китә. Аның артыннан ук төшеп кунган Әмир самолеты да тиешле сызыкта туктамый, туп-туры тегесенең өстенә бара. Ике самолетта да 20 шәр тонна керосин. Канатлары белән генә бәрелешсәләр дә, дөртләп кабыначак. Тегесенә ярты метр кала, Әмир самолетны туктата. Өченчесенә инде һавада чакта ук кычкыралар: «Тормози! Тормози!»  Зыян килгән самолетларны летчиклардан түләтергә кушыла. Дөрес, соңыннан аларның тәҗрибәсезлеген искә алып, бу карарны юкка чыгаралар чыгаруын.
 


Батырлык

...Энҗе апа алдыма калын гына папка китереп сала. Әмир абый турында истәлекләр сакланган бу папканың бите саен бер хатирә... Еллар сарысы сеңгән газета битләреннән беренче класслы хәрби очучы, капитан Әмир Хәсән улы Галиев елмая. Кулыма «Советский патриот» газетасының 1981нче елгы санын алам. Таныш исемне эзлим. Менә ул: «Самолет, нащупав фарами полосу, мягко приземлился. Галеев сядет в любых условиях...» 
– Әмир татарларны бик ярата, частьларына килеп эләккән татар егетләре булса, үз канаты астына алырга тырыша иде, – дип, шушы мәкаләгә кагылышлы тагын бер истәлеген барлый Энҗе апа. – Кәрим исемле бер егет бар иде. Әмир аны үзенең экипажына алды.  Улым белән әтиебезне эштән каршыларга чыккач, күрәм, безгә таба кызу-кызу атлап шушы егет килә: «Әмир Хәсәнович бик шаян кеше икән, – ди бу. – Штораларны ябып, самолетны «күз йомып» утырта». (Берни дә күрмичә, фәкать приборларга гына карап утыртуны шулай атыйлар.) Менә Әмиргә эләкте ул көнне. «Мине тол, улыбызны ятим итмәкче буласыңмы? Мин иртәгә үк Татарстанга кайтып китәм!» Башкача алай эшләмәскә вәгъдә биргән иде ул шул чакта. Ә менә тормышта аның бу күнегүе кирәк булып чыкты. Төнге очыштан кайтышлый, беркөн аэродромда ут бетә. Запас аэродромга барып җитәргә ягулыгы җитмәсен аңлаган Әмир деспетчердан фаралар ярдәмендә генә төшеп утырырга рөхсәт сорый  һәм, 20 миллионлык самолетка да, экипажга да зыян салмый-нитми генә, уңышлы төшеп утыра. Аның бу гамәлен батырлык дип бәяләп, бу мәкалә әнә шул очрактан соң басылган иде.
 
 

Төш

– Ачуым килеп, кайтып китәм дисәм дә, чынлыкта минем кайтып сыеныр урыным юк иде. Ул вакытта әни үлгән, әти башкага өйләнгән. Мин хәтта әнине дә җирләргә кайта алмадым. Җирләү түгел, әниемнең үлгәнен дә вакытында белмәдем. Бер дә онытмыйм әле, 24 февраль көнне төш күрәм. Имеш, хат алганмын. Анда әти кулы белән (сулагай иде ул һәм аның язуы үзгә иде): «Энҗе, кызым, син елама инде, әниеңне кайтарып булмый, ул 24 февральдә 12 туларга 10 минут кала җан бирде», – диелгән. Күңелемә шом керде. Күрше Люба шулай да төшемне яхшыга юраган булды, имеш, үлгән дип күрсәң, гомере озын була. Бераз тынычландым. Әмма... 8 Март көнне Фәридә апамнан хат алам. Конверт тышына безнең адресны гади карандаш белән генә язып куйганнар, ул инде сөртелеп бетә язган. Ерак Көнчыгышка кадәр ничек килеп җиткән ул!  Өйдә ручка бетте микәнни дип, көлдем дә әле. Ачсам... нәкъ мин төштә күргән теге хат: сүзе – сүзгә, өтере өтергә туры килә. Без ул көнне дуслар белән 8 Мартны бәйрәм итәсе идек. Бәйрәмне бозмыйк, дип, без бу хакта беркемгә дә әйтми торырга булдык. Анда барасы гына булмаган, мин моның өчен әле дә үземне гафу итә алмыйм, ә без бардык. Гел әниләр турында гына сөйлиләр, җырлыйлар: күңелем түзмәде, өстәлгә капландым да да үксеп елап җибәрдем. Бозмыйк дигән бәйрәмнең барыбер яме китте.
Ул чорда хәрбиләрнең абруе югары иде. Хәрби тормыштан романтика эзләп ялгышучылар да булды.
Әнинең үлеменнән соң ак әйбергә карый алмый башладым, өйдә дә берүзем калырга куркам, ә Әмирне гел командировкаларга җибәрәләр. Уйладык та, беразга туганнарым янына кайтырга булдым. Самолетта 13 сәгать очып, алты айлык бала белән Казанга кайтып төштем. Аэропортта энем белән сеңлем каршы алырга тиешләр иде. Басып торалар болар, мине танып, булышырга килмиләр. Югыйсә анда минем кебек балалалы хатыннар да күп түгел. Мин, баланы күтәреп, сумкаларны сөйрәп, үзем яннарына килеп баскач кына абайладылар. Җирән бөдрә чәчле апалары урынына кара туры чәчле, ябык кына бер хатын кайткач, танымаулары да гаҗәп түгел. Баланы бик авыр таптым мин, бөерләремә авырлык килеп, 35 көн хастаханәдә яттым. Яныма да килүче юк, Әмирне, моның хатыны барыбер өйдә түгел, дип, гел дежурствога куялар. Шул вакытта организмда аксым үзгәреп, чәчләремнең төсе дә, рәвеше дә алмашынды.
 


Германия

– Табиблар миңа башка бала табарга ярамый, диде. Шулай да Маратка иптәш алып кайтасы килә бит, тәвәккәлләдем. Авырлы икәнемне белсәләр, төшерергә мәҗбүр итәрләр дип, беркемгә дә сиздермәдем. Кызыбыз Лилия Казанда туды. Хәзер инде аның үзенең дә дүрт кызы үсеп килә. 
 
Улыбыз беренче класска да шушында яшәгәндә китте. Үзем эшләрлек эш тапмасам да, монда яшәгән вакытны бушка уздырмаска тырыштым, беренчедән, тел өйрәндем. Әнием дә немец теле укытучысы иде, тел үзләштерергә сәләтем булган, димәк. Икенчедән, немец хатын-кызларыннан кул эшләренә өйрәндем. 
Германиядә Әмирнең бергә очкан иптәшен югалттык. Бик үкенечле югалту булды ул. Хатыны баласы белән туган ягына кайтып киткән иде. «Иртәгә киләбез, каршы ал», – дип телеграмма да суккан булган. Күрешүне зарыгып көткән кешенең мәет өстенә килеп төшүен күз алдына китерә аласызмы? 
 
Әмир үзе дә чактан гына әсир төшми кала. Ул бу вакыйга турында беркайчан беркемгә сөйләмәде. Гомумән, эше турында аз сөйли иде ул, безне борчымаска теләве дә булгандыр инде. Бер көнне әйтә бу: «Мине бит Голландиягә алып чыгып китә яздылар бүген, – ди. – Чик буйлап очам шулай, кинәт әллә кайдан бер самолет килеп чыгып, минем белән тигезләште. Ул арада икенче яктан  икенче самолет. Өчәү рәттән очабыз. Мин аска – болар да аска, мин өскә – болар да өскә. Акрынлап, курстан читләштерә, Голландиягә таба кысрыклыйлар. Самолетны кинәт кенә аска томырдым да, текә борылыш ясап, уңга каердым. Тегеләр минән мондый хәтәр алым көтмәгән иделәр, ахрысы, ничек килеп чыккан булсалар, шулай югалдылар». Әмир сөйли, ә минем йөрәгемдә ут. Ярсуымны фәкать суга гына сөйлим. Хәрби очучы белән яшәүнең бер үзенчәлеге бар – аны безгә өйләнешеп, гарнизонга аяк баскан көнне үк аңлаттылар: гаиләдә бернинди дә ызгыш-гауга булырга тиеш түгел. Очучы эше болай да авыр, киеренке. Үпкәләремне мин Әмир ялга чыккач кына белдерә идем. Өч тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы Иван Кожедуб әйтә торган иде: «Очучылар – алар аерым халык. Аларга башкача мөгамәлә кирәк».
 
 

Вакытлыча тормыш

– Мине белгәннәр безнең тормыштан үлеп көнләшәләр иде. Имеш, мин очучы хатыны, рәхәттә, җитеш тормышта яшим. Беркөн дә фатирсыз тилмергәнем юк.  Әмма... Хәрби тормышның иң үзәккә үткән ягы – бөтен нәрсәнең вакытлыча булуы. Бүген эшләгән эшең, торган фатирың, баланың классташлары, аралашкан дуслар – бар да вакытлыча. Бер айлыкмы алар, биш еллыкмы – белмисең. Без гомер буе үз фатирыбыз турында хыялландык. «Пенсиягә чыккач, туган якка кайтып фатир алырбыз, матур итеп ремонт ясарбыз», – ди иде Әмир. Дөрес, үзе рәхәтен күрә алмаса да, булды фатирыбыз, ә аңынчы... Ә аңынчы 12 тапкыр күченергә туры килде безгә. Әйберләрне җыярга, пропискадан төшәргә, эштән расчет алырга өч көн вакыт бирелә. Әмирнең болар артыннан йөрергә вакыты юк. Ике чемоданга үзенең «бирнәсен» төйи дә, ул әзер. Яңа урынга урнашып, өч көннән ул инде эшкә чыгарга тиеш. Ә мин эшкә расчет алырга чабам. Хезмәт кенәгәмдә гел бөртөсле генә язулар: «увольняется по переводу мужа-военнослужащего». Шунысы ярый тагын: яңа гарнизонда үз белгечлегем буенча эш булмаса да, стаж өзелми. Аннары бакчадан, поликлиникадан баланың документларын алырга йөгерәм. Пропискадан төшәм, әйберләрне җыям. Халык юкка гына ике күченү – бер янгын, димәгән. Берсендә суыткычыбыз янган. Яңасын сатып алам дисәң, юк әле ул. Икенче юлы паласыбыз ертылган. Бөтен булган мөлкәтеңне йөк машинасына төяп, гарнизонга килеп төшәсең. Тагын шунысы ярый: очучы составка фатирны шунда ук бирәләр. «Галиев әнә теге йортта яшәячәк», – дип, килүгә озатып куялар. Нинди генә фатирларда яшәргә туры килмәде безгә. Аларга бит җаның теләгәнчә ремонт та ясап булмый – бәлки, бер айдан ук башкасына күчерерләр. Ераграк гарнизонга җибәрсәләр, әйберләрне контейнер белән озатабыз. Ул килеп җиткәнче гостиницага урнашмый хәл юк. Ашарга да ашханәгә, йә ресторанга йөреп торасың. Безнең балалар чит кеше пешергәнне яратмый иде. Аларча булсын, дип, мин бер кәстрүл сатып алам да, башта ашарга пешерәм, аннары аны юып, чәй кайнатам. 
 

Йокысыз төннәр

– Җанны талый, төн йокыларын ала торган вакытлар күп булды тормышыбызда. Очучылар елга өч тапкыр парашюттан сикерергә тиеш. Аңа парадка әзерләнгән кебек әзерләнәләр. Язгы-җәйге айларда, чалт аяз матур көнне була ул. Әмир артыннан үзәкләрем өзелеп карап калам: үз аяклары белән чыгып китте, үз аяклары белән кайтып та керсә ярар иде. Борчылуым урынсыз түгел: парашютны 18 яшен яңа тутырган яшь солдатлар тутыра бит. Алар әле бөтенләй бала-чага. Дөрес тутырганмы ул аны, әллә анда бөтенләй дә парашют тыгылмаганмы. Иртәгә сикерәбез дигән көнне Әмир үзе дә йокламый. Аның борчылуы миңа күчә. Әнә шулар какшатты да инде аның сәламәтлеген. 
 
Пенсиягә чыккач, Чаллыга күченеп кайттык. Үз фатирыбыз булса иде дип, күпме хыялланса да, үз фатирыбызда яшәү насыйп булмады аңа. Без аның белән 35 ел  яшәп калдык. Инсульт булганын вакытында белмәдек. Үзе дә белдертмәде. Очучы кеше бит – нык һәм түзем булырга өйрәнгән. Җиде ел авырды ул. Аннары инде...
Яңа фатирда кабат җыярга язсын дип, икәү бергә сүткән җиһазларны менә быел, аның вафатыннан соң 9 ел узгач кына ташладым. 9 ел буе көттем мин аны, командировкага гына киткәндер, менә подъездда аяк тавышлары ишетелер дә,  сызгыра-сызгыра кайтып керер кебек тоелды. Аның мәңге кайтмаячагына күңелем 9 елдан соң гына ышанды. 
 
Үкенечләр... Алар бик күп. Күңелне юата торган шатлыклары да бар. Яшьлегемдә югары белем алырга хыялландым. Балалар кечкенә, үзебез гарнизоннар буйлап күчеп йөргәндә, бу мөмкин түгел иде. Соң булса да, хыялымны тормышка ашырдым, дүрт диплом алдым. Аның икесе  Мөхәммәдия мәдрәсәсе белән Ислам университетыныкы. Һәм иң куанычлысы: моны Әмир белеп, минем белән бергә шатланып калды. Минем белән бик горурлана иде ул. Миңа яңа күлмәк алса, аңа балаларча шатлана, гел матурдан киенеп йөрүемне тели иде. Без матур пар булдык. Ул кызу кеше иде, мин аның бу кызулыгын вакытында сүндереп кала белдемме – матур яшәдек. Әмирнең истәлекләре арасында минем өчен аеруча кадерле булган берсе бар – мин хастаханәдә ятканда язган хаты ул. Юк, хат кына түгел, бу аның гомер буе күңелендә җыелып килгән үкенүләре, хисләре, мәхәббәтен аңлатуы.

Мин беләм, ахирәттә дә бергә булырбыз. Ә аңынчы... ә аңынчы минем әле бабалары турындагы хатирәләремне оныкларыбызга җиткерәсем бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар